поиск новостей
  • 24.02 Яратам! Бетте-китте! комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 24.02 "Бәхетле көнем" Кариев театры,11:00
  • 24.02 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры 18:00
  • 25.02 Кияү урлау, комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 25.02 "Яратып туялмадым" Кариев театры, 18:00
  • 27.02 Беренче мәхәббәт, тылсымлы комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 27.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Февраль
  • Алсу Гайнуллина - актриса
  • Сәгыйть Рәмиев (1880-1926) - шагыйрь
  • Фәрит Вәлиуллин - рәссам
  • Чулпан Әхмәтҗанова - җырчы
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
  • Ялгыз егет. Казанда булмэ снимать итэм. Ватсапка языгыз. 89375249498
  • Казанда бүлмә яки студия снимать итәм без риелторов.89274823084
  • Продаю листы нержавейки 530х630,толщина 3,5мм,запчасти на УАЗ. тел.89178553159
Архив
 
13.02.2012 Мәдәният

Үзгәрү

Үзем турында үзем

Иҗат

 

Ул сүзнең мәгънәсе бик киң. Фәлсәфәгә үк кереп китеп уйлансаң, яшәү үзе иҗаттыр. Бөтен эшнең, гамәлнең асылында иҗат ята. Хәтта тәмле итеп ашарга пешерү дә, матур итеп киенә белү дә иҗат. Иҗатсыз яшәгән кеше — буш кеше. Мин инде иҗатның бөтен юнәлешләренә кереп тормыйм, үземнең яшәешемә турыдан-туры кагылган иҗат тирәсендә генә йөрермен. Ә минем яшәвемнең төп мәгънәсе ул — әдәби иҗат. Мин, әлбәттә, эшләгән бүтән эшләремә дә иҗат дип карыйм. Кызыксыз эшне кирәк булганга гына, мәҗбүри генә эшлим. Мәсәлән, җир казу миңа кызык түгел (хәер, кемгә кызык икән ул). Ләкин кирәк чаклары була. Яшелчәләр, җимеш агачлары, чәчәкләр үстерергә яратам. Чөнки монда иҗат бар. Ә аларны үстерү өчен җирдә казынырга кирәк. Кеше казып биргән җирдә үстерүнең шулай ук кызыгы әллә ни түгел.

 

Миндә әдәби иҗатка омтылыш кайчан башланды икән? Күрәсең, туганда ук миңа ул күәс салынган булгандыр. Әти шигырьләр яза иде. Аның бу гамәлен әни ошатып бетермәсә дә, яза иде. Хәер, әни ягында да иҗатка омтылучылар бар иде. Аның өлкән абыйсы Гатаулла (авылча итеп әйтсәк, Гата) күргәнен, ишеткәнен арттырып, кеше кызыксынып тыңларлык итеп сөйли белә иде. «Җыен юк-барны Гата абый уйлап чыгара», диләр иде аның турында. Ә минем иҗат юлы такмаклар чыгарудан башлангандыр. Такмаклар — татар халкының борынгыдан килгән авыз иҗаты жанры. Урыс та ул яктан бездән калышмый. Аларда такмак «частушки» дип атала. Бу бик гади аңлашыла, чөнки урысның иң кимендә яртысы татардан чыккан.

 

Без егетлеккә дәгъва кылып борынлап килгәндә кышкы кичләрне берәрсенең көндез яккан җылы мунчасына җыелып, «күңел ача» идек. Клуб та бар иде авылда, ләкин мунчада кызыграк иде. Өстәвенә, анда җылы, ә клубта салкын. Мунчада безне тыючы, узына башласак куып чыгаручы завклуб юк. Сам патша, сам хәҗәен. Әкиятләр сөйлибез, борынга кызлар исе керә башлаган — аларның гайбәтен сатабыз, кызлар белән нишләп булганын фаразлыйбыз. Һәм алар турында такмаклар чыгарабыз. Аларны кәгазьгә язып, иртәгесен мәктәптә кызлар партасына куябыз. Тагын да бераз үсә төшкәч, аулак өйләргә кич утырырга йөри башладык. Анда да такмаксыз булмый. Кара-каршы такмак әйтешү дә бар иде әле ул заманда. Хәзер ул җуелды.Такмак чыгаруда мин беренчеләр рәтендә булдым шикелле. Ничектер үзеннән-үзе килеп чыга иде ул. Моны экспромт дип атыйлар. Экспромт кына булмагандыр ул, көндезләрен кичке «җыен»га әзерләнеп, такмаклар чыгарганым һәм аларны язып та куйганым хәтердә. Кызганыч, аларның күбесе инде онытылган. Мәсәлән,

 

Әй, аузың зур, аузың зур,

Аузыңны нишләтергә?

Бер ягына пич чыгарып,

Канюшный эшләтергә, —

 

дигәне истә. Кайсыдыр кызга аталып чыгарылгандыр инде ул. Кем булды икән ул олы авызлы кызыбыз? Ә менә бу такмакның адресаты билгеле.

 

Сездә бүген ничәсе,

Бездә бүген кичәсе.

Ике тустаган аш ашаган

Айтуган Хәдичәсе.

 

Хәдичә апа бездән өлкән иде. Күрәсең, бу такмак өлкән егетләрнең заказы белән язылгандыр. Мәктәптә иҗат итәр өчен мөмкинлекләр бар иде. Чөнки стена газетасы чыга һәм анда, әлбәттә, шигырь дә булырга тиеш. Өстәвенә, укытучы апа кайчакларда күргәнеңне шигырь итеп язып килергә куша. Кушылган «өйгә эш»не үтәп килгәнем дә хәтердә калган. Күргән нәрсә күп була бит ул бала чакта. Әмма барысы да шигырьгә сыеп бетми. Кайсыларын язуы кызык түгел. Көн дә ашый торган бәрәңге турында ничек инде шигырь язасың? Минем өчен кызыклы факт табылды. Безнең өй күл буенда гына. Ә анда бакалар. Кайвакытта алар күл кырыена чыгып чалкан яталар икән. Шул турыда яздым да куйдым:

 

Күл буенда бакалар

Бот күтәреп яталар.

 

Үз язганымнан үзем рәхәтләнеп көлдем. Тик укытучы апама гына бу ошамады. «Бот күтәреп яту» аңа ямьсез тоелгандыр, ахры. Ә менә стена газетасы өчен язылган шигырь ошады укытучыга. Ул Пушкин турында иде. Ни өчен Пушкин — анысын хәтерләмим. Ул шигырь инде үзе дә хәтердә сакланмаган. Андагы «гүя» дигән сүз барлыгы гына истә. «Гүя» дип безнең авылда сөйләшмиләр, аны китаптан укып белгәнмендер инде. Гүя дигән сүз «шикелле», «кебек», «сыман» сүзләренең синонимы. Матур сүз. Сандугач шикелле дип әйтсәң дә дөрес, әмма гүя сандугач дисәң, грамытныерак килеп чыга сыман кебек шикелле. Шигырь теле купшылыкны кабул итә. Шуңа күрәдер, бүгенге яшь шагыйрьләр купшы итеп язарга яраталар. Купшылык кайчак аңлашылмас дәрәҗәгә җитеп, ачуны китерә башлый.

 

Егет булып җитешкәч, шигырь язу белән шөгыльләнгәнемне хәтерләмим. Күрәсең, үскән саен тормыш мәшәкатьләре күбәя төшкәндер, шигырь кайгысы булмагандыр. Шулай да тугызынчымы, унынчымы класста укыганда Сания исемле кызга күзем төшеп, аңа багышлап шигырь яздым бугай. Матур шигырь булгандыр. Тенеш авылы кызы Сания үзе дә чибәр иде шул. Яшьлек истәлеге булсын, аның турында бүген дә бер строфа язып куйыйм әле.

 

Ялтыравык галош, ап-ак йон оекбаш —

Ничек шуңа күзең төшмәсен?

Тенеш кызыкае, хәтерлимсең микән

Каракүлнең якты чишмәсен?

 

Юктыр, хәтерләмидер. Ул мине күзлек кигәнем өчен ошатмады. Җитмәсә, буем да ул чакта бәләкәй иде. Бәлки инде ул исән дә түгелдер. Тьфү, тьфү, әйттем исә кайттым, исән генә була күрсен.

 

Әдәби иҗатка тартылу мине Казан университетына алып килде. Татар теле бүлегенә имтиханнар тапшырдым. Үтмәдем. Немец теленнән «икеле» чәпәделәр. Дөрес эшләделәр — немец телен алты ел укысам да, белми идем.

 

Киттем Казакъстанга — чирәм җирләрне эшкәртергә. Әдәбият җырланасы җыр булып киләчәккә калды. Язмышым да минем әдәбият белән бәйләнергә тиешле булгандыр, чирәм җирләрне урап кайткач, тагын университетка керергә тырыштым, ләкин, бәхетемә күрә, Мәскәүдәге театр училищесына укырга китәргә туры килде. Монда инде рәхәтләндем шигырь язып. Чөнки биредә иҗат атмосферасы иде. Минем кебек күңелендә иҗат яралгысы йөрткән егетләр бар иде. Мин язган шигырьләрне бергә җыеп, «Насыйбулла боткасы» дигән кулъязма «китап» та чыгардык. Шигырь белән бергә драматургия дигән жанр барлыгын да белдек театр училищесында. Казанга училищены тәмамлап кайтканда минем бер чемодан шигырьләрем һәм «Азат» дигән бер пьесам да бар иде. Мин әле шигырь техникасын да, драматургия серләрен дә белмим, такмак чыгарган шикелле авылча гына сыпыртам. Миңа язуы кызык һәм рәхәт. Язучы өчен иң кирәкле нәрсә язуыңнан үзең тәм таба белүдер. Мин язарга тиеш дип интеккән кеше кулына каләм алмасын иде. «Иҗат газабы» дигән сүз бар барын. Ләкин ул газап татлы газап — мазохизмның бер формасыдыр. Шул «газап» булмаса, язып та булмыйдыр. Менә шул үзем сайлаган «газап» мине өстәл янына ешрак бәйләп куя иде.

