поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Декабрь
  • Владимир Алекно - спортчы
  • Сибгат Хәким (1911-1986) - язучы
  • Фәиз Зөлкәрнәй (1951-1997) - язучы
  • Марианна Вәлишева - язучы
  • Елена Ненашева - актриса
  • Роберт Гайсин - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

24.12.2011 Бәйрәм

«Чишендермә», Кыш бабай!

Могҗиза-могҗиза дия-дия, әти-әниләрнең «чишенә» торган вакыты килеп тә җитте. Бу аксакаллы карт – Кыш бабай дигәннәренә балаларның ышануы дөресме икән соң дип тә уйлап куясың. Балаларныкы бит аның үзләренчә – бер-берләреннән уздырып бүләк өмет итү, «текәрәк» булу теләге көчле. Безнең балалар бакчасында да әти-әниләрнең телендә шул гына: «Синеке нәрсә «заказал»?

Без дә Кыш бабайга хатны ноябрьдә үк язып куйдык. Ак биткә дулкыннар сызучы 3 яшьлек кызым телдән әйтә-әйтә яза: «Туй күлмәге кигән курчак, көзгесе булган бизәнү өстәле, Hello Kitty сумкасы... Только әниемнеке кебек! Курчакка өй дә кирәк. Тизрәк кил!» Минем түгәрәкләнгән күзләрне күреп өстәп тә куя: «Нәрсә шулай карыйсың?»

 

– Соң, кызым, Кыш бабай моның кадәрне күтәрә алмый бит, ул бит инде карт...

 

– Җәяү чтоли ул? Былтыр Актанышка дәү әниләргә машина белән килгән иде бит?

Көлә-көлә хатны почта тартмасына чыгарып салуга бер көн узмады, Мәрьям һәр көн кич бакчадан кайтышка тәрәзә төбенә менеп чүмәшә дә башлады: «Ну, кил инде, Кыш бабай... Йә шалтырат инде син, машина белән үзебез барып алырбыз».

 

Бизнес-класс

 

– Дүрт меңлек хәрәкәтләнә, мияулый, сырпалана торган уенчык песи сорый минеке, – ди ахирәт дустым. – Инде Казандагы бөтен уенчык кибетләрен йөреп чыктым, интернет-кибетләрне дә актардым – иң очсыз бәя шул. Алмасаң, Кыш бабай турында «могҗиза» тү-тү – ышанмый башлаячак. Яный бит әле ул, янәсе, алып килми генә карасын, әтине тыңламыйм, бакчага йөрмим, әшәке сүзләр әйтәм...

 

Тере песи ал, дидем мин аңа, очсызга да төшә, гел үз көенә генә тормагач, тәрбияләргә өйрәнер, кече туганнарга карата мәхәббәт хисе дә уяныр, дим. Тагын ни әйтәсең инде – әнә бит, безнең үзебезнең Кыш бабай да быел бизнес-класс бәясенә төшә. Дәү әниләр-дәү әтиләр белән бүлешеп куйдык – баланы мәхрүм итәсе килми, аның күзендә кабынган бәхетле очкыннар каршында кайсы әби белән бабай эреп төшми икән.

 

Ә алай да хәзер «чишендерә» торган Кыш бабайлар заманасы килде. Картлар әйтмешли, менә без бәләкәй чакта... Юк, чын менә, безнең бит Кыш бабай ни дә булса алып килергә, уенчыклар запасын баетып калырга, аннан матди файда күрү турында башка да кереп чыкмый иде. Чыршы янында әйлән-бәйлән әйләнгәч, тәм-том, борынны кытыклый торган мандарин, кып-кызыл алмалар салынган пакет тоттыра иде. И бәхет баса иде безне! Аңа хат язу, Кыш бабай аерым сине килеп котлап китәргә тиеш дигән нәрсә – шту син, булмаганны!.. Без бит Ленин оныклары булгач, бөтенебез дә тигез идек – бер үк төсле киенергә, бер үк төсле бантиклар тагарга, җитәкләшеп чыршы янында әйләнергә, бер үк төсле пакет-күчтәнәч тотып, өйгә таралырга.

 

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерләнү чарасы вакытында шкаф өстендә яткан буклетка күзем төште. Инде Кыш бабай белән фотога төшү, видеога заказ бирүгә тиеш кебек кенә карый идек. Ә монда шәһәр мэриясе таратачак 150 сумлык тәм-том бүләгеннән тыш үзең аерым да күчтәнәчкә заказ бирә аласың икән. 200-700 тәңкә түләргә кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, балаңны 150 тәңкәлеге белән «мыскыл» итәсең килмәсә, пажалысты, кешедән аерылып та тора аласың. Ник балаларны аерасыз, кемдер бер бүләк, кемдер икешәрне алачакмыни, дип килеп сорагач, аңлаттылар үзе – бусын әти-әниләр кулына гына бирәбез, баланы өйдә аерым котларга дип әти-әниләр сорый икән. Шуннан соң гына тынычландык – икешәр кап кәнфит ашатып, теш табибы юлын таптыйсы килми әле. Акчаң бик кычыта икән, өстәп уенчык ал инде син, балаңның сәламәтлеген чүп чиләгенә илтеп салма.

 

Чыршы, чыршы, без сине...

 

Сагынып көттек ел буе. Инде балалык яшеннән чыксак та, могҗизага да ышанасы килү теләге бетми әле. Кибет буйлап, Кыш бабайдан тиешле булган бүләкләрне җыйганда да шул могҗиза турында уйландым мин. Инде теге, кем әйтмешли, ел саен алдансак та, Кыш бабайның Яңа ел белән бергә гел бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш алып киләчәгенә, яңа елның беренче көненнән үк бөтен нәрсә башкача – яңача булачагына ышанасы килә. Бәлки, шулай ышана-ышана, илгә дә бәхетле-рәхәт тормыш юрап китерербез. Татар юрап китерә, ди бит. Менә шул чакта булачак та инде могҗиза. Бәлки, шул чакта Кыш бабай да үз заказларын үзе үтәп, әти-әниләрне «чишендереп» йөрмәс иде...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar