поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
26.01.2012 Җәмгыять

Мин генә аңламыйммы?

Бәлки, укучыларга бу көлке тоелыр, әмма 23 яшемне тутыруыма карамастан, тәмамланган урта һәм тәмамланып ук бетмәсә дә, югары белемем була торып та, кайчак уйларыма чумам да үзебезнең илдә күп нәрсәләрне аңлап ук бетермим икән әле, дигән фикергә киләм. Нәрсә галәмәте бу: мин аңгырамы, әллә ил үзе шундый аңлауга бирешми торганмы?

Аңлатыгызчы миңа – илдә демографик хәлнең начар булуына борчылалар: янәсе, кешеләр күп үлә, ә туучылар саны аз. Гаиләләр бер бала белән чикләнеп, икенчесен алып кайтырга куркып тормасыннар өчен, беренчесеннән соң туган нарасыйлар өчен «ана капиталы» дигән нәрсә уйлап чыгардылар. Үрчүнең артуы булды, аңа бәйле икенче проблема баш калкытты: балалар өчен хәзер бакчалар җитеп бетми. Аның беренчесен кайгырткач, икенчесен дә баштан ук хәл итәргә кирәктер бит инде!

 

Кешеләр күп үлә дигәннән. Әйе, бу проблема бар. Аның сәбәпләре дә ап-ачык: сулаган һавабыз пычрак, ашаганыбыз, эчкәнебез – агу, әйләнә-тирә мохитебез – тоташ чүплек оясы. Инсульт яшәрде, яңадан-яңа чирләр барлыкка килеп тора, статистика буенча, ир-атларның күбесе, лаеклы ялга да чыгарга өлгермичә, үлеп китәләр, шул ук вакытта хөкүмәт пенсия яшен арттыру турында сөйләшүләр алып баруны туктатмый. Сафсата түгелме инде бу, ә?

 

Аңлатыгызчы миңа – авылларны, дәүләтнең төп «туендыручыларының» берсе саналган авыл хуҗалыгын саклап калу, үстерү турында сөйлиләр. Шул ук вакытта күп авыл мәктәпләре бөтенләй ябыла, икенчеләренең сыйныфлар саны кыскара. Бу сәясәтнең максаты балаларның белем дәрәҗәсен арттыру дисәләр дә, төп сәбәп укытучыларның хезмәт хакларында экономия ясаудыр. Әмма бер авыл балаларын икенчесенә йөртү өчен автобуслар яллауга, ягулык өчен һәм йөртүчегә хезмәт хакы түләүләргә шул ук чыгымнар тотыла түгелме? Бусы сафсата булудан тыш, балаларның тормышын куркыныч астына кую да әле, чөнки юлда туктаусыз һәлакәтләр булып тора.

 

Аңлатыгызчы миңа – ил буенча ришвәтчелекне тамырдан корыту турында чаң кагалар. Шул ук вакытта ришвәтчелек һәрбер өлкәдә чәчәк ата, хәзер күп мәсьәлә кемнеңдер кесәсенә акча салу юлы белән хәл ителә. Берән-сәрән генә кулларыннан эләктерелгән ришвәтчеләрнең кәнәфиенә нәкъ шундый икенче ришвәтчеләр менеп утыра. Күп очракта тегеләре дә реаль җаваплылыкка тартылмый, ришвәт юлы белән кергән акчалар бәрабәренә җәзадан котылалар.

 

Читтән торып укучы студентларга белем бирү системасында катнашучыларны «ата ришвәтчеләр» дип атарга буладыр. Студентларның сессия вакытлары – аларның икмәге. Читтән торып укучы студент укудан азат вакытта эшләп, акча туплый да шул сессиядә бөтен кесәләрен бушатып кайта. Ул студентлардан аннары җүнле белгечләр чыгасына ышанасы да юк. Бу хәлдә иң аңлашылмаганы: моны һәркем белә, тик ни өчен проблеманы чишү хәстәрен күрмиләр?