 

Мин артистлыкка укыдым, театр штатында артист булып саналдым. Артистлык һөнәре дә иҗат. Үтә дә кызыклы, катлаулы иҗат. Син үзең булып калган хәлдә икенче бер кеше образына керә белергә тиешсең. Кайвакыт син уйнаган роль синең яшәү рәвешеңә, холкыңа, фикерләвеңә дә туры килми, әмма тамашачының синдә эше юк, ул спектакль карарга килгән, ул син уйнаган персонажның чын икәненә ышанырга тиеш. Ә кешене ышандыру өчен ихласлык кирәк. Миндә шундый осталык булдымы икән? Өздереп әйтә алмыйм. Осталыгымны күрсәтергә театрда миңа вакыт җитмәде, китәргә мәҗбүр иттеләр. Мин моны бик авыр кичердем. Мине драматургия коткарды. Анда да бит уйнарга кирәк. Ышанып уйнарга кирәк. Артист бер спектакльдә бер кеше булып уйнаса, драматург барлык персонаж өчен дә уйнарга мәҗбүр. Гаҗәеп кызыклы иҗат. Балаларның курчак уйнауларын күзәткәнем бар. Алар үз курчакларына үзләре күреп белгән кешеләрнең холкын, сөйләү манерасын бирәләр. Пьеса язу да шул курчак уены бит инде. Шуны аңлый башладым мин яза-яза. Белгәнемне генә язарга тырыштым. Минем белгәнем — авыл, шунда яшәүчеләр, аларның уй-тойгылары, фикерләү формасы, җырлары, мәзәкләре, мәхәббәтләре, нәфрәтләре, сагышлары... Болар миңа сабый чагымнан ук каныма сеңгән иделәр. Пьесаларымда шулардан ерак китмәскә тырыштым. Заман сәясәтенә яраклашуның язучы өчен куркыныч нәрсә икәнен аңлап ук бетермәсәм дә, эчке бер сиземләү белән тойдым шикелле. Шул мине Рәсәйдәге сәяси үзгәрешләр афәтеннән коткарып калды. Әдәбиятның өйрәнү объекты кеше икәнлеген укып та белә идем инде. Бездән сәяси система партиянең ирешкән уңышлары, матур тормыш турында әсәрләр көтте, шуны аңыбызга сеңдерергә бөтен көчен куйды.

 

Язучыларны бергә җыеп эшкәртү өчен Язучылар берлеге оештырылды. Без аның әгъзалары идек. Язучыдан зур бер агрегатның винтигы ясау идеологиясе мин әдәбият бусагасын атлап кергәндә көчле иде әле. Ул идеологиягә буйсынмый яшәү бик кыен иде. Чыгымлаучыларны тәртә арасына кертүнең күп төрле ысуллары бар иде. Чыбыркы белән бергә прәннеге дә эләгә иде, билгеле. Мин инде аларны санап тормыйм. Һәрхәлдә, әдәбиятка килүче яшьләргә игътибар хәзергедән күпкә яхшырак иде. Без ташландык хәлдә түгел идек. Безгә күрсәтелгән игътибар өчен без иҗат иреге белән түләргә мәҗбүр идек. Шулай да таш араларында үсәргә омтылган, хәтта өстенә җәелгән асфальтны да тишеп чыккан үлән-агачлар кебек, җан иреккә омтыла иде. Җәмгыятьтә кемнәрдер әйткәнен кабатлау белән канәгатьләнмичә, үз сүзеңне әйтергә тырышу инстинкты күңелләрдә яшәп килде. Без ул турыда аерым-аерым да, кайчакларда берничә язучы бергә мәҗлесләрдә җыелганда да уйлана, сөйләшә, фикер алыша идек. Бәхетемә күрә, мин инде иҗат тәҗрибәләре булган талантлы кешеләр арасына килеп эләктем. Илдар Юзеев, Аяз Гыйлаҗев, Шәүкәт Галиев, Альберт Яхиннар белән мәҗлестәш булып, күп нәрсәгә өйрәндем. Мин, бу кешеләргә рәхмәтле булсам да, берсен дә остазым дип санамыйм — әдәбиятта остазлык була алмыйдыр ул. Язарга берәүне дә өйрәтеп булмый. Хәреф танырга, җөмлә төзергә, нокта-өтерне кая куярга өйрәтеп була, ә әдәби әсәр язарга — юк. Хәер, бәлки, анысына өйрәтеп буладыр, ләкин ул өйрәтелгән язучы өйрәнчеклектән үлгәнче чыга алмыйдыр. Ул гомере буе остазын кабатлый гына торгандыр. Әдәбиятта үз йөзең, үз сүзең булмаса, исемең дә булмый. Кайвакытта мине бүгенге заманның Тинчурины дип атыйлар. Мин аны мине түбәнсетү дип кабул итәм. Тинчурин ул Тинчурин. Ул татар драматургиясенең йөзек кашы. Ул ничаклы бөек булса да, мин аны кабатлыйм икән, минем бәям базар көнне ике тиен. Тукаебыз бөек, әмма кемдер Тукай булырга азаплана икән, ул — мескен. Классиклар яшь язучыларга маяк булырга тиешләр. Алар яктысында, алар күрсәткән юлдан бару бары тик әдәбиятка олы итеп, үтә дә җаваплы шөгыль итеп карауда гына булырга тиештер. Калганы үзеңнән тора.

 

Мин санаганнар арасында Гариф абый Ахунов юк. Ул минем иҗади тормышыма соңрак килеп керде. Һәм һәрвакыт миңа хәер-хаһ булып мине үсендереп торды. Ул исемгә мин бу язмамда соңрак махсус тукталырмын әле. Минем иҗат юлымда очраган каләмдәшләрем турында әйтәсе сүзләрем бар. Уйлыйм әле менә — әйтергәме, юкмы. Чөнки ул сүзләрнең төрле булуы ихтимал. Аларны уңга-сулга селтәнмичә, үлгәннәрнең рухын рәнҗетмичә генә, исәннәрнең бәгыренә кагылмыйча гына ничек әйтергә? Уйларга кирәк. Мине үз араларына алып «эшкәрткән» язучылар, куркытылган булсалар да, мокытлык дәрәҗәсенә төшмәгәннәр иде. Фикерләрен кычкырып әйтмәсәләр дә, дисседент булмасалар да, без яшәгән җәмгыятьтәге ирексезлек турында яшерен-батырын сөйләшәләр иде. Аяз Гыйлаҗев исә уен кычкырып әйтүдән дә курыкмый иде. Хәтеремдә әле, бервакыт фашист концлагерьларындагы коточкыч шартлар турында сүз чыккач: «Сез әле совет концлагерьларын күрмәгән, күрсәгез, немец концлагерьлары балалар бакчасы гына булып күренер иде», — диде. Минем котым алынды шул сүзләрдән соң. Альберт Яхин үзенә генә хас алым белән миңа мәсәл жанрының ничек барлыкка килүен аңлатты. Болай диде: «Мәсәл ул сүз иреге тыелган җәмгыятьтә фикереңне яшереп әйтү өчен уйлап чыгарылган жанр. Безнең илдә мәсәл иң популяр жанр булырга тиеш иде Ләкин безнең мәсәлчеләр ул жанрның да дәрәҗәсен төшерделәр». Бу фикерен матбугатта бастырырга кыюлыгы җитмәсә дә (аңа моны рөхсәт итмәячәкләр иде), минем аңыма, күңелемә салып куйды. Илдар Юзеев миңа аеруча якын иде. Беренчедән, яше белән миннән әлләни өлкән түгел, икенчедән, шигырьләрендәге җылылык күңелемә ятышлы иде. Шәүкәт Галиевтә авыл агаеның зирәклеге, һәр сүзен үлчәп сөйләве минем тотрыксыз холкымны аз-маз төзәтергә ярдәм итте. Аның миңа биргән бер киңәше өчен рәхмәтлемен. Чын язучы булам дисәң, гәҗит-журналга кереп эшләмә, ул язучының җелеген суыра торган эш. Мин аның сүзен тыңлап дөрес эшләдем. Язучыларның бүтәннәреннән дә нәрсәгәдер өйрәнгәнмендер инде. Язучылыгы чамалылардан да ничек язмаска икәне өйрәнелгәндер.

 

Заманалар үзгәргәч, кайбер язучылар совет, партия идеологиясенә каршы көрәшкән кыяфәт алдылар, үзләрен хакимият тарафыннан эзәрлекләнгән дип язып та чыктылар. Мин үзем, мәсәлән, Салих Батталдан башка эзәрлекләнгән татар язучысын белмим. Кисәтелгәннәр бар иде, әмма эзәрлекләү ул икенчерәк нәрсә. Мине кисәтүче булмады кебек. Г.Камал театрында куелган «Миләүшәнең туган көне» спектаклен репертуардан алдылар. Сәбәбе идеологик хатага бәйле түгел иде шикелле. Ләкин әсәрнең төбендә әле яңа гына тормышка аяк баскан иҗат интеллигенциясенең бәргәләнүен сурәтләү иде. Бәлки, яшьләрнең үзләрен урап алган мохиттән ризасызлыгын сәхнәдән күрсәтү кемнеңдер кәефен кыргандыр. Ни булса булды, әлеге пьеса дөньяга Туфан Миңнуллин дигән яшь драматург туганлыгын теркәп куйды. Мин шул көннән иҗат эшенә җаваплы карый башлаганмындыр.

