поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2012 Сәясәт

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Үзгәрешләр барыбер булачак”

Соңгы айларда җәмгыятебездә күзәтелә торган иҗтимагый-сәяси активлык уңаеннан белгеч фикере укучыларыбызга кызыклы булыр дип, сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.

– Күренекле тарихчы, политолог Рафаэль Мөхәммәтдинов республика матбугатында, илебездә социаль, милләтара һәм географик кризис күзәтелә, дип язып чыкты. Социаль дигәндә, байлар һәм ярлылар арасындагы каршылыкны; милләтара дигәндә, төбәкләрнең тигезсез шартларда яшәвен; географик дигәндә, милләтләрнең тигезсез шартларда яшәвен, икътисадый үсеше төрле булса да, донор төбәкләрдән башкалар файдасына бихисап зур салым алынуын әйтә ул. Килешәсезме?

– Килешәм. Рафаэль Мөхәммәтдиновның фикере генә түгел бу. Гомумән, бүген Кремльгә якын торган сәясәтчеләр дә, оппозицияләрдәгеләр дә шул фикердә. Дәүләт Думасына булган сайлаулар, шома гына үтеп киткән кебек күренсә дә, нәтиҗәләре һаман сизелә. Дөрес, бүген икътисадый кризис чалымнары әле бик күренми. Мәсәлән, Европада икътисадый кризис шактый куәтле. Әнә Греция мисалында Европа Берлегендәге вакыйгалар калку чагыла. Әмма Россия бүген шактый зур сәяси үзгәрешләр алдында тора. Моны хәзер беркем дә, Путин дә яшерми. Әле менә аның матбугатта биш чыгышы булды. Әлеге чыгышларда ул бу проблемаларның бөтенесенә дә туктала дип әйтергә мөмкин. Һәрхәлдә болар сайлау алды вәгъдәләре түгелдер дип уйлыйм.

– Кайбер сәясәтчеләр, оппозициядәгеләрнең сайлаулар гадел узмады дип дәгъва белдерүдән тыш, башка таләбе юк, ди. Илдә хакимиятне законлы алыштыруның, сайлауда җиңеп чыгудан кала башка механизмы юк бит.

– Әлбәттә хакимиятне законлы алыштыруның юлы бер – сайлаулар гына. Башка механизм юк. Билгеле, сайлауның гадел, ирекле булуы бик мөһим. Оппозициянең, сайларлар гадел булмады, дип белдерүе, кануни юл белән яңадан сайлау уздыруга чакыруы табигый.

– Сезнеңчә, Президент бер турда гына сайланырмы? Бер турда гына сайланган сурәттә мондый хәл янә сайлау гадел булмады дип дәгъва белдерергә җирлек бирмәсме? Бер демократик илдә дә бер кандидат 60-70-80 процент тавыш җыеп җиңә алмый лабаса.

– Беренче турда ук үтүне гаделсезлек димәс идем. Бөтен дөнья сайлау системасын карасаң, илендә абруе зур булган лидер беренче турда ук сайланырга мөмкин. Моны гайре табигый күренеш дип әйтеп булмый. Соңгы социологик тикшерүләргә караганда, Путинның рейтингы хәзер 53 процент тәшкил итә. Зюгановның 16-18 процент чамасы. Жириновскийның 15 процент, Прохоровның зур шәһәрләрдә 10 процентка җиткән, уртача 5-аа6а процент, Мироновның 10 проценттан артык. Шуңа күрә Путин беренче турда ук узарга мөмкин. Россия – үзенчәлекле дәүләт. Путинның хакимияткә билгеләнүе дә илдә каты куллы җитәкче булырга тиеш дигән таләп-ихтыяҗның гасырлар буе яшәп килүенә бәйле. Шуңа күрә мин аның популярлыгы ясалма гынадыр дип әйтмәс идем.

– Кавказ республикаларында сайлауда җиңеп чыккан кандидат 80-90 процент тавыш җыя. Чынбарлыкта мондый хәл мөмкин түгел.

