поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2012 Сәясәт

Син - миңа, мин сиңа кирәк

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ничек яшиләр, ничек тормыш авырлыклары белән көрәшәләр, гарип кешене алда ни көтә, без шул турыда уйланабызмы? Әлбәттә, юк. Һәркемнең үз тормышы, үз мәшәкатьләре, һаман каядыр йөгерәбез, һаман ашыгабыз... Чөнки без исән, җир җимереп эшлибез, авыз тутырып ашыйбыз. Ә туктап, янәшәдә генә яшәүче безгә охшамаган адәм баласына: “Хәлең ничек?” – дип сорау бирергә дә онытабыз, котылгысыз халәтенә кайгыртучанлык белән җавап бирүне кирәксенмибез.

Без аның белән бер урамда яшәдек, Кунакбай суларында бергә уйнап үстек. Дөрес, балалар йомычкалардан, кәгазь кисәкләреннән көймәләр ясап, ерганак суларында агызганда да, чыр-чу килеп, җепшек карга бата-чума йөгергәндә дә ул безгә читтән генә карап тора, ә җылы кичләрдә капка төбендәге бүрәнәләргә тезелешеп утырганда, ул уртабызга кереп утырырга ярата иде. Иң оста әкият, шигырь сөйләүче иде ул. Бала чакта бу малайның катлаулы тормышы, төннәр буе сызлануы, кешеләрдән оялуы турында без, урам балалары, уйланмый идек. Фердинанд безгә үзебез шикелле бала, дус, мәзәкләр сөйләп көлдерүче күрше малае булды.

 

Менә балачак мизгелләрен искә төшерә-төшерә, аның белән очрашуга барам. Фердинанд мине ишеген киң итеп ачып каршылады. Аш бүлмәсеннән елмаеп хатыны Люция килеп чыкты һәм түргә узарга тәкъдим итте. Җылы, пөхтә итеп җыелган өйдә миңа рәхәт булып китте. Ә иң мөһиме - хуҗалары ачык йөзле, кунакчыл. Килүемне алдан белмәсәләр дә, шатлыклары йөзләренә үк чыккан иде.

 

Фердинанд Камил улы Сафинның тормышы үзенә күрә батырлык дияргә  була. Аның әнисе Хәдичә апа кыз чагында бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып киткән. Шунда ул үзбәк милләтендәге кешегә тормышка чыга һәм туп кебек таза Фердинандны таба. Бәби тапканнан соң, атна - ун көн дә үтми, яшь ананы мамык басуына эшкә җибәрәләр, ә каенана сабыйга тиешле игътибар бирми. Тамагы ач бала авырый башлый: салкын тия, сөякләре ныгымый. Җитмәсә, бала бишектән егылып төшмәсен дип, әбисе аны җир идәнгә утыртып калдыргалый. Тора-бара сабыйның умыртка сөяге кәкрәя һәм аркасына бөкре чыга башлый. Ана нишләргә дә белми, сабыен үзе белән эшкә йөртә, табибларга күрсәтә... Файдасы булмагач, 7 яшьлек Фердинандны алып, туган якларына кайта. Ләкин авылда да аларны елмаеп бәхет каршы алмый. Хәдичә мунча хәтле кечкенә генә өй сатып ала һәм шунда улы белән көн күрә башлый.

 

- “Кеше матур булырга тиеш. Үзе дә, киеме дә, уйлары да”, - дип Островский сүзләре белән дәвам итә сүзен Фердинанд. - Табигать мине авыру итеп яралткан икән, “мин зәгыйфь” дип, өй тәрәзәсеннән карап утырып кына булмый бит. Тырышырга, тырмашырга, ничектер яшәргә кирәк.

 

Әйе, ул гомер бу тырышты. Мәктәпне тәмамлагач, Оренбургтагы бухгалтерлар техникумында укып кайтты, җирле хуҗалыкка бухгалтер, хисапчы булып эшкә урнашты һәм 26 ел дәвамында шунда хезмәт итте. Төгәл, башлаган эшен җиренә җиткерүчән, һәр кешегә ягымлы хезмәткәрне җитәкчеләр дә, авыл халкы да яратты, хөрмәт итте. Колхоз идарәсе карары белән аңа яхшырак өй бирделәр. Эштән бушаган вакытларында Фердинанд шигырьләр иҗат итә, район газетасына мәкаләләр яза иде. Олыгайган әнисенә карата да ул игътибарлы булды, вафатына кадәр тәрбияләде, хөрмәтләп соңгы юлга озатты.

 

- Әнине җирләгәч, ике ел берүзем яшәдем, - дип дәвам итә сүзен Фердинанд. - Бик авыр булды ялгызыма, сөйләшергә, киңәшергә генә дә кеше юк иде бит. Уйладым, уйладым да, Люциягә сүз кушып карадым. Ул риза булды, һәм менә 18 ел инде без бергә. Авыру кеше белән яшәү кемгә дә җиңел түгел. Төрле вакытлар була: түшәктән тора алмыйча сызланып яткан чакларым да аз түгел. Ләкин түземлелекне Ходай Люциягә җәлләми биргән. Ул искиткеч кеше: куллары оста, күңеле миһербанлы. Ул мине баласын караган кебек тәрбияли. Мин аңардан бик канәгать һәм рәхмәтләрем чиксез…

 

Фердинанд Люция турында бик матур сүзләр әйтте. Күпләр белән миңа очрашып сөйләшергә туры килә, ләкин ирләрнең хатыннары турында шундый йөрәккә үтәрдәй сүзләр әйткәннәрен ишеткәнем булмады. Күңелебездә булса да, ягымлы сүзләрне ярларыбызга әйтми калдырабыз шул.

 

Люция дә тормыш иптәше турында  күркәм сүзләр әйтергә ашыкты.

 

- Фердинандның сәламәтлеге чикләнгән булса да, ул чын ир-егет. Аның начар гадәтләре юк, кешелекле, игътибарлы. Мин үзем дә авыргалыйм, олы яшькә кереп барабыз бит. Шундый вакытларда Фердинанд чәйгә кадәр ясап китерә, карый, кайгырта. Ул чын иптәш Һәм киңәшче. Без бер-беребезгә бик кирәк.

 

Чыннан да шулай булмаса, бер-берсенә бу хәтле ягымлы карамаслар иде алар. Язмыш биргән авыруга карамастан, менә дигән иттереп тормыш көтәләр. Әнә, өй эчен төзекләндерү эшләрен дә башлап җибәргәннәр бит әле. Исән-сау шушы эшләрне башкарып чыксыннар да, рәхәтен күреп, озын, парлы гомер кичерсеннәр иде.

 

Мин, күңелемдәге теләкләремне тели-тели, кайтырга кузгалдым. Ә Фердинанд белән Люция тагын килергә вәгъдә алып, озатып калдылар.

 

Дөресен әйткәндә, мин аларның бәхетенә сокландым. Һәр туган көнгә куанып, юк кына нәрсәдән дә ямь табып яшиләр алар. Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетле. Ул бәхетне табарга, танырга һәм саклый белергә генә кирәк.

 

РӘСЕМДӘ: Фердинанд һәм Люция САФИННАР


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ 3 | 14.01.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»