• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

16.01.2012 Җәмгыять

Бәләкәйләр

БӘЛӘКӘЙ МАРАТ

Кулак көчеге

 

Беренче сыйныфта укыганда булды бу хәл. Тәнәфес вакытында кәгазь йомарламнары атышып уйнаганда, минеке Сталин портретына барып тимәсенме. Нәкъ күз төбенә. Кылыйланды да калды юлбашчыбыз. Кашы да киселде.

 

Коелып төштем. Шулай булмыйча, Алладан да өстен даһи зат лабаса! Мәктәптәге көнебез аның исеме белән башлана, аның исеме белән төгәлләнә. Сталин!!!

 

Барысы да шомда. Илгиз дустым гына битараф. Сәер малай ул, кинаяле. Авызында җыен тузга язмаган сүз. Әле кичә генә:

 

—Беләсеңме, безнекеләр немецларны ни өчен туктата алмый?—дип, бәбәкләрен киереп баккан.

 

—Безнекеләрме... безнекеләр...

 

—Белмәсәң, бел,—дип бүлде дустым минем ык-мыгымны,—сугыш алдыннан безнең поездлар Германиягә: «Пщеница-пуф-пуф»—дип, бик авырлык белән генә барганнар, ә кайтканда: «Пудыр-мудыр-пиф-пиф»,—дип элдертәләр генә икән.

 

—Шуннан?

 

—Шуннан шул, аңгыра баш, германнар безнең бодай ипиен ашап симергән, үзебезгә—алабута. Пудыр-мудыр бизәнергә генә ул.

 

Риббентроп—Молотов пактына мөнәсәбәтле баш бетәрлек сүзләр булган ич болар. Мин моның асылына күп еллар үткәч кенә төшендем. Авылда да үзгә фикерле кешеләр яшәгән икән бит!

 

Әле дә яныма килде дә:

 

—Исең китмәсен иске чикмәнгә, кәгазь ертыла инде ул,—дип пышылдады.

 

Ул арада укытучы керде. Артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, иң алгы партада утыручы кычыткан чыпчыгыдай тик тормас Мияссәмә яңалыкны очыртып та җибәрде.

 

—Апа, Марат Ысталинның күзен чыгарды!

 

Ошбу хәбәрдән мөгаллимәбезнең аяклары атламас булды, шып туктап калды.

 

—Пәртриткә кара, апа,—дип ярдәмгә ашыкты әләкче бетчә,—иптәш Ысталин югары оч Әбелмәлих исәргә ошап калды бит.

 

Минем җаным уч төбенә йомарланган, чыгам-чыгам дип кенә тора.

 

—Әйдә, директорга!—диде Фәһимә апа үтә бер кискенлек белән, җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде.

 

Юлбашчы безгә исән күзе белән сөзеп карап калды.

 

Директорыбыз Җәмилә апа кечерәк кенә буйлы, мул гәүдәле. Башында һәрвакыт кубанка. Кавалерист булган дип сөйлиләр иде аның турында. Булса булгандыр, теле кылычтан да үткен. Мәктәпне генә түгел, бөтен авылны дер селкетеп тота.

 

Ул укытучының аңлатып бетерүен дә көтмәде, кыска кулын һавада уйнатып алды да, өстәлгә китереп сукты. Бу шулай көтелмәгәндә булды ки, хәтта кара савытлары да сикерешеп идәнгә тәгәрәде.

 

—Аһ, син, кулак көчеге!

 

Директор кабат йодрыгын йомарлады. Тик бу юлы өстәлне тынычлыкта калдырды, кулын авырттырган иде, ахры.

 

—Син бит, көчек, бу җинаятьне Әкрам кулак котыртуы буенча башкардың, шулаймы?

 

Ул, яшькелт күзләреннән ут чәчеп, миңа текәлде.

 

Бу зәһәрле карашны күтәрү мөмкин түгел иде, башым үзеннән-үзе күкрәгемә салынып төште.

 

—Әкрам кулак әле хак җәзасын алачак! Бу минем сүз, парторг сүзе. Төшендеңме, көчек?

 

Әкрам кулак—минем карт әтәем. Аның башка колхозчылардан бер аермасы да юк анысы. Хәер, дөрес әйтмим, аермасы зур. Ник дисәң, безнең Кәзкәй авылында карт әтәйләрдән ары берәү дә мунчада яшәми. Элек бай булу беләнмени. Картый әйтә, капма-каршы салынган алты почмаклы ике зур өебезне, ләфкәбезне, ун атыбызны, утар тулы мал-туарыбызны, кием-салым, савыт-сабаларыбызны сәүит тартып алды, ди. Бу ике өй хәзер дә бар. Берсендә авыл советы урнашкан, икенчесендә ниндидер агроүзәк. Ләфкә дә исән-сау, тик ул инде советныкы. Халык карт әтәйнең кызыл билле прәннеген әле дә сагынып сөйли. Ә минем аны әлегә авыз итеп тә караганым юк.