 

Хәтерлим әле, кайсыдыр гәҗиттә бер язучының мәкаләсе астына фамилиясе һәм дәрәҗәле исемнәре язылган иде. Без, яшь-җилкенчәк, шуны тикшереп утырдык. Шунда: «Мин беркайчан да язганнарым астына фамилиямнән башка нәрсә өстәмәячәкмен. Минем фамилия үзе дәрәҗәле исем булырга тиеш. Габдулла Тукайга нигә дәрәҗәле исем, Тукай диюгә үк кем икәнен беләләр», — дип әтәчләнгән идем. Мактанчыклык бар инде, нишләтәсең. Ләкин мактану мактану инде, аны акларга да кирәк бит әле. Гомер буе мин шул мактануны акларга тырыштым. Ирешә алганмынмы, анысын бүтәннәр бәяләсен, тик алдыма куйган максат-бурыч миңа шәләй-вәләй язарга ирек бирмәде.

Уңышсыз әсәрләрем бардыр, тик берсе дә халтура өчен язылмады. Югыйсә, тагын мактанам, пьеса кораштыру миңа бик җиңел. Мин аның серләренә төшендем шикелле. Гали Галияне ярата, Галиянең Вәлидә өмете, Вәли белән Гали дуслар — менә шуларны буташтырып, кайбер тамашачылар халтура икәнлеген сизмәслек тә итеп өч-дүрт көндә пьеса әвәләп куя аламдыр. Ләкин андый юл белән китүнең кая алып барасын белгәнгә, юлның авыррагын сайларга тырыштым. Хәер, әлләни авыр да түгел инде ул бер караганда. Әйтик, «Әлдермештән Әлмәндәр»не язуның ни авырлыгы булсын? Мин беләм бит андый Әлмәндәрләрне. Алар барысы да миңа таныш. Аларга кирәкмәгән идеологик бизәкләр такмыйча гына язарга кирәк. Мин ул пьесаны 12 көндә яздым. Каләм үзе яза, мин «ияреп» кенә барам. Нәтиҗәдә, килде-чыкты бөтенебезгә таныш Әлмәндәр. Гап-гади авыл карты. Безнең халкыбыз кебек. Эшли, яши, Әҗәл белән көрәшә. Анда мин уйлап чыгарган нәрсә — Әҗәлнең 1552 номерлы булуы. «Нигә аның номеры 1552 дип кызыксынучылар булгач, мин аны 1550гә төзәттем, дөресен әйткәндә, куйдырмаслар дип курыктым. Чөнки «Нигә 1550?» дип тә кызыксынучылар булды. Мәдәният министрлыгында Әлмәндәргә бизәк тагарга җыенучы табылды. «Кем соң ул Әлмәндәр, пьеса герое булырлык ни кылган?» — диде министр урынбасары. Һәм Әлмәндәрдән Социалистик Хезмәт Герое ясарга тәкъдим итте. Мин, әлбәттә, аны тыңламадым, Әлмәндәрнең кем икәнлеген күрсәтү өчен пьесага түбәндәге сүзләрне өстәдем:

 

Фәрештә: Әлмәндәр дә Әлмәндәр, дисең. Кем соң ул? Галимме? Искиткеч бер ачыш ясаганмы? Танылган җырчымы? Әллә берәр футболчымы, йә булмаса хоккейчымы? Кем? Нәрсә эшләгән?

 

Әҗәл: Берни эшләмәгән. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул — авылның шатлыгы, өмете».

 

Әлмәндәрнең кемлеген Әҗәл аңлатканда Фәрештә, әйткәннәренә өстәп, «Социалистик Хезмәт Героемы?» — дип тә сорый иде. Аны, министр урынбасарыннан көлү кебегрәк ишетелгәнгә, сызып ташладым.

 

Әлбәттә инде, пьесаларны язганда күргән-белгәннәрне генә теркәп баручы булу егетлек түгел. Язучыны теге яки бу әсәрне язарга этәрүче сәбәпләр була. Мин аларны гадәттә дүрткә бүләм. Беренчесе: сиңа ошаган, үрнәк була алырлык берәр шәхес турында бүтәннәргә сөйләү. Икенчесе: синең ачуыңны китерерлек әшәке бер җан турында башкаларга гыйбрәт булсын дип язу. Өченчесе: ишеткән, күргән кызыклы яки гыйбрәтле вакыйганы сөйләү. Дүртенчесе: уеңда йөрткән идея, фикерне башкалар белән уртаклашу.

 

Мәсәлән, бервакыт тормыш һәм хакимият тарафыннан кыйналган, үтерелгән шагыйрьләр турында уйланып йөргәндә «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак» дигән җөмлә туды. Шуны исбатлар өчен өч татар шагыйренең язмышы турында сәхнә әсәре язасым килде. Иң беренче итеп Муса Җәлил турында яздым. Ул публицистик драмага әлеге җөмләне керттем. Чыннан да, Җәлилнең үтерелүе шагыйрьне үлемсез итте. Һәм ул күпләр өчен куркыныч үлемсезлек. «Бик узынмагыз, тираннар, үтереп кенә котылдым дип уйламагыз, тарих каршында җавап бирәсегез бар», — дип кисәтү ул үлемсезлек. Шул сериядән икенче пьеса — Тукай турында. Анда да «Үтерелгән шагыйрь исәннәреннән куркынычрак» дигән сүзләр бар. Билгеле, Тукайны үлем җәзасына хөкем итмәгәннәр. Ә үтерелмәгән дип кем әйтә ала? Бу безгә барыбызга да кисәтү. Талантлы балаларын милләт сакларга тиеш, алар япь-яшь килеш дөнья белән хушлашырга тиеш түгелләр дигән кисәтү.

 

Пьесаның өченчесендә — шагыйрь Хәсән Туфан. Анда да теге җөмлә кабатлана. «Йә, нигә ирештегез, иптәш Сталиннар, Гулаглар төзеп, сез бүген каһәрләнүчеләр исемлегендә», дип әйтер өчен язылган пьеса иде ул.

 

Яши-яши, яза-яза язуымның төп темасын ачыкларга кирәк була башлады. Безгә әйттеләр ни турында язасын, әзер темалар бирделәр. Мәсәлән, КамАЗ төзегәндә, шул турыда языгыз, диделәр. КамАЗның кирәклеген аңласак та, ничек итеп язарга икәнлеген күпләребез белмәде. Әдәбият объекты кеше кем ул төзелештә? Коммунизм төзүчеме, әллә колхозда изелүдән качып эшкә урнашучымы? КамАЗ төзибез дип кычкыручылар бар, бата-чума төзелештә эшләүчеләр бар. Кайсысы турында язарга? Миңа да обкомнан бөек төзелеш турында пьеса язарга тәкъдим иттеләр. Ничек итеп язарга белмәгәч, «КамАЗ грандиоз төзелеш, мин аны пьесама сыйдыра алмыйм», — дидем. Ул чакта мин «Ат карагы» дигән пьеса язган идем. Ат карагы турында яза, КамАЗ турында язарга теләми дип пьесамны куйдырмадылар.

 

Ни турында язарга кирәклекне ачыклый торгач, татар турында язарга кирәк дигән фикергә килдем. Аның турында без язмасак, кем язсын. Милләт темасы һәрвакыт актуаль тема. Халкыбыз яшәгәндә генә без, татар язучылары, яши алабыз, халкыбыз бетсә, без дә юкка чыгабыз. Бу — хакыйкать. Тукаебыз иҗатында да татар темасы үзәктә тора. Иҗатымның юнәлеше шуннан үзгәрә башлагандыр. Ни турында гына язсам да, уемда һәрвакыт татар тора. Әгәр пьесалардагы персонажлар арасында әйбәт булмаганнары бар икән, сурәтләгәндә көенәм, аларны яхшы итеп күрәсем килә. Язучының көндәлек дәфтәре булырга тиеш. Күргән, ишеткәннәрне хәтердә тотып бетереп булмый, көндәлеккә теркәп куясың. Әсәр язганда блокнотка күз салсаң, теркәп куйганнарның һәрвакыт кирәге чыга. Мин пьесалар язу белән бергә публицистика жанрында да эшлим. «Утырып уйлар уйладым» дигән исем белән инде дүрт китабым чыкты. Анда милләт язмышына багышланган бик күп язмалар бар.

 

«Утырып уйлар уйладым» дигәннән, проза жанрында хикәяләр дә язгалыйм. Чөнки драматургия теле белән сөйләп булмый торган вакыйгалар була. Проза язу миңа бик авыр бирелә. Сурәтләү чаралары таба алмыйм. Оста прозаиклар үз персонажларының төс-кыяфәтләрен, холык-фигыльләрен шундый оста итеп сурәтлиләр ки, мин сокланып укыйм. Ә үземнең кулымнан килми. Драма әсәрләре язганда персонаж сөйләше, үз-үзен тотышы аша гына аның эчке һәм тышкы дөньясы сурәтләнә. Роман язып карарга күп кызыктым. Ләкин курыктым. Аннан соң, роман язарга түземлегем дә җитми. Пьесаны мин озак уйлап йөреп, бер утыруда яза алам, ә роман өчен күп утырырга кирәк.

