поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.02.2012 Мәгариф

"Шатлыктан елап җибәрдем"

Чеп-чи татар мәктәбендә укып та, рус әдәбиятыннан 100 балл туплап була! Казан (Идел буе) федераль университетның журналистика һәм социология факультеты студенты Фәнзи­лә Мостафина 2010 елда рус әдәбиятыннан сынауны 100 баллга тапшырган иде. Аннан сынауга әзер­ләнү нечкәлекләре хакында сораштым.

– Фәнзилә, рус әдәбиятыннан тыш тагын кайсы фән­нәрдән БДИ тапшырдың? Нәтиҗәләре ничек булды?

 

– Рус теленнән – 88, математикадан – 63, тарих фәненнән 70 балл җыйдым.

 

– БДИга ничек әзерләндең?

 

– Репетиторларга йөреп, акча түгәргә туры килмәде. Рус теле һәм математикадан дәрестә күнегүләр ярдәмендә әзерләнсәк, рус әдәбияты һәм тарихтан дәресләрдән соң калып, белмәгән сорауларга җаваплар эзләдек. Хәзер үзеңнең көчеңне, белемеңне сынау өчен, интернетта БДИның бик күп демо-вариантлары тулып ята. Аларны эшләп карау да бик нык ярдәм итте. Шулай ук махсус китаплар ярдәмендә дә әзерләндем.

 

– Хәзер түләүле сынап карау имтиханында биремнәрне башкару мөмкинлеге бар. Бу имтиханны биреп карау кирәк дип саныйсыңмы?

 

– Мин үзем дә анда катнашып карадым. Ләкин анда таләпләр башкачарак. Сак мәсьәләсенең йомшаграк булуы да укучыларга иркенәергә ирек бирә. Монда инде чын БДИда да шундый хәл дигән фикер туа. Ләкин укучы үз көчен сынап карап, алга таба нәрсәләргә күбрәк басым ясап әзерләнергә икәнлегенә төшенә.

 

– Синеңчә, БДИга әзер­лән­гән­дә, нинди төп кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

 

– Иң беренче чиратта, кирәгеннән артык курыкмаска. Хәзер интернетта да, газеталарда да имтихан бирүчеләр кичерешләрен, фикерләрен язып, киңәшләрен бирә. Шуларны укырга киңәш итәр идем. Аннары күктән бәхет төшүгә генә өметләнеп ятмаска кирәк. Әзерләнүне дә апрель - май айларына калдырмыйча, материалны көз, кыш айларында ук әкренләп башыңа сеңдереп барсаң яхшырак. Демо-вариантларны эшләгәндә, берничә вариантны алырга киңәш итәр идем. Чөнки бер генә чыганак, бер генә нәшриятта чыккан вариантлар бер типтагырак эшләрне генә бирә. Ә чын БДИ вакытында нинди эшләр буласын белеп булмый. Шуңа күрә бөтенесенә әзер булырга кирәк.

 

– БДИга әзерләнгәндә, вакытны ничек бүләргә киңәш итәсең?

 

– Мин үзем кичке тугыздан төнге уникегә кадәр әзерләнә идем. көнлек планыңны алдан бүлеп куйсаң, бик уңайлы. Атнаның бер көнен – рус әдәбиятына, икенчесен тарихка багышлый идем. Шулай ук бер көнне рус әдәбиятыннан ике сәгать укыйм, ике сәгать демо-вариантлар эшләп карыйм. Гомумән, тоташ биш-алты сәгать укуның файдасын күрмим. Ике сәгать укып, аннары башка эшләреңне карап ял итсәң, мәгълүмат яхшырак үзләштерелә.

 

– Рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшыруыңны белгәч, нинди хисләр кичердең?

 

– Имтиханның нәтиҗәләрен ун көннән артыграк көтәргә туры килде. Консультациядә утырганда, укытучым, кереп: "Фәнзилә, синең 100 балл", – диде. Мин бию урынына шатлыктан елап җибәрдем. Тизрәк әти-әнигә шалтыратып хәбәр иттем, укытучыма рәхмәтләремне җиткердем. Бу хәбәргә бик озак ышанмыйча йөрдем. Ләкин бу баллар рәсми кәгазьдә булгач, хыялымда йөрткән журналистика факультетына керүгә бер адым ясалды дип уйладым. Калган фәннәрдән дә нәтиҗәләр яхшы булгач, өмет тәрәзәсенең пәрдәләре киңрәк ачылды.

