поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2012 Мәдәният

Безгә тәрҗемә түгел, ә чын татар фильмнары кирәк

ТР Дәүләт Советындагы мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 7 февраль көнне булган утырышында "ТНВ-Планета" телеканалын оештыру өчен хәл итәсе проблемалар турында бәхәсләштеләр.

– Татар мәдәниятен, мәгарифен үстерүне, гомумән, милләтебезне туплауны максат итеп куючы бу телеканал Россиядәге татар төбәкләрендә, БДБ илләрендә яшәүче кардәшләребез соравы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырыла. Тапшыруларыбыз өч өлештән торачак. Беренчесе – мәгълүмат блогы. Ул татарча да, урысча да булып, мәдәният, икътисад, сәнәгатькә кагылышлы уңай яңалыклардан торачак, көн дәвамында дүрт мәртәбә эфирга чыгачак. Икенче өлеш – балалар өчен тапшырулар. Аерым алганда, монда туган телебезне өйрәтүгә багышланган "Мин татарча сөйләшәм" дәресләренә зур игътибар бирергә ниятлибез. Өченчесе – музыкаль-нәфис блок. Монысында спектакльләр, концертлар, мәдәни кичәләр, тәгаен алганда, "Мәдәният дөньясында" кебек тапшырулар эфирга чыгар дип торабыз. Бу ике өлеш тә татарча булыр. Дөньяда сигез миллионнан артык татар бар. Әмма беренче чиратта Евразияне колачлауны күздә тотабыз. Гомумән алганда, "ТНВ-Планета"ның куәте, мөмкинлеге 40 миллион кешелек аудиториягә исәпләнә. Тәгаен алганда, "Татарлар" тапшыруы көн саен чыгачак. Билгеле, моның өчен тапшыруны эшләүчеләрнең штатын арттырырга туры килә. БТК белән бергә оештырыла торган "Халкым минем" тапшыруы баштарак атнага бер мәртәбә булып, киләчәктә аны да көн саенга җиткерергә исәп. Безгә татар нәфис фильмнары, тәрҗемә түгел, чын татар мультфильмнары, татар сериаллары кирәк, – дип яңа эшнең ни рәвешлерәк оештырылачагын җиткерде анда "ТЯГ" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов.

 

– Толерантлыкның да кирәклеген онытмыйк. Монда татар сәнгате әсәрләре генә түгел, Татарстан сәнгате дә, аерым алганда, безнең Качалов исемендәге театр спектакльләре дә күрсәтелсә иде, – дип тәкъдим итте шунда әлеге театрның баш режиссеры Александр Славутский. "Толерантлык дип тагын татарларга урын калмаячак инде. Толерантлык булгач, нишләп Качалов театрында соңгы егерме ел дәвамында бер татар драматургының да әсәре куелмый соң?" – дип каршы төште аңа депутат, драматург Туфан Миңнуллин. Режиссер әфәнде, Камал театрында урыс авторларының әсәрләре куелмый бит, дип дәгъва белдергәч, Островский, Чехов әсәрләре даими куела лабаса, дип аның исенә төшерделәр. Славутский алай да бирешмәде, алар бит татарча куела, дип җаваплады. "Сез дә татарча уйнагыз, сезне дә күрсәтерләр", – дип киңәш бирде аңа икенче бер депутатыбыз Азат Зыятдинов.

 

– Баштарак без ТНВ спутник-тәлинкәләрен клубларга, мәк­тәпләргә урнаштырдык. Татар төбәкләрендә татар моңына, сүзенә сусаган өлкәннәр, өйләреннән урындыклар алып килеп, йотлыгып карый иде. Россиядә 4200 татар авылы бар. Шуларда татар теле укытуны юкка чыгарып баралар, мәктәпләрне ябалар. "ТНВ-Планета" каналының иң беренче максаты – милләт­тәшләребез яшәгән урыннарга татар теле мохитен җиткерү, – дип дәлилләде үз чиратында яңа телеканалның ни өчен татарча сөйләргә, җырларга тиешлеген БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

 

– Бу яңа проектка ничә сум акча бүленде, бу мөстәкыйль канал булачакмы, әллә "ТЯГ" канаты астында эшләячәкме? – дип тә кызыксындылар Әминевтән. "250 миллион сум акча сораган идек, 136 миллион сум бирделәр. Моның яртысы техник чаралар сатып алуга китәчәк. Әүвәлрәк күп кенә мәдәният тапшырулары уртак булачак. Дөрес, киләчәктә бу каналлар "ТНВ-1", "ТНВ-Культура" дип аерылырга, мөс­тәкыйль булырга тиеш", – дип җаваплады моңа Илшат әфәнде. Акча дигәннән, Туфан аганың телевидениегә килеп чыгыш ясаучыларга, тәгаен шунда эшләүчеләргә саллы гонорар түләү мәсьәләсен күтәрүе дә бик урынлы. "Мәскәү ТВсына барып берничә минут сөйләсәң, берничә йөз доллар акча аласың. Бушлай эшләү – ямьсез күренеш. Өч тиенгә эшләргә өч тиенлек кеше генә килә, мең сумга – мең сумлык кеше. Эшне мескенлектән башламаска иде. Хәерче бишмәтен ничек кенә тексәң, ямасаң да, хәерче бишмәте булып кала. Гомумән, әлеге яңа эшне "ТЯГ" компаниясенә генә йөкләп калдыру дөрес булмас. Татарстан өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен мөһим мәсьәлә бу", – ди мөхтәрәм шәхесебез.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 24-25 | 10.02.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»