поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.02.2012 Җәмгыять

Хатын-кыз – йөртүче, ир-ат – кондуктор?

Танышым икенче бәбиен алып кайткач, ике ай гына өйдә торды да эшкә чыкты. Аның болай ашыгуына аптырадык. Баксаң, кечкенә сабыен иренә калдырган икән. "Ирең эшләмимени?" – дигәнемә: "Декретта утыра бит", – дип җавап бирде. Алсуны эшендә югары күтәргән­нәр, хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Ә гаилә терәге буласы Айратны күпләр аңламады – ничек инде ир кеше, акча эшлисе урында, өйдә бала карап ятарга тиеш?

Заманы шундыйга китте шул аның. Нигәдер соңгы арада ир­ләргә хөрмәт кимеде. Казан эчендәге трамвай-троллейбусларда хатыннар руль борса, ир-егетләр билет сатып йөри. Хатын-кызлар җитәкче урыннарда эшли, кибет тота, машина йөртә. Моңа кем гаепле соң? Безнең илдә ирләр нигәдер юк кына проблема алдында югалып кала да, үз дәрәҗәсен югалта. Башкаланың бер базарында эшләүче Җамал дигән ир-ат, Казанга бай яшәргә килдем, ди.

 

– Монда бөтен эшне хатын-кыз башкара икән. Ә бездә алар бала гына тәрбияли. Сәүдә ноктасын ачып җибәргәнче, күршем Сабир белән сөйләшеп алдым. Ул беркайда да эшләми, хатыны "җилкәсендә" яшәп ята. Аңа да, үзем белән янәшәдән бер урын ал, дип кыстадым. Авыр эш, дип җавап бирде. Ирләр ялкау сездә. Минем хәзер әлегедәй сәүдә нокталарым алтыга тулды. Татар хатыннары сатучы булып эшли. Үзбәкстанда хатыным, балаларым калды. Аларга да ярдәм итеп торам, Казандагы гаиләмне дә ташламыйм. Гомере буе исерек ир белән тилмереп яшәгән Йолдыз исемле ике балалы хатын белән яшим. Тормышымнан зарланмыйм. Хәер, мин түгел, хатыннарым риза булырга тиеш, – ди ул.

 

Шушы ир-атның сүзләре үзебезнең ирләргә булган хөр­мәтемне тагын да киметте. Нигә типсә тимер өзәрдәй егетләр эштән куркып ятарга тиеш соң? Безнекеләр Җамал төсле булдыра алмыймыни?! Дөрес, булдыклы ирләребез дә аз түгел. Әмма уйлап-уйлап карыйсың да, барыбер ирләрнең җәмгыятьтә, гаиләдә урыны кимегән, дигән фикергә киләсең.

 

Әлфия Мөбарәкова, Саба телерадиокомпаниясе генераль директоры:

 

– Мин ирләрнең роле кимегән дигән фикер белән килешмим. Хатын-кызлар үзләре активлашып китте. Безнең ирләребез – элек тә, хәзер дә тормыш тоткасы. Хатын-кыз никадәр генә булдырам дип йөрсә дә, барыбер авыр вакытта ирләргә таяна, иң кыен чакта иңнәренә башын сала.

 

Исрафил Насыйбуллин, "Арча хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире:

 

– Ирләрнең гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә роле сизелерлек кимеде. Гаеп үзләрендә дип саныйм. Элек ир-ат гаиләне тотып торучы, туендыручы булган. Байлыкны да ул тапкан. Ә хәзер исә хатын-кызлар акчаны күбрәк эшли. Байлык кем кулында – шул хуҗа була инде. Ирләрнең роле үзеннән-үзе арткы планга күчә. Күп вакыт гаиләдәге роль ирнең үзеннән дә тора. Монда җәмгыятьнең дә гаебе бар. Күп кенә хатын-кызлар ялгыз бала үстерә. Мондый гаиләләрдә малайлар, хатын-кызга буйсынырга кирәк, дип тәрбияләнә. Тормыш мә­шәкатьләрен хатынына тапшырган ирләр җиңел тормышта яшәргә ияләнеп китә дә баш булырга талпынып та карамый. Гаи­лә – дәүләтнең нигезе. Алга таба гел болай барса, ни көтәр соң безне?!



Ватаным Татарстан
№ 33-34 | 24.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»