13.01.2012 Бәйрәм
«Билайн» белән үткәрелгән яңа ел яллары
2011 нче елның 31 нче декабрендә Россиядәге «Билайн» абонентлары, 2010 нчы елның 31 нче декабре белән чагыштырганда, шулай ук күп шалтыратулар башкаралар. 2012 нче елның беренче сәгатендәге тавыш трафигының күләме гадәти эш көнендә сөйләшелә торган күләмнән 20% артып китә. Татарстанда 31.12.2011 – 01.01.2012 вакыт аралыгында 16 миллионнан артык тапкыр шалтыратып, 400 000 сәгатькә якын сөйләшәләр.
31 нче декабрьдә Россиядәге "Билайн" абонентлары шулай ук 176 миллионнан артык SMS-хәбәр җибәрәләр, шуларның 8 миллионы Татарстандагы абонентлар тарафыннан җибәрелә. Яңа ел төнендә (беренче 5 сәгатендә) җибәрелгән SMS-хәбәрләр саны узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 11% күбрәк.
Яңа елның беренче сәгатендә Мәскәү һәм Урал регионы челтәрләрендә, гадәти көн белән чагыштырганда, SMS-хәбәрләр 8 тапкырга күбрәк җибәрелә, Төньяк-Көнбатыш регионы челтәрендә – 9 тапкырга, ә Үзәк регион челтәрендә 10 тапкырдан да күбрәк. Иң күп активлык Татарстанда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән абонентлары күрсәтә.
Бәйрәм ялларында Россия территориясендә «Билайн»ның мобиль Интернетыннан да актив файдаланалар: 3 нче гыйнвардан 9 нчы гыйнварга кадәр тотылган тәүлек трафигының уртача күрсәткече 30 нчы декабрьдәге күрсәткечнең 113% тәшкил итә. Иң күп трафик 4 нче гыйнварда тотыла.
«Билайн»ның өй Интернеты хезмәтләреннән гадәттәгечә яңа ел төнендә һәм 2012 нче елның 1 нче гыйнварында азрак файдаланалар. Трафикның артуы 2 нче гыйнвардан күзәтелә башлый, үткән ел белән чагыштырганда ул 10% күбрәк тәшкил итә.
Компаниянең техник эшләр идарәсе белгечләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Россиянең бөтен регионнарында да «Билайн» челтәре яңа ел төнендәге өстәмә йөкләнешне күтәрә алды. Ел саен яңа ел алдыннан моңа әзерлек эшләре алып барыла: үз һәм башка элемтә операторлары юнәлешендәге транспорт каналларының, шәһәрара һәм халыкара юнәлешендәге каналларның, яңа елны күмәкләп каршылау урыннарын элемтә белән тәэмин итә торган нигез станцияләренең сыйдырышлыгы, SMS-үзәкләрнең үткәрүчәнлеге арттырыла.
«ВымпелКом» турында:
"ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә. "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда, шулай ук Вьетнамда, Камбоджада, Лаоста, Алжирда, Бангладешта, Пакистанда, Бурунди белән Зимбабведа, Үзәкафрика республикасында, Италия һәм Канадада – барлыгы 864 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр “Билайн”, «Киевстар», "djuice", “Wind”, "Infostrada" “Mobilink”, “Leo”, “Banglalink”, “Telecel” һәм “Djezzy” брендлары астында күрсәтелә. 2011 нче елның 30 нчы сентябренә Компания абонентларының саны 199 миллион тәшкил итә. “Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы астында йөри. Тулырак мәгълүмат алыр өчен www.vimpelcom.com сайтына мөрәҗәгать итегез.