|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2011 Юмор
Илдар Кыямов «кесә»сеннән
Әнидән сорагыз
2004 елның 31 марты. Азнакай районының мәдәният йортында зур уңыш белән Роберт Миңнуллинның иҗат кичәсе үткәннән соң артистлар чәй эчә. Дәшми-сөйләшми генә ашап-эчеп утырганда Зөһрә Сәхәбиева, концертны оештыручы Фәрит Таишевны күздә тотып сүз башлый:
– Рәхмәт Фәрит Равилевичка. Ул бу чараны оештыруга бик күп көч салды.
«Барс-рекордс» яшьләре өлкән коллегаларын төзәтергә ашыга:
– Равилевич түгел, Зөһрә апа. Романович!
– Ә мин аны гомерем буе Равилевич дип беләм.
Мәҗлестәгеләрнең сораулы карашлары Фәрит Таишевка төбәлә. Моны сизгән Фәрит, Римма ханым Ибраһимованы күздә тотып, болай ди:
– Анысын мин белмим. Әнидән сорагыз.
Римма ханымга тормыш иптәше, күренекле артист, оригиналь жанр остасы, Украинада үскән чын татар егете Равил Таишевның Равилдән Роман булып китү тарихын сөйләргә туры килә.
Сукбайлар
Әзәрбайҗан иленә гастрольгә җыеналар. Казанның тимер юл вокзалына Рафаэль Ильясов яңа эшләпә, Германиядән кайткан туфли, яңа гына тегелгән затлы плащ киеп килә. Әлфия ханым Афзалова инде вокзалда утыра икән. Үзе сукбай хатын чамасындарак киенгән, үзе Рафаэль абыйга карый да көлә, карый да, тыела алмыйча, көлә икән.
– Нишләп сез болай миннән көләсез соң ул? – дип сорый ниһаять Рафаэль ага. Ләкин сорау җавапсыз кала...
Китәләр. Берәр ай Кавказның комлы-тузанлы, тау-ташлы юлларын урап йөргәннән соң кабат Казанга кайтып төшәләр. Әлфия апа гастрольнең соңгы көннәрендә кибеткә кереп, яшь кәләш кебек «с иголочки» киенеп чыккан. Инде хәзер Рафаэль абый сукбай кыяфәтенә калган икән. Менә шунда гына ул гастрольгә китәргә җыенганда Әлфия апаның үзеннән нигә көлгәнен төшенә. Тәҗрибә зур әйбер шул, егеткәйләрем!
Илдар КЫЯМОВ |
Иң күп укылган
|