поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.02.2012 Медицина

Шәхси клиника дигәч тә...

Кайсы табибка да ышанырга белмәссең, валлаһи. Берсе бер төрле диагноз куя, икенчесе бөтенләй башка дарулар язып бирә. 30 еллап хастаханәгә аяк басмаган әнием, шуңа күрәдер, берәр җире авырта башласа, үләннәр, халык медицинасы ысуллары белән генә дәвалана. Дөрес, монда да чамасын белергә кирәк.

Бик нык ютәлләгәч, үзебезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул исә тыңлады, аркага каккалап-суккалап карады да: «Сездә пневмония булуы ихтимал, тиз арада хастаханәгә ятарга, антибиотиклар кадатырга кирәк», – дип белдерде. Юллама буенча терапевт билгеләгән хастаханәгә җыенып киттем. Ни хикмәт, мондагы белгечләр, үпкә ялкынсынуга охшамаган, мөгаен, сездә бронхиттыр, дигән фикер әйттеләр. Анда тикшергән биш табибның берсе – балга аллергия дә булуы бар, икенчесе – тамагың шешкән, өченчесе – ОРЗ, дүртенчесе, ни дип тә әйтергә белмим, рентгенга төшәргә кирәк, дип сөйләнде. Кыскасы, үземнең нинди авыру белән чирләгәнемне төгәл генә аңлатучы булмагач, ничек дәваланырга да белмичә аптырап калдым. Чарасызлыктан, монда белми калмаслар, дип, түләүле клиникага юл тоттым. Ни өчендер, түләүле булгач, анда барысы да иң-иңе булырга тиештер кебек тоела бит ул: иң шәп белгечләр, яхшы мөнәсәбәт, уңайлы шартлар... Хезмәт күрсәтүләреннән зарланырлык түгел анысы: акчаңны түләгәч, чират та торасы юк, күн кәнәфиләрдә генә утырып, журнал, телевизор карый-карый, сине кабинетка чакырганнарын көтәсең. Тик менә белем дәрәҗәсе дигәннән, бу – шәхси клиника яки дәүләт хастаханәсе булуга карамый, белгечнең ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы, тәҗрибәле, белемле икәнлегенә бәйле икән. Әнә биредә әле былтыр гына дәүләт хастаханәсендә эшләп киткән таныш хатынны очраттым. Элекке эшендә кыскартуга эләккәч, шәхси клиникага күчкән икән ул. Сөенеп туя алмый: хезмәт хакы да күбрәк, шартлар да канәгатьләнерлек, ди ул.

 

Кайбер танышларымны шәхси клиникаларда кәкре каенга терәтүчеләр дә булды. Булмаган авыруларын бар дип, керем эшләү максатыннан, кочак-кочак дару язып, аны бары билгеле бер даруханәдән генә алырга кушып, төрле рецептлар язып бирделәр. Ә дәүләт хастаханәсенә баргач, бу даруларның бөтенләй кирәк булмавы, дөрес диагноз куелмавы ачыкланды.

 

Сүз уңаеннан, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдергәнчә, быелдан республикада шәхси медицина клиникалары эшчәнлекләрен күзәтү астына алырга телиләр. Бу бигрәк тә теш дәвалау хастаханәләренә кагылачак икән. Шәхси клиникада дәваланганнан соң, хәле начарланган пациентларның ярдәм сорап дәүләт хастаханәләренә мөрәҗәгать итү очраклары ешайгач та, күзәтү кирәк дигән фикергә килгәннәр. Кыскасы, һәр ялтыраган алтын түгел. Тыштан бик матур, төзек биналарда урнашкан, уңайлы шартлары булган һәр шәхси клиника да ул әле ышанычлы, сыйфатлы дигән сүз түгел шул...  


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»