 

– "Имтиханны үзең эшләдеңме?" – дип шикләнеп караучылар булдымы?

 

– Башта бу сорауны күп кешедән ишетергә туры килде. Шул вакытта үзең дә: "Мин яздыммы соң моны?" – дип шикләнә башлыйсың. Ләкин мәктәптә укыганда ук әдәбият, тарих фәннәрен яратканымны белгәч, имтиханны үзем эшләгәнгә шикләнүче булмады.

 

– Рус әдәбиятыннан БДИ башкаларыннан нәрсә белән аерыла?

 

– Рус әдәбиятыннан БДИда шунысы уңайлы: анда тест вариантлары юк. Барлыгы биш инша язарга кирәк. Шуларның дүртесе – кыскача җавап рәвешендә, берсе – 200 сүздән торган күләмле инша. Биредә укучы иркенләп үз фикерен җиткерә ала. Төп игътибар орфографик хатадан бигрәк җавапның дөреслегенә, укучының әйтергә теләгән фикеренә бирелә. Моны зур плюс дип саныйм. Чөнки кемдер грамматиканы яхшы белмәсә дә, аның фикерләү рәвеше яхшы булырга мөмкин.

 

– БДИ укучының белем дәрәҗәсен билгели дип саныйсыңмы? Кирәкме ул?

 

– Мәктәптә укыганда без: "Нәрсәгә инде ул БДИ?!" – дип еш әйтә идек. Ләкин анализлап карасаң, әгәр БДИ бөтен кагыйдәләренә, таләпләренә туры китереп үткәрелә икән (мәсәлән, көчле сак астында, бөтен кеше бертигез, берәү дә телефон, шпаргалка кулланмый), имтиханны кирәкле дип саныйм. Шулай ук биремнәрнең дә төрле формада булуы (тест, кыскача җавап бирү, инша) укучыны төрле яклап ачарга ярдәм итә. Мәсәлән, тестны ул интуициягә таянып эшләсә, мәсьәлә чишкәндә, үз белемен күрсәтә ала.

 

– Югары балл җыюның төп сере нәрсәдә?

 

– Иң беренчедән, төпле белем. Мин аңа йокысыз төннәр, төгәл режим буенча ныгытып әзерләнү аша ирештем. Белем алуга әдәбиятка мәхәббәтем дә зур этәргеч булгандыр. Чөнки мин кирәк булганга гына мәҗбүри рәвештә түгел, әсәрләрне чынлап торып яратып укып өйрәндем. 100 балл җыюда укытучым Гүзәлия Камил кызының да өлеше бар. Мин аңа бүген дә рәхмәтле. Берникадәр дәрәҗәдә уңыш та елмайгандыр дип саныйм. Миңа яхшы белгән темалар эләкте дип уйлыйм.

 

– Имтиханнан коты очып торган чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди теләкләрең бар?

 

– Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары БДИдан алай ук курыкмый торгандыр инде. Чөнки бүген аның бөтен серләрен диярлек ачып бетерделәр. Тик шулай да аларга тырышырга, укырга, уңышка гына ышанып ятмаска киңәш итәр идем. Алдан үзеңнең кайсы уку йортына керәчәгеңне билгеләп, алдыңа максат куеп әзерләнгәндә имтихан нәтиҗәле булачак!

 

P.S. Рәсми мәгълүматларга караганда, 2005 елда 100 баллны барлыгы 5 укучы, 2006да – 11, 2007 – 38, 2008 – 22, 2009 – 46, 2010 – 73, 2011дә 102 укучы җыйган. 2011 елда максималь баллны иң күп җыйган укучылар саны ягыннан Казан (31 укучы), Чаллы (18 укучы), Бөгелмә (9 укучы), Түбән Кама (8 укучы) шәһәрләре аерылып тора.


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ 29-30 | 17.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»