поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.02.2012 Мәдәният

Иҗат бәйгесе рухи кыйммәтләрне саклау юлында

Похвистнево районының атаклы Гали авылында IV “Халкым минем” иҗат фестивале булып узды. Аны оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы, Похвистнево районының татар милли-мәдәни “Туган тел” һәм “ТНВ” телерадиокомпаниясе. Фестивальдә Самара өлкәсенең татар авыллары үзешчәннәре катнашты.

Гали авылына килгән мәртәбәле кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Татарстанның “Яңа Гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруы авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та бар иде.

 

Сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу, иҗади яктан ачу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу бәйгедә 15 яшьтән 50 яшькәчә конкурсантлар катнашты, ә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри аларга бәя биреп торды.

 

IV төбәкара “Халкым минем” иҗат фестивале Мәүлед аена багышлап үткәрелгәнгә, программага яңа номинация - татар фольклорында шактый дәрәҗәгә ия булган мөнәҗәтләр жанры да кертелгән иде. Ә вокал номинациясендә катнашучыларның һәркайсы бер халык җыры һәм 70-80нче елларда иҗат ителгән композитор әсәрен башкарырга тиеш иде.

 

Төшкә кадәр барган сайлап алу турыннан соң тәнәфес булып алды, һәм тамашачы зал тутырып Гала-концертка җыелды. Тамаша Гали авылында яшәүче олы яштәге хатын-кызларның изге догалары һәм хәер-фатихалары белән ачылды.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗаповның тәбрикләүләрен Гөлназ Шәйхи җиткерде.

 

Җирле “Туган тел” оешмасы рәисе, фестиваль идеясе авторы һәм спонсоры Расих Латыйпов сүз алып:

 

- Әлеге иҗат бәйгесе югалып баручы рухи кыйммәтләрне, халык җырларын һәм мөнәҗәтләрне халыкка кайтаруны максат итеп куя, - дип фестивальнең юнәлешен аныклады.

 

- Халык җырлары һәм мөнәҗәтләр кичәге көн, кирәкмәс нәрсә дип карау - зур хата. Мөнәҗәтләр - фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Аларда татарның тормышка карашы, җаны, рухы чагыла, - диде Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та. Оештыручыларның сүзләренә караганда, яңа буын кешеләре арасында мөнәҗәт башкаручылар бик аз һәм бу бик кызганыч, чөнки бу кичтә яңгыраганнары гына да туып-үскән җирдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, төрле мәсьәләләргә караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем турында булып, халкыбыз яшәешен чагылдырдылар...

 

Өч сәгать дәвам иткән Гала-концертта яңгыраган җырлар тел-теш тидерерлек түгел иде. Димәк, иртәнге якта узган сайлап алу туры таләпчән булган. Катнашучыларның барчасы да башкаручы сәләтен күрсәтеп, һөнәрмәнд җырчылар биеклегендә чыгыш ясадылар.

 

Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да бар иде. Камышлыдан - Зәкия Башарова, Иске Ярмәктән - Оркыя Галимуллина һәм Наил Галимуллин, Әсәкәйдән - Таһир Манжүков, Галидән нәни Фаил Абдуллов халык көйләрен башкарганда, залда утырган бар халык та аларга кушылып җырлады сыман.

 

Фестиваль призлы урыннарны мул итеп әзерләгән иде: вокал номинациясендәге өч урынның һәркайсында өчәр-дүртәр лауреат билгеләнде. Гран-при да, махсус призлар да, Казанда үтәчәк «Татар моңы» конкурсына чакырулар да бар иде бит әле...

 

Вокал номинациясендә Яңа Усманнан Илгиз Хәсәншин “Сибелә чәчем”,  Балыклыдан Әлфия Рөстәмова “Озата барма”, Камышлыдан Наил Хәкимов “Иң якты йолдыз” җыры белән беренче урынны яуладылар.

 

Галидән Зилә Кәлимуллина “Ак чәчәкләр”, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Алинә Шәмсетдинова “Син кайда идең?”, Балыклыдан Руфия Камилҗанова “Зәңгәр күлмәк”, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Линар Абсаттаров “Кышкы романс” җыры белән икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында.

 

Камышлы кызы Гүзәл Исламова “Мин сине шундый сагындым”, Иске Ярмәктән Динар Гарипов “Эх, алмагачларым”, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Рәмзия Зарипова “Яшьлегем тугае”, Балыклыдан Вәсимә Фәретдинова “Моңнар кайтсын авылга” җыры белән өченче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә лаек булдылар.

 

Мөнәҗәтләр номинациясендә беренчелек - галиле Рузия Йосыповага, икенче урын - денисле Алия Галимуллинага, өченче урын галиле Ринат Латыйповка тәтеде.

 

Лауреатларны бүләкләргә Похвистнево районы хакимияте вәкилләре Юрий Рябов, Наталья Шелкаева, Камышлы район администрациясе аппараты җитәкчесе Раил Шәкүров, региональ татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы вице-президенты Рәфыйк Бадамшин, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин чыктылар. Һәммәсе “Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына ышаныч белдереп, башкаручыларга иҗади уңышлар теләде.

 

Бүләкләүләр моның белән генә тәмамланмады. “Гармун алыйк әле, дускай” җырын башкарган Камышлы кызы Гүзәл Сәлаховага “Тамашачылар күңелен яулаган өчен” махсус бүләге тапшырылды. Региональ татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы әзерләгән 10 мең сумлык премияне аңа оешманың вице-президенты Рәфыйк Бадамшин тапшырды. Ул “Дуслык” оешмасының талантлы, иҗат сөюче активистлары Әлфия Кирасирова һәм Гүзәл Сәлахованы нәтиҗәле хезмәт күрсәтүләре өчен Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләде. Ә “Дуслык” кызлары җырлаганда баянда уйнаган рус егете Виктор Натаровның талантына Фердинанд Сәлахов сокланып туя алмады һәм аңа да бүләк бирде.

 

Ниһаять, фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгеле – Гран-при бүләген тапшыру вакыты җитте. Аңа Гали кызы Зөлфия Миназова лаек дип табылды, һәм аңа Самара шәһәр милли-мәдәни оешмасы исеменнән Рифкать Хуҗин алып килгән музыкаль үзәк тапшырылды.

 

Вокал номинациясендә лауреат исеменә лаек булган бер төркем башкаручылар – Зөлфия Миназова, Гүзәл Исламова, Динар Гарипов, Линар Абсаттаров, Илгиз Хәсәншин һәм Әлфия Рөстәмова “Татар моңы -2012” халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына юллама алдылар. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

 

Менә шулай зур әзерлек таләп иткән һәм нәтиҗәдә бик матур булып үткән фестивальгә нокта куелды. Әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләребезне әйтеп, яшь талантларга мәйдан бирүче бу фестиваль алга таба да дәвам итәр, дип ышанып калабыз.

 

 

"Халкым минем" фестивалендә Гран-при бүләген яулаган Зөлфия МИНАЗОВА (сулдан бишенче).

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 6 | 04.02.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»