 

Директор дошманга чыгарса да, халык Әкрам картны нигәдер үз итә иде. Юмарт, хөсетсез, ярдәмчел булганга, ди картый. Ул сөйләгән бер вакыйга хәтердә уелып калган.

 

—Җомга көн иде,—дип тәфсилләп китте әбием,—күрше-күләнне чәйгә дәшкән идем. Шулай күгәрченнәрдәй гөрләшеп тәгамләп утырганда карт әтәңнең тавышы ишетелде. Ни булды икән дип чыгып бактым, күренми.

 

—Атасы, син кайда?

 

—Мин утарда, кортка, ыштан чыгар,—ди бу.

 

—Әстәгъфирулла, ниткән ыштан?

 

—Әйткәнне эшлә!

 

Өстендәгене бер сөальчегә салып биргән икән, буш кул.

 

Шул бушкуллыгы сөргеннән саклап калган да инде карт әтәйне. Авыл нык торган: җибәрмибез, бетте-китте, вәссәлам! Ә үзе исә улларына җил-яңгыр тигертмәгән, куркыныч янауга читкә чыгарып җибәргән. Тегеләр төшеп калганнардан түгел, әлбәттә, үз юлларын тапкан. Әткәем, мәсәлән, мөгаллимлек юлын сайлаган, җир читендәге башкорт балаларына аң-белем биргән.

 

Буш кул дигәннән, карт әтәй ул «чирен» миңа да йоктырган, күрәсең. Менә бер мисал.

 

Сөн бозга төренеп, салкыннар башлануга, мәктәп бушап калгандай булды. Һәрхәлдә, йөрмәүчеләр бермә-бер артты. Андыйлар безнең класста да бар иде. Төп сәбәп—кием кытлыгы.

 

—Октябрятлар нәкъ фронтташлар кебек бер-берсенә ярдәм итәргә бурычлы,—диде укытучыбыз Фәһимә апа,—артык-портык киемнәрегезне алып килегез, без йөрешне йөз процентка җиткерергә тиеш.

 

Артык егылып төшүче күренмәде күренүен, әмма мин әткәем, тагын аның фронтовик өч энесе үрнәгендә, октябрят дигән мактаулы исемнең данын ишәйтергә карар иттем. Өйдәгеләргә белгертмичә генә сандык төбеннән бер чигүле күлмәк табып алдым.

 

Фәһимә апа әнкәйне очратып, күп рәхмәтләрен җиткергән. Шушы рәхмәт мине харап итте дә инде.

 

Икенче көнне мәктәптән кайткач ни күрим, чигүле күлмәк чөйдә эленеп тора. Йөрәгем жу итеп китте.

 

—Мин дүрт бала карыйм, Бәдриҗамал бер баласын да укырга йөртә алмый,—диде әнкәй.

 

—Алар ярлы.

 

—Без баймы?

 

—Мин октябрят.

 

—Октябрят булсаң, әнә, иске киез итек, олтанлыгы да, шуны илтеп бир. Иптәшең, беләсең килсә, аягына булмаганга укырга йөри алмый. Ә чигүле күлмәкне үскәч үзең киярсең.

 

...Болар алда булган хәлләр. Хәзерендә директор алдында җавап тотам. Дөресрәге, мыш-мыш борын тартам.

 

—Октябрятлар оешмасы—большевистик сәяси оешма, анда кулак көчекләренә, мәчет кортларына урын юк,—диде директор, укытучыга мөрәҗәгать итеп,—бу мәсьәләне тиз арада хәл итегез.

 

Гаҗәпләнмәгез, мәчет корты дигәне дә мин булам инде. Барысы да бер башка—түз генә. Чөнки карт әтәйләр нәселенең бер канаты муллалык иткән, директор сүзләре белән әйтсәк: «Халыкны дин сөреме белән агулаган!»

 

Кулаклык өчен дә, муллалык өчен дә гаепне мин күтәрергә тиеш. Үзем теләп алмаган ла.

 

—Аңлатма яз, Акрамов,—дип, директор киеменә үрелде, каядыр ашыга иде булса кирәк. (Җәя эчендә генә аңлатма бирәм: мин мәктәптә кулак бабамның фамилиясе белән йөрдем, унынчыны бетергәндә генә Әмирханов икәнлегем ачыкланды).

 

Гыйлемем аңлатмалар язар дәрәҗәдә түгел иде, хәрефләрне генә өйрәнеп бетердек бит әле. Язу ягы да бик чамалы. Шулай да: «Тәртип бозмам», дигән җөмләне сырладым үзе.

 

—Имзаңны куй, числоны теркә, бүген 1941 елның 17 ноябре.

 

Әлеге хәлләрнең шаукымы өебезгә дә килеп җитте. Юк, ачуланмадылар. Сукмадылар да. Алай җиңелрәк тә булган булыр иде әле.

 

—Үзеңне түгел, данлыклы әткәңне, Әмирхан мөгаллимне хур итәсең бит, шунлык та акылың юкмени соң синең?—диде әнкәй үпкәле тавыш белән, ә күзләре мөлдерәмә. Ул әткәйне һаман исән итеп күрә, хәлбуки, үлеме турындагы кара язуны алган идек инде.