 

Аңлатыгызчы миңа – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәү-көнкүреш шартларын кулыбыздан килгәнчә җайлаштырабыз дигән булып маташалар. «Уңайлы мохит» дип аталган федераль программа бу эш өчен регионнарга йөзләгән миллион акча бүлеп бирде. Тик кайда ул уңайлы шартлар, кайда ул акчалар? Никтер урамда йөрүче бер генә бәхетле инвалид та күзгә чалынмый. Коляскалы инвалидларны әйтәсе дә юк, аларның подъезддан чыгулары үзе бер галәмәт азап, урамга чыгуга исә, бөтенләй яшәү өчен көрәш башлана. Урамда ирекле хәрәкәт итү түгел, аларга кайбер хастаханәләргә керү өчен дә уңайлыклар эшләнмәгән. Өстәвенә инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле Социаль яклау министрлыгы алар белән судлашып та йөри әле. Бу берничек тә минем башыма сыймый.

 

Аңлатыгызчы миңа – нишләп берән-сәрән генә калып баручы сугыш һәм тыл ветераннарына тиешенчә кадер-хөрмәт юк. Илебезнең хәзергесе өчен без бары тик аларга гына бурычлы бит. Сугышта илебез данын яклаган әби-бабайларыбызның гаиләләре, ниһаять, бөек Җиңүнең 66 еллыгына, ел саен зурлап тапшырыла торган рәхмәт хатларыннан һәм капкаларына кадакланган кызыл йолдызлардан тыш, яңа фатирларга да лаек булдылар. Тик әле ул фатирлар аларның һәрберсенә дә тәтемәде. «Үз йортларында яшәү шартлары яраклы», «кеше башына исәпләгәндә мәйданнары җитәрлек» булганнарга күз яшьләре түгеп утырырга гына калды. Нәрсәгә сугышта бертигез катнашкан, иңгә-иң терәп көрәшкән кешеләрне шулай аерырга, берсен икенчесеннән ким куярга?!

 

«Сугыш ветераннары авыл саен берәр-икешәр генә калгач, аларны, ниһаять, тиешенчә олылый башладылар. Безнең ишләр дә кырылып бетә язгач, безгә дә чират җитәр, Алла боерса», – дип шаярта сизелеп торган зар һәм үкенеч аша бер тыл ветераны саналучы абзый. Уйлап карасаң, корал күтәреп, дошманга каршы бармасалар да, алар да сугыш елларында ил өчен биниһая зур һәм авыр эш башкарганнар бит: эссесен-салкынын, көнен-төнен белмичә, ачлы-туклы карынга, тулаем бушка алар фронт өчен кирәк-ярак җитештергән. Аларны да сугыш ветераннарына тиңләргә вакыттыр инде.

 

Аңлатыгызчы миңа – мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телен сакларга, якларга кирәк дип туктаусыз тукыйлар. Шул ук вакытта Казан урамнарының атамасын күрсәтеп торучы билгеләрдән, юклы-барлы гына булса да, урыны-урыны белән күзәтелгән татарча тәрҗемәләрне бөтенләй юк иттеләр, алар урынына, Универсиадага әзерләнү булса кирәк, латин хәрефләре тезмәсеннән торган атамалар урын алды. Ни өчен?

 

Аңлатыгызчы миңа – безнең ил иң нефтьле илләрнең берсе санала. Шул ук вакытта нефть продуктларына, аерым алганда ягулыкларга бәяләр бездә иң югарылар исемлегендә. Мисал өчен, Ирак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны кебек нефтькә шулай ук бай илләрдә иң популяр 92 нче маркалы бензинның бәясе, сумнарга күчергәндә, 10 сумнан да артмый. Ә ни өчен безнең ил нефтьне чит илләргә сату хисабына акча эшләп, үз халкына шул ук 92 нче бензинны 27 сумга сата. Өстәвенә ягулыкка бәяләр торган саен үскәннән-үсә генә бара.

 

Аңлатыгызчы миңа – безнең кайбер материклардан да зур илдә талантлар тулып ята. Ни өчен бездә аларга үзләрен күрсәтергә ирек бирелми? Алар чит илләргә китеп «кеше» булалар да, шул ил файдасына хезмәт күрсәтеп, хәтта Нобель премияләренә кадәр алалар.

 

Аңлатыгызчы миңа – ни өчен безнең ил гражданины чит илгә ял итәргә яки башка максатлар белән киткән булып, берәр нинди һәлакәткә юлыга калса, аны зурдан кубып сөйләп, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәтта «коткару операцияләре»нә кадәр оештыра, хөкүмәт акчалар бүлеп бирә?! Ә ил эчендә шундый ук күңелсез хәлгә тарыганнарның бар икәнен дә белмиләр. Чит илгә китеп чирли башлавың хәерлерәкме икәнни инде хәзер?