 

Ә иң яраткан эшем — шигырь язу. Күрәсең, ул яшьлек мәхәббәте кебек күңелдә саклана торган нәрсәдер. Шигырь язудан башланды бит иҗатым. Җырлыйсы килеп тә җырланмый калган җыр кебек. Бәлки, җырлыйсы килеп тә җырлый алмаган дию дөресрәктер. Шигырьне әдәбиятның иң катлаулы жанры дип саныйм. Карап торырга бик җиңел кебек бит ул: алды-салды, тәхет-бәхет-ләхетләрдән рифма төзисең дә, бетте-китте, вәссәлам. Кайбер такмакчы шагыйрьләр шулай эшлиләр дә. Ә менә хисне, фикерне, җан сыкравын, күңел уйнавын, мәхәббәтне, нәфрәтне сүзләр белән аңлату һәм укучының да күңел кылларына кагыла белү ифрат авыр. Шигырьдә һәрбер сүз нәкъ үз урынында булырга тиеш. Ә мин барыбер шигырь язуымны ташламыйм. Ташлый алмыйм. Ләкин аларны бүтәннәргә күрсәтмим. Оялам. Шулай да шаярыбрак язган робагыйларны китап итеп чыгардым. Кызык өчен, шагыйрьлеккә дәгъва кылмыйча гына... Җенләнеп китәм дә, кайвакыт шуны робагый итеп язып куям. Соңыннан үзем укып карыйм да язганымны, кызык булып китә, мәгънәсе дә бар кебек тоела. Робагыйларымның берсен монда да күчереп куям әле. Ул минем үземә дә ошый, мин аны юбилей кичәсеннән макталып кайткач язган идем.

 

Нигә кирәк яшәдем дип үкерү,

Ирештем дип, дөньяны ду китерү?

Бер уйласаң, безнең гомер нәрсә ул? —

Ярыктан чыгып чокырга сикерү.

 

Шигырь язу миңа җиңел, аның өчен каләмдәшләр һәм укучылар алдында җавап тотасым юк. Ә пьесалар белән тамашачылар каршына чыгасы була. Тамашачы кабул итмәсә, мин ул пьесаны уйнап кына яздым дип акланып, котылып булмый. Шуңа күрә алдыма кәгазь салып, кулыма каләм алганчы язылачак пьеса турында озак уйлап йөрим, кайсыларын еллар буенча. «Әлдермештән Әлмәндәр»не тиз яздым, дидем. Әмма үлем һәм яшәү турында күпме уйлаганымны үзем дә белеп бетермим. Һәм кемнәр генә ул турыда уйламый. Гомумән, кеше һәм аның яшәве — бетмәс-төкәнмәс тема. Аны дөньяның бөтен язучылары да меңәр ел буе язып та бетерә алмыйлар.

 

Кем ул кеше? Берәү дә ул сорауга җавап таба алмый. Хәтта кеше үзе дә үзенең кем икәнен белми. Аны бары тик Ходай гына белә. Галәмнең чиксезлеген аңлап булмаган кебек, кешенең кем икәнлеген дә аңлый алмыйм. Һәм һәрвакыт шул сорауга җавап эзлим. Бөтен язганнарым да минем сораулар гына. Кайвакыт миңа: «Ул пьесаң белән ни әйтергә теләдең?» — дигән сорау бирәләр. Яратмыйм ул сорауны. Ни әйтергә теләгәнемне төгәл белсәм, язмаган булыр идем, дим. Язучы ул дөрес диагноз куеп, рецепт язып бирүче врач түгел. Ул үз алдына һәм укучылары алдына сорау куя да, бергәләп эзлик җавабын, ди. «Нигә алай?» «Нигә болай түгел?» «Ни өчен алай эшләдең, нигә болай эшләмәдең?» яки «Нигә болай килеп чыкты?» — кешене һәрвакыт уйландыра торган сораулар. Кереш сүземдә мин алар турында әйттем. Язучының җитлегә баруы гади сорауларга җавап эзләүдән башлап, катлаулы сорауларга җавап эзләүдән торадыр.

 

Бер мисал. Г.Камал театрында минем «Сөяркә» исемле пьесам куелды. Баштагы исеме «Гөнаһсыз гөнаһлылар» иде. Башкорт театрлары аны «Ярату гөнаһмы?» дигән исем белән куйды. Ул исемне алар үзләре уйлап таптылар, күрәсең, пьесаның эчтәлеге шул турыда икәнлеген белгәннәрдер. Әйе, ярату гөнаһмы, дигән сорау ифрат катлаулы. Аңа җавапны табу мөмкин түгелдер, тик шул сорау турында уйланырга гына мөмкиндер. Сүз бит мәхәббәт һәм тормыш чынбарлыгы турында бара. Мәхәббәт — кешедән кеше ясаган бөек хис. Акыл да кешене кеше иткән сыйфат. Алар еш кына бәрелешә. Бер үк кешедәге кайнар хис белән салкын акыл бәрелешкәндә кайсы якны сайларга? Гомер бит берәү генә һәм бик кыска — туйганчы (хәер, аңардан туеп була микән) яратып каласы килә. Шашып яратасы килә. Ә акыл әйтә: мәхәббәт ул әйбәт нәрсә, кәнишне, ләкин аңа йөгән кирәк, ди, дулап китеп, сине харап итүе ихтимал, ди. Яраткан кешең белән кавышып, гаилә кысасына кергәнсең икән, тәртәдән чыгам дип тәртә сындыру ярамый һәм куркыныч, ди. Дәлилләп күп мисаллар китерә. Син, әлбәттә, килешәсең. Менә шунда ирләргә анабыз Хәва җенесеннән булган берәү яки хатын-кызларга атабыз Адәм затыннан булган берәү очрый да — дөньясын оныта. Нишләргә? Әхлак нормалары күзлегеннән караганда, әлбәттә, гаиләле булган килеш икенче берәүгә күз салу — бозыклык. Ләкин Ходай янәшәсендә Иблис бар. Иксез-чиксез Кодрәткә ия Ходай ни өчендер Иблискә җир йөзендә урын биргән. Шул Иблис котырта кешене, сөяркәле булуның гөнаһысы әллә ни зур түгел, ди. Сөяркә бит сөю сүзеннән алынган, ди. Әгәр син берәүне үлеп сөясең икән, ул бит кешегә хас сыйфат, ди. Ходай биргән бит сиңа сөю, ярату, мәхәббәт дигән бөек хисне, ди. Әнә ничаклы каршылыклар кешедә. Гаилә — җәмгыятьнең тоткасы, шул тотка каерылмасын дип яки яратмаган, яки күңелең суынган кеше белән яшәү дә бит кеше өчен газап. Әнә шул каршылыклар тудырган сорауларга җавап эзләшергә дип язылды «Сөяркә». Җавабын таба алмадым. Һәм аны бер язучы да таба алмаячак. Ләкин сорау куелырга тиеш. Син язганны укыган яки караган кеше язганыңны үз тормышы, үз булмышы белән чагыштырып карап, уйланып, ниндидер нәтиҗәгә килергә тиештер. Сорауларга җавап эзли белмәү билгесезлеккә китерә, ә билгесезлек кеше өчен мәңгелек газап.

 

«Сөяркә»гә тукталуым акыл сатудан түгел, язучының үз алдына нинди сорау куярга тиешлеге турында уйлану гына. Ике икең дүрт икәнен бүтәннәргә аңлатырга тырышу язучы буларак сәләтсезлек галәмәте. Боларны мин ни өчен язаммы? Әлеге дә баягы язучы буларак формалашкан вакытта үткән юлыма борылып карау бу. Мин үземне бүген профессионал язучы дип саныйм. Ягъни минем профессиям — язу. Анкеталар тутырганда да мин үземне шулай дип атадым. Калганы — хезмәт итү генә. Әйтик, мин озак еллар төрле дәрәҗәдәге депутат булдым. Ул вазифаны намус белән башкарырга тырыштым. Әмма мин сәясәтче түгел. Сәясәтче була да алмыйм, теләмим дә. Язучылыкны бернигә дә алыштырмыйм. Иҗатыма сәясәт кертмәскә дә тырышам. (Хәер, алай дисәң, тормыш үзе сәясәт инде ул). Патшалар да, обком секретарьлары, президентлар да, караклар, урам себерүчеләр, бомжлар да минем өчен бары тик кешеләр генә.

 

Бервакыт татарның уңган-булган, йөрәкле кешесе Шәкүр карак турында пьеса язасым килде. «Нигә шундый батыр йөрәкле кеше караклык белән шөгыльләнгән?» дигән сорауга җавап эзләү иде теләгем. Шәкүр Рәхимовның тормышын өйрәнер өчен аның турында сөйләнгән легендаларны тыңладым, туган авылын күреп кайттым (авылында аны яманлап сөйләгән кеше табылмады), язылган истәлекләрне, әдәби язмаларны укыдым. Татарстан Югары судында Шәкүр һәм аның каракташларын хөкем иткән документлар сакланганын белә идем. Шуның белән танышырга теләп, Югары судка бардым. Мин мөрәҗәгать иткән Югары суд хезмәткәре: «Что же вы хотите писать о преступнике-конокраде?» — диде. «Он для вас преступник, для меня прежде всего человек», — дидем. Хезмәткәр миңа шикләнебрәк (юрист бит) карап торды да: «Ну что же, ищите в нем человека», — диде һәм суд бинасыннан чыкмыйча гына Шәкүр Рәхимовның кырык томлы эше белән танышырга рөхсәт бирде. Һәм танышу процессында берничә тапкыр: «Ну, нашли в нем человека?» — дип сорады. Әйе, Шәкүр каракның ничек итеп ат урлавы түгел (язучыга анысын да белергә кирәк), ә кеше буларак нигә шул юлны сайлавы кирәк язучы өчен. Һәм мин аны табарга тырыштым.

