поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.02.2012 Язмыш

Гыйбрәтле язмышлар

Бу гаделсезлекне аңлаучылар Зур Рбишчада урта мәктәп ачылу уңае белән мине анда тарих укытучысы һәм завуч, хатыным Энҗене география укытучысы итеп юлладылар - бу вакытта Энҗе читтән торып Горький пединститутының география факультетында укый иде һәм соңрак аны уңышлы тәмамлады.

Шулай итеп тормышымның белем алу, беренче тәҗрибә туплау чоры тәмамланды. Район җитәкчеләре мәдәният бүлегендә эшләвемнән канәгать булып, миңа яңа, тагын җаваплырак эшләр йөкләделәр.

 

  Зур Рбишчада без биш ел эшләдек, урта мәктәптә 10-класслы өч чыгарылышны олы тормыш юлына хәзерләүдә актив катнаштым. Шунда тагы ике улыбыз туды, алты кешелек зур гаилә булдык. 1960-елның июлендә РОНО мине Чүмбәли урта мәктәбенә директор итеп билгеләде, ә1961-елның ноябрендә Коммунистлар партиясенең Кызыл Октябрь районы комитеты секретаре итеп сайладылар.

 

  Алты елдан артык Зур Рбишча һәм Чүмбәли мәктәпләрендә эшләвем өчен мин язмышыма рәхмәтләр укыйм. Күбесе яшь белгечләрдән торган бу коллективларның яңалыкка омтылган чаклары иде бу. Аларны җитәкләү өчен үз өстемдә бик күп эшләргә туры килде миңа. Укыту-тәрбия эшләрен алга сөрү өчен педагогиканың фәнни нигезләрен һәм алдынгы алымнарын үзләштерергә тырыштым, укытучылар белән махсус семинарлар оештырдым, алдынгы педагогик тәҗрибәне куллана башладык. Укытучылар үзләре теләгән методик проблемалар өстендә эшли башладылар. Ә мин Горький педагогия институтының педагогика кафедрасында читтән торып укучы аспиранты булдым, шул кафедра әгъзасы булдым һәм аның күрсәтмәләре турында укытучылар белән уртаклашып эшләдек.

 

 Аспирантураны тәмамлап  партия эшенә күчүем аркасында, диссертация өстендә эшләү мөмкинлегем кискен кыскарды. Шуңа карамастан, мәгърифәт, мәдәният һәм идеология мәсьәләләре белән тирәннән шөгыльләнүем, аспирантурада укуым һәм педагогика фәне, практикасы белән яхшы таныш булуым миңа эшемне эчтәлекле итеп алып барырга, укытучылар һәм башка төр авыл интеллигенциясе белән тыгыз хезмәттәшлектә булырга ярдәм итте. Фәнни проблемалар белән танышу миңа көч-дәрт өстәде. Кызыл Октябрь районы мәгариф бүлеген кырык еллар җитәкләгән ифрат абруйлы педагог, СССРның атказанган укытучысы Әбрар Хайдәр улы Айсин үләр алдыннан бергә эшләгән елларны искә төшереп: «Синең белән бергә мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек иткән елларны аеруча сагынам. Синнән соң шулай янып эшләүче кеше булмады шул», -дигән иде.

 

   Дөрестән дә, 1961-1969-еллар гомуми белем бирүче мәктәпләрнең социаль роле күтәрелеш чагы иде. 1966-елда сигезъеллык     гомуми    белем       бирүдән             унъеллык мәҗбүри укуга күчү урта мәктәпкә йөкләнде. Нәтиҗәдә районда урта мәктәпләр саны артты, аларны укытучы-белгечләр белән тәэмин итү, уку-тәрбия эшенең материаль базасы, урта белем бирүгә бәйле башка мәсьәләләр район җитәкче органнарының игътибар үзәгендә иделәр. Районда «Мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелек бердәм-леге өчен» дигән хәрәкәт киң колач алды. Авылларда бу темага конференцияләр үткәрелә башлады. Бу эштә Чүмбәли җәмәгатьчелегенең мәктәп һәм гаилә педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе районда киң таратылды. Унынчы классны тәмамлаучылар район слетлары ел саен үткәрелде. Шунда сәләтле укучыларга тиешле бәя бирелде. 1967-елда шундый слетта катнашкан Хәйдәр Бигичев соңрак авылдан чыккан татар халык артисты, эстрада остасы буларак балкый алды.

 

  Районда укытучыларның абруен күтәрү өчен байтак эш башкарылды. Моның өчен традицион август конференцияләрен үткәрүгә принципиаль үзгәреш кертелде. Бу җыелышларда укытучыларны рәнҗетү һәм озак еллар буе яшәп килгән «тәнкыйть педагогикасы»на чик куелды. Анда галимнәр, күренекле методистлар, район башлыкларының информацион докладлары тыңлана башлады. Укытучылык стажларына 25 ел тулганнарга Мактау грамоталары тапшыру, бүләкләү гадәткә кертелде. Шулай итеп август конференцияләре күңелләрне күтәрерлек, яңа уку елында иҗади хезмәткә рухландырырлык итеп үтә башлады.

