поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2011 Җәмгыять

“Халык” белән “сарык” рифмалашты, яки Без мескенме?

Нәбирә ханым! Хәерле көн! Сиңа хат язарга алындым әле. Тиктомалдан гына түгел, әлбәттә. Утсыз төтен булмый, диләр бит. Кулыма синең күптән түгел нәшер ителгән өч томлыгын килеп керде дә... ”Вакыт юк”дигән замана сылтавын селтәп аттым да, әсәрләреңне тагын бер кат укып чыктым да – менә шундый ният туды. Максатымны алдан ук белгертмим, хатның эчтә­легендә үзеннән-үзе күренер, ачылыр ул.

Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигән кебек, син дә прозаик, мин дә прозаик, безнең иҗат хакында, язучы һәм бүгенге замана турында кем яза? Тәнкыйтьчеләребез бармак бе­лән генә (бер кулдагы!) санарлык калып бара. Аннан соң “тәнкыйтьче” дигән сүз дә күптән үзенең асыл мәгънә­сен үзгәртеп, “кәнфитче”гә әйләнде бугай инде.

 

Хатын-кызга хат язу җиңел­рәк, рә­хәтләнеп хисләрең­не чәчеп була. Беләсең, тоя­сың: синең ихластан әйткән сүзләреңне хатын-кыз өммә­те барыбер туфли очы белән идән буйлап тәгәрәтеп җибәрмәячәк. Өч томлыгыңның бизәлеше дә нәкъ хатын-кызлар зәвыгы белән эшләнгән: ап-ак тышлыкта, энҗе бөртек­ләре кебек, ап-ак кар бөртек­ләре. Өстәвенә Кояшның алтын төсе дә бар...

 

“Тамыр” дигән әсәреңдәге түбәндәге җөмләңне укыгач, хисләрне авызлыкларга исәп иде: ”Нишләп әле ул (Зиннә­тулла – искәрмәләр алга таба да минеке) ир-ат башы белән хисләнеп утыра?” Язучы героен тудыра да, шуннан соң ошбу герой, күп вакыт ав­торның акыл-ихтыярына буйсынмыйча, “үзе” яшәп китә. Нигә хисләнеп утырам соң әле болай, дигән Зин­нәтуллаң, сиңа да сиздермичә, янә хисләнеп китеп, дөньяга ша­гыйрьләр күзе белән карый башлый. Җир кешесе һәм шагыйрь! Гаҗәеп образ бит бу!.. ”агроном бит ул, күңеле яз җитсә, бер кагына, җәй җитеп, башаклар тулышкач, икенче кагына... Кош төсле!..” Бу инде, туганым, чын сәнгатьнең үзе дигән сүз!

 

Муамар Каддафины да шигырьләр язган диләр. Тиран, диктатор, имеш. Ә үзе шигырьләр язган... Аның бө­тен гомере ач күзле янкиларга каршы көрәшеп узды. Үз халкының солдаты иде ул. Җир булса гына Ил була, Иле булган халык кына Халык була ала. Америка-Ауропа бу халыкның җиренә күптән күзен кыздыра иде, бигрәк тә җир асты байлыкларына. (Гафу ит, сиңа атап хат яза башлагач, аш бүлмәсе ягында мо­ңарчы гел ике ­Мәскәү түрә­сенең чиратла­шып ат кәмитен күрсәтү белән генә шөгыль­ләнеп, мыгырдап утыр­ган телевизордан Каддафины ерткычларча җәзалап үтерү хакындагы хәбәр колакка килеп кереп, лирик чигенеш ясарга этәрде! Хәер, янкилар турындагы сүзләр юкка гына каләм очына эләкмәгәндер, каләм аны алдарак дәлилләр әле, Алла боерса!..) Тегеләр инде күптән синең агроном Зин­нәтулла җиренә дә кызыгалар һәм... һәм акрынлап, максатларына таба баралар, Алла ­сакласын, әлбәттә!!!

 

Татарның Иле юк, ләкин, шөкер, Ватаны бар. Хәтере бар, хәтере булгач – тарихы бар, тарихы булгач, ата-ба­баларының маңгай тире генә түгел, кендек каны тамган иксез-чиксез җир биләмәләре бар! Себердә булса да татар “үз җирем” дип яшәргә тиеш. Бу иң бөек хис! Бу нисбәттән шундый бер мәзәк тә уйлап чыгарган идем: “Яһүд белән татар сөйләшә икән. Яһүд татардан сорый:

 

– Сез үзегезне без яһүдләрдән дә акыллырак дип исәплисез. Алайса, арагыздан нигә бер космановт та юк соң?