– Сүз Путин турында гына бармый. Җирле җитәкчеләрнең абруена кагылышлы мәсьәлә бу. Әйтик Татарстанда җирле җитәкчеләрнең элек тә абруе зур булды. Мәсәлән, Шәймиев вакытында да югары иде. Миңнехановның да республикада алып барган сәясәтен югары бәялиләр. Халык тавыш биргәндә шуннан чыгып эш итә, билгеле. Урындагы җитәкчеләр Мәскәү тарафыннан куелган. Шуңа күрә аларны хуплауны Мәскәүдәге хакимиятне хуплау дип кабул итәләр. Инде Чечняны алсак, нәрсә генә әйтсәк тә, хакимияткә Кадыйров килгәч, ничә еллар гражданнар сугышында аптыраган республикада, ниһаять, тотрыклылык урнашты. Бу тынычлыкның нәрсә хисабына урнашуы – икенче мәсьәлә. Шуңа күрә Чечнядагы сайлауларда административ ресурс хисабына гына шундый зур нәтиҗәләргә ирешәләр дип карау дөрес булмас иде.

– Үткән атнада депутат Марат Галиев газетабызда, Путин үзгәрергә мәҗбүр булачак, дип белдергән иде. Әгәр үзгәрмәсә? Әнә “Новая газета”да Ходорковский, хәлләр үзгәрмәсә, 2012 елның көзендә, йә булмача 2013 елның язында халык кабат урамнарга чыгачак, вакыйгалар кискенләшәчәк, дип яза.

– Чынлап та, сәясәт өлкәсендә үзгәрешләр һичшиксез булырга тиеш. Соңгы чыгышында Путин җирле үзидарәнең әһәмияте, аның икътисадый җирлеге булырга тиешлеге, төбәкләрдә җитәкчеләрне сайлап кую кирәклеге хакында тәфсилләп сөйләде. Бу юлы, күптәннән исенә төшермәсә дә, зурлап сөйләмәсә дә, федерализм хакында да үз фикерен әйтте. Шуңа күрә Путин сайлау алды программаларында әйткән фикерләрен тормышка ашыру юлларын табарга тиеш. Ул аларны чынга ашырмаса, Россия тупикка барып терәләчәк, инде терәлде дип тә әйтергә була. Моның нәтиҗәсе нәрсә булыр – халык урамга чыгармы, һичшиксез үзгәрешләр көтелә. Шәт ул үзгәрешләрсез илнең алга таба бара алмаячагын аңлый торгандыр инде.

– Сайлау алдыннан хәрбиләрнең, полициянең хезмәт хакын ике мәртәбә күтәрделәр. Моны ничек аңларга – укытучылар, табиблар әллә алардан азрак эшлиме?!

– Әлбәттә, хәрбиләргә хезмәт хакын арттыру бик мөһим. Бүген Россиядә коррупция иң киң таралган өлкә – хәрби тармак. Бу андагы хезмәт хакының бик түбән булуына, армиянең бик катлаулы хәлдә яшәвенә, шул ук вакытта яшь офицерларның фатирсыз интегүенә дә бәйле. Ләкин армиягә һәм полициягә хезмәт хакын күтәрү генә бик күп сораулар тудыра. Чөнки медицина, мәгариф өлкәсендә дә хәлләр шәптән түгел. Аларда да эш хакы түбән. Мондый хәл социаль бүлгәләнүнең тагын да тирәнәюенә китерәчәк. Билгеле, без офицерларның 50-60 мең алып эшләвенә шат. Шул ук вакытта 10 мең сум алып эшләүче укытучы моңа шатланырмы? Билгеле, шатланмаячак. Бу хәл социаль каршылыкларны гына көчәйтер дип уйлыйм. Социаль проблемаларны хәл иткәндә бюджетның бөтен тармакларына да тигез карарга кирәк. Әлбәттә, биредә бу принцип бозыла.

– Сез үзегез Президентлыкка кандидатларга нинди бәя бирер идегез? Чынбарлыкта Путиннан кала башка кандидатлар да Кремль проектлары ләбаса.

