поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.02.2012 Җәмгыять

Журнал язмышы — тел язмышы

“Казан утлары”... Мәгънәле, затлы исем. Башкалабызның рәүшан нурлары әтрафтагы милли утраучыкларга да яктылык, нур, җылылык илтә!

Исеме генә түгел, җисеме дә олпат бу басманың. Инде тугыз дистә ел милләт флагманы вазифасын үтәүче журнал зыялы татар гаиләләренең китап киштәсендә һәрвакыт кадерле урында булды. Журналны күптәннән яздырып укучылар игътибар итәдер: аның форматы, тышлыгы да үзгәрми. Әнә шул ягы да “Казан утлары”ның академик басма икәнен раслый кебек. Әңгәмәдәшебез - чирек гасыр олпат басмабызны җитәкләгән халык шагыйре Равил ага Фәйзуллин.

 

- Равил абый, “Казан утлары” журналының шулай озак яшәүчәнлеген нидә күрәсез?

 

- Без үзебезнең журналны татар халкының - төп басмасы дип саныйбыз. Әгәр дә кемнәрдер безнең халыкның рух үсешен белергә тели икән, безнең журнал сәхифәләрен ныклап өйрәнгән очракта, ул аңа җавап таба алачак. Басмабызның чишмә башын Октябрь революциясенә кадәр чыккан “Аң”, “Шура” журналларыннан башлана дип уйласак, аның яше йөз елдан да артып китә. Революция, гражданнар сугышы, ачлык, репреcсия елларында татар матбугаты шактый сирәкләнгән. Сугыш чорында татар матбугаты гына түгел, бүтән халыкларның матбугаты югалтулар кичергән. Менә шундый кызыклы бер хәл була: 1944 елда, ул вакытта СССР Язучылар берлеге рәисе Александр Фадеев ул вакыттагы әдәби процессның ничек барганлыгы турында КПСС Үзәк комитетында хисап ясаган. Безнең күренекле язучыларны да чакырганнар. Гази Кашшаф (журналның редакторы): “Совет әдәбияты” журналы өчен кәгазь җитенкерәми. Кәгазъне арттырып булмас микән?” - ди. Үзәк комитеттагы җаваплы иптәш: “Сездә журнал чыгамени әле?” - дип сорый, чөнки бу вакытта бик күп әдәби журналлар ябылган булган.

 

- Журнал, белүемчә, 90 ел бертуктаусыз чыккан...

 

- Безнең журналның бер өстенлеге инде ул. Әйтик, “Татарстан” , “Сөембикә” журналлары да күп еллык тарихка ия, ләкин алар – байтак еллар туктап, чыкмыйча торганнар. Ә безнең журнал берөзлексез туксан ел буе чыгып килгән. Татарның акыллы, талант ияләренең фикерләре биредә чагылыш тапкан. Калын басмабызны рухи дөньябызның көзгесе дип әйтәм, чөнки бездә ул вакытта, сәнгатебезне яктыртучы басмалар булмаган. Театр бар, ә театр турында язучы журнал юк, рәссамнар бар - аларның аерым басмасы юк, шулай ук фәнни, тарихи журналлар да чыкмаган. Тарихчылар булсынмы, сәнгать белгечләре, язучылар әйткән дә юк, аларның әсәрләре бөтенесе шушы журналда әзме-күпме чагылыш тапкан. “Казан утлары”н энциклопедик басма дип атау да шуннан килә. Хәтерләсәгез, моннан 3-4 ел элек “Сүнмәс утлар балкышы” дигән меңенче санны чыгардык. Ярдәмчем Рафик Юныс белән бөтен архивны актарып чыктык һәм үзебез кызык дип тапкан әсәрләрне, мәкаләләрне, хезмәтләрне шушында тупладык. Басманы күреп гаҗәпләнәләр; чөнки элеккеге СССР территориясендәге халыклардан берсенең дә, шул исәптән рус журналларының да, мең санны чыгарганнары булмаган иде әле. Бу - безнең горурлыгыбыз. Татар әдәбиятының кайсы чорына күз ташласак та, иң алдынгы язучылар шушында сынау үткән, үзенең талантын чарлаган бу журналда.

 

- Ә журналның бүгенгесен ничек бәялисез?

 

- Шәхсән үземә 1000 санның 4тән беренә кул куярга насыйп булды! Мин моны горурланып әйтәм, яңа чыккан саныбыз инде мең дә җитмеш беренчесе. Аның һәрберсе бер китап бит. Алтмышынчы еллар башыннан бирле әдәби хәрәкәтнең үзәгендә катнашам. Элек язучылар берлегенең журналы дип санала иде, хәзер статусы бүтәнчәрәк. Ләкин барыбер язучылар журналы ул. 44 ел мин Язучылар берлегенең идарә әгъзасы. Әдәби хәрәкәтне үз күзләрем белән күреп торганга, аның тарихын шәрехли дә алам. Замана шактый нык үзгәрде, кешеләр дә бүтән, техник казанышлар да нык алга китте. Интернет кеше пхихологиясен дә үзгәртте. Кәгазьдән уку белән бергә экраннан уку да барлыкка килде. Талантлы әсәр талантлы булса, аны нинди сүрәттә укысаң да, барыбер. Чын мәгънәсендә яхшы әсәрләр булса, минем уйлавымча, укучы табылачак. Хәзерге вакытта татар мәктәпләренең азая баруы, татар теленең кулланышы кимү безгә дә тискәре йогынты ясый. Ихтыяҗ барында гына хезмәтнең мәгънәсе була. Әдәби телнең сафлыгы сагында торабыз. Без абруйлы язучыларга журнал битләрендә иркен мәйдан бирәбез. Һәм шул ук вакытта киләчәкне уйлап, яшьләрне кайгыртабыз, аларны барлап, олы юлга чыгарабыз, традицияләребезне дәвам итәбез.

 

 - Мәгълүм булганча, “Казан утлары”нда җитлеккән, абруй казанган язучыларның әсәрләре дөнья күрә. Аларны электрон вариантка күчерү мәсьәләсе караламы?

 

- Журналыбызның үз сайты бар. Монда әле журналның бөтен әсәрләрен дә кертәбез, дип әйтә алмыйм. (Мөмкинлекләребез чиклерәк әлегә). Безнең өчен интернет - яңа дөнья, авторларыбыз өчен дә. Электрон чараларның бөтен мөмкинлекләрен, нечкәлекләрен әле без аңлап та бетерми торганбыздыр. Бу юнәлештә байтак эшләнә һәм ул шулай эшләнергә тиеш тә.

 

- Матди хәлегез хакында сорарга да куркам, шулай да...

 

- Иренмәгән, башын эшләткән кешегә акча эшләү мөмкинлеге бар ул. Безнең хезмәткәрләрнең уртача эш хакы – республикадагы хезмәт ияләренең уртача эш хакы күләмендә. Яхшы әсәр килеп керсә, без аны тизрәк чыгару ягында, күп булмаса да, авторларыбызга түләү мәсьәләсен дә хәл итәбез.

 

- Хәзерге мөхәррирләр басмаларының әдәби эчтәлеген генә кайгыртмыйча, бөтен финас мәьәләләрен дә кайгыртырга тиеш. Басмалар иганәчеләр өчен көрәш алып барган заманда сез бу мәсьәләрләрне ничегрәк хәл итәсез?

 

- Баш мөхәррир, бер карасаң, подписка белән шөгыльләнергә тиеш тә түгел кебек. Без күбрәк иҗади, рәсми ягын оештырырга тиеш кебек. Ләкин укучыларны журналга җәлеп итү өчен бик күп көч куярга, энергия түгәргә туры килә. Әле күптән түгел генә “Татмедиа” җитәкчеләре белән Россия күләмендә таратыла торган журналлар турында сөйләшеп утырдык. Кайсының тиражы - 3мең, 2 меңлеләре дә бар. Ә без бүгенге көндә 4 меңнән артык тираж белән таралабыз.

 

- Сезне кайсы төбәкләрдә күбрәк алдыралар? Чит илләр белән элемтәләрегез ничегрәк?

 

- СССР җимерелгәч, элемтәләрнең шактые өзелде. 1960 елларда яртыдан күбрәк укучыларыбыз Россиядән, Урта Азиядән иде. Хәзер инде тарайдык. Безне нигездә Татарстанда һәм Башкортстан җирендә яшәгән милләттәшләребез укый. Хәзер эстетик кыйммәтләр хакында кадерләп, зыялыларча уйлау кимеде. Дөнья аренасыннан төшеп калырга теләмәсәк, без тарихыбызга таянып, аек фикер белән алга карап эш йөртергә тиешбез.Әлбәттә, кеше күңеленә хуҗа булу кыен. Безгә иң әвәл һәрберебезгә иман һәм максатчанлык кирәк. Халыкның үзаңы без теләгәнчә түгел әле. Моны гаепләп тә булмый... Үз дәүләтен югалткан халыкның психологиясе башкача, аңа, беренче чиратта, тормыш алып барырга, яшәргә кирәк...

 

- Чирек гасыр редактор булып эшлисез, әлеге хезмәттә канәгатьлек мизгелләрен кайчан кичерәсез?

 

- Әлбәттә яңа сан дөнья күргәндә. Берәр автор редакциягә шәп әсәр алып килсә, шуны аерыла алмый укыган чакларда да күңел тантана итә. Көлке әсәре булса, кычкырып көләсең, ә азактан - уйланып каласың.

 

- Равил Габдрахманович! Туксан еллыгыгыз уңаеннан кайнар котлыйбыз. Саллы, зыялы басмабызга киләчәктә дә татарның милли байрагы булып калырга насыйп булсын!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»