 

Кара язулар бабамның калган улларына да: Галимҗан агаем белән Әбелгас агаема да килде, фәкать Әбелхан агаем гына урап кайтты.

 

Әкрам бабай үзе төрмәдә вафат булды. Заготзернога ашлык ташыганда ничәдер кило бодае өстенә чыккан, имеш.

 

Зур ыру әнә шулай күзгә күренеп саекты.

 

Тормыш елгасы бернигә карамый ага бирә. Ышанасызмы-юкмы, тора-бара мин мәктәбебезнең сәяси лидерына әверелдем бит. Җәмилә апа үч саклаучылардан түгел иде. Октябрятлыктан чыгару куркыту өчен генә уйлап табылган нәрсә иде, күрәсең, аны белми дә калдылар. Лидерлыкның исә акка кара белән язылган исбатламасы бар.

 

Туган-үскән Актаныш якларына бер кайтуымда журналистлар «Колхоз ударнигы» газетасының 1948 ел, 9 апрель санын бүләк иткәннәр иде. Тикмәгә түгел. Ник дисәң, бу санда «Аеш җидееллык мәктәбе пионерларына Кәзкәй мәктәбе пионерларыннан хат» урнаштырылган икән. Менә шуннан бер өзек: «Колхозыбызның югары уңыш звеносын шефлыкка алган идек. Шул звено участогына укучылар 140 центнер тирес чыгардылар, 95 центнер көл, 10 центнер кош тизәге җыйдылар. 4 апрельдә оештырылган өмәдә генә дә 420 центнер тирес чыгарылды...

 

Пионерлар тапшыруы буенча, Зоя Космодемьянская исемендәге дружина советы председателе: М.Акрамов»

 

Менәтерәк, вәйт!

 

Сугыштан кайткач, директорыбызның ире Кашапов абый да укытучы булып эшләде. Аннан соң ничектер кисәк кенә күченеп тә киттеләр.

 

Җәмилә апа күп еллар үткәч мине үзе эзләп тапты. «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшләгән чагында редакциягә хаты килеп төште. «Марат, мин сезнең язмаларыгызны көтеп алам, яратып укыйм. Горурланам. Бу минем өчен зур шатлык», дигән.

 

Оныта язганмын, теге хәвефле гамәлнең файдасы да тиде бит, шуннан соң мәктәптә барлык портретларны да пыяла рамлыларга алыштырдылар.

 

Мәхәббәт мәктүбе

 

Элек көтүдән соң янә бер көтү була торган иде: кичке көтү. Ул фәкать сөтбикәләр өчен генә. Ә көтүчеләре—бала-чага.

 

Һәр урамның үз урыны. Без исә 10–15 йортлы Сөн тыкрыгында яшибез, ындыр артындагы яланга чыгабыз. Сыерлар чүпләнә, ә без шашынып уйныйбыз. Башлап йөрүчебез инде бишенче сыйныфка күчкән Халидә исемле кыз. Озынчарак йөзле, кылыч борынлы, кара кашлы. Җитезнең җитезе, бөтерчектәй бөтерелә. Үзе тел бистәсе, авызы сүздән бушамый.

 

Халидә башлыча аулак өй уеннарына һәвәс иде. Җырлары да үзгә. Без Илгиз белән, мәсәлән, үзе үк үткәргән җыр ярышында «Комсомолка Гөлсара» җырын башкардык. Бөтенесенә дә ошады, дәррәү кул чаптылар. Чыны да шул, бик шәп җыр ул.

 

Туплар шартлый, җирләр тетри,

Йолдыз якты, төн кара.

Мылтык алып, кылыч тагып

Дошманнарга каршы бара

Комсомолка Гөлсара.

 

Халидә сулакай кулын гына селтәде.

 

—Яланда да мәктәп җырын җырламагыз сана,—диде.

 

—Алайса, ялан җырын үзең җырлап күрсәт,—диде Илгиз.

 

Халидә ялындырмады, куш учы белән шома чәчен сыпыргалагандай итенде дә, чәрелдәп тә җибәрде:

 

Ял вакыты җитү белән

Солы сал атларыңа;

Ярым дисәң, яр дип сөйсәң,

Тилмертмә хатларыңа.

 

Аның такмакларын үтеп барышлый Гыйндулла корткасы да тыңлап торган икән.

 

—Шәмсетдиннең бу бытбылдыгына да ис керә башлаган бит,—дип сөйләнде,—аякларында эрҗинкә, җыенга чыкканмени.

 

Нинди ис, һич аңламадым. Эрҗинкәсе әйбәт анысы. Минем үземнең дә әткәйдән калган чүәк бар. Җон оекбаш киеп, җеп белән кысып бәйләп куйгач, зурлыгы да сизелми. Тик ул мәктәпкә йөрергә генә.

