поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
04.10.2008 Мәгариф

ТАТФАК ДЕКАНЫ ҺӘМ АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВНЫҢ УЛЫ ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән Нәкыя ханым гаиләсендә өч егет тәрбияләнеп үскән. Күренекле язучы еш кына: «Язучылар арасында татар милләтенә шундый өч егет үстереп биргән кем бар әле?» – дип горурлана торган булган. Бу сүзләрдә зур хаклык бар. Бүгенге көндә Гыйләҗевләрнең өчесе дә татар милләтенә җигелеп хезмәт итә. Шуларның берсе – татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев.

Менә шундый дәрәҗәләргә ирешкән галим гаиләсенә дә вакыт таба икән. Ул хатыны Тәскирә ханым белән ике кыз үстерә. Галим белән үткәргән җәһәт әңгәмәбез дә нәкъ менә гаилә җылысы хакында булды.

 

Искәндәр әфәнде, гаилә төшенчәсен Сез ничек аңлыйсыз?

 

– Кеше тормышында, минем уйлавымча, гаилә ул нигез булырга тиеш. Кеше нормаль үссен, нормаль яшәсен, ниндидер уңышларга ирешсен өчен аның гаиләсе булырга тиеш. Адәм баласының тормышыңда нигез булмаса, ул үзенең максатларына ирешә алмый. Бар нәрсә дә гаиләдән килә. Гаилә тынычлыгы яисә иминлеге булмаса, бернигә дә ирешеп булмый. Ә дус, тату гаилә кору өчен беренче чиратта бер-береңә хөрмәт, аңлашу булырга тиеш. Мин түземле булырга кирәк дип әйтмим, аңлаудан килә барысы да.

 

Сезнең гаиләдә ике берсеннән-берсе чибәр, акыллы кыз тәрбияләнә. Ата кеше буларак Сезне аларның киләчәге дә борчыйдыр?

 

– Әлбәттә, аларның киләчәге хакында борчылам. Аларны аңлый алырлык, аларны яратып торырлык ир-егетләрне тапсыннар иде дип телим. Олы кызым Галия инглиз теле белгечлеген үзләштереп, А.Н. Туполев исемендәге КДТУда инглиз телен укыта. Икенче кызым – Миләүшә университетта социология белгечлеге буенча белем ала. Киләчәктә аларны бәхетле хатын-кызлар итеп күрәсебез килә.

 

Искәндәр әфәнде, кайбер гаиләләрдә аларның үзләренә генә хас традицияләр бар. Сездә алар нинди?

 

– Башкалар кебек үк без дә туган көннәрне бергәләп уздырабыз. Яңа ел бәйрәме инде ул гаилә бәйрәме. Әти мәрхүм булса да, аның туган көнендә әни янына килеп, әтинең туган көнен билгеләп үтәбез.

 

Әтиегез хакында сүз чыккач, шуны да әйтеп китегез әле. Аяз абый репрессия корбаны. Башыннан үткән мәшһәрләр хакында гаиләдә сөйли идеме?

 

- Юк. Без бит совет чорында үскән балалар. Ул вакытта бу хакта артык сөйләшергә ярамый иде. Күрәсең, безнең язмыш өчен дә борчылгандыр. Болай кич утырып сөйләшкәндә генә аерым очрашулар, аерым шәхесләр хакында сөйләп ала торган иде. Ә менә ачы язмышын тәфсилләп сөйләгәне булмады.

 

Ә аның әсәрләренә килгәндә, андагы образларда үзегезне күрмисезме?

 

– Аның әсәрләрендә төп прототип ул үзе, уңай геройларында үзенең язмышы чагыла. Әлбәттә инде, әдәби әсәрләрдә җыелма образ кулланыла. Ә шулай да ул күбрәк үз язмышын язды.

 

Тукай әйтмешли, Сез коеп куйган ир, ата кеше һәм тарихка зур хәрефләр белән язылып калырлык галим генә түгел, шулай ук гел яшьләр тирәсендә бөтерелүче зур мөгаллим дә. Замана үзгәрүенә бәйләп яшьләрне дә төрлечә сыйфатлыйбыз. Ә Сез замана яшьләренә нинди бәяләмә бирер идегез?

 

– Бу инде классик проблема. Өлкәннәр яшьләрне аңламый, яшьләр – өлкәннәрне. Мин үзем дә яшьләрдә тискәре якларны күрәм. Бигрәк тә, уку мәсьәләсендә, китап белән артык дуслыклары юк. Күбрәк интернет, телевидение белән мавыгалар. Гомумән, хәзерге яшьләр – замана балалары. Беряктан, аларның безгә караганда гомуми белемнәре, дөньяга карашлары бераз тарырактыр да әле, ләкин икенче яктан, күп очракта алар безне уздыралар бит. Һәрбер чорның үз балалары, алар өлкәнәйгәч, яңа яшьләр киләчәк, алар да башка булачак. Аларны тәнкыйтьләп тә булмый. Мин аларга объектив бәя бирергә тырышам. Тискәре яклары белән бергә уңай якларын да күрергә тырышам. Яшьләр яшьләр булып кала бирә. Өлкәннәр беркайчан да яшьләрне аңлап бетерми һәм киресенчә. Бу тормышның нормаль күренеше дип саныйм.

 

– Яшьләр күп очракта үзләрен иркен тота дип әйтикме?

 

– Безне чикли торган күп нәрсәләрне алар белми калдылар. Аларның эчке иреге бар. Бу, әлбәттә, өметле күренеш, киләчәк өчен уңай сыйфат. Шул ук вакытта алар иреклекне абсолют чикләнмәгән, бөтен нәрсә эшләргә рөхсәт дигән сүз дип аңламасыннар иде. Безнең илдә иреклек, азатлык дигән сүзне әле хәзер дә дөрес аңламаулары сизелә. Ирек ул – зур җаваплылык. Яшьләргә иреклек җитә, менә җаваплылык җитеп бетми шул. Бу ике төшенчә янәшә булсын иде. Шулай булган очракта милләтнең дә, халыкның да перспективасы булачак.

 

– Чит ил тормышына кызыгучы яшьләрне еш очратабыз...

 

– Бу шулай ук зур мәсьәлә булып тора. Кызыгу дигән нәрсә бер яктан әйбәт ул, ә икенче яктан - зыянлы. Яшьләрнең бер өлеше кызыгып чит илгә китә, ләкин нәрсәгә кирәк ул. Анда бит алар беркайчан да, бернинди шартларда да үз кеше була алмыйлар. Чөнки алар башка мохиттә тәрбияләнгән һәм үскән, психология башка. Гомер буе материаль якны карап, рухи якны кайгырта алмыйча тилмереп яшәргә мәҗбүр була бит алар. Кечкенә вакытта киткән булса ярый әле, ә инде фикере формалашкан, балигъ булган кеше өчен бу зур газап. Үз илебезне яхшы якка үзгәртергә тырышырга кирәк. Үзебездә шундый шартлар тудыра алсаң, менә булырсың егет, булырсың шәхес. Чит илгә кызыгырга түгел, үзебездә шундый шартлар тудырырга кирәк.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 30.10.2008
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы