|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2012 Мәгариф
Мактаулы укытучы булам дисәң, укытуны ташлаМәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, инновацион технологияләр укучыларның белемен күтәрергә ярдәм итә, дип ышандыра җитәкчеләр. Тик бу чыннан да шулаймы соң? Бүген укытучыларны борчыган иң зур проблемаларның берсе — кәгазьләр арасында утырып, аларның бала белән эшләргә вакытлары калмый, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар аларның болай да авыр хезмәтен тагын да катлауландыра. Моның шулай икәнлегенә шигем юк. Тик ничек кенә булмасын, журнал тутыру, көнлек, айлык, еллык дәрес планнарын төзү элек-электән үк булган һәм бу эшләр укытучының укучыларга белем бирүдә, аларны тәрбияләүдә мөмкинлекләрен чикләгән.
Укучыларны яңа технологияләр түгел, ә укытучы белемле итә
Мин үзем мәктәпне 8 ел элек тәмамладым. Безнең заманда электрон журналлар да, ноутбуклар да юк иде әле. Мәктәп елларымны искә төшерәм дә, баланы белемле итүдә иң зур рольне укытучы уйный икәнлегенә тагын бер кат инанам. Укытучының үз дәресенә, балаларга мөнәсәбәте нинди булса, укучыларның белем дәрәҗәсе дә шундый булачак. Ә инде яңа инновацион технологияләр исә белем бирү процессын тулыландыру өчен генә хезмәт итә.
Тагын бер күренеш турында әйтәсем килә. Кагыйдә буларак, яхшы укытучыларның күбесенең грамота, мактау кәгазьләре, бүләкләре аз була. Ник дигәндә, ул эшли, укыта, аның төрле бәйгеләрдә катнашып, кәгазь тутырып, бүләк-мактаулар артыннан йөрергә вакыты. юк. Чөнки әгәр дә берәр конкурста җиңәсе, үзеңнең нинди яхшы эшләвен күрсәтәсең килсә, көне-төне өстәл артында, кәгазьләр арасында зур-зур, калын-калын папкалар тутырып утырырга кирәк. Бу очракта укучыларга белем бирү икенче планга күчә.
Мактаулы укытучы даны - ялган уңыш?
Безнең рус теле һәм әдәбияты укытучысын нәкъ менә шундыйлар рәтенә кертеп буладыр, мөгаен. Ярата идек без аны, чөнки дәрестә нәрсә телибез, шуны эшләп утыра идек. Берәр эш куша да, үзенең папкалары арасына «кереп чума». Нәтиҗәдә, без - надан укучылар, ә ул мактаулы укытучы. Кайда монда дөреслек? Әлеге укытучы бүген дә җитәкчеләр алдында иң яхшылардан санала. Ә укучылары исә БДИ бирү өчен репетиторларга йөрергә мәҗбүр. Алар анда 7 еллык материалны яңадан өйрәнә, чөнки башкача имтиханны тапшыру мөмкин түгел. Кайчакларда укытучылар үзләрен яхшы, тырыш укытучы итеп таныту максатыннан ни генә эшләми. Бер дус кызым мәктәптә укыган вакытта бик еш фән олимпиадаларына йөри торган булган. Аның математика укытучысы исә районның алдынгы укытучылары исемлегенә кергән. Әгәр дә укучысы олимпиадада начар урын алса, оят булачак, премиясен дә кисәргә мөмкиннәр. Укытучы аптырап калмаган, ниндидер юллар белән олимпиада сораулары белән җавапларын эзләп тапкан да, укучыларына ятлаткан. Нәтиҗәдә, 1, 2, 3 нче урыннар гарантияләнгән. «Математика дәресен укыган булмады инде безнең. Аттестатта «5»ле торса да, ялган бишле ул. Саннар мәсьәләсендә «ноль» мин. Шуңа күрә гуманитарий юлын сайладым», дип сөйли иптәшем.
Монда иң кызганычы шул - яхшы укытучылар игътибардан читтә кала. Чөнки алар өчен беренче урында - укучыларны белемле итү. Ә кәгазь тутырып утырырга, бәйге-конкурсларда катнашырга аларның вакыты юк. Җитәкчеләр, түрәләр яңа инновацион технологияләр, уку-укытуның яңа ысуллары, дип еш сөйли. Ләкин әлеге өлкәдә эшчәнлек алып барганда, республиканың чын мактауга лаек укытучыларын барлауга да игътибар бирелсен иде.
Фирая ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|