 

Аңлатыгызчы миңа – ни өчен безнең илдә гел «соң булса да, уң булсын» дигән принцип белән эш йөртәләр. Самолет йөзләгән пассажирлары белән җиргә төшеп бәрелгәч кенә шул типтагы самолетларның төзеклек хәле тикшерелә башлый, маршрут автобусы тукталышта кешеләрне таптатканнан соң гына парктагы бөтен машиналарга техник тикшерү уздырыла, клубта янгын чыкканнан соң гына башка күңел ачу оешмаларында куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә игътибар юнәлтелә, коллекторга бала төшеп үлгәннән соң гына торбаларны алыштырырга кирәк дигән фикергә киләләр… Хафалы ситуацияләрдән үзебезне саклар өчен, кеше гомеренә куркыныч янаган һәр нәрсәне вакытында тикшереп, төзәтеп, җайлап-майлап торырга кирәк бит инде, ә бездә күңелсез вакыйга булып узганнан соң гына башларына ябышалар.

 

Аңлатыгызчы миңа – ни өчен безнең илдә һәр нәрсә ялганга, үз файдаңа эшләүгә корылган? Ул һәр өлкәнең нигезен тәшкил итә сыман. Җитештерүдә сыйфатлы продуктлар урынына арзанлы начар алмаш кулланып, акча экономияләүгә омтылалар, төзекләндерү эшләре өлкәсендә бүленеп бирелгән акчаларның күпмедер өлеше бригадир кесәсенә кергәннән соң, ремонтның сыйфаты бермә-бер кими, сәүдә өлкәсе турында әйтеп тә торасы юк. Һәр нәрсә чын күңелдән, кешегә яхшылык кылыйк әле, кәефен күтәрик әле дип башкарылса, яшәргә ничек рәхәт булыр иде. Ә бит ышанасы килә – хөкүмәттә илнең якты киләчәге турында сөйләнгән сүзләргә дә, депутатларның һәркемнең тормышын яхшырту өчен кулларыннан килгән һәр нәрсәне эшләячәкбез, дип биргән вәгъдәләренә дә, табибларның операция уңышлы узачак дип ышандыруларына да, сатучыларның мактап саткан товарларының чынлап торып затлы, сыйфатлы булуына да ышанасы килә. Башта барысына да ышанып барсаң да, көтелгән өметләр акланмагач, ул ышаныч тора-бара бетә, сүнә. Күңелләрдәге шул ышанычны үтермәсеннәр иде.

 

Ни өчен безнең илдә ярлылар фәкыйрьләнгәннән-фәкыйрьләнә, ә байлар «симергәннән-симерә», ни өчен кануннар үтәлми, ни өчен юллардагы хәтәр урыннарда светофорлар яисә җәяүлеләр кичүе билгесе шул урында машиналар берничә кешене бәреп үтергәннән соң гына куела, ни өчен юлларга асфальтны кар өстенә җәяләр, ни өчен чүп контейнерлары тулып ташыгач, янында килеп булмаслык итеп өелгән чүп тавы хасил булгач кына түгелә, ни өчен ярдәмләшеп, туганлашып яшәү дигән нәрсә юк?

 

Дөресен генә әйткәндә, бу аңлашылмаучанлыкларның барысын да санап китсәң, бер газета саны да җитмәстер, мөгаен. Мине шунысы борчый: аларны мин генә аңламыйммы икән? Бу шулай булса, зинһар, аңлатыгызчы миңа чын дөресен тизрәк!

 

Мәктәптә укыган чакта безне рус теле һәм әдәбиятыннан бер ел гына бер яшь егет укытып киткән иде. Шуның дәреслектәге берәр кагыйдәне аңлатканнан соң, «аңлашылдымы?» дип сорыйсы урынга, шаяртып, гел «аңгырашылдымы?» дип соравы хәтергә кереп калган. Илебез эчендә шулкадәр чишеләсе проблемалар була торып, аларга күз йому, үз карының өчен генә яшәү, берәүләрнең өстен, икенчеләрнең ким булуы, алып барылган аңлашылмаслык сәясәт, эчке һәм тышкы мөнәсәбәтләр, кануннарыбыз тудырган хисне, халәтне гомумиләштереп, шул бер сүз белән «аңгырашылмау» дип атарга мөмкиндер, минемчә.  


Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»