 

  Ул чорның тагын бер хәтердә калганы - 1968-елда районда татар әдәбияты атналыгы булды. Аңа шактый вакыт әзерләндек. Максатыбыз  -  аны бәйрәм төсе биреп үткәрү иде. Күренекле язучылар Мирсәй Әмир, Хәсән Туфан, Габдрахман Минcкий, Рафаэль Төхвәтуллин, Шәүкәт Галиев һәм башкалар белән беренче һәм соңгы очрашу булды бу. Бик яраттылар алар безнең як кешеләрен. Хәсән Туфан күңеле тулы хисләрен белдереп «Уразайда» исемле шигырен язды һәм аны йомгаклау кичәсендә бик дәртләнеп укыды. Мирсәй Әмир «Атналык дәвам итә», ә Габдрахман Минский «Күршеләрдә» дигән язмаларын «Совет Татарстаны» газетасында бастырдылар. Бу язмалар тарихи әһәмиятләрен бүгенгәчә югалтмадылар.

 

  1969-1971-елларда мин КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбендә укыдым. Минем өчен моның төп әһәмияте - кандидатлык диссертациясе өстендә системалы эшләү иде. Укулар бетәргә ярты ел калганда районда партия конференциясе үтте. Партиянең өлкә комитеты кушуы буенча шул конференциядә мине дә КПССның Кызыл Октябрь район комитеты составына сайларга тиеш иделәр. Ләкин, төрле сәбәпләр табып, «кайткач сайларбыз», диеп җирле кызганчыклар бу күрсәтмәне үтәмәделәр. Өлкә комитетына буйсынмадылар булып чыга. Димәк, кемнәргәдер минем районга кайтуым курку салган.

 

  Шул шартларда мине, үзем укыган мәктәптә эштә калдырылган кешене, өлкә комитеты чакыртып ала һәм Горький югары партия мәктәбенә педагог-преподаватель итеп билгели.

  Монда эшләвем 20 елдан артыкка сузылды. 1974 елда мәктәпләр тарихына кагылган актуаль темага Мәскәүдә диссертация якладым. Шуннан соң фәнни совет башта доцент, ә 1989-елда профессор вазифасын үтәүче итеп сайландым. Һәм шул сыйфатта 1992-елгача, ягъни пенсиягә киткәнче эшләдем.

 

 1973-1979-елларда партком секретаре итеп өч мәртәбә сайландым, ә 1979-1990-елларда мәктәптә югары белем нигезендә эшләгән ике еллык бүлекнең деканы булдым. Партия кадрларының квалификациясен күтәрү өлкә һәм өлкәара курсаларында лекцияләр укыдым. Байтак башка төрле эшләр башкарырга да туры килде бу чорда, чөнки Горький югары партия мәктәбе 12  регионнан килгән партия һәм совет хезмәткәрләрен әзерләү белән шөгыльләнде.

 

 Партия мәктәбендә төрле өлкәләрдән, республикалардан, шул җөмләдән Татарстаннан килгән укучылар, курсантлар белән якыннан аралашу урындагы хәлләр турында белешеп барырга ярдәм итте. Татарстан өлкә комитеты каршындагы курсларга методик ярдәмче буларак та, милләттәш буларак та татарстанлылар тәҗрибәсен тирәнрәк өйрәнергә тырыштым. Күреп-белеп әйтәм: Татарстан тәҗрибәсе ул чорда бик күпләрне кызыксындыра иде. Кызганычка, партиянең XXVI съездыннан соң Татарстанны Саратов югары партия мәктәбе зонасына күчерделәр. Тора-бара Татарстанның партия һәм совет кадрларын курсларда хәзерләү дә шул ук мәктәпкә йөкләтелде.

 

Партия мәктәбендә укытканда фәнни-эзләнүләремне педагогик хезмәтем белән тыгыз бәйләнештә алып бардым. Ул күбрәк фәнни-методик характерда булды. Йөз басма табактан артыграк фәнни хезмәт-ләрем басылып чыкты. Аспирантлар белән фәнни җитәкчелек иттем.

 

  Сәламәтлегем начараю сәбәпле пенсиягә чыккач, фәнни эзләнү эшләрем тематикасы тамырдан үзгәрде: Сергач-Нижгар татарларының тарихы, социаль-көнкүреше буенча мәгълүмат туплап анализлый башладым. Әмирхан Еникиның «Касыймга бару» дигән йөрәк өзгеч әсәрен укыгач бу өлкәдә эшләвем аеруча көчәйде һәм материальләшә башлады.

 

  Ниһаять, 1998 елда «Нижегородские татары», 1999-елда «Трагедия в татарской деревне» дигән тарихи очерклар тупланган китапларым басылып чыкты. Өлкә татар җәмәгатьчелеге аларны җылы гына каршы алды. Беренче китабым дөнья күргәч «Казан утлары» журналында шагыйрь Шамиль Маннап матур гына эссесен аңа багышлады.