 

Язганнарым арасында әллә ни тирән фикер ятмаган комедияләр дә бар. Алары да кирәк әдәбиятта. Юмор әсәрләрендә персонажның холык-фигыле ачыграк, «күпертебрәк» сурәтләнә. Аларны укучы яки тамашачы да шулайрак карый. Язганыңда үз-үзен күрсә, рәхәтләнеп үзеннән көлә. Комедия жанрын җиңелчә жанрга саныйлар. Янәсе, кәмит кенә. Беренчедән, кәмит белән комедия арасында аерма бар, икенчедән, комедия язу драма язудан авыррак: кешене елатуы җиңел бит, көлдерүе, елмайтуы гына авыр.

 

Мин юлымда очрап, миңа җитлегергә ярдәм иткән кешеләрне искә алган идем. Драматург өчен иң кирәкле кешеләрне — режиссерларны да искә алыйк. Мин һәрвакыт миңа яхшы режиссерлар «эләкте» дип язып килдем. Ходай миңа бик мәрхәмәтле булды. Драма әсәрләре әдәбият итеп каралсалар да, алар сәхнәдә генә чын бәяләрен ала. Дөрес, чын бәяне фикердәш талантлы режиссерларның хезмәте генә бирә ала. Иң югары сортлы бодай оныннан да адәм ашамаслык ризык пешереп булган кебек, яхшы пьесадан да начар спектакль әвәләп була. Миңа, бәхетемә каршы, андый режиссерлар туры килмәде. Беренче пьесамны куючы Сабир абый Өметбаевны мәңге онытмаячакмын. Мин аның турында инде язгаладым. Монда да кабатлыйм. Ул, Минзәлә театрының баш режиссеры, «Безнең авыл кешеләре» дигән пьесамны укып чыкты да, «куябыз», диде. Пьесаны артистларга кычкырып укыдым. Артистлар тыңлыйсы килмичә генә тыңладылар. Чөнки игътибарны җәлеп итәрлек нәрсә юк иде пьесада. (Аның шулай икәнен соңрак аңладым). Пьеса укылып беткәч, фикер алышулар башланды. Сүз алып сөйләүчеләр юк, «Нәрсә соң бу?» — дип сораучылар күп. Сабир абый барысын да сөйләргә мәҗбүр итә. Артистлар, Сабир абыйдан шүрләсәләр дә: «Бу әйбернең сәхнәгә куярлыгы юк», — дигән нәтиҗә ясадылар. Сабир абый, «куябыз», ди. Мин ниндидер оят эштә тотылган кеше сыман башны аска иеп утырам. Артистларга да ачуым чыга, миңа үчләре бар сыман тоела. Сабир абый һаман, «куябыз», ди. Пьесаның ни өчен куелачагын дәлилли: «Пьесада ике урында чын-чынлап көлдерә торган ике эпизод бар. Әгәр дә без бер кичтә безнең спектакльне караган тамашачы — совет кешесен ике тапкыр чын күңелдән көлдерәбез икән, ул бөек нәрсә. Аның кәефе күтәрелә, эшен дә эш итеп эшли, яшисе килеп тә яши», — ди. Демагогиянең бу формасын бүген дә искә алып елмаям мин. Пьеса укылып, артистлар таралгач, Сабир абый: «Йә, ничек?» — дип сорый миннән. «Алар аңламадылар шикелле», — дигәнрәк сүз әйттем. «Аңладылар, бик яхшы аңладылар, — диде режиссер. — Ләкин барыбер куябыз. Син яшь кеше. Синең каләмең барлыгы сизелә. Син үз ялгышларыңны үзең сәхнәдән күрергә тиешсең, — диде. — Монысын куябыз, әмма тагын да шундый пьеса алып килсәң, театрдан типкәләп чыгарам», — диде. Куйды Сабир абый «Безнең авыл кешеләре»н. Премьера көнне «Синең кайда утырганыңны тамашачыларга әйтәм, тотып кыйнасалар, миңа үпкәләмә», — диде. Уйнадылар. Рәхмәт Сабир абыйга, минем кайда утырганымны тамашачыларга әйтмәде. Ә бу вакыйга миңа гомерлек сабак булды. Мин ул пьесаны бер генә җыентыгыма да кертмәдем. Хәтта үземдә кулъязмасы да сакланмаган. Шундый сабак биргән Сабир абыйны ничек инде олылап, сагынып искә алмыйсың ди. Аның режиссер осталыгы турында кайберәүләрнең тискәре фикерләрен ишеткәч, мин теш-тырнагым белән аны якладым. Мәсьәлә шәхсән миндә генә түгел бит, яшь иҗат кешесенең киләчәген сизә белү сәләте теләсә кемгә бирелми. Йөрмә пешмәгән пьесаң белән буталып, дип куып чыгару күпләрнең канатын сындыра.

 

Әлеге пьеса уңаеннан тагын бер кешене искә аласым килә. Ул шул вакыттагы Мәдәният министры Рәхмәтуллин абый. Ул минем белән һәм минем кебек берничә автор белән язылачак пьесаларга договор төзеде. Аванска акча алдык. Соңыннан ишеттем, аңа әйткәннәр: «Язылмаган пьесаларга договор төзеп, акча түләп ашыкмаска иде. Әллә язалар әле алар, әллә юк, язганнарының да ничек буласы билгесез». Ул: «Әгәр дә без төзелгән ун договордан бер адәм рәтле пьеса алабыз икән, димәк, дөрес эшләгәнбез», — дигән. Чиновникларның да мондыйлары була. Аны да мин сагынып искә алам. Бүген инде сәхнәгә куелып, ел буе уйналган пьесаларыбызга гонорар ала алмыйбыз. Безгә дигән акчаны Макаревичлар алып бетерә. Заманында «Күчмә театр» исемен йөрткән (бүген К.Тинчурин исемендә) театрның баш режиссеры Равил абый Тумашев белән эшләү дә миңа драматург булырга бик ярдәм итте. Беренчедән, ул мине иҗат ритмында яшәтте. Бер пьесамны куйгач ук: «Тагын кайчан пьеса китерәсең?» — дип, тыкырдатып тора иде. Миңа «уңышлардан баш әйләнеп» шәләй-вәләй йөрергә вакыт калдырмый иде. Пьесаны спектакль иткәнче автор белән эшли белүче режиссер иде ул. Авторларга ялгышларын бик акыллы итеп күрсәтә белүче режиссер иде. (Туксан яше тулып килгән Равил абый исән-сау әле. Ходай аңа хәерле гомер озынлыгы бирсен). Мәсәлән, мин «Нигез ташлары» дигән пьеса язып, Равил абыйга бирдем. Мин язган пьесада туган нигезләрен ташлап киткән бертуган ирләрнең әтиләре янына кайтып әвәрә килүләре сурәтләнгән иде. Ул әсәр язылган чакта авылның тарала башлаган вакыты иде. Мин авыл язмышы өчен борчылып язган идем аны. Равил абый, пьесаны укып чыккач: «Әлбәттә, син күтәргән проблема да җитди. Ләкин нигез ташлары турында сүз барганда синең персонажларыңның кешелек сыйфатлары әдәбият өчен мөһимрәк. Эш бит кешеләрнең кайда яшәвендә түгел, кем булуларында. Бу очракта, кеше буларак, синең геройларың аталарының нигез ташлары була алырлармы?» Бу киңәш пьесаның мәгънәсен тирәнәйтте, мин, әлбәттә, Равил абый белән килешеп, рәхмәтемне әйттем.

 

Гали Хөсәенов атлы режиссер бар иде. Без аның белән Казан телевидениесендә бергә эшләдек. Ул — режиссер, мин — редактор. Аннан икебез дә телевидениедән киттек. Ул Әлмәт театрында баш режиссер буларак минем иҗат белән һәрдаим кызыксынып торды. Ә «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен аңа, миңа һәм гаҗәеп талантлы актриса Дамирә Кузаевага Тукай премиясе бирделәр. Театр сәнгатенең фанаты иде Гали абый Хөсәенов, авыр туфрагы җиңел булсын.

 

Марсель Сәлимҗанов. Бу исем минем иҗади язмышымда аерым бер урын алып торган зур шәхес. Г.Камал театрында баш режиссер булып утыз елдан артык эшләп, ул минем егермегә якын пьесамны сәхнәләштерде. Безне ни якынайтты икән? Без икебез ике төрле тәрбия алган кешеләр бит. Минем әти-әнием авыл кешеләре. (Әти Казанда туса да, гомере буе авылда яшәде. Тамырлары ук авылдан). Марсель — артистлар баласы, әби-бабайлары хәлле кешеләр. Марсель мине «аграрий» дип атый иде, мин җавап итеп аңа «асфальт малае» дигән кушамат тактым. Холыклар да төрлечә — мин бик тиз кабынып китүче шырчыккан, ул сүзен уйлап кына әйтүче шактый ук хәйләкәр кеше. Әмма аның хәйләкәрлеге мәкерле нияттән түгел, акыллылык галәмәте. Менә шушы ике кеше дистә еллар буе уртак тел табып, килешеп яшәдек-эшләдек. Күрәсең, безне берләштергән уртак сыйфат — театр сәнгатенә җитди, профессионал караштыр. Икебез дә беренче чиратта профессионализм күзлегеннән карый идек иҗатка. Театр безнең өчен хобби, ягъни мәсәлән, мавыгу гына түгел иде. Профессионал сәнгатьтә үзешчәнлек булырга тиеш түгел дип саный идек. Марсель Сәлимҗанов пьесаларга бәя биргәндә, аларны ике төргә бүлеп карый иде: әдәбиятлы һәм әдәбиятсыз пьесалар. Әгәр драма әсәре аерым әдәбият жанры булып театрда куелмаган килеш тә яши ала икән, димәк, ул әдәбиятлы пьеса, ә инде уйнап күрсәтүдән башка яши алмый икән, ул — әдәбиятсыз пьеса. Мин, мәсәлән, ул аерманы аңлап бетерә алмыйм, минем өчен драматургия бары тик әдәбиятның бер жанры гына. Марсель исә кайбер пьесаларны укып чыга да: «Куярга була, билгеле, ярыйсы гына спектакль дә чыгуы ихтимал, ләкин монда әдәбият юк», — дия иде. Минем язганнарны ул әдәбият дип кабул итте. Ялгышмасам, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә генә әдәбият юк, диде. Әмма аны да куйды, һәм спектакль Камал театрында озак еллар уйналды.

