поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.02.2012 Мәдәният

Гаделлек һәм ышаныч хакына

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Үлеп яратты» спектакле театраль тормыштагы иң якты вакыйгаларның берсе булды. Документаль фактларга нигезләнгән тарихи драма масштаблылыгы, эпиклыгы белән чын трагедияне хәтерләтә. Эчтәлеге, рухы, идеясе буенча әсәр Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сына тиңдәш. Бу ике әсәрнең язылуы арасында бер гасырлык вакыт барлыгын уйласаң, әлеге фактның аеруча игътибарга лаек икәнлеген аңлыйсың.

Татар сәхнәсенә «Зөләйха» үткән гасырның туксанынчы елларында Празат Исәнбәт куелышында кайтты. Шул ук чорда әдәбиятта һәм сәнгатьтә татар милләтенең иң талантлы язучыларын, галимнәрен, күренекле җәмәгать эшлеклеләрен корбан иткән Сталин репрессияләре темасы киң яңгыраш алды. Ул замандагы милли үзаңны күтәрү, гаделлек өчен көрәш, тарихи дөреслекне кайтарырга омтылу рухы камаллыларның яңа спектаклендә дә ачык чагыла.

 

Пьесаның эчтәлеге инде өлкән яшьтәге, бар гомерен дингә, халыкны мәгърифәтле, белемле итүгә багышлаган Мөхлисә ханым Бубыйны НКВДчылар җәзалавы, мыскыллавы турында гына түгел. Автор беренче планга фәлсәфи уйлануларны чыгара. Ул пьеса геройлары мисалында Кеше дигән бөек затны өйрәнергә омтыла. Нәтиҗәдә, әсәрнең конфликты яңа совет режимының революциягә кадәрге иске строй белән көрәшенә генә кайтып калмый, ә гомумкешелек кыйммәтләрен күрсәтә. Автор бик мөһим сорау куя: рухи, әхлакый кыйммәтләр хакына бу кадәр сынаулар, югалтулар кичерергә кирәкме? Заман шартларына буйсынып, агым уңаена гына йөзсәң, яшәү күпкә җиңел ләбаса. Бу сораулар хәзерге көндә дә бик актуаль яңгырый.

 

Спектакль, әлегә кадәр драматург һәм актер буларак кына күренгән Илгиз Зәйниевнең, режиссер буларак беренче зур, мөстәкыйль эше сыйфатында да кызыклы. Әлеге спектакльне Зәйниев Марсель Сәлимҗанов стилендә, якты, төгәл, ышандыргыч итеп төзи, ачык буяулар белән бизи. Спектакльне Илгизнең уңышы дип атарга була.

 

Дөрес, кайбер урыннарда вакыйгалар барышын бераз йомшартып җибәрергә, табигыйлык өстәргә дә мөмкин иде. Әмма режиссер кырыс, катгый стильне сайлый. Спектакль, татар сәхнәсендә еш кулланыла торган, публицистик рухта эшләнгән. Бу Илгизнең режиссерлык хокукы. Гомуми идеягә, образларның тулылыгына Булат Ибраһимов ясаган декорацияләр, Әфәрим Акчуринның музыкаль бизәлеше һәм Наилә Фәтхуллина куйган пластика да хезмәт итә. Әлбәттә инде, һәр спектакльнең нигезен актерлар эше тәшкил итә.

 

Дин, гаделлек һәм яшәү идеаллары өчен үзен-үзе аямыйча көрәшүче батыр ханым Мөхлисә Бубый ролен Дания Нурлы башкара. Актриса чын мәгънәсендә монументаль, бөек образ тудыра алган. Шул ук вакытта образ гаҗәеп рәвештә халыкчан һәм гади дә. Мөхлисә Бубиның бөеклеге аның туры, хак сүзле, идеалларына тугры булуында, баш имичә, тез чүкмичә яшәвендә. Шуңа күрә яшь Мөхлисә роленә Ләйсән Рәхимованың сайлануы да бик уңышлы булган. Аңа да шул ук гадилек, бөтенлек һәм кайнар холык хас. Ике актриса да бер-берсенә каршы килми торган бер бөтен характер тудыралар. Беренче карашка, Бубыйның ирләрчә нык холкын, кыюлыгын һәм сынмас ныклыгын ассызыклап, актрисалар образны бераз гадиләштерәләр кебек. Әмма бу әсәрнең идеясенә бик тә туры килә. Мөхлисә Бубый образы – символик образ. Ул ныклык, иман һәм мыскыллаулардан да сынмаган холыкны күрсәтә.