 

– Татарның ата-баба­ла­рының кендек каны тамган җирләре бик зур шул, яһүд туганым! Җирең күпме зуррак булган саен аның үзенә тарту көче дә шулчаклы көчле бу­ла, ягъни гравитация көче. Ә сезнең үз җирегез булмагач, гравитация законнары сезгә кагылмый, очасыз да китәсез, очасыз да китәсез! – дип җавап биргән, ди, имеш, татар.

 

Мин янә синең “Тамыр”ыңа мөрәҗәгать итәм: ”Кыр ягыннан искән җылы җил, өф итеп өргәндәй, аның ачуын сүрелдерде. Җылы җил... Яхшы фал бу. Димәк, чәчәргә вакыт җитә. Әмма чәчүе дә, уруы да синсез генә үтә хәзер Зиннәтулла, И-и заманалар!.. Куркыныч заманалар! Җиргә ач саранчалар кебек пыяла күзле шә­һәр егетләре ябышты. Элек: ”Тормышны китаптан укып кына өйрәнәләр”, – диләр иде, ә болар китапның битен дә ачып карамаган, авылның ни икәнлеген дә аңламаган буын. Алар өчен җир гүя асфальт астында ята, ташны ваттың-җимердең дә уңга-сулга орлык чәчтең. “Менә гөрләп бодай-арыш үсә. Башак саен – акча. Көз көне шуны шалдыр-шолдыр машина әрҗәсенә төяп Казанга ташыйсың”.

 

Яратмыйча җир хәтле җиргә аяк басалармы соң? Алай тиз генә акча көрәп баерга исәплисең икән – төшемлерәк бүтән урыннар эзлә. Ә монда – туфракка кендек каны тамган кешеләр эшләсен.

 

А-а, бу аның беркем дә ­хупламаган үз фәлсәфәсе иде шул. Авыл агае бүген башын ас­ка иеп кенә яшәргә күнекте”.

 

Бу юлларны укыгач, һаман да шул кылт итеп бер диссидент шагыйрьнең (минем татар җире язмышы турындагы бер романдагы герой) шигыре искә төшә:

 

Халык белән сарык бик килешле

Рифмалашкан “җепшек” заманда,

Телен кискәч, сүзен әйтәлмичә

Адашкан, ди, татар Казанда.

 

Бурлагы да, улагы да – һәммә

Ябырылды шәһре Казанга!..

Баксаң, сере гади генә икән:

Майлы ботка пешә казанда!..

 

Майсыз ботка тәмсез  булса мәгәр –

Җир мае күп татар илендә!

Нифте белән бергә суыралар

Җелеген дә, туган телен дә...

 

Тарихи вә бик борынгы нәсел,

Дөнья белән бергә яралган!

Ярый инде...

Тел астыңа салып куярлык

Туган телең саклап калалсаң!..

 

Менә бит ул, Нәбирә ханым, җир турындагы уйлар татар язучысын нинди фикерләргә этәрә! “Хатыннар сагы­шы” повестендагы Сәфәровның гамәлләрен бер караганда күпләр аңламаска мөмкин. Зур түрә, эшмәкәр, капылт кына урманга китеп яши һәм эшли башлый. Әйе, хәзер җәмгыятьтә байлар белән гади халык арасында упкын хасил булды дибез, тормыш дәрә­җә­ләре җир белән күк аермасы! Бу тормышка риза булмаган халык зарлана, кайчак ташкын булып Мәскәү урамнарына да чыга. Монысы аңла­шыла, чөнки кыргый капитализмда кыргый кануннар хө­кем сөрә. Ә бай эшмәкәр ир-атка нәрсә җит­мәгән? Кыланамы? Юк, си­нең әсәрдә бу сорауга анык җавап бар, кыланмый Сәфә­ров, ул да, кесә тулы акчасы булса да, канә­гать түгел бу тормыштан! Аң­ла­ган кешегә син аны әсәр ахырында бик шәп аңлаткан­сың: ”...Көн саен таң ата да, көн саен кояш бата. Караң­гылык белән яктылык арасында җан бәргәләнә. Ә кайдадыр ул үзенә урын табарга тиеш. Кай­дадыр... Ниса урманга китә... Ташкала күгендә зур сорау эленә: ”Анда нишли?”

 

Ә җан турында беркем дә уйламый...”

 

Марҗаның да бар җаны дигән кебек, кайбер бай аб­зыйларының да бар җаннары. Бик хуп. Ләкин минем фикер сөрешем капылт икенче якка борылып китте: ”Гади, хәерче халык кына түгел, хәлле тормышлы кешеләр дә канә­гать­сезлек хисе кичерә икән!!! Бәлкем, рухи азык юккадыр, ә?! Бер Америка язучысы уз­ган гасырда ук әйткән булган: бу Рәсәйдә йә ачлык, яисә инкыйлаб-революция. Унҗиденче ел инкыйлабы алдыннан пролетариат диктатура­сының төп тезисы нинди иде? Истә калган икән: тү­бәндәге­ләр бу рәвешле яшәргә телә­ми, өстәгеләр идарә итә белми... Үзем бу җөмләләрне язам, үземнең гәүдәдә каз тә­не, арка буйлап салкын кырмыскалар йөгерешә. Нәрсә, тагын инкыйлаб алдына килеп бастыкмыни!!! Бу коточкыч бит! Кирәк түгел безнең халыкка инкыйлаблар! Буй җиткән балаларым хакында уйлап язам мин бу сүзләрне. Кирәк түгел. Алар рәхәт, тыныч тормышта яшәргә тиеш. Шуның өчен таптык без аларны, шуның өчен үстердек! Моны әни буларак, үзең дә яхшы аң­лыйсың, си­нең бит инде онык­ларың да бар!..

 

Ә хәзер түбәндәгеләр генә түгел, күрәсең, өстәгеләрнең дә күбесе бу рәвешле яшәргә теләми торгандыр?.. Нигәме? Җан азыгы юкка күрә! Бай җәмгыять, бай капиталистик ил төзибез дип, ашыгычлык белән мәдәният-әдәбиятны таптап киттек яки аны ар­ба­ның бишенче тәгәрмәче хә­ленә калдырдык. Җан азыгын тудыручылар ул беренче чиратта мин һәм син! Әдәбият ул! Мин бу сүзләрем белән яңадан арба тәгәрмәче уйлап табып утырмыйм. Әдәбият җан азыгы буларак хәерчегә дә, байга да бер дәрәҗәдә үк кирәклеге турында безгә ка­дәр яшәгән акыллыбашлар моннан берничә гасыр элек үк ташка басып калдырганнар. “Укудан туктагач, кеше­ләр уйлаудан да туктый”, – дигән Д.Дидро. Студент вакытта аерым блокнотка акыллы сүзләрне язып бара торган гадәтем бар иде, авылдагы өйдән берзаман шул килеп чыкты һәм “аксиомалар”ның берничәсе хәтергә эләгеп калды да гел истән чыкмыйлар. Чжу Сян атлы кытай акыллы ба­шының сүзләрен русча гына китерәм, кытайча белсәм, кытайчадан татарчага турыдан-туры тәрҗемә ит­кән булыр идем дә. ”Поэт, возможно, тоже бы молчал, когда бы мир от боли не кричал”. Авыртканнан кычкырабыз, йөрәк, җан авыртканнан! Синең өч томлыгыңа кергән әсәрләрең мине әнә шундый уйларга этәрде, Нәбирә ­аным. Чын күңелдән рәхмәт әйтә-әйтә, сөенә-сөенә укыйм; ихлас йөрәктән бу сүзләр, чөнки күбрәк авыл кешеләренең язмышы хакында язасың. Минем дә авырткан тема бу. Хәер, “тема” дигән сүзне бик яратып кулланмыйм мин.

 

Без балачактан китап укып үстек, телевизор да бар иде югыйсә. Казаннан кунакка кайткан туганыбыз Газзә әби мөнәҗәт укыган кебек “Йосыф-Зө­ләйха” китабын укый иде. Бу динле карчыкны тыңларга күрше-күлән апалар җыела торган иде. Әби матур тавышы белән кыйссаны көйләп укып җибәрә, өй эчендә чебен очкан тавыш та ишетелми; менә Йосыфны абыйлары коега ташлый, апалар, борын тартып, мышык-мышык елап утыра. Бу мизгелләр бәгырьгә шулчаклы се­ңеп калган ки, минем күңелдә әле дә “Йосыф” китабын кулыма алган саен теге вакыттагы мөнәҗәт көе агыла, балачакның шул кышкы кичләре җанны җылыта, кү­ңелдә гел изгелек хисе генә... Китапның илаһи тәэсире бу! Бүгенге түрәләргә дә аңла­тасы, тө­шендерәсе иде ошбу хисләрне!..

 

Без яши белмибез. Эшли беләбез, ләкин эшебезне нә­тиҗәле итеп оештыра белмибез. Кемнедер һаман сүккән булабыз, әдәбиятның бүгенге хәлгә төшүенә һаман түрә абзыйларны, Мәскәүне, тагын әллә кемнәрне гаеплибез, әмма төп гаепнең үзебездә икәнлеген аңларга теләми­без!.. Ни аяныч! Язучылар халыктан ерагайды, халык әдә­бияттан читләшә бара. Юк, монда язучының тамчы да гаебе юк! Язучы ул язарга гына тиеш. Әдәби хәрәкәтне оештыруыбыз уртакул дәрәҗәгә төшеп бетте... Синең томлык­ларны җыеп укыганнан соң мин бу хакта тагын бер кат утырып уйландым: өч-биш мең тираж белән әллә кая барып булмый шул ул, күлдәге бер тамчы да түгел ләбаса бу!..

 

Синең бәяндә язылганча, җан турында беркем дә уйланмый шул хәзер. Бу очракта “җан”ның мәгънәсе күп төрле. Иң беренче нәүбәттә адәм баласының “төп корылмасы” – агач үзәге кебек үзәге. Хәер, алай гына да түгел, тән тө­зелешендә җанның бернинди катнашы юк, аны күз белән күреп, сүз белән әйтеп, рәсем итеп сурәтләп булмый һәм каләм белән тасвирлап була торган нәрсә дә түгел... Җан гомер буе бишектә тирбәлә...Бишек сиртмәсе исә – әдәбият һәм сәнгать!.. Китап кирәк тү­гел, әдәбият-сәнгать – тормыш арбасындагы бишенче көпчәк, диючеләрнең дә, аны шушы көнгә калдыручылар­ның да “бишек сиртмәсе”н юкка чыгарма, Ходаем!.. Синең “Ачкыч” дип аталган бәянеңне укыганнан соң акыл тегермәне әнә шундый фәлсәфә әйләндереп чыгарды. Һәм куркуга калдым: дөнья язучыларына, әдәбиятка арты бе­лән борылгач, “бишек” упкынга төшеп китмәсме соң?! Аннан соң җир шары урталайга ярылачак бит!!!

 

Халык сарык түгел, аның гасырлар буенча тәрбияләнгән холкы сарыкныкы! Без (язучылар) мескен түгел, әдипләрен шул хәлгә калдырган Ил мескен!.. Ә Илең дә булмаса нишләрсең?! (Теле юкның Иле юк, бу – аксиома!!!)

 

Нәбирә ханым, миңа күптән түгел илле яшь тулды. Илле яшьлек ир-егет бу хакта уйлап, елап кына утырырга тиеш түгел, илле яшьлек ир-ат оптимист булырга тиеш!.. Мин язучы буларак та оптимист. Матди яктан хәерче оптимист... (Чөнки бар язучыларыбыз да шул хәлдә!) Бай, матди маемлаган адәм оптимист була алмый. Бу тагын бер аксиома буларак кабул ителсен. Мин менә синең томнарыңны янә бер кат рәхәтләнеп укып чыктым да: ”Укып карагыз әле!” – дип балаларга бүлеп бирдем. Шәһәр балалары булсалар да, Аллага шө­кер, татарча теттереп укыйлар. Шулай булгач, мин оптимист булмый, тагын кем оптимист булсын инде канә!!!

 