 

—Хәзер йөзек салышлы уйныйбыз, бер рәткә тезелешеп басыгыз,—диде Халидә, аның үз утызы утыз.

 

Отылган кешегә җәзаны да ул үзе бирә. Илгизне, әнә, әтәч булып кычкыртты, Мияссәмәгә биергә кушты. Инде минем чират та җитте.

 

—Ә син, Марат, әйт, кемне сөясең?—диде.

 

Аптырап калдым. Билгеле, сөйгән кешеләрем бар минем. Әнкәйне, әткәйне, инәкәйне, Әфка абыйны, сеңелләрем Клара белән Венераны... Сизеп торам, Халидәнең тел төбе бүтән.

 

—Җә, сузма, башкаларның да уйныйсы килә. Давай, әйт, кемне сөясең?

 

Каршыма ук килеп басты бу, буып ташларга әзер, валлаһи.

 

—Сине,—дидем мин давайлаудан котылу мәсләгеннән,—сине...

 

—Бүгенгә җитте, сыерларыгызны барлагыз, кайтабыз,—диде Халидә.

 

—Авызын капладың син бу чикерткәнең, күр, ничек куырылып төште, маладис,—дип хуплады мине Илгиз.

 

Икенче көнне Халидә яшертен генә кулыма ниндидер конверт тоттырды. Үзе шунда ук юк та булды. Карасам, хат. Өчпочмаклы. Фронттагы берәр туган-тумачадандыр, мөгаен. Чөнки мин беренче сыйныф белеме кысаларында гына булса да барча карендәшләргә дә хат яза идем. Кулымның сызма сурәтен дә сырлыйм. Алар үзләренекен. Шуңа күрә хатны өй алдында ук ачасы иттем. Ачтым да катып калдым, гүя башыма тукмак белән тондырдылар.

 

Хатның беренче битендә ике күгәрчен рәсеме. Томшыкларын терәшкәннәр. Уң яктагысының астына «Марат» дип язылган, сул яктагысына—«Халидә». Чит-читләрендә буяу карандашы белән ясалган чәчәкләр.

 

«Марат, җаным! Мине сөюеңне белеп йөри идем инде. Мин дә сине өзелеп сөям...»

 

Хатны тулысынча укып чыгарга тәвәккәллегем җитмәде. Йөзем яна, кулым калтырый. Нишләргә? Мәсхәрә ләбаса бу! Белеп алсалар, үртәп интектерәчәкләр бит. Җаным, имеш. Башына тай типкәндер ул кылыч танауның. Сабакы...

 

Болдырда аяк тавышлары ишетелде. Бу Әфка абый. Әнкәйнең энесе, яшь арабыз 5-6 ел гына. Ул сизенсә, вапши харап.

 

—Сыер тигәнәккә баткан, кара аны, селәгәеңне агызып йөрмә, ныклап кара,—дип, абый колакны борып китте.

 

Тигәнәк кайгысымы соң әле монда. Хатны кая яшерергә? Әүвәл өйдәгеләр күрмәгәндә генә кәбәрткәдәге чыра тартмасы астына шудырдым. Инәкәйнең күәс чиләге тирәсендә кайнашуын күргәч, аны этә-төртә янә кәбәрткәгә атылдым...

 

—Бабасырларың кузгалдымы әллә, балам, бер урында утырып тора алмыйсың,—дип, хәлгә кермәкче итте инәкәй,—кәрәчин тамызып карыйм соң.

 

—Ярар, башта тышка чыгып керим әле.

 

Хатны бу юлы лапастагы улак эченә төрттем.

 

Инде ятарга да була. Ләкин йокым йокы булмады, төне буе саташып чыктым. Имеш, Әфка абый хатны тапкан да, авыл буе кешеләргә укып йөри. И, көләләр. Очраганы берсе «кияү» дип мыскыл итә...

 

Уянып киттем дә, атылып ишек алдына чыктым. Таң беленеп кенә килә иде әле. Лапаста сыер мөгри. Җә, аллам, улакның астын өскә китергән ләбаса, мөртәт. Хат та шунда аунап ята.

 

Хат, ниһаять, тәрәзә кашагасында урын тапты. Әмма бу вакытлыча гына. Аннан ничек тә котылырга кирәк. Бердәнбер юл—иясенә кире кайтару. Тик ул чагында Халидә белән сөйләшергә туры киләчәк. Ә минем сөйләшү түгел, шәүләсен дә күрәсе килми. Вәйт бәла.

 

Инәкәй учак тергезеп җибәрде. Һәм шуның белән мәсьәлә дә хәл ителде. Йөгереп бардым да хатны утка тондырдым. Өстемнән таш төшкәндәй җиңеләеп киттем.

 

—Кәрәчиннең файдасы тидеме, балам?—дип сорады инәкәй.

 

—Тиде, тимәгән кая.

 

Халидәдән дә үчне кайтардым анысы. Туйганчы каз боты ашаттым. Кызлар белән су кергәнен сагалап тордым да, алар йөзешкән-шаярышкан арада күлмәгенә чияләп төен салдым. Аннан куак арасына посып, күзәтеп тордым. Әй, җәфаланды да соң. Алай тешләп карый, болай әйләндергәли, юк, төен бирешми. Бирешергә теге, төкрек белән дә юешләнгән ич. Хатыңа күрә таман, кылыч танау.

 

Нишләмәк кирәк, гыйшык-мыйшык учагын дөрләтүче геннарның йокыдан уянмаган чагы булган шул әле ул.

 

Гармун кулларыбызда

 

Халидәнең хатындагы бер җөмләне, темасына туры китереп, махсус әлеге бүлеккә калдырдым. Менә ул җөмлә: «Мин сөйгәнемнең гармунчы булуын теләгән идем...» Кызыкайның гыйшкый язмышында бу хәлиткеч сәбәп булгандыр, мөгаен, югыйсә борын асты да кибеп җитмәгән малайга мәхәббәт хисләрен белдермәс иде.

 

Кайчан, ничек гармун уйнарга өйрәнгәнмендер—хәтерләмим. Беренче гармунымны исә институтка укырга кергән елны комиссионкадан йөк бушатып эшләгән акчага алдым. Аяклы фотоаппарат, гармун—болар кечкенәдән килгән буй җитмәс хыялым иде.

 

Без бәләкәй чакта авылыбызда бер генә гармун бар иде. Ул да булса, клубта. Хәтта мәктәп тә озак еллар гармунсыз яшәде. Күрәсең, клуб гармуны эләккәләгәндер кулыма. Ул гармун әле булса төшләремә керә. Шырпы кабы зурлыгында гына иде. Ә тавышы—бөтен Сөн буен колачлый. Көмеш телле—кызуда да, салкында да бер дәрәҗәдә чыңлый, яңгырашын үзгәртми. Саратский тибындагы унике телле гармун. Бездә аны «Русский» дип йөртәләр иде: күреген тартканда бер тавыш, йомганда икенче тавыш. Шул исәпкә октавалары арта.

 

Гармун шыгырдатуымны минем үземнән элек авыл таныды булса кирәк. Шулай бер көнне яланга бозау куып кайтканда капка төбебезгә колхоз персидәтеленең җигүле аты килеп туктады. Кузлада—амбар каравылчысы чатан Вәли абзый.

 

—Өстеңә җүннерәк киемеңне ки, персидәтел чакыра,—диде ул,—тиз бул!

 

Персидәтелнең кара лаклы трантасына утырып, ындыр табагына менеп киттек. «Кызыл олау» көне икән, халык шыгрым. Директорыбыз Җәмилә апа да шунда.

 

—Сиңа бик мөһим бурыч йөкләнә, Акрамов,—диде ул җитди кыяфәттә, «Кызыл олау»ның музыкаль оформлениесе өчен җавап бирәчәксең—менә гармун, бар, алгы бричкага утыр.

 

Бричканың уң яңагына кызыл флаг эленгән, ә сул яңагына: «Фронтка—«Яңа тормыш» икмәге!»—дип язылган кызыл комач беркетелгән иде.

 

Бричка хуҗасы Сәгадәт тутакай мине калын иреннәрен җәеп каршы алды.

 

—Бәй, апай, синмени әле бу, әйдүк-әйдүк, башка авыллар гармун белән килгәндә көнләшеп үлә идем, хәдер, әнәтрәк, үд гармунчыбыд да бар,—дип, мине олауга күтәреп үк утыртты.

 

Ифрат көчле ул, беләкләре бастырык юанлыгы, капчыкларны бүксә урынына гына сикертә.

 

—Продукцияң менә монда, апай, бүген бал да тамыдган Гали абдаң,—дип тә өстәде. Аеруча җаваплы эш башкаручыларга колхоз ашамлык бирә иде. Аны кыска гына «продукция» дип йөртәләр иде.

 

Җәмилә апа нотык тотты. Гадәттәгечә, озак сөйләде, әле тагын да дәвам иткән булыр иде, персидәтел генә бүлде.

 

—Кузгалдык, тарт, энем, гармуныңны!

 

Олауны кул болгап озатып калдылар. Барасы юл шактый: Актаныш безгә - ун чакрым, Актаныштан Әҗәкүл - биш чакрым. Баруы-кайтуы утыз чакрымнан арта.

 

«Музыкаль оформление»нең бурычы—Җәмилә апа кат-кат колагыма киртәләгәнчә, гармун уены аша «Яңа тормыш» колхозының күркәм омтылышын район җитәкчелегенә җиткерү, данын бөтен тирә-якка тарату.

 

Әйтергә кирәк, булдырдым. Олауны каршы алган район түрәсе бигрәк тә «Комсомолка Гөлсара» көен ошатты, унлап дәфтәр, бер кап буяу карандашы, бер кап чукмар башлы каләм дә бүләк итте. Әби-апалар юл уңаенда алма, чия, карагат ише җимешләр белән сыйладылар.

