|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2011 Ир белән хатын
Тигезсез никахларКүптән түгел Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбә»сен кабат укып чыктым. Яза белгәннәр дә соң ул чор шагыйрьләре! Поэманың һәр юлы афоризм диярлек! Әсәрнең күп юлларын яшьләр дә, өлкәннәр дә яттан белә. Укып чыктым да, уйга калдым. Бүген Такташның Зөбәйдәсе кебек алданган кызлар шундый күп ки, шагыйрь безнең заманда яшәсә, бу хәлгә “Ах!” итәр иде. Ә Мәхмүт сыман хаталарын танып, балаларын ятим итмәүче ир-атларның саны көннән-көн кими. Кая бара бу дөнья?
Яшьләрнең никахка кадәр үк җенси тормыш белән яшәвенә хәзер берәү дә гаҗәпләнми. Кайберәүләр туйга кадәр бергә яшәүне “мөнәсәбәтләрне сынап карау” дип атый. Янәсе, бер-береңне яхшырак беләсең, холыклар туры килмәсә, җиңел генә аерылышырга мөмкин. Күп очракта кызлар бала белән дә утырып калалар. Моны мәхәббәт дип әйтикме инде? Яисә егет белән кыз берсе-берсен бәхетле итәсе урынга, берсе икенчесеннән файда күрергә теләп кенә яшәүне сөюгә корылган дип әйтеп буламы? Ни өчен бу ике кеше бер түбә астында яшиләр? Шулай уңайлы булганга гына ятак бүлешүне аңлап та, аклап та булмый. Ир белән хатын арасында хөрмәт, ярату булганда гына гаилә корырга кирәктер.
Күңелемне күптән тигезсез никахлар темасы кытыклап йөри иде. “Тигезсез” дигәндә, мин яшь аермалары зур булган ир-белән хатынны да, төрле социаль катламнардан булганнарны да күз уңында тотам. Миңа калса, мондый парлар арасында туган мәхәббәткә күпләр сәерсенеп карый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ир белән хатынның яшь аермасы 3-4 яшь булу нормаль күренеш буларак кабул ителсә, 10-15 яшь аермасын безнең җәмгыять әле кабул итеп бетерә алмый.
Беркөнне иптәш кызым белән Беренче каналдан “Модный приговор” тапшыруын карап утырабыз. Тапшыруга теш табибы булып эшләүче 33 яшьлек бер хатын килгән. Ире үзеннән 9 яшькә кечерәк, болар язылышмыйча гына яшиләр. Егетне хатыны янына бастырсаң, героиняның малае кебек кенә күренә. Дус кызым белән тапшыру беткәнче ничек болар бергә тора алалар икән дип баш ваттык. Ханым инде шактый “таушалган”, өстәвенә беренче никахыннан баласы да бар. Ә ирен подиумга куярлык! Ничек шундый егет үзеннән өлкән ханым белән тормыш итә икән? Гомумән, яратамы соң ул аны, әллә хатынының акчасына, машинасына, фатирына алданып кына гомер кичерәме?
Тагын бер мисал. Бер дус кызым дәү әнисе белән дәү әтисе турында сөйләгән иде. Шуңа күрә исемнәрен әйтеп тормыйм. Әсма карчык белән Зариф карт дип атыйк. Әсма әби иреннән 14 яшькә олы булган. Белмим, шуның кадәр яратканмы картын, әллә балалары хакына түзгәндерме, карты гомер буе аны мыскыл итеп, түбәнсетеп яшәгән. Өйләнешеп, ике ел торгач, боларның кызлары туган. Зариф абзыйның яшь, чибәр чагы! Колхозда, тракторда эшләгән бу, шуңа көне буе өйгә кайтып та кермәгән. Кайтса да, гел “салып” кайта икән, исерек баштан еш кына хатынына кул күтәргән. Кыйнап, хатынының өч айлык көмәнен төшерткән. Картаеп, лаеклы ялга чыккач, Зариф абзый мәчет юлын таптый башлаган, ахыр чиктә мулла булган. Дин әһеле булуына да карамастан, еш кына салгаларга яраткан. Исергәч, яшь чагындагы кебек Әсма әбигә кул күтәргән. Карт сөяк тиз сынучан була бит ул, Әсма әби ире төртеп җибәргәч, идәнгә егылып, бот сөяген сындырган. Шуннан аякка баса алмыйча, озак кына яткач, быел кыш үлеп киткән. Ә карты һаман эчеп йөри икән. Шулай да җан биргәндә, карчык иренә бәхиллек биргән. Әбинең гомере бәхетсезлектә, үзен генә яратучы ир белән үткән, шунысы кызганыч. Картлыгында да рәхәт күрмәгән бичаракай.
Тагын бер гаилә тарихы. Бу очракта ире хатыныннан 22 яшькә өлкәнрәк. Ләйсән мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәренә укырга китә. Бик иркәләнеп, тәмле ашап, матур киенеп кенә үскән кыз була ул. Шәһәргә киткәч исә бөтенләй йөгәннән ычкына. Төнге клубларның берсендә үзеннән шактый өлкәнрәк абзый белән таныша Ләйсән. Зур корсаклы, инде ярты башында гына чәче калган, әтисе яшендәге бу абзый кызыйның башын әйләндерә. Кыйммәтле рестораннар, затлы киемнәр, алтын-көмешләр Ләйсәннең аңын бик тиз томалаган, күрәсең, бер елдан ул теге абзыйга кияүгә дә чыгып куя. Кызның әти-әнисе башта бу никахка каршы була, әлбәттә. Әмма акча чишмәгән мәсьәләләр бармы икән ул дөньяда? Кияүнең калын акча янчыгы Ләйсәннең әти-әнисен дә тынычландыра. Кызларының шулай бай кияүгә чыгуына куанып бетә алмыйлар ди болар. Ләйсән хәзер авылга кыйммәтле машинада гына кайтып йөри икән. Миндә кабат шул ук сорау туа: болар арасында ярату, мәхәббәт дигән нәрсә бармы? Әллә бер-берсеннән файдалану гынамы? Ир иптәшләре арасында яшь бичәсе белән мактанса, хатын ире акчасына аяк тибеп, рәхәтләнеп яши. Менә шундый хәлләр.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|