|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2011 Җәмгыять
Россия юлларында эшләнгән акча... калым түләүгә китәКазанны кар каплауга, көньякка кошлар киткән кебек Урта Азиядән килгән гражданнар да туган якларына очып китте. Быелгы җәйдә юллар төзелешендә хезмәт куючы бер Татарстан фирмасында 260 үзбәкстанлы эшләде. Алар киләсе елны әйләнеп кайтырга ниятли. Бүгенге көндә яшьләрнең күпчелек өлеше югары белем алып, “яхшы” эшкә урнашырга хыяллана. Кул көче таләп ителгән эш урыннарында хезмәткәрләр җитмәве - шул теләк-хыялларның нәтиҗәсе. Гади эшчеләргә булган кытлыкны Урта Азиядән килгән тугандаш халыклар тулыландырып тора.
Татарстанның юллар төзүче бер оешмасында да мондый эш кулларыннан еш файдаланалар. “Бездә быел юллар төзүдә 260 үзбәк эшләп китте. Узган ел 180, аннан алдагы елда 150ләп чит ил гражданы кайткан иде”, - дип саннар китерде эшчәнлек белән идарә итүче прораб. Җитәкче сүзләренә караганда, оешмада кул көч таләп итә торган бөтен эшне диярлек (90 процентка кадәр) чит ил вәкилләре башкара.
Түбән хезмәт хакына бил бөгәргә риза булган гастарбайтерлар күп булганга, күп чыгымнарсыз гына эшне алып бару, әлбәттә, оешмага файдалырак. Җирле халыкның мондый эшләрдә хезмәт куярга теләмәве дә мондый күренешнең киң таралуына сәбәпче.
“Аена 15 меңнәр чыга. Кайткач, өй салам, өйләнәм”, - дип сөйләде Үзбәкстаннан килгән авыл егете Җиһангир. Аның сүзләренә караганда, кыз бирү, кыз алу йолаларын үзбәкләр җиренә җиткереп башкара. Калым түләп кыз алулар, кәләш йортында никах укылгач, авыл халкын берничә көн сыйлап бәйрәм итү гадәтләре әле бүген дә сакланган. Кыз өчен түләнә торган калым якынча Татарстанда эшләп кайткан акчаның өчтән беренә тиң. "Акчаң күп булса гына өйләнеп була", - дип өстәде тагын бер үзбәк егете Әслетдин.
Үзбәкстан җирләреннән Татарстанга авыр, кара эшләрнең берсе саналган юл төзелешенә килгән үзбәкләр белән сөйләшкәч, татарларның “зимагурлары” искә төште. Заманында татарлар арасында да мондый күренеш булган бит. Эш сезоны вакытында читтә акча эшләп кайта алган егетләр тиз генә өйләнә, йорт тергезерлек табыш алып кайткан. Шахталарга, балык тоту, урман кисүгә йөргән татарларның калын кесә белән әйләнеп кайтуын авыл халкы бергәләп бәйрәм иткән ул вакытта. ("Зәңгәр шәлдәге" Булат - шуның бер мисалы)
Бүген инде бездән баеп кайталар. Әмма чит куллар аркасында, җирле халык эшсезлектән аптырап йөри. Эш булмаганлыктан түгел, хезмәт куярга теләмәгәнлектән эшсезләрнең артуын исәпкә алсак, бәлки, гастарбайтерларның булуы яхшыдыр.
“Кара эшкә" үзебезнекеләр риза булмаганлыктан, кондуктор, автобус йөртүчесе булып та эшли Урта Азия илләренең гражданнары. Әмма кайбер казанлылар аларга карата шактый дорфа кыланышлар күрсәтә. “Ник туктаттыгыз автобусны? Сезнең монда бернинди хокукларыгыз юк. Без сезгә эш бирәбез!” - дип план буенча йөрүче автобус йөртүчеләрен дә, “акча озак санаган” кондукторларга да эләгә “хуҗа” татарстанлылардан. Хәер, әйтергә кирәк, мондый кешеләр бездә Россиянең башка кайбер шәһәрләрендә кебек еш очрамый.
Алёна НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|