Шагыйрьләр һәм атлар симерергә тиеш түгел, дигән бер акыллыбаш. Сүз бу оч­ракта рухның маемлавы турында бара. Синең әсәрлә­рең, Нә­бирә ханым, укучыны әнә шул маемлаудан саклый. Баш геройларыңның һәммә­се дә хатын-кыз булуы аңла­шыла. Аларның – баш ге­ройларыңның – һәрвакыт баш күтәрүе дә аңлашыла. Алар дөнья белән көрәшкә чыккан баһадирлар кебек. Алар тормыш арбасын өстери, “пиарщик” хатынша галиләр түгел, кыю йөрәкле вәси­ләләр, миңа калса, тормыш­ның төп терәге хәзер. Дөнья­ны хатынша ир-ат басты... Юк, Дөнья үз эзеннән чыкты дигән сүз түгел әле бу! Бу – законлы күренеш, табигать кануннары буенча бара тормыш. Ә без ул Табигатькә һаман кизәнәбез, тамырына балта чапмакчы булабыз. Ни пычагым кырдык соң шуның белән?! Узган гасырга гына күз салыйк: әүвәл урыс-япон сугышы кырды җүнле ир-атны, аннары герман фетнәсе, яһүдиләр инкыйлабы, шәхес культы, Ватан сугышы... Кырылды гына яхшы атлар бе­лән егет булган ир-атның башы... Кырылды... Юкса телен кисеп маташалар – ир-ат дәшми, җиреннән көл ясыйлар – һаман дәшми татар ир-аты... Беренчеләрдән булып аның башына Маркс-Энгельс сукты, аннан соң алда мин әйткән сәбәпләр. Ә бит Ходай тәгалә юкка гына хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яралт­маган инде. Бу ике кавем тигез, имеш. Шулай тигезли торгач, хатын-кызның да берзаман укасы коела башлады. Бу – Дөньяның төп фаҗигалә­реннән берсе. Синең әсәрләрең мине әнә шундый уйларга этәрә. Син безнең белән тигез хокуклы дип, без нечкә билле, нәфис куллы хатын-кызларыбызга ломнар тоттырдык, авыр көрәкләр бирдек. “Тарт!” дип дөнья камытын кигездек... Ә шәригать кануннары кайда? Юк, мин ха­тын-кызга пәрәнҗә яптырырга уйла­мыйм, мин дә, син дә бары тик хатын-кызны хатын-кыз буларак, матурлык, гүзәллек, алиһә буларак күтәрергә генә уйлыйбыз, миңа калса. Шул алиһә ир-атны сокландырсын, аңа тау күчерерлек гайрәт-куәт, батырлык бирсен дип хыялланабыз. Ә бү­ген безгә батырлык бик кирәк, бигрәк тә безнең милләткә кирәк. телен, иманын, кавем шәҗә­рәсен, бабаларыбызның кендек каны тамган Җир хәтерен саклау өчен кирәк!!! Тормыш бары­бер табигать кануннары буенча бара дидем. Моны синең хатын-кыз геройларың да адым саен раслап тора: алар гайрәт белән тау күчерү турында түгел, сөю хакында хыяллана. Аларның максатлары – гаилә учагы тергезеп, балалар тудыру, милләтне яңарту. Чөнки Табигатьтә Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган алтын канун бар: организм кайчан да булса барыбер бер көнне картаеп үләчәк. Шул ук империя дә организм бит ул. Алтын Урда Империясе үлгән, ләкин үз артыннан яшь үсентеләр калдырган!.. Безнең кавем шул яшь үсентеләр булып яңадан шытып чыккан урман кебек. (Бүгенге Рәсәй Империясе дә үләчәк, организм бит. Әмма нинди орлыклар чәчеп калдырыр ул, анысы билгесез...)

 

Яшь урман шаулап үссен өчен, андагы агачларның тирәнрәк тамырлануы кирәк. Ә ул тамырлар саф, көмеш суны һәм көчне фәкать җир­дән генә ала ала. Җир кипшен­мәсен өчен, аңа күктән яуган яңгыр кирәк. Әдә­бият – әнә шул яңгыр инде ул. Син, Нәбирә ханым, укучыларыңа образлар аша шуны тө­шендерә алгансың. Бүгенге түрә абзыйлар – си­нең ки­чәге укучыларың... Төшендерик аларга тагын бер мәртәбә Җан белән Рухның чыганагы кайда икәнлеген. Ә монысы иләктән коелып калган чын ир-атлар эше булсын иде...

 

Менә мин синең томнарыңны тагын бер мәртәбә кулга тотып карыйм да гаҗәпләнеп, аптырап куям: кайчан өлгердең? Югыйсә син мин белгәннән бирле хөкүмәт эшендә идең бит! Йокысыз төннәр, газиз балаларыбыздан урланган “кысыр” вакыт хисабына, әлбәттә!..

 

Кулга ныклап каләм алган чагымда ук мин бары тик иҗат эше белән генә шө­гыльләнермен кебек тоелган иде. “Коммунизм”ның адәм рәтле якларын да күреп үстек бит. Прозаикның, ун­биш-егерме табаклы китап чыгарып, шуның әҗере хисабына хөкүмәт эшендә чи­ләнмичә, матди яктан бәйсез рәвештә тагын ике ел буе рәхәтләнеп яңа әсәр язарга мөмкинлеге бар иде! Кем урлады ул мөмкинлекне бездән? Мин бүген шул турыда уйлыйм... Бу уйлар мине, ир-ат буларак, бик борчый... Ә борчылу хисе ул һәрвакыт хәрәкәткә өнди...

 

Исән бул, иҗат уңышлары һәм дөнья тынычлыгы сиңа, Нәбирә ханым!..


Зиннур ХӨСНИЯР
Ватаным Татарстан
№ 247-248 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»