– Әлбәттә, бу бәхәс уята торган проблема. Сәяси лидерларның, әйтик, партия җитәкчеләрен биш ел саен алыштырып тору тәкъдиме белән килешеп булмый. Конституция нигезендә, дәүләт башлыгының ике срок кына утырырга тиешлеге бик дөрес. Ә инде партия җитәкчесе идеологик принципларны бозмый икән, ул озаграк та утырырга мөмкин. Кызганычка каршы, сәяси партияләр системасы бүгенге Россиядә яралгы рәвешендә генә. Сәяси партияләр ниндидер идеологик принципларга таянырга тиеш. Бүген аларның бердәнбере дип коммунистларны гына атарга мөмкин. Дөрес, аларның идеологиясе коммунизм дип аталса да, бүген ул социаль демократиягә якын. Аларның да идеяләре соңгы елларда тамырдан үзгәрде. ЛДПРга килгәндә, аларның җирлеген бөтенләй аңлый алмыйм. Либерализм, демократия кайда монда?! Анда күбрәк авторитар идарә итү омтылышы чагыла. Жириновский идеологиясендә мин ниндидер җирлек күрмим. Аның электораты да бик сәер. “Гадел Россия” тарафдарлары белән коммунистлар арасындагы аерманы шәйләве дә кыен. Дөрес, Россиядә уң партия булырга тиеш. Әмма туксанынчы елларда ук бу идеянең асылын бозган лидерларны күрдек. Явлинский килсә дә, Немцов булса да, Көнбатышка карап, анда нинди яхшы демократия, бездә дә шундый шартлар булырга тиеш, дип безгә хас булмаган принципларны кертергә тырышып карадылар. Шушы күзлектән чыгып караганда, үз сайлаучысы, төпле идеологиясе бар, ул мөстәкыйль партия, дип беркемне дә әйтә алмас идем. Бездә, гомумән, сәяси партияләр оешып кына килә. Ул партияләр бөтенесе дә Кремль тарафыннан оештырылган дип әйтү мәсьәләне артык гадиләштерү булыр иде. Кремль өчен уңайлы партияләр дип әйтү дөресрәктер. Аларның уңайлылыгы шуннан гыйбарәт: халык күңеленә үтеп керерлек идеологияләре юк. Шуңа күрә ул партияләрнең эш итә торган җирлекләре көпшәк.

– Гарәп илләре лигасы Бәшәр Әсәдкә каршы чыкты. Россия җитәкчелеге ил башлыгын алыштыруны хупламый. Сез ничек уйлыйсыз?

– Әлбәттә, мөселман илләрендә барган әлеге “гарәп язы” дигән үзгәрешләр ислам дөньясында барган процессларның шактый катлаулы икәнлеген күрсәтә. Әлеге үзгәрешләр гарәп-мөселманнарның эчке дөньясына гына хас проблема түгел икәнлеген дә яхшы күрәбез. Аларда читтән тыкшыну шактый нык сизелә. Моны Ливия мисалында яхшы күрдек. Ни өчен дулкынланулар иң әүвәл Американы канәгатьләндермәгән илләрдә башланды соң? Ни өчен башка илләрдә күзәтелми? Әнә Согуд Гарәбстанында дистә еллар буе хакимияттә король династиясе сакланып килә. Бүген беркем дә нишләптер андый проблеманы куймый. Билгеле, Ливия проблемасы беренче чиратта илнең АКШ алдында баш имәвенә бәйле иде. Мисырга килгәндә, Хөсни Мөбарәк сәясәт өлкәсендә АКШ мәнфәгатьләрен канәгатьләндерми башлады диделәр. Бәшәр Әсәд исә мөселман илләре арасында мөстәкыйльлеге белән аерылып тора иде. Әйтик, аның Иранга мөнәсәбәте уңай. Шуңа күрә биредә диктатураны җимереп демократия урнаштыру омтылышы гына өстенлек итәдер дип уйламыйм. Хәл шактый катлаулы. Бүген АКШны, Израильне һәм Европаны иң борчыган ил – ул да булса Иран. Аларның төп максаты – фарсыларның союзникларын юкка чыгару. Ливия, Сүрия җитәкчеләреннән котылырга тырышуның нигезендә шул ята. Бу лидерларны юкка чыгару омтылышын стратегия дип әйтеп булмый, бу – тактика. Стратегиягә килгәндә, аңлавымча, АКШ, Израиль бүген Ираннан котылырга тели. Тора-бара ни дә булса эшләрбез дип уйлыйлар. Әмма моның мантыйгы юк. Юкса күп кенә мөселман илләрендә хакимияткә радикаль фикерләүчеләр килә. Ярый, иртәгә Ираннан котылдылар ди. Хакимияткә килгән ул “исламчылар” АКШның, Израильнең үзенә каршы баш күтәрәчәк бит. Бу алга таба нык уйланылган, зур проект түгел.