 

 Шул ук елларда вакытлы матбугатта, аеруча Нижгар өлкәсе татарларының «Туган як» газетасында һәм район «Авылым хәбәрләре»ндә милли мәгърифәт, мәдәният тарихы буенча язмаларым басылгалый торды. Ул елларда мине аеруча кызыксындырганы - безнең Сергач-Нижгар ягы татар-мишәрләрнең милли-мәдәни процесста катнашу тарихы, аның характеры, формалары иде. Шул максаттан татарның күренекле әдипләре, сәятчеләре һәм башка зыялы кешеләре белән аралашуга, яңа мәгълүмат, яңа фактлар табып өйрәнүгә омтылдым. Һәм бу өлкәдә табышларым телгә алырлык. Кызыксынучылар бу турыда «Татарстан» журналының 1999 ел декабрь санында басылган «Түбән Новгородта Гаяз Исхакый эзләре» дигән очерк белән таныша ала.

 

Тормыш юлыма кабат күз салып түбәндәге фикерләремне әйтер идем.

 

Язмышыма мин бик канәгать. Эшләгән эшләрем, кылган гамәлләрем өчен үкенергә нигез юк.

Туздырылган йортта туып-үскән малайга нәрсә ярдәм итте икән соң тормышында?

 

  Мин гомерем буе нәселемне, бабаларымны, ана-атамны, кардәш-туганнарымны күңел түремдә тоттым, намусыма тап төшермичә яшәдем, якыннарымның йөзләрен кызартырлык эшләрдән сакландым. Гомерем өзлексез укуда, эзләнүдә, тапкан табышларымны башкалар белән уртаклашуда, башкаларга гел яхшылык теләп, ярдәм итәргә тырышып узды. Бәхетемнең бер көчле чыганагы - яхшы күңелле кешеләрнең миңа юлдаш булуы. Алар күбрәк рус яисә башка милләт кешеләре булдылар. Алар миңа «Мансүр» дип яратып эндәштеләр, ә официаль шартларда «Мансур Закиевич»ка күчәләр иде.

 

  Якын кешеләр дип йөрүчеләр тарафыннан көтелмәгәндә төрле характердагы хыянәткә дә очрадым. Бу хәлләр мине уяу булырга, артың-алдыңны карап, уйлап эш итәргә өйрәтте.

 

  Интернациональ мохитта яшәгәнгә күрә, мин, табигый инде, интернационалист булып җитештем һәм шул сыйфатта гомер иттем. Ләкин, шагыйрь Сурков әйтмешли: «Мы в океан интернационала вливаемся, не позабыв родства». Мин дә үземнең нинди милләттән булуымны бер мизгелгә дә истән чыгармыйча гомер кичердем, татарның тарихы, әдәбияты, сәнгате белән кызыксынып, аның казанышлары белән рухланып яшәдем. Бу яктан «Совет әдәбияты» - «Казан утлары» журналы  якын ярдәмчеләрем булды. Мин аны мәктәп елларында ук укый башладым һәм 50 ел буе яздырып алдым. Кайда гына яшәсәм дә, хәтта армия хезмәтендә чакта да, бу теләгемне үтәргә кем дә комачауламады миңа.

 

Шактый озын гомерем бер мизгел кебек тоела бүген. Ләкин уйлансаң, күргәннәрне, кичергәннәрне күз алдыннан ашыкмый гына уздырсаң, гомернең шактый дәвамлы һәм интенсив булуына иман китерәсең, елларның җилгә очмавына шатланасың.

 

  Шәхси тормышым да минем әйбәт, матур булды. Яратып, сөеп-гашыйк тотып йөргән классташ кызга 20 яшендә өйләнүем бәхетле итте мине. Энҗе Сәит кызы тормыш юлындагы авырлыкларның күбесен үз җилкәсенә ала белде. Өч ел ярым мине армиядән кайтуымны көтте. Кирәк булгач, Мәскәүгә ике елга укырга баруыма риза булды. Икәүләшеп дүрт ир бала тәрбияләп үстердек, аларга югары белем алырга һәм гаилә тормышларын башлап корырга ярдәм иттек. Без Энҗе белән беркайчан да зур акчага ия булмадык. Тормышыбызны тәмам буш җирдә икәүләп кордык, укытучы хезмәт хакына тыйнак кына яшәдек. Партия эшенә күчеп эшләвем материаль хәлебезне авырайтты гына. Уразавылда мәктәп директоры хезмәт хакы аена 340 сум булса, 1965-елның январендә Кызыл Октябрь районы партия комитетының икенче секретаре итеп сайлангач башта 140 сум, ярты елдан 160 сумга эш хакы түләделәр. Лаеклы ялга чыккач без улларыбызның кайгыртуын тоеп яшәдек. Аларның барысы да урта яшьле ирләр, яңа заманча тормышка яраклашып эшлиләр. Имин булсын аларның тормышлары, алдагы көннәре кайгысыз-хәсрәтсез үтсен. Шуңа мин бик канәгать - безнең өчен аларның йөзләре беркайчан кызармас!

 

2 сентябрь 2006 ел.

 

Ахыры. Башы 10 нчы февраль санында.

 


Мансур ХАФИЗОВ
Туган як
№ 7 | 17.02.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»