поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.09.2008 Мәгариф

ТАТАР КЕШЕСЕ! СИН БАБАҢНЫҢ КЕШЕ АШАУЧЫ БУЛМАВЫН ИСБАТЛЫЙ АЛАСЫҢМЫ?

“Мәктәп укучыларына ялган тарих укыталар”. Чаллы шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шундый фикердә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Ф.Таҗиев (Милли мәҗлес депутаты), Р.Сәгыйдуллин (автоэксперт) һәм М.Ситдыйков (җәмәгать эшлеклесе) инде бер ел чамасы Русия Мәгариф министрлыгы белән судлаша.

– 6 сыйныф укучылары өчен 2003 елда нәшер ителгән “История отечества” (авторлары – А.А.Преображенский, Б.А.Рыбаков) дип аталучы тарих дәреслегендә тарихи ялган тасвирланган. Биредә урыс кешеләренә мәдхия укыла, ә татар халкы турында дөреслеккә туры килмәгән сүзләр тулып ята.

 

Бер генә мисал: дәреслекнең 89нчы битендә учакта кыздырылучы кеше гәүдәсе һәм учак тирәсенә тезелеп утырган кешеләр сурәтләнгән. Рәсем астында аңлатма рәвешендә “Татарлар урысларны шулай кыздырып ашый торган булган”, дип язылган. “Бу безнең милли горурлыгыбызга тия. Шул сәбәпле Русия Мәгариф министрлыгы белән судлашырга мәҗбүрбез”, – ди Фаик Таҗиев. Судлашучылар фикеренчә, РФдә яшәүче башка халыкларны, беренче чиратта, татарларны мыскыл итеп урыс милләтен бөеккә күтәрергә омтылу күренеше дәреслектә ярылып ята. Уку елы башыннан ахырына кадәр авторларның максаты – бөек рус халкы образын булдырып, милли күрә алмаучылык хисләре тудыру, татарларның милли хисләрен сүндерү...

 

Мәсәлән, 87-91нче битләрдә рус халкының батырлыгы, ә татарларның вәхшилеге, кыргыйлыгы сурәтләнә. Татарлар каннибалистлар итеп күрсәтелә. Учакта кеше гәүдәсен кыздырып утыручы һәм кеше аяклары кимерүче кешеләр сурәтеннән чәчләр үрә тора.

 

Компьютерда җыелган 6 биттән торган гаризада дәреслектә китерелгән кайбер тарихи фактларның төгәл булмавы, авторларның “монгол халкының үсеш дәрәҗәсе түбән булган” дигән ялган мәгълүмат таратуы телгә алына.

 

– Шушы дәреслек буенча белем алган татар балаларына психологик басым ясала, аларда коллык хисе һәм “комплекс неполноценности” формалаштырыла, анда татарларны тулысынча руслаштыру яки юкка чыгару турындагы күпьеллык планның яшерен формасы салынган. Шундый сорау туа: “великоросс” һәм кеше ашаучыларның балалары бер шәһәрдә, бер дәүләттә яшәргә, бер партада утырырга тиеш микән? Русия шәһәрләре урамнарында рус фашистларының үзләренә охшамаганнары өчен генә бер гаепсез кешеләрне үтерүе, татар һәм яһүд каберлекләрен мәсхәрә итүе – бу шуның ише дәреслекләрнең тәрбия җимеше түгелме? Дәреслек бөтен татар халкының, шул халык вәкилләре буларак, безнең дә намусыбызны һәм горурлыгыбызны мәсхәрә итә. Нәтиҗәдә, татар милләте халкы һәм аларның балалары һәрдаим әхлакый газапка дучар ителә. Балалар мәктәптән еш кына елап кайта; алар үзләренә карата даими рәвештә психологик басым тоя, үзләрен кимсетелгән итеп хис итә, нәтиҗәдә, бу баланың дөньяны танып белү үсешенә, һөнәр сайлавына, җәмгыятьтә тигез шартларда урын табуына, үз дәүләтенең лаеклы гражданины булуына тискәре йогынты ясый. Әлеге дәреслек Русия Федерациясе конституциясенә, халыкара хокукларга һәм әхлакый нормаларга каршы килә, – ди шикаять белдерүчеләр.

 

Алар Русия Федерациясе мәгариф системасыннан һәм сәүдә челтәреннән дәреслекнең бөтен данәсен дә юк итүне, гаепләнүчедән – Русия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгыннан, әхлакый зыян китергәне өчен, һәр 3 шикаять автор файдасына да бишәр миллион күләмендә компенсация түләтүне сорый.

 

Гариза 2007 елның 28 августында старт алган иде. Ләкин аны игътибарга алучы юк.

 

– Әлеге тарих дәреслегендәге уйдырмалар Татарстанда инде күптәннән билгеле. Тик моны барысы да күрмәмешкә салыша. Мәскәүгә барып җиткәнче, без бу турыда Татар иҗтимагый үзәге җыелышларында да сөйләдек, рәсемне зурайтып җыелышка алып бардык, аны күрмәгән-ишетмәгән татар зыялысы калмады. Чаллы шәһәре прокуратурасына мөрәҗәгать иттек, аннан, “әлеге дәреслектә татар халкын мыскыл итү турында фактлар юк” дигән җавап алдык. Мәгариф идарәсеннән дә шундый ук эчтәлектәге җавап килде. Мәгариф министрлыгы бөтенләй җавап бирми. Татарча аңламагач, империя телендә яздык. Татарстан Республикасы судлары гаризабызны кире какты. Берничә тапкыр кичектерелгәннән соң, әлеге эш Мәскәү шәһәренең Тверь район судында (гаепләнүче, ягъни РФ Мәгариф министрлыгы адресы буенча) каралды. Китап авторлары судка килүне кирәк дип тапмады. Суд безнең сорауны кире какты. Мәскәү шәһәр судына мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗә шул ук. Судта Мәскәүдәге “Ватан” җәмгыяте рәисе, безнең вәкилебез Миначев Мөхәммәт Минһаҗ улы катнашты. Аңа судта: “Сез шәхси мәнфәгатьләрне кайгырту юлында. Бабаларыгызның кеше ашамаганын исбатлагыз”, – дигәннәр. Русиядә татар мәнфәгатьләрен якларга тырышу – бушка вакыт уздыру гына. Хәзер без Русия Югары судына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Анда да татар файдасына карар чыгармасалар, Европа судына барып җитәчәкбез”, – ди Фаик Таҗиев.

 

Фотода: Дәреслекнең 89 битендәге рәсем. Татарлар учакта кеше кыздырып ашый.


Лилия ЯРУЛЛИНА, Чаллы.
Безнең гәҗит
№ 38 | 24.09.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»