|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2012 Мәдәният
Әлмәт театры Башкортстанга китәӘлмәт драма театры тагын сәфәргә җыена. Бу юлы артистлар Башкортостанның Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрендә, Югары Тәтешле, Борай, Янаул, Иске Балтач районы, Пермь өлкәсе Барда районнарында чыгыш ясаячаклар. Тамашачыларга бик популяр “Кызлар килде авылга” музыкаль комедиясе (авторы Башкортостан драматургы Наил Гаетбай) һәм Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” драмасы күрсәтеләчәк. Гастроль барышында артистлар мәктәп укучылары өчен дә спектакльләр уйнаячаклар. Һәр ике спектакльдә дә танылган Татарстанның халык артистлары Раушания Фәйзуллина, Сәкинә Минханова, Рамил Минхановлар белән бергәләп әле генә сәхнәгә аяк баскан талантлы яшьләр уйный. Быел Казан театр училищесын тәмамлаган Тәтешле районы Күрдем авылы егете Илшат Агиев үзенең туган авылында булачак. Ул “Кызлар килде авылга” спектаклендә Әмир ролен башкара, “Балакаем”да да катнаша. Тагын бер яшь артистыбыз Ирек Шәрәфетдинов та, театр артисты буларак, беренче тапкыр якташлары каршында чыгыш ясаячак. Ул Пермь өлкәсе Барда районыннан.
Гастрольләр 21 февральдә Агыйдел шәһәреннән башлана. 28ендә Илшатның туган авылы Күрдемдә “Кызлар килде авылга” спектакле белән төгәлләнәчәк. Артистлар барлыгы 16 спектакль күрсәтәчәк.
Артистлар шулай ук Татарстанның халык артисткасы Г.Тукай премиясе лауреаты Дамирә Кузаеваның туган авылы Барда районы Төндүк авылында, артистканың якташлары белән очрашып, ике спектакль күрсәтергә җыена.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|