|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2012 Юмор
![]() Ләбибизмнар(Сатирик әсәрләр конкурсы) Минем иң куркыныч дошманым — үзем. Бии белмәвемә карамастан, хатын мине бик шәп биетә. Яшьлегем — кызык, картлыгым — мыжык. Әбиле өй — бәбиле. Үзем юан булсам да, күңелем нечкә минем. Язучының азганы — шәп әсәрләр язганы. Зыялы кеше — зыянлы кеше? Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә. Хәтерең әйбәт булса, Әйтерең гайбәт булмас. Мәхәббәт шигырь дә, бала да тудыра ала. Бәхет кош булса, аны һәркем читлектә тотар иде. Тишек хәтерне ямап булмый. Тау күрмәгән бәндәгә түмгәк тә биек. Без шундый халык: без сатылмыйбыз, безне сатып кына алалар.
Ләбиб ЛЕРОН |
Иң күп укылган
|