 

Марсель чын драматурглар итеп Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәтне санады. «Мин өч драматургның язганнарын яратам», — дип ике классигыбыз арасына мине дә кертә иде. Мин язганнарны куйганда «Синдә крестьян логикасы, аңарга көлебрәк карарга була, әмма кабул итмәү мөмкин түгел», — ди торган иде. Марсель гаҗәеп эрудицияле, тирән белемле режиссер иде. Миңа белем җитешмәде, әле дә җитешми. Минем, Марсель әйтмешли, интуициям, ягъни сиземли, тоя белү сәләтем бар икән. Татарлар арасында иң көчле интуиция иясе дип ул Минтимер Шәймиевне саный иде. Аның үзендә дә белеме белән бергә интуиция дә көчле иде. Сәнгатьтә, әдәбиятта сиземли белү фикерләүдән көчле булырга тиеш, дия иде. Логик фикер йөртүче шагыйрьләрне шагыйрьгә санамый иде. Безнең бәхәскә кергән чакларыбыз сирәк булды. Миңа үз фикерен көчләп тагып, пьесаны төзәттереп интектерми иде, риза булмаган урыннары булса, «Туфанюга, бу җире әллә ничегрәк бит», дия иде дә, мин «әллә ничек»нең нәрсә икәнен эзләп табарга тырыша яки ул аңларлык итеп аңлата идем.

 

Марсельнең мине түбәнсеткәнен мин хәтерләмим. Бер тапкыр миңа авыр тоелган сүз әйткән иде, соңыннан аңлаштык. Болай булды ул. «Йөрәк маем» дигән комедияне куйганда сәхнә бизәлешен икебез ике төрле күрдек. Мин күз алдыма китергәнчә, сәхнә яшеллек белән тулырга тиеш иде. Авыл бит. Өстәвенә, җәйге авыл. Матурлык. Марсель сәхнәне такта белән тутырды. Такта басмалар, фәлән-төгән. Мин аңа: «Син бит авылдан шәһәр паркы ясагансың», — дидем. Ул исә болай диде: «Сиңа, авыл мужигына, каен да тал кирәк инде. Авылыңнан башканы белмисең. Сәнгатьтә шартлылык дигән нәрсә бар. Авылның надан мужигы булып фикер йөртмә». Мин үзем өчен түгел, авыл мужигы өчен үпкәләдем. Әйткәләшеп киттек. Иҗатта бәхәсләшү табигый гадәт. Анда әзер формулалар юк. Әмма бәхәстә әдәп сакланырга тиешлеген онытып җибәргәнбез. Миңа бер режиссер: «Сиңа ышанмыйм», — дигән сүз әйтеп, үзеннән биздерде. Шуннан соң мин дә аның профессионаллыгына ышанмый башладым. Бер-береңә ышанмыйсың икән, театрда бергә иҗат итеп булмыйдыр. Хәер, театрда гына түгел, бөтен эштә дә шулайдыр ул.

 

Марсель белән тату эшләвебездән кайберәүләр гаеп тә эзләделәр шикелле. «Туфан Марсель Сәлимҗановка акча түләп тора икән шул, шуңа күрә Сәлимҗанов аның пьесаларын куя», — дигәнне ишеттергәннәре булды. Аллага шөкер, бер генә режиссер белән дә иҗаттан башка бернинди дә мөнәсәбәт булмады. Түләүле мөнәсәбәтләр иҗатның иң әче дошманы икәнен иҗат кешеләре бик яхшы беләдер. Иҗади мөнәсәбәтләрдә фикердәшлек булу — иң зарури таләп. Минем бүген дә режиссерлар арасында фикердәшләрем бар. Ләкин барыбер Марсельне сагынам. Ул мине иҗатта вакланмаска, арзан популярлыкка алданмаска, мактаганны күтәрә белергә өйрәтте. Марсель куярга теләмәгән пьесаларым да бар иде минем. Андый очракта: «Туфанюга, мин моны куймыйм, күңелемә ятмый, әгәр куючы булса, безнең театр сәхнәсендә, бер сүзем дә юк», — дия иде. «Адәм баласына ял кирәк» дигән пьесаны, мәсәлән, Празат абый Исәнбәт куйды. «Хушыгыз» белән дә шулай булды. Аны Марсель куярга теләмәгәч, Фәрит Бикчәнтәев куйды. Һәм әйбәт итеп куйды. Фәриткә мин «Шәҗәрә» өчен дә рәхмәтле.

 

Режиссерлар турында сүземне тәмамлап, язмышыма рәхмәт кенә әйтәм, бер генә режиссер да мин язганнарга йөз чөереп карамады. Минем гадәтем — пьеса күтәреп бер генә театрга да ялынып бармадым һәм бармаячакмын да. Мине куймыйлар икән, димәк, сәбәпләре бар: яки мин искергәнмен, яки татарлар арткарак тәгәрәгән — драма әсәрләренә таләпләр кими төшкән. «Яңа татар пьесасы» дигән конкурска килә башлаган пьесаларның беренче бүләккә лаек була алмавы да шуны күрсәтә шикелле. Бу конкурс турында да берничә сүз әйтим инде. Үтә дә кирәкле һәм вакытлы гамәл булды ул. Күпләргә каләменең көчен сынап карарга мөмкинлек бирде. Мин аның беренчесендә катнашырга теләмәдем. Чөнки шартлары белән килешеп бетмәдем. Анда урыс телендә язылган әсәрләр дә конкурста катнаша ала диелгән иде. Татар телендә язылмаган әсәрнең татар әдәбиятына катнашы юк дигән фикердә нык торам мин. Минем «ялгышымны» төзәтүчеләр дә бар. Заманында ике Ринат рус телендә язучы Диас Вәлиев татар язучысы дип исбатлаганда теш-тырнагым белән каршы тордым. Ходай хәерле кылсын. Нишләтәсең, татар булып туганыма мин гаепле түгел, татар булып үләчәгем — иман эше.

 

Конкурсның соңгыларында да катнашмадым. Көрәштә актив катнашуның бер чиге булырга тиеш дип саныйм. Минем яшьтә әдәбият, театр мәйданнарында ниләр, ничек эшләнгәнен читтәнрәк карап тору кызыклырак. Бер нәрсә сөендерә: драма әсәрләре язарга теләүчеләр арасында яшьләребез күренә. Димәк, театрның киләчәге өметле. Мин бу сүзләрне аксакал роленә кереп кыланып әйтмим. Сәбәбе гап-гади: әгәр язучыларыбыз бетеп, театрларыбыз авторларны урысча язучылар арасыннан эзләсә, шуларны тәрҗемә итеп, бу — татар драматургы дип мактанса, татар театры тора-бара «русскоязычный»га әйләнсә, минем дә кирәгем калмый. Барыбызны да: Галиәсгар Камалны, Мирхәйдәр Фәйзине дә, Кәрим Тинчурин белән Нәкый Исәнбәтне дә, мине дә, сине дә онытачаклар. Әнә бит урыс театрларында бүген урыс бетеп бара, «русскоязычный»лар гына. Әмма урыс үзе булмаса да, аның теле бар. Бездән ни калачак? Без бергә-бергә тотынышып эшләсәк кенә, киләчәк буын турында кайгыртып кына гомеребезне озынайта алабыз. Ә минем әле, Муса Җәлил әйтмешли, бу дөньядан киткәч тә бераз яшисем килә. Шушы уңайдан кайбер татар театрларының «тамашачы кирәк театрны яшәтер өчен» дип урысча спектакль уйнаштыргалавын уйнашчылык белән маташу, татарга хыянәт итү дип саныйм һәм аларны каһәрлим.

 

Киләчәк турында уйлау белән бергә мин бүген дә үз тирәмдә булган драматурглар язганын аз гына да күпсенмәдем һәм күпсенмим. Көнчелек дигән әшәке хистән ерактарак йөрергә тырыштым. Әллә кайчан күңелемә киртләп куйдым: ни хәтле генә маташсам да, мин Аяз Гыйлаҗев, Шәриф Хөсәенов, Ризван Хәмит, соңрак Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев кебек яза алмыйм, алар да мин була алмыйлар, дидем һәм һаман да шул фикердә. Урын барыбызга да җитәрлек. Аларның әйбәт язуы да минем файдага. Мине алар һәрвакыт формада булырга мәҗбүр иттеләр һәм итәләр. Бу мәсьәләдә мин ярышуны кирәк дип саныйм. Сыйфат өчен ярыш безнең театрны да күтәрә бит.