 

—Бәй, апай, кулың җиңел икән, әнәтрәк, бүген ашлыкны җилгәртмәй генә кабул иттеләр бит, рәхмәт төшкере,—дип, Сәгадәт тутакай да үсендереп җибәрде.

 

Яңгыр гына бераз кәефне бозды. Авылга кайтып җитәрәк Агыйдел аръягыннан кара болыт ишелеп килде дә, чиләкләп-чиләкләп койды. Туктаусыз күк күкри, яшен яшьни: дөбер дә дөбер, чалт та чалт. Яшен яктысы ябык күзләр аша да үтеп керә. Куркыныч. Ахыры заман диярсең.

 

—Апай, миңа алмаш табылыр, ә син авылда бердәнбер, суык тия күрмәсен,—дип, тутакай өстемә кәҗәнен япты.

 

Ул җәйне кызыл олау өстендә үткәрдем дисәм дә арттыру булмас. Мине инде таныйлар. «Бигрәкләр дә оста уйный инде бу Кәзкәй малае»,—дип мактау сүзләре ирештерәләр.

 

Үзем исә Сәгадәт тутакайның җырына мөкиббән идем.

 

Еш җырламый, әмма җырласа, тавышы иртәнге пароход авазыдай Кәзкәйдән Актанышка ишетелә иде.

 

Агыйдел буйлары матур

Аккошлар уйнаганда.

Минем йөрәккәем ярсу

Гел сине уйлаганда.

 

Әлеге көй гармунга кушылып җырланмый, ялгыз башкарыла. Мин аның үзенчәлекле техникасына әле дә төшенә алганым юк. Тавыш бизәкле түгел, ул ничектер күкрәктән бернинди каршылыксыз, турыдан-туры чыга. Ихтимал, көчлелеге шуның белән аңлатыладыр. Шулай да бер югары нотада тавыш калтыранып китә. Бу аңа кабатланмас шарм өсти.

 

Безнең авылда болай итеп Сәгадәт тутакай да Рабига апа гына җырлый иде. Бүгенге көндә андый җырчыларны очратканым юк. Грузиннарда, хохолларда бар бу ысул, тик аларда, акапелла стилендәге берничә тавышлы күмәк җыр ул.

 

Гармунчы буларак, абруем артканнан-арта гына бара. Шимбә көннәрендә клубны ачып, бичерлар (урысча «вечер» сүзеннән) үткәрергә рөхсәт ителгәч, янә бер баскычка күтәрелде. Чөнки бичер—бию тамашасы. Бию өчен исә гармунчы зарур.

 

Шимбә киче килеп җиттеме, мөдир Саҗидә апа безгә төшә дә, юмалый-юмалый клубка алып менеп китә. Кызларны ду китереп биетәм. Рәхмәт йөзеннән, кесәмә көнбагыш, кабак төше тутыралар.

 

Бичерның үз репертуары. Ул нигездә өч көйдән гыйбарәт: Камаринская, Барыня, Мари такмагы. Каф тавы артындагы урысның исе дә килмәгән ерак татар авылында Глинка операларында урын алган Камаринская ничек төпләнеп калгандыр, анысы миңа караңгы, ә ул татарча милли аранжировкада бик җилле яңгырый иде.

 

Сез: «Әпипә»ләр кайда иде соң?—дип сорарсыз. «Әпипә»ләр дә бар иде, билгеле. Тик аларның урыны—сәхнә!

 

Урам—үзенә, сәхнә—үзенә.

 

Мин инде бердәнберлегемә тәмам күнегеп җиткән идем. Борын—чөйдә. Кәкитләнергә өйрәндем. Кәҗәләнәм дә. Үзем исә бичерларны сагынып көтеп алам.

 

Чираттагы бер шимбәдә Саҗидә апа килмәде. Сагаеп калдым. Соңаргандыр гына, килер, беркая китмәс дип юатам үземне. Күңелне барыбер нидер тырный, каһәр. Ярар, дим, башка күзегезгә кырып салырга да булмам, дим. Ялынырсыз. Үкенерсез...

 

Түзмәдем, клубка үзем менеп киттем. Ә анда ачык ишектән гармун тавышы бөркелә. Шыпан-шыпан гына тәрәзәгә килеп капландым. Ни күрим, гармун бер солдат кулында. Теттерәләр кызлар биеп. Уйнавы минекеннән калыш анысы, бәлки, шулай тоелгандыр гына, ләкин бу инде - чын егет.

 

Шул рәвешле сугыштан яраланып кайткан Әхтәм абый минем җәй буена сузылган «бердәнбер гармунчы» монополиясенә киртә салды. Тора-бара авылда гармуннар күренә башлады, тагын да сәләтлерәкләр калкып чыкты.

 

Рәшәткәле тәрәзә

 

«Тимер ишеккә уелган рәшәткәле тәрәзәнең келәсе чылтырады. Күп тә үтми, анда Мөкәррәмәгә богау салган милиционерның мыегы, аннан соң йөзе күренде...»

