поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2012 Дин

Миллилекме, динилекме?

Русиядә соңгы ике дистә елларда мөселманнар арасында миллилек мәсьәләсе алгы чиккә чыга бара, бәхәсле проблемага әйләнә, чөнки Татарстан, Башкортостаннан тыш мәчетләрне татар телле булудан актив рәвештә рус телле итүгә көчлиләр. Әгәр инде моңа каршы нәрсәдер әйтелсә, татарны милли эгоизмда гаепләп кенә калмыйча, тагын бер үтергеч аргумент китерәләр: «Совет вакытында сез дини белемне югалттыгыз, сездә дин калмады», дип авызны ябарга омтылалар.

Алай икән, Ислам динендә телгә мөнәсәбәтнең ниндилеген, бәлкем, чит илләрдән карарга кирәктер? Ул урыннарда динне тыю бездәге белән чагыштырганда, юк диярлек иде, димәк, аларның дин галимнәре хата эшләмәгәннәрдер, телгә дөрес карашта торгандыр?

 

Беренчедән, Баңладеш мисалын карап үтик. Ул бүгенге көндә бәйсез дәүләт, «баңладеш» сүзе үзе үк «бәңгалиләр иле» дип тәрҗемә ителә. Бәңгали милләте вәкилләре Баңладештан тыш шулай ук Көнбатыш Бәңгалия исемле Һиндстан штатында да яшиләр. XX гасырның уртасына хәтле Бәңгалия Һиндстан составында иде, ә ул үз чиратында инглиз колониясе иде. Мәгълүм ки, 1947 елда Һиндстан бәйсез дәүләт итеп игълан ителде, әмма аның территориясе дини билгеләмә буенча бүленде: мөселманнар яши торган урыннар Пакьстан дәүләтен тәшкил итте, димәк Һиндстан исемле инглиз колониясе нигезендә ике бәйсез дәүләт хасил булды: Һиндстан һәм Пакьстан.

 

Бүгенге бәйсез Баңладеш дәүләте 1971 елның 26 мартында барлыкка килде: ул бердәм Пакьстан Ислам республикасы исемле дәүләттән бүленеп чыкты. Ни өчен соң Ислам дәүләте бүленде? Баңладеш булган Көнчыгыш Бәңгалиядә мөселманнар гына яши ич? Көнбатыш Бәңгалиядә исә индуист булган бәңгаллар калды.

 

Димәк әле чагыштырмача безгә якын заманда дөньяда яңа милләт калыпланды — баңладешлар — алар бер телдә сөйләшсәләр дә Көнбатыш Бәңгалия халкыннан аерым, чөнки диннәре төрле һәм пакьстанлылардан да аерылдылар, чөнки бер диндә булсалар да — телләре аерым.

 

Баңладеш җирлегендә Ислам әле XIII гасырда ук тарала башлый. Аны җирле бәңгаллар бик теләп кабул итә, чөнки халыкны касталарга бүлгәләгән индуизм дине гаделсез дип санала. Исламны дәгъват итү үз нәтиҗәсен бирә: инглиз колонизаторлары 1872 елда үткәрелгән җанисәп алу мәгълүматларына караганда — Бәңгалиядә ул вакытта мөселманнар күпчелекне тәшкил иткән.

 

Бер провинцияне тәшкил иткән Бәңгалия дини состав буенча икегә аерымлана башлый — көнбатышта — индуистлар, ә көнчыгышта — мөселманнар күпчелекне тәшкил итә.

 

1906 елда Даккада Һинд мөселман лигасы оештырыла. XX гасырның башында ук англичаннар үз «бүлгәлә һәм хакимлек ит» принципларыннан чыгып Бәңгалияне икегә бүлергә теләделәр, мөселманнар моны хупладылар, индуслар исә каршы чыкты: алар бердәм мәдәни мирас турында һәм бердәм бәңгәл милләте турында тукыдылар.

 

Һиндстан исемле британ колониясе бәйсезлеккә бару процессында икегә бүленде — ул вакытта бәңгаллар башка мөселман халыклар белән бергәләп яңа шәргый дәүләт коруга тотындылар, аңа исемне дә «пакьстан» ягъни «чиста ил» дип куштылар.

 

Шул бердәм Пакьстан ике — Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлештән гыйбарәт иде.

 

Бер дәүләт кысаларда бәңгаллар үзләрен кимсетелгән дип тиз хис итә башладылар, чөнки 1948 елда урду теле — бердәнбер дәүләт теле буларак игълан ителә. Фәкать 1954 елда гына бәңгал теле икенче дәүләт теле статусына ирешә ала. Күрәбез ки, халыкның туган телен кимсетү, санга сукмау сәяси нәтиҗәләргә китерә. Пакьстанның ике өлеше ерагая бара һәм ниһаять 1971 елда хәтта үзара сугышка барып җитәләр. 1971 елда азатлык сугышында бәңгаллар җиңә һәм Бәңладеш дәүләте пәйда була.

 

Шушы тарихи вакыйгалардан гыйбрәт алырга кирәк — һәр халык үз туган телен хөрмәт итә, аны сакларга омтыла. Һәм дини бердәмлек идеясен битлек итеп файдаланып башка халык телен кимсетү озакка сузыла алмый шул. Үзара нәфрәт барлыкка килә. Безнең Русия шартларында да татар телле мәчетләрен саклыйсы иде. Бәңгалларны дини яктан надан дип әйтеп булмый ич — аларда атеизм чоры булмаган, алар һәм мөселманнар һәм бәңгаллар булып калырга теләде бит. Ислам солидарлыгы, ихванлыгы өчен телләреннән ваз кичмәде. Татарларга да андый хокук бирелергә тиеш кебек.

 

Тел ягыннан тагын мисаллар китереп була, мәсәлән, көрдләр: алар да Гыйрак эчендәге дәүләт теленә - гарәп теле, Коръән теле дип мөкиббән китмәде, ә үз туган телләре өчен корал тотып сугышып хәзер фактта табигый статуска ия булдылар: һәм көрдләр һәм мөселманнар булуга ирештеләр.

 

РФта татар мәчетләрендә туган телне кысрыклау тәҗрибәсе хәзер үзенә күрә бөтендөнья күләмендә бер казаныш булып таныла. Менә ни өчен татар ваһһабиларын бик теләп башка илләргә интенсив рәвештә дәшәләр, чөнки алар ваһһабилыкның эффективлыгын күрсәтүче экспонат ролен үтиләр.

 

Милли үзенчәлектән колак кагу, миллилекне җую кебек феномен бик күп көчләрнең хыялы. Ул максатка күп дәүләтләр ирешергә тели — үз азчылыкларны эретү максатында. Шуның өчен, әлбәттә, татар ваһһабиларның «изге русь» телен мөкатдәс санаулары, туган телләреннән ваз кичүләре шундый бердәм кызыксыну һәм теләктәшлек уятты, кайберәүләрдә сүнеп барган өметләрен ялкынландырды.

 

Якын киләчәктә без менә шушы сәяси заказ барлыгын белеп, аңлап эш итәргә тиешбез. Татар телле мәчет феноменын саклау — ул глобаль үлчәмле бер вазифадыр. Татарларга һәм татар һәм мөселман булып сакланасы иде. Ул вакытта миллилек белән динилек арасында каршылык юкка чыгар иде.


Вәлиулла ЯКУПОВ, тарих фәннәре кандидаты
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»