 

Мине бервакыт Язучылар Союзы председателе иттеләр. Белмим, моның иҗатка кагылышы бармыдыр. Бардыр, мөгаен, чөнки мин председательлекне иҗат белән бутарга ярамаганлыгын күңелемә салып куйдым. Кайберәүләрнең председатель булмасалар да үз каләмдәшләре арасында олы хөрмәткә лаек икәнлекләрен күреп тордым. Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахлар, мәсәлән, пост биләмәсәләр дә, безнең өчен олы хөрмәткә лаек язучылар иде. Шуларны белеп, председательлектән файдаланмаска дигән сүз биргән идем. Сүземдә тордым шикелле. Председательлекнең миңа файдасы тимәде, ә менә зыяны тиде бугай. Аларның яшәү рәвешенә якынрак килеп, миңа белергә кирәкмәгән кайбер сыйфатларын күрдем. Әйе, аш бүлмәсендә әзерләнгән ризыкны яратып ашасаң да, аларны кемнәр ничек әзерләгәнен белмәү-күрмәү хәерлерәк шул. Председатель биш елга сайлана — мин ул срокны ничек үткәреп җибәрергә белмәдем. Котылганыма сөендем.

 

Минем турыда бүтән язучыларның кычкырып әйтми торган фикерләре булган кебек, минем дә каләмдәшләрем турында уңай һәм тискәре фикерләрем бар. Аларны монда язу үзем һәм кемнәрдер өчен кызык булачагын белсәм дә, тыелып калам әле. Кайберләре турында истәлекләрдә яздым язуын, алар китапларга да керделәр. Аларны кабатлауның, яңаларын өстәүнең хаҗәте юк. Әмма бер-икесе турында язып калдырасым килә. Язучылар арасында минем өнәп бетермәгән кешеләрем бар, аларның да мине өнәмәүчеләре бардыр. Моңа гаҗәпләнергә, гаепләргә кирәкмидер. Ходай барыбызны да төрле-төрле итеп яраткан. Язучылар арасында дошманым дип санарлыклары юк. Берәү дә юк, Аллага шөкер. Әйткәнемчә, икәү бар, ләкин алары да дошман түгел. Мин аларны кем дип атарга да белмим. Аларның берсе урыс телендә язучы Диас Вәлиев иде. Ул инде мәрхүм. Үлгәннәр турында начар сүз әйтергә ярамый диләр. Мин әйтәм. Чөнки әйтәсе сүзем аның үзенә, иҗатына кагылмый, ә аның чире турында булачак. Ул чир йогышлы чир, буыннардан-буыннарга күчеп, совет җәмгыятендә миллионнарның башына җиткән яман чир.

 

Бервакыт сенсацияләр әйтеп башкаларны гаҗәпкә калдырырга яраткан Аяз Гыйлаҗев әйтә: «Егетләр, мин гениаль бер пьеса укыдым. Ул урыс телендә язылган. Язучысы Диас Вәлиев дигән журналист», — ди. Шул гениаль пьесаны Аяз Марсель Сәлимҗановка укыткан. Марсель Аяз кебек ах-ух килә торган кеше түгел, «Куярга була, ләкин аның өстендә әле эшлисе бар», — дигән. Шуннан без Аяз җитәкчелегендә пьесаны эшләргә алындык. Аяз күндерде. Пьесаны Гариф абый Ахунов татарчага тәрҗемә итте. Без — Аяз, мин, Марсель — хәлебездән килгәнчә киңәшләр биреп, пьесаны тиешле кондициягә җиткердек. Гариф абый яхшылык эшләү йөзеннән, тәрҗемәче буларак үзен күрсәтмәде, гонорардан да баш тартты. Ягъни пьеса театрда татарча язылган әсәр буларак куелды. Театр афишасында яңа исем пәйда булды дип яздылар да. Ләкин аңа карап спектакльгә халык ябырылып йөрмәде. Шулай да Диас Вәлиевнең исеме ешрак ишетелә башлады. (Сизеләдер, мин аның пьесаларына бәя бирмим. Һәрхәлдә, алар игътибарга лаек иделәр). Вакыт уза торды, Диас Вәлиевне куя тордылар. Тик, әлеге дә баягы, тамашачы йөрмәде аның пьесаларына. Вәлиев исә тамашачы мине аңларга өлгермәгән, татар тамашачысы начар әсәрләрдә тәрбияләнгән, дигән сүзләр ычкындыра башлады. Шунысы бар — Диас Вәлиев обкомның любимчигына әйләнде. КамАЗ турында пьеса да язгач, аны хәтта безгә үрнәк итә башладылар. Бер пьесасы Мәскәүдә куелгач, татар әдәбияты «всесоюзная арена»га чыкты дип шауладылар. Без дә куандык. Диас инде Аяз белән дә, Гариф абый белән дә (мине әйткән дә юк) өстән торып сөйләшә башлады. Аяз берәр сүз әйтсә, «Ты меня терроризируешь» дип кенә җиффәрә иде.

 

Көннәрдән бер көнне Диас Вәлиев хатынын ияртеп безгә килде. Хатыны Нәҗибә белән сөйләште, без кухняда драматургия турында фикер алыштык. Мин бераз салып та кайткан идем (Диас Вәлиев эчми иде). Сорый бу сүз арасында:

 

— Почему твои пьесы с успехом идут, а мои — нет?, — ди.

 

Мин таралып китеп, үз итеп, тотындым салган баштан моңа «гаебен» аңлатырга.

 

— Вся беда твоя в том, что у твоих пьес нет адресата, — дидем. — Для кого ты пишешь? Для абстрактного зрителя? А в театре реально мыслящий зритель. Они татары. Ты их не знаешь. Ты не знаешь, какую песню они поют в минуты высшей радости или страшного горя, — дидем. — В зрительном зале есть и русские, которые смотрят спектакль с наушниками. Ты их тоже не знаешь, — дидем. — Я тебе советую жить года два-три в глухой татарской деревне, научишься татарскому языку, слушать их песню», — дидем.

 

Сөйләдем дә сөйләдем моңа. Татар телен белмәвенең начарлыгы турында, әби-бабайларның телен онытуның гаеп эш икәнлеге турында да. Театрның драматургларга мөнәсәбәтен тәнкыйтьләдем. «Без, драматурглар, берләшергә тиеш», — дигән сүз дә ычкындырдым. Саубуллашып чыгып киттеләр болар.

 

Икенче көнне без Язучылар союзында очраштык. Мин күрешергә кулымны сузган идем, «Я тебе руку не подаю», — ди бу. Аптырап калдым: «Что случилось?» — дидем. «Ты — татарский националист», — ди. Мин шаярта бу дип уйлыйм. «Какой я националист?» — дип шаяртмакчы булам. Шуннан күрәм, бу чынлап икән. Гадәтемчә, мин ычкындым: «Первый раз в моей жизни мне не подают руку чтоб здороваться. Запомни, ты будешь искать мою руку, но не найдешь», — дидем дә, китеп бардым. Бер атна үтте микән, мине обкомга чакыралар. Диас Вәлиев донос язган. Доносны миңа укытмыйлар. 22 бит икәнен генә әйттеләр. Ниләр язылганы белән генә таныштыралар. Мин отъявленный националист икән, мин ниндидер шайка оештырырга җыенам икән, аны да шул шайкага керергә димлим икән. Милләтчеләр исемлегендә Гариф Ахунов та, Марсель Сәлимҗанов та бар. Ни өчендер Аяз Гыйлаҗев кына юк. (Аяздан шүрләгән, күрәсең). Донос уңаеннан миннән сораштыралар. Мин агарып каттым, ни әйтергә дә белмим. Андый чакта минем акланмыйча-нитмичә кәҗә тәкәсе шикелле киреләнә торган гадәтем бар, аяк терәп басам да, бер адым да атламыйм. «Нишлибез?» диләр. «Берни дә эшләмим, мин ул... мин ул...» Донос язучыга нинди исем тагарга белми тордым, авылча итеп «пакыч» дидем. Безнең авылда иң әшәке кешегә шулай диләр. Күрәсең, ул урысның «пакость» сүзеннән үзгәртелгән. Обком инструкторы Харис Әшрәфҗанов мине яхшы белә, шуңа күрә сакланып сөйләшә:

 

— Ярый, Туфан Абдуллович, икенче вакыт мондыйлар белән сүзегезне үлчәбрәк сөйләшегез, — диде дә, матур гына саубуллаштык.

 

Ике-өч көннән тагын Союзда очраштык Диас Вәлиев белән. Урыс телендә нинди сүгенү сүзен беләм, барысын да әйттем дә: «Ты ко мне, говенный доносчик, ближе чем на три метра не подходи, чтоб грязь твоя не прилипла, подойдешь, тебе в морду плюну», — дидем дә, китеп бардым. Ул дистанцияне сакладык без. Ул ничектер, мин сакладым, якын килсә, йөзенә төкерермен дә судтан башым чыкмас дип курыктым. Диасның әшәке исе гел пыскып торды. Рәис Беляев обкомга идеология секретаре булып килгәч, безне татуландырырга тырышты. «Сез доносчыны яклаучымыни, мин сезне хөрмәт итә идем, — дидем. — Менә күрерсез, ул сезнең өстән дә язачак әле», — дидем. Һәм шулай булып чыкты да — Беляев өстеннән дә ЦКга язды Вәлиев. Беляев бер очрашканда татарча ямьсез итеп сүгенде дә: «Тәки язды бит, сволочь», — диде. (Рәис Беляев, кызганыч, соңыннан да донос корбаны булды).

 

Ярый әле 37нче еллар түгел, безне җыеп атачаклар иде Вәлиев доносы буенча...

 

Дөньяда иң пычрак, иң кабахәт кеше донос язучы дип саныйм. Һәм исәннәрме, үлгәннәрме — беркайчан да аларны кешегә санамаячакмын.