 

Әлеге өзек «Мөкәррәмә» исемле повестемнан алынды. Бу тулысы белән дөреслеккә туры килә. Актаныш төрмәсенең ул рәшәткәле тәрәзәсе күңелемдә гомерлеккә уелып калды минем.

 

...1943 ел. Язгы чәчү чоры. Тиздән соңгы кыңгырау. Хуш икенче сыйныф! Алда—җәй. Су керү, чүмәлә тарттыру, балык каптыру.

 

Балык дигәннән, Идел мул типте, балык күп быел. Илгиз белән көн дә олы балыкка йөрибез. Зур кармакка тирес корты саплап, кармакны төнгә салабыз да, көтү белән барып алабыз. Эләгә. Кичә беләк буе опты капкан иде. Шуңа күрә инәкәйнең таң белән уятуына гаҗәпләнмәдем. Гадәттәгечә, иркәләнебрәк:

 

—Тагын әз генә,—дип, әйләнеп яттым.

 

—Тор, балам, йоклап ята торган чак түгел, йортыбызга кайгы керде,—диде инәкәй яшь аралаш.

 

Йокым мизгел эчендә качты.

 

—Ни булды, инәкәй?

 

—Әнкәңне милициягә алып киткәннәр, балам, ашарына илтеп, хәлен белеп кайт,—диде инәкәй,—безне эштән җибәрмиләр.

 

Шушы урында, лирик чигенеш ясап, инәкәй турында мәгълумат бирү урынлы булыр дип саныйм. Ул - әнкәйнең инәсе, безнең әбекәебез. Әнкәйгә инәкәй булгач, безгә дә инәкәй иде. Ифрат дәрәҗәдә гадел, ярдәмчел вә сабыр зат. Эшчән, ару-талуны белми. Кием-кыяфәте дә күңеле кебек үк саф-чиста һәм пакь иде. Олыгайгач, авылның ак әбиенә әйләнде. Кечерәкләр «алма әби» дип йөртәләр иде. Чөнки кесәсендә һәрвакыт алма булыр иде.

 

Тәкъвәнең тәкъвәсе. Уку-язуы юк, әмма бик күп догаларны яттан белә. Безнең өйдә мосафирлар еш була. Алар кышкы озын кичләрдә дин тарихын сөйлиләр иде. Мин, мәсәлән, Кол Шәриф мәчетенең мөхтәрәм имам хатибы Рамил хәзрәтнең пәйгамбәрләр турында радиодан бәян иткән хикәятләреннән бәләкәй чакта ук азмы-күпме хәбәрдар идем.

 

Әле дә исемдә, бервакыт инәкәй төн уртасында аякка бастырды.

 

—Дөнья бетә, иман китерегез, ай тотылган!

 

Барыбыз да догага иңдек. Ә бераздан этләр өрүдән туктады, ай яктырды, шом басылды. Без айны Иблис мәлгуньнән коткара алуыбызга куанышып, юрган астына чумдык. Яшенле яңгыр килә башласа да, ишек-тәрәзәләрне, морҗа авызын догаларыбыз белән сугарабыз. Мин җиткән егет булганчы кече йомышымны рәсүлебез Мөхәммәд пәйгамбәр үрнәгендә тезләнеп башкардым. Тик, кызганыч, алга таба мәгълүм сәбәпләр аркасында минем тәрбия марксистик юнәлеш алды, саф дин читтәрәк калды.

 

...Актанышка барып җиткәндә иртә иде әле. Түбәсенә чәнечкеле тимер чыбык эленгән тоташ биек койма ышыгында озак кына эш сәгате башланганын көтеп утырдым.

 

Халык тыз-быз. Ләкин миңа алар бармы да юкмы. Бөтен күзәнәкләремне, бөтен барлыгымны уй баскан. Әнкәем бик тә әйбәт. Бригадасы һәрвакыт алда бара. Аны, әлбәттә, чыгарачаклар. Бүген үк җитәкләшеп кайтып китәрбез әле, Алла боерса.

 

Инәкәйнең борчулы йөзе дә күз алдыма килеп ала.

 

—Әйттем мин аңа, алдыңа-артыңа карап йөр, дидем...

 

Инәкәй әнкәйне һаман кисәтеп тора. Чөнки әнкәй төшке ашка кайтканда крандас төбенә ни дә булса салып кайта. Инәкәй моны бурлыкка саный. Өченче көн дә әнкәй тавыкларга бер улак кибәк юнәткән иде.

 

—Теге хатын (ачуы чыкканда ул кызын шулай дип атый иде), тагын урлашкан, барыгыз, күз-колак булыгыз,—дип, инәкәй, һәрвакыттагыча, мине һәм сеңелләремне сакка чыгарып җибәрде.

 

Хәзер дә инәкәй бурлыкка ишарә итә иде. Шул кибәк өчен төрмәгә ябалар микәнни?..

 

Ниһаять, ишекне ачтылар. Мин гозеремне җиткердем. Мыеклы милиционер, әйберләремне тикшергәч, тимер ишеккә уелган рәшәткәле тәрәзәне ачып оран салды:

 

—Акрамова, сиңа төенчек!

