|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2012 Матбугат
“Атна вакыйгалары”на кем мохтаҗ?Еш кына Татарстанда нәшер ителүче татар матбугатының баш мөхәррирләре авызыннан тиражлар кими дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә Татарстаннан читтә чыгып ятучы татар матбугаты ни хәлдә соң? Татарстан белән алар нинди элемтәдә тора? Бу атнада башкалабыз Казанда Башкортостан (“Диләфрүз”), Мари-Эл (“Безнең тормыш”), Чуваш (“Вакыт”), Удмуртия (“Яңарыш”), Самара (“Бердәмлек”, “Камышлы хәбәрләре”), Оренбург (“Яңа вакыт”), Түбән Новгород (“Авылым хәбәрләре”, “Туган як”), Ульян (“Өмет”), Пермь (“Таң”), Әстерхан (“Идел”), Төмән (”Яңарыш”), Свердлау (“Саф чишмә”) һәм Омск (“Татар дөньясы”) өлкә һәм республикалары матбугат хезмәткәрләре – чит төбәкләрдә туган телебездә нәшер ителүче басмаларның баш мөхәррирләре очрашты. Аларның барысына да ярдәмгә килүче, берләштерүче, Татарстанның район һәм шәһәр газеталары өчен ясала торган кушымта - “Атна вакыйгалары” басмасына бер тавыштан рәхмәт әйтә алар. Билгеле булганча, әлеге кушымта хәзер төбәктәге татар матбугат чараларында да басыла.
“Атна вакыйгалары” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин кунакларны сәламләп, совет чорында яхшы гына таралыш алган матбугат чараларының, СССР таркалгач кинәт укучылар саны кимүен ассызыклады. Шулай да, соңгы елларда “Атна вакыйгалары” басмасын 2 дистәгә якын төбәктә укыйлар. Аның тиражы 80 мең дип санала. Рәзил Вәлиев әйтмешли, 80 мең укучылы булу – бу бөтен татар иле укый дигән сүз.
“Бүгенге көндә “Атна вакыйгалары”н Татарстан казнасы кайгырта, ә бит аны Россия финансларга тиеш. Әйе, Татарстан Президенты бу басмага акчаны кызганмый. Без бернәрсәне дә күпертеп, арттырып күрсәтмибез, безгә хакыйкать мөһимрәк”, - ди Мансур Мортазин. Сәясәттән тыш, артистлар, спортсменнар, дин әһелләре, җитәкчеләр тормышы да читтә калмый басмада.
Башкортостан Республикасында татар телендә чыгучы “Диләфрүз” газетасының оештыручысы Галия Сафарьянова да “Атна вакыйгалары” басмасы өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. “Уфада татар телендәге газеталар аз, ә хатын кызлар өчен бер генә басма да юк иде”, - диде ул. 2010 елда яшь драматург, прозаик Дилә Мөхәррәмова тырышлыгы белән “Диләфрүз”гә нигез салынган. “Аның саны күп түгел, шулай да без укучыларыбызга аның санын арттырырга вәгъдә бирдек, ләкин финанс мәсьәләсе бу хыялларны җимерде. Шул вакытта безгә “Атна вакыйгалары” ярдәмгә килде. Шулай итеп, без аны үз кочагыбызга алдык”, - ди Галия Сафарьянова.
Төмән өлкәсендә чыгарылучы “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова да “Атна вакыйгалары” басмасы аркылы Казан белән элемтә ныгыды, дип ышандыра.
Пермь өлкәсендә чыгучы “Таң” газетасының баш мөхәррире Эльмарт Уразов исә соңгы вакытта тираж кимеде, дип борчыла. “Халыкның сәясәт, икътисад белән кызыксыну дәрәҗәсе артты да кебек, ләкин шулай да нигәдер укучылар саны кискен кимеде”, - дип сөйләде ул.
Свердлау өлкәсенең татар телендә чыгучы “Саф чишмә” газетасының баш мөхәррире Фавия Сафиуллина үзләрен чит төбәк дип атауларына ризасызлыгын белдерде. “Без үзебезнекеләр бит инде”, - диде ул. “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова аңа истәлек итеп, беләзек бүләк итте.
Соңрак сүз татар шагыйре, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга бирелде. “Телне, илне, дәүләтне саклау, ул безнең милли матбугатның бурычы да”, - диде шагыйрь.
Аның сүзләрен йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шарипов, “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият басмаханәсе җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов, Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марсель Гильмеев татар матбугат чараларының ялгыз түгеллеген ассызыкладылар.
Бердәмлектә көч дигәндәй, һәр матбугатка озын гомер генә телисе кала. Шулай ук, “Атна вакыйгалары” басмасы да бер генә татар тәбәген дә читләтеп үтмәсен иде.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|