 

Миләүшә Шәйхетдинова тудырган Наҗия образы исә бөтенләй башка. Ул чын мәгънәсендә ут чәчеп торган, җитез ханым. Наҗия шаян, темпераментлы, җор сүзле. Бар хәйләсен эшкә җигеп, тикшерүчеләрне алдарга тырышуы, кирәк чакта, шаярган булып, аларның авызын да томалавы, бу героиняның шаян битлек артында нык холкын, зирәклеген яшерүе хакында сөйли. Үзен тәрбиягә алып үстергән Мөхлисә Бубый янында исә ул йомшак күңелле, назлы. Хатын-кыз образыннан тыш, Наҗия кимсетелгән, хаксыз һәм хокуксыз крестьяннар образын да чагылдыра. Һичшиксез, бу роль – спектакльдәге иң яхшы эшләнгән рольләрнең берсе.

 

Cпектакльдәге башка персонажлар да тулы, кабатланмас характерлар, ачык буяулар белән баетылган. Мөхлисә Бубыйда алган дин. әхлак тәрбиясеннән ваз кичеп, денсезлек баткагына баткан, дөрес кыйбла тапмый адашкан комиссар Галия (Алсу Каюмова), төрмә диварлары артында таш бәгырьлегә әйләнгән чекист Матрена (Мәрьям Йосыф), надан, куркак Җәләй мулла (Габделфәрт Шәрәфиев), купшы лозунглар «остасы» ротмистр (Айрат Арсланов), үчле, вак җанлы авыл агае (Хәлим Җәләй) – бу актерлык эшләренең барысында да төпле профессиональ мәктәп йогынтысы да, еллар буена тупланган тәҗрибә дә сизелә. Илдар Хәйруллин тудырган, җәзалауларга түзә алмыйча сынган Макаев образын аерым билгеләп үтәсе килә. Актер героен шулкадәр ышандыргыч, табигый итеп гәүдәләндерә, әйтерсең, сәхнәдә Макаев үзе. Ул шулкадәр кызганыч, ләкин аның бу кызганычлыгы чиркану тудырмый. Мәгълүм булганча, ул куркыныч елларда газаплауларга, җәзалауларга бик сирәкләр генә түзгән. Макаев образы белән Мөхлисә Бубыйның нык һәм сынмас образы арасындагы контраст төп героиняның монументальлеген тагын да ачыграк билгели.

 

Чекистлар Корбанов (Эмиль Талипов) һәм Дәүләтов (Илдус Габдрахманов) дуэты спектакльнең иң уңышлы тандемы дияргә була. Әлеге ике герой схематизмнан ерак, карикатурага нигезләнгән тискәре персонажлар түгел. Талипов һәм Габдрахманов тудырган бу ике герой бер карашка гап-гади, гади хисләр, теләкләр белән яшәүчеләр. Тормыш аларны шундый шартларга куйган, системага хезмәт итүче бу икәү, ни генә булса да, үзләренең пычрак эшләрен башкарырга тиешләр. Тик аларның үз фәлсәфәләре, һәрнәрсәгә үз карашлары бар.