 

«Миңа өч метр якын килмә», дип әйткән икенче бер язучының фамилиясен атап тормыйм. Ул донос язмады (молодец), тик китапларында мине пычратты. Анысына әллә ни исем китмәгән булыр иде, элек ул, минем «талантыма сокланып», китабына автограф язган кеше. Мин аны бервакыт Башкортстанда очраткан идем, минем белән башкортча сөйләшә. «Нәрсә әле татар башың белән башкортча маталыйсың?» — дигәч, «Юк, агаем, мин башкорт», — дип әйткән иде ул. Минем бу кешегә карата, иҗатын кабул итсәм дә, ни начардан, ни яхшыдан сүз әйткәнем булмады. Бөеклек чире белән интегүче эгоист икәнлеген чамалаганга, читтәрәк торырга кирәк санадым... Кыскасы, мин аны яныма якын җибәрмим.

 

Үземне дә бик мактыйсым килми минем. Кемнәргәдер ошап җитми торган ягым бардыр, ахры. Нигә ошап бетмәгәнемне дә аңлап бетермим, югыйсә төзәлергә тырышыр идем. Минем яхшымыдыр, начармыдыр, бер гадәтем бар. Үзем нык хөрмәт иткәннәргә елыша алмыйм. Бәлки, шул сәбәпчедер. Мәсәлән, шагыйрь Сибгат Хәкимнең миңа салкын мөнәсәбәтен сизә идем. Ничаклы хөрмәт итсәм дә, Әмирхан абый Еники мине якын итмәде, Шәриф абый Хөсәеновтан мин җылы сүз өмет итеп тә ишетмәдем. Ә менә Хәсән Туфан мине ярата иде. Риза абый Ишморатның киң күңеллелеген күреп яшәдем. Гомәр ага Бәшировтан һәрвакыт җылы сүз ишеттем. Гариф абый Ахунов ярата иде үземне. Соңгы елларда аның белән уйнап алдылар. Шул уеннан чыга алмады Гариф абыкаем. Наиврак кеше иде шул. Аңламассың бу кеше дигән җан иясен. Шуны аңларга теләп язган булабыз инде, кем әйтмешли. Иҗат дөньясына кереп китеп, яза башладым да, чыга алмый интегәм. Сөйлисе, язып калдырасы сүзләрем күп. Мин бит үзем дә көтмәгән җирдән, стихияле рәвештә килеп кердем ул дөньяга. Ни эшләгәнемне аңлап эшләүче һәм язучы дигән исемне алган кеше.

 

Кайчакларда миңа китап сөючеләр «Кем ул язучы?» дигән сорауны бирәләр. Минем ул сорауга әзерләп куйган җавапларым бар.

 

1.Әйтик, юл буенда бер каен үсеп утыра. Шуның яныннан бер кеше үтеп бара. Каенга карап тора да: «Моны кисеп, турап куйсаң, бер куб метр утын чыгар иде», — ди. Икенче берәү узып бара. Каенның төз кәүсәсенә карап: «Ботаксыз урыннары күп икән, ничә балта сабы ясап булыр иде моңардан», — ди. Өченче берәү узып барышлый каенның ябалдашларына карый да: «Мунча себеркеләренә шәп икән », — ди. Дүртенче берәү каен янына тукталып, озак итеп аңа сокланып карап тора: «Сөбханалла! Яшел шәлен ябынып, ап-ак күлмәген киеп, күрегез минем чибәрлегемне дигән кыз кебек юл читенә чыгып баскан», — ди. Менә бу дүртенчесе язучы инде.

 

2.Әгәр дә берәү үзенә файдалы, бүтәннәргә зыянлы итеп ялганлый икән, ул жулик, мошенник. Әгәр дә үзенә зыянлы, бүтәннәргә файдалы итеп ялганласа, ул ахмак, дивана, тиле. Әгәр дә үзеңә дә, бүтәннәргә дә файдалы итеп ялганлый икән, ул — язучы. «Ялган» дигәнне мин фантазия мәгънәсендә кулланам, шулай әйткәндә сорау бирүчегә аңлашыларак төшә.

 

Яза-яза мин тагын бер нәрсәгә төшендем: акыллы фикер әйтәм дип көчәнергә кирәкми икән язучыга. Үзеңнән дә акыллырак булып булмый. Акыллырак булып маташсаң, укучы синең дурак икәнеңне тиз сизә. Гомумән, көчәнү адәм баласы өчен зарарлы нәрсә. Язу өчен көннең кай вакытын сайлау да әһәмиятледер. Кемнәрдер төнлә, кеше-кара йоклагач, тынычлап яза, мин исә организмның эшкә иң әзер чагын сайладым. Иртән утырып язам. Йокы туйган, баш ял иткән. Кайбер укучыларга боларны белү кызыктыр, шуңа күрә әйтәм. Язу процессы минем өчен гап-гади эш. Иҗат өстәл янына утырганчы башлана. Баш шәрифләренә ниндидер бер тема дип әйтикме, идея диикме, шул килеп керә дә, тынычлыгыңны ала. Йөртәсең шуны күңелеңдә, уеңда төрлечә әвәлисең, пьеса формасынамы, хикәяләү калыбынамы утыртасың. Иң рәхәте, иң кызыгы шул чакта. Берәр чибәргә бер күрүдә гашыйк булып, шуны тагын очрату бәхетенә ирешү өчен планнар корган кебек. Кайвакыт корган планнарың язарга утыргач үзгәрә... Кайчак җитешсезлегеңне сәхнәдә күрәсең. Бервакыт карап утырам язганымны. Спектакльнең бер күренеше ошамый. Күрәм, гаеп режиссерда да, артистларда да түгел, үземдә. Шунда мин: «Болай язалармыни?!» — дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.

 

Ярый, тагын бер-ике сүз әйтәм дә туктыйм. Язу минем өчен дәвалану чарасы да. Кешегә күңелен бушатып торырга кирәк. Югыйсә анда җыелган эмоцияләр аның психикасына тәэсир итеп, авыруга сабыштырырга мөмкиннәр. Ә ул күңелне кая бушатырга, кемгә сөйләп бушанырга? Ярый ла сине аңлап тыңлаучы булса. Ә менә ак кәгазь һәм кулыңдагы каләм сине тыңларга әзер. Рәхәтләнәсең аңа сөйләп серләреңне: шатлыкларыңны, кайгы-хәсрәтләреңне, борчулы уйларыңны. Кайберәүләр миңа эч пошудан зарланалар. Мин аларга шул турыда язарга киңәш итәм. Мин, гадәттә, язып бушанганнан соң рәхәтләнеп юләр сатып йөрим. Бервакыт Язучылар союзы коридорында болганып йөри идем, председателебез Ибраһим абый Гази үтеп бара. Мине туктатты да: «Син нәрсә, ничә күрсәң, лар-лар-лар — синең тавыш. Берәр җитди чагың бармы?» — ди. «Әгәр минем җитди чагымны күрәсегез килсә, минем эшләп утырган чагымны күрегез» — дидем. Ул миңа күзлеге астыннан озак итеп карап торды да: «Бар, үкер. Җавабың ошады», — диде.

 

Менә иҗат турында хәзергесе шулар. Үзгәрткәнме мине ул? Әлбәттә. Кайчак шүрлектә тезелеп торган китапларыма карыйм да, минекеләрме соң болар дип аптырап калам.

 

Кычкырып әйтәсем килмәгән бер нәрсә турында да язып куйыйм әле.

 

Дөньяда мода дигән нәрсә бар. Без аны күбрәк кием-салымга карата кулланабыз. Ләкин тормышның һәр тармагында мода бар. Хәтта сәясәттә дә — Россиядә кичә социализм модада булса, бүген — капитализм, кичә Сталин булса, бүген — Путин. Хәер, Сталин әле һаман да модадан төшеп калмый. Элек галифе белән френч киеп йөргәннәр бүген Сталин портретына табыналар. Сәнгатьтә мода аеруча үзен сиздерә: архитектура, сынлы сәнгать гел мода таләбен үти. Җыр сәнгатендә бүген модада — эстрада. Әдәбиятта мода үзен әлләни сиздерми кебек, әмма бу беренче карашка гына. Бактың исә, заман үзе модага этәргеч бирә. Элек, мәсәлән, пьесалар бишәр, аннары өчәр пәрдәле булса, бүген ике пәрдәдән арта алмый. Өч-дүрт сәгатькә сузылган спектакльне карап бетерергә түземлеге җитми бүгенге тамашачының, ул туктаусыз ашыгуга күнеккән. Кая ашыкканын үзе дә белми. Җырчыларга да мода бар, бүген модада — Салават, иртәгә аңардан үткенрәге табылыр. Язучыларга да мода юк түгел. Драматургиядә бервакыт модада Хәй Вахит иде, аннан соң мине төртеп чыгардылар, сизәм — мин инде, татарның казакие кебек, модадан төшеп барам. Мин моны ах-ух килмичә генә кабул иттем, һәртөрле мактауларны, атаклы дирижер Фоат Мансуров әйтмешли, матәм нотыкларына репетиция дип саныйм. Кырыгар ел буе мода тотып булмый, ул үзгәрергә тиеш. Мин драматург буларак элеккеге Туфан Миңнуллиннан һич кенә дә ким түгел, әмма тамашачыга бүтән кирәк. Ә тамашачыны ялыктырырга ярамый. Яңа тамашачыны элеккеләр белән ялыктыру, искеләрне карарга мәҗбүр итү — хатын-кызны көчләү белән бер. Үзгәрешләр кичерсә дә, мода вакыт-вакыт кабатланып та тора. Шуңа күрә модада «Ретро» дигән жанр бар. Кем белә, бәлки, Туфан Миңнуллин да «авылыгыздан тагын бер урап үтәрмен» дигән сыман бер урап үтәр. Анысы киләчәк эше. Бөтенләйгә югаласы килми бит, чорт вәзми.

 

(Сайтка журналның бу санында чыккан дүрт бүлекнең берсе куелды)


Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 2 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»