– Иран атом бомбасы ясарга мөмкин дип уйлыйсызмы?

– Әйе, мөмкин дип уйлыйм. Чөнки ул мөселман илләре арасында үз икътисадын үстерә алган бердәнбер дәүләт булмаса да, андыйлар сирәк. Атом бомбасы ясау өчен аның бөтен мөмкинлеге бар. Бер караганда, дошманнарыннан саклану өчен нигә әле Иранга да үз бомбасын булдырмаска – аларның мантыйгы бар.

– Күптән түгел Казанда илебезнең рухани иминлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылган иде. Анда чыгыш ясаучыларның уртак фикере илебез дошманнар чолганышында яши дигән нәтиҗәгә кайтып калды. Сез моны ничек аңлатыр идегез?

– Россиянең бүгенге тышкы сәясәтенә килгәндә, аның позициясе шактый катлаулы. Йә Россия, башын иеп, Европа Берлеге белән якынлаша, йә, АКШ белән якынаеп, үз-үзен югалта, йә инде ничек тә мөстәкыйльлеген сакларга тырыша. Андый проблема бар. Путин-Медведев чорында Россия СССРга хас булган державачылык принцибын алга сөрергә омтылды. Шуңа күрә бүген Россияне чолгап алган илләр арасында Европа Берлеге, АКШ яки Кытай йогынтысын сиздереп тора. Дошманнар чолганышында димәсәк тә, бүген сәяси проблемалар шактый күп. Европа Берлеге, Кушма Штатлар белән дә каршылыкларыбыз зур. Кытайны да союзник дип саный алмыйбыз. АКШка каршы вакытлыча гына союзник була алабыз инде. Аның белән эш йөртү, дус булу шактый четерекле. Чөнки ул бүген союзник, иртәгә Россиянең ярты җиренә халкын урнаштырып, Себерне бер провинциясенә әйләндерүе мөмкин.

– Дин әһелләребез сайлау алды үгетләвендә катнашып, мәчетләрдә кайсы да булса бер кандидатны яклап тавыш бирергә чакыра аламы? Шулай чакырган сурәттә мәчеттә ыгы-зыгы чыкмасмы?

– Конституция буенча, дәүләттән аерылган. Шуңа күрә сәяси партияләр конфессиональ җирлектә оеша алмый. Димәк, дин әһелләренең бу кампаниядә турыдан-туры катнашуы бик үк дөрес булмас. Әмма без бөтенебез дә – бу илнең гражданнары. Шуңа күрә дин әһеле, фикерен сораганда, үз позициясен әйтсә, зур гөнаһ булмас. Мәчет ул, һичшиксез, сәяси үгетләү урыны түгел. Шул ук вакытта дин әһеленең дә сәяси, гражданлык позициясе булырга, ислам дине нинди шартларда үсә алыр икән дип барыбер уйланырга тиеш. Хакимият башына Прохоров, Жириновский, Зюганов килсә, ислам дине үсә алырмы? Бу мәсьәлә аларны барыбер борчымый калмас. Дөрес, туксанынчы елларда коммунистларны яклаучы, шул ук вакытта дингә ышанучы бабайларыбыз да күп иде. Алар бүген дә бардыр. Әлбәттә, дингә инану һәм сәяси позиция төрле нәрсә. Шуңа күрә мәчеттә, сез менә шушы кандидатка гына тавыш бирергә тиеш, дип имам үз фикерен көчләп такмаска тиеш.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 35 | 25.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»