 

Төрмә ягында идән түбәндәрәк иде, ахрысы, әнкәйнең сузылган кулы гына шәйләнеп китте. Кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым.

 

—Әнкәй, әйдә кайтабыз, әнкәй!

 

—Марат, улым...

 

Милиционер шап итеп тәрәзәне ябып куйды.

 

Безне кара кайгы басты. Узган ел гына бер кесә яшь арыш уган өчен Мәфтукәттәйне ун елга утыртканнар иде. Әфка абый кешеләрнең сөйләшүен тыңлап торган, әнкәй чәчү агрегатында эшләүче Тәзкирәттәйне урлашырга котырткан икән. Имеш, чәчү нормасын киметәләр дә, калган симәнәне икесенә бүләләр.

 

Тәзкирәттәй җинаятькә бармаган, бу хәлне чәчми-түкми тиешле җиренә җиткергән. Әнкәйне басуда ук кулга алганнар.

 

Хәзер инде мин бур малае да. Авылда кылт итү дә эзсез генә үтеп китми шул. Беркөнне дәрес уртасында җирән баш Хәләф урынынан торды да:

 

—Апа, Маратларга тентү керде,—диде.

 

Бүртенеп чыктым. Барча күзләр укытучыга төбәлгән: ул ни әйтер?

 

—Борһанов, дәрестән читләшмә, мәсьәләңне чиш,—диде Фәһимә апа тыныч кына. Мин аны барып кочаклый яздым.

 

Директорыбыз Җәмилә апа да нишләптер бу вакыйганы куертмады, иртән коридордан үтеп киткәндә хәтта аркамнан да сыйпап узды.

 

Тентү керде, әйе. Бөтен җирне актарып бетерделәр. Өй түбәсенә дә менделәр, идән астына да төштеләр. Мунча, абзар-кура—берсе дә калмады. Алма бакчасын, кое тирәсен очлы тимер ярдәмендә тишкәләп тикшерделәр. Шөкер, бернәрсәсез киттеләр.

 

—Ул җирән башны акылга утыртырга кирәк,—диде Илгиз. Мин үзем дә шул фикердә идем. Кайтырга чыккач, якалап алдым моны. Куркынып калды Хәләф. Күзләре челт тә челт. Шулай озак кына бер-беребезгә карашып тордык. Иң элек ул телгә килде.

 

—Җә, Марат, суксаң сук та, миңа кайтырга кирәк, инәй чирләп ята...

 

Кулларым үзеннән-үзе ычкынды. Ничек инде инәсе чирләп яткан малайны тукмаклыйсың ди?

 

Әнкәйнең төрмәдә утыруына да иртәгә нәкъ бер атна тула. Кичтән олы балыкка кармак салып кайткан идем, зур гына кызылканат эләккән. И, сөенгәннәрем.

 

Өйгә атлап түгел, очып кайттым. Инәкәй капка төбен себерә иде. Чүп-чардан арындыргач, тирә-як хозурланып калган, әйтерсең лә яшел хәтфә җәйгәннәр. Көн искиткеч матур. Якты, җылы. Һәр тарафта яз елмаюы...

 

—Балыгыңны үзең чистарт, балам, мин учак тергезермен,—диде инәкәй,—иртәрәк кузгалырсың, әнкәң дә юксынадыр.

 

Күзен угалый-угалый Клара белән Венера да безнең янга чыкты.

 

—И, йокы чүлмәкләре, ничек торасы иттегез?—дип шаяртты инәкәй.

 

—Без әллә кайчан уянган идек инде, күзне генә ачып булмады,—диде Клара.

 

—Балалар, карагыз әле, әллә күземә күренә инде...

 

Карасак, тау башыннан, турыга юл ярып, әнкәй төшеп килә...

 

—Әнкәй кайта!

 

—Әнкәй!

 

Без бер сулыш белән урыныбыздан кузгалдык та, абына-сөртенә әнкәйгә каршы йөгердек...

 

—Әнкәй!!!

 

Язгы матур көн безгә бетмәс-төкәнмәс бәхет алып килде.

 

Тәзкирәттәй әүвәлге сүзләреннән баш тарткан икән. «Кеше котыртуы белән генә намуслы кешегә яла яктым»,—дип, милициягә барган.

 

Әлеге мәкерле хәлнең эчке агымнары турында мин бернәрсә дә белмим, чөнки бервакытта да төпченмәдем, әнкәйнең ярасына тоз саласым килмәде.

 

Тормышыбыз, дәһшәтле сугыш катгыйлыгы белән аралашып, үз эзенә төште. Әнкәй—командир, инәкәй—комиссар. Ә без дүрт бала: Әфка, Марат, Клара, Венера—бәләкәй солдатлар.

 

Алда исә яңадан-яңа көтелмәгән сынаулар...


Марат ӘМИРХАНОВ
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (792530) / 16.01.2012 21:24:52

Кызыклы истәлекләр. Миңа ошады.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar