05.02.2012 Сәясәт
Болай яшәп булмый
Илдә, тәгаен алганда, Мәскәүдә башланган иҗтимагый-сәяси активлык Казанга, татар мохитенә дә килеп җитте. Һәрхәлдә, күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаковның “Звезда Поволжья” (19 гыйнвар саны) басылып чыккан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка атап язылган “ачык хаты” шундый тәэсир калдыра. Әлеге уңайдан хат авторына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Дамир әфәнде, хатны үз исемегездән генә язган булсагыз да, табигый килеп чыгар иде. Татарстан, татар җәмәгатьчелегенә Сез болай да кыю, хөр фикерле галим буларак билгеле. “Җәдитчеләр клубы” берләшмәсе координаторы дигәч, әлеге клуб-берләшмә хакында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.
– Әлеге клуб бу көннәрдә генә барлыкка килгән оешма-берләшмә түгел. Татар иҗтимагый үзәге 90 нчы еллар башында үзгәрәк юнәлештә эшли башлагач оешкан иде ул. Аңа элек ТИҮ эшчәнлегендә актив катнашкан шәхесләр, бигрәк тә интеллектуаллар керде. Ул вакыт-вакыт җыелып килде. Аның составын халыкка игълан итәргә җыенмыйм. Ул кешеләрне күптәннән беләм. Беренче чиратта, алар – аналитиклар. Шуңа күрә республикада власть алмашынганда яисә вәзгыять катлауланганда шушылай җыелып киңәшләшә торган гадәтебез бар. Клубның үзәген ун-унике кеше тәшкил итә дияргә мөмкин. Состав үзгәреп тора. Кеше күп булмаса да, барысы да – йогынтылы шәхесләр. Алар артында торучы башка структуралар да, арабызда интеллектуал булудан тыш, бизнес белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, төрле дәрәҗә вәкилләре бар. Болар – фикердәшләр, татар милләтен үстерү турында кайгыртучы кешеләр.
– Сез әлеге хатта илдә революция алды вәзгыяте шәйләнә дип язасыз. Бу халәт беренче чиратта ни-нәрсәдә чагыла?
– Иң әүвәл шуны истә тотарга кирәк: элек алып барылган сәясәтне алга таба дәвам итү мөмкинлеге юк. Россия дәрәҗәсендә властьта утыручылар, без шундый-шундый яхшы эшләр эшләдек, дип ничек кенә мактанса да, чагыштырып караганда, әллә ни алга китеш юклыгы яхшы аңлашыла. Киресенчә, артка китү күзәтелә. Путин, халыкның уннан бере генә фәкыйрьлектә яши, дисә дә, Европа стандартлары бар. Шул стандартлар нигезендә халыкның 70 проценты фәкыйрьлектә яши. Ничек теләсәләр, шулай саныйлар. Безне алдалап ышандырмакчылар, әмма акыллы кешене алдалап булмый. Халыкара стандартлар бар, реаль саннарны да беләбез. Шул күзлектән караганда, Россиядә бернинди дә алга китеш юк. Үзеңне күршеләр белән дә чагыштырып карарга кирәк. Кытай елга 7–10 процентка үссә, бездә үсеш 4 кенә процент. Болай барган очракта, бу илнең киләчәге юк, димәк. Хәзерге заманда бөтен дөньяда модернизация күренешләре күзәтелә. Ә бездә модернизациянең башланганы да юк. “Алар безгә реформалар башларга вәгъдә итә, моңарчы нәрсә эшләделәр соң?” – дип язып чыкты күптән түгел генә бер акыллы кеше. Путин ун елдан артык вакыт властьта утырды. Нишләп шул чорда эшләмәгән соң ул аны? Нигә хәзер генә вәгъдә итә?
Бүген килеп чыккан кризисның тамырлары бик тирән. Бу – беренче чиратта, социаль-икътисадый кризис. Ләкин эш аның белән генә төгәлләнми. Чөнки экономик яктан бәйсез кешеләр күбәя башлагач, халык арасында иң әүвәл кешегә ихтирам һәм ирек мәсьәләсе килеп туды. Бу Мәскәү тарафына гына хас нәрсә түгел. Татарстанда да шул ук хәл. Мин бик күп кеше белән аралашам. Татар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашкан кеше буларак, төрле даирәләрдә булырга туры килә. Хәзерге тормыштан бай татарлар да риза түгел. Чөнки чын демократия, үсеш өчен социаль баскычлар юк. Кеше югарырак күтәрелә алмый. Бу бит коточкыч.
Мин еш кына яшь галимнәр белән очрашам. КФУда, Фәннәр академиясендә дә күреп торам: кешегә үсү мөмкинлеге юк. Ул мескен яшь галимнәр картларның үлгәнен көтеп утыра. Шул урынга кереп утырып, хәлебез яхшырмасмы, диләр. Соңгы вакытта чынлыкта КФУда хезмәт хаклары түбәнәйде. Чөнки укытучылар күбәйде, ә укыту сәгатьләре кимеде. Яшьләргә перспектива да юк. Ситуацияне ничектер үзгәрткән кебекләр, әмма эченә кереп карасаң, эчтәлеге буш. Үкенечкә, Россиянең бер кисәге булганга, без беркая да китә алмыйбыз. Ризасызлык менә шуннан килеп чыга. Димәк, демократия булмый торып, татарга да үсү мөмкинлеге тумаячак. Шуңа күрә Мәскәүдә сәяси активлык дәвам итәчәк, Татарстанга да моның, һичшиксез, тәэсире булачак.
– Сез язганча, татар мәдәнияте, мәгарифенең хәле шул кадәр мөшкелмени?
– Мин берничә генә сан китерәм. Күптән түгел генә “Казан утлары” журналы редакциясендә утырдык. Шул редколлегия советы утырышларында һаман бер сүз: гонорар түләргә акча юк. Гадәттә 2 миллион, 2,5 миллион сум тирәсе акча кирәк; шулкадәр сумма булса, без яхшы гына гонорар түли алыр идек, диләр. Шуны ишеткәч, эчем поша башлый: Татарстан өчен 2 миллион сум шулкадәр зур акчамыни инде?! “Казан утлары” – безнең төп журналыбыз бит.
Инде менә үзебезнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан мисал китерәм. Еллык командировка планнарын төзеделәр. Башта төзелгәнендә бер кешегә елына 5 мең сум командировка акчасы туры килде. Күптән түгел генә җыелыш булды да, шунда ике кешенең Мәскәүгә докторлык диссертациясе якларга барачагын әйттеләр. Шуңа күрә бездән алып, аларга акчаны күбрәк бирәчәкләр. Әйтик, мин өч урынга – Себергә, Оренбургка, Мәскәү тирәсенә сәфәр чыкмакчы идем. Шул якларга бару өчен, миңа 2 мең сум акча кала. Димәк, без фәнне үстерү өчен хезмәт хакыннан түләп сәфәр йөрергә тиеш булабыз. Бу бит – мыскыллау. Болай яшәп булмый.
Театр, телевидение, мәктәп турында сөйләшәсеңме – һәммәсендә бер үк хәл: акча юк һәм булмаячак. Югыйсә безнең җитәкчеләребез, алга киттек, икътисадый үсеш сизелә, диләр. Безнең мәнфәгатьләргә акча тотылмагач, нигә ул андый икътисадый үсеш?! Бәлки стадионнар да кирәктер, әмма стадионнар белән генә яшәп булмый, башка өлкәләр дә бар. Үкенечкә, гуманитар өлкәләргә акча шулкадәр аз каралган – моны аңлатуы кыен. Әнә Америкада нормаль фәнни грант – 150-200 мең доллар. Бер кешегә, бер елга. Ә безнең Фәннәр академиясендә – 30 мең сум. Әле анысын да алуы кыен. Күз буяп күпме яшәргә була?!
– Сез хатыгызда республика җитәкчесе белән турыдан-туры сөйләшеп, тәгаен тәкъдимнәр белән чыгарга җыенуыгызны әйтәсез. Икенче, өченче дәрәҗәдәге затлар кабул иткән сурәттә сөйләшүнең әллә ни мәгънәсе булмаячак, дип белдерәсез. Сер булмаса, ул тәкъдимнәрнең берничәсен “ВТ” аша ирештерик әле.
– Чынлап та, мин кайбер мәсьәләләрне әйтә алам. Күптәннән республикабызда мәдәниятне үстерү буенча совет төзисе иде дигән сүз йөри. Әмма ул совет әле дә юк. Сер түгел: мәдәниятне үстерү өлкәсендә фундаменталь проблемалар бар. Мәдәният өлкәсен финанслауга кагылышлы, хәл итү юллары күрелмәгән мәсьәләләр шактый күп. Мин хәзер шуларның берничәсен генә китерәм: ни өчен бездә гонорар шулай түбән? Хәтта күрше республикаларда да безнекеннән югарырак. Бу – бит дәүләт проблемасы. Моны безнең парламент хәл итәргә тиеш. Билгеле, моның өчен хөкүмәтнең теләге һәм карары кирәк. Бу бит – закон нигезендә эшләнә торган нәрсә. Бәлкем кемгәдер гонорар мәсьәләсе вак нәрсә булып тоеладыр. Чынлыкта язучылар, журналистлар, фәнни китап-дәреслекләр чыгаручы галимнәр шул хисапка яши. Бу проблема түгелмени?! Бәлкем, башка өлкәгә түгел, нәкъ менә гонорар мәсьәләсен хәл итүгә акча салырга кирәктер.
Мин бер ел элек, федераль университет оешкан вакытта, андагы татар юнәлешенең язмышы турында сөйләшергә парламент җитәкчесенә кермәкче идем, кабул итмәде. Безнең шактый җитди тәкъдимнәребез бар иде. Чынбарлыкта университет галимнәрен, профессорларын җыеп, татар мәсьәләсе турында бер тапкыр да югары дәрәҗәдә сөйләшү булмады. Күрәсең, югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр проблеманың никадәр җитди икәнен аңламый. Мин үзем КФУ мәсьәләсен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм. Ул чынбарлыкта милли университет вазыйфасын башкарырга тиеш. Мәскәүдә шундый даирәләр бар: алар КФУда нәкъ менә татар юнәлешен үстерүгә каршы. Эш шулай бара да. Чынлыкта университет эчендәге татар сегментлары таркатылды. Тел – үзенә аерым, тарих үзенә аерым китте. Бөтен татар сегментын бер төшкә туплап, тюркология һәм татарны өйрәнү институты оештырырга кирәк дип тәкъдим иткән иде мәрхүм Миркасыйм Госманов. Нишләп оештырылмады ул?
Ни үкенеч: Татарстаннан читтәге татар мохитендә бик начар процесслар бара. Бәлкем моны Татарстан җитәкчеләре белеп тә бетермидер. Читтә татар мәктәпләре күпләп ябылгач, 80 нче елларда төбәкләрдә ачылган вузларда татар укытучылары әзерләүче бүлекләр дә бетерелә башлады. Әйтик, хәзер Төмән университетында һәм Тубыл педагогика академиясендә шундый критик ситуация. Татар төркемнәренә кереп укырга теләүчеләр бетте диярлек. Татарча укытуга андагы җитәкчеләр дә каршы түгел. Әмма татар мәктәпләре ябылгач, анда кем барып укыр?! Моны бит Татарстан җитәкчеләре кайгыртырга итеш. Чөнки татар милләтен турыдан-туры кайгырта торган башка сәяси үзәк юк.
Без бүген чирмешләр яки арлар, бөтенләй мәктәбе булмаган халыклар хәленә төшә алмыйбыз. Киресенчә, милли университетлар төзү турында уйларга тиеш. Ә без татар мәктәбен бетереп ятабыз. Хәзер җитәкчеләребезне шушы хакта уйланырга мәҗбүр итәргә, бу хакта киңрәк даирәдә фикер алышырга кирәк.
Әгәр җитәкчеләребез бу мөрәҗәгатькә колак салмый икән, безгә сәяси хәрәкәтләр оештыру хакында да фикерләшергә кирәк булачак. Хәзерге Россиядә бу мөмкин нәрсә. Бу җәһәттә алга таба мөмкинлекләр тагын да зураерга тора.