 

Илдус Габдрахманов тискәре персонажларны бик сирәк башкара. Аның тискәре геройлары турында уйлаганда Шиллерның «Юлбасарлар»ындагы Шпильберг кына искә төшә. Илдус героеның эчке энергетикасына, ачыктан-ачык цинизмына, эгоизмына һәм ирләрчә агрессивлыгына басым ясый. Шуңа күрә Дәүләтов образы бөтен, тормышчан килеп чыккан. «Без – киләчәк кешеләре. Чөнки безнең кебекләр генә бу дөньяда исән калачак!». Әнә шундый шигарь белән яши ул. Бу сүзләрдән соң күңелне чын мәгънәсендә курку били. Бүгенге заман да шул куркыныч, аяусыз заманга тиңләшә түгелме соң? Дәүләтовлар һәр заманда булган һәм булачак...

 

Актер буларак, Эмиль Талиповның беркемгә дә охшамаган үзенә генә хас сыйфатлары бар. Аның геройлары акварель буяулар белән ясалгандай йомшак, тыйнак, күзне иркәләрлек хыялый. Эмиль – романтик образлар остасы. Бу очракта «Бәби» (И.Зәйниев) спектаклендәге ролен искә алу да җитәдер. Тик пародиягә осталыгы, аның бер амплуада гына бикләнмәгән, күпкырлы артист икәнлеге хакында сөйли. Премьераның беренче көнендә Эмиль тормышчан һәм бераз «киноча» уйнады, рольне чәйнәп бирмәде, тамашачыга уйлап бетерү өчен мөмкинлек калдырды. Үз-үзенә бикләнгән бу чекистның спектакль ахырында үз-үзенә кул салуы гына аның эчке киеренкелеген, еллар буе күңелен вөҗданы газаплавын аңларга мөмкинлек бирә. Премьерадан соң спектакльнең үзгәрүе, образларның тулылануы гадәти хәл. Эмиль дә, образын ачыграк итәргә теләп булса кирәк, героена театральлек өстәгән. Нәтиҗәдә, табигыйлыкка, актерның үз индивидуальлегенә корылган Корбанов образы Искәндәр Хәйруллинның «Телсез күке» (З.Хәким) спектаклендәге тикшерүче образына пародия кебек күренде. Бу очракта пародиягә осталыгы актер файдасына булмады. Әлбәттә, бу – актерның эзләнүе, роленә ачкыч табарга тырышуыдыр. Бу очракта мин Эмильгә эчке тоемлавына ышанырга һәм үзенең индивидуальлеген югалтмаска киңәш итәм.

 

Спектакль алга таба әле бик күп үзгәрешләр кичерәчәк. Әйтүемчә, бу бик табигый хәл. Тик аның сәхнәгә беренче чыккандагы тормышчанлыгы, шигъри яңгырашы югалмасын иде. Иж-Бубый мәдрәсәсендә укучы кызлар катнашындагы музыкаль һәм хореографик моментлар спектакльгә шигъри аһәң өсти. Әлеге күренешләр Мөхлисә ханымны көрәшче генә түгел, матурлык тудыручы, мәгърифәт таратучы итеп тә күрсәтәләр. Алар спектакльгә яңа сулыш, яшьлек, яктылык алып керәләр. Минемчә, бу күренешләр бик зур әһәмияткә ия һәм аларны бераз көчәйтү дә комачауламас иде. Матбугатта басым «Үлеп яратты» спектакленең күбрәк социаль һәм җәмгыяви әһәмиятенә ясалса да, агитация рухына гына нигезләнгән спектакль озын гомерле була алмый. Әлеге әсәр батырлык һәм гаделлеккә, матурлыкка, мәрхәмәткә мәдхия буларак кыйммәт.

 

Танылган шәхеснең трагедиясен сурәтләүче «Үлеп яратты» спектакле тарихка тагын бер кат күз салырга һәм бүгенгебез хакында җитди уйланырга мәҗбүр итте. Бүгенгебез еракта калган көннәрдән күпкә аерыламы? Милләтебезнең киләчәге хакында уйламыйча битараф яшәсәк, безгә кадәрге буыннар гомерләре бәрабәренә саклап калган рухи байлыкныюгалтсак, тагын да куркынычрак сынаулар көтмәсме безне?..


Айгөл ГАБӘШИ
Сәхнә
№ 2 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»