поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2011 Милләт

Америка университетында – Саба егете

Фәрит Габделхак улы Вәгыйзов белән тәүге тапкыр 2009 елның җәендә, алар чираттагы ялларын төгәлләп, Америкага китәргә бер көн калгач, Казандагы фатирында очрашкан идек.

– Әтием Габделхак физика укытучысы иде. Аны укучылар “Хак Вәгыйзович” дип йөрт­теләр. Әтиебез яңалык кертә торган бик хыялый кеше иде. Безгә, балаларга, өйдәге ап-ак морҗаны экран итеп, фильмоскоп аша диафильмнар күрсәткәне аеруча истә калды, – дип сүз башлады ул. – Аның Саба клубында да мавыктыргыч кинолар күр­сәткәнен хәтерлим. Әтине җир­ләгәндә, миңа нибары – ун, энем Хәмиткә җиде яшь иде. Әниебез Гамбәр гомер буе Саба машина-трактор стан­­циясендә агроном булып эшләде. Җәен яшелчә тү­тәлләребездә үскән кып-кызыл помидорлар, эре-эре кыярлар хәзер дә күз алдымда тора. Килгән кешеләрне яшелчәдән, җиләк-җимештән авыз иттерергә һәвәс иде әни. Кыскасы, без сабый вакыттан эшләп үстек...

 

Әкрен генә еллар үтә тора. Фәрит Саба урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Бигрәк тә физика, математика, химия фәннәрен ярата, урыс телен камил үзләштерә. Мәктәптә укыганда ук физика фәне буенча республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулый. 1970 елда ул документларын Казан дәүләт университетының физика фа­куль­тетына тапшыра һәм әтисе каны белән кергән физика фәненең ташын “кимерә” башлый. Фәнни журналларда бер-бер артлы мәкаләләре дөнья күрә. Шуңа күрәдер дә инде аны, диплом алуга, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы физика-техника институтына инженер итеп чакыралар.

 

СССР Фәннәр академиясе филиалы институтында эшләгәндә, төгәлрәге 1978 елда, кандидатлык диссертациясе яклый ул. Искит­мәле катлаулы, күп юнәлешле фәннең атом-төш белән бәйле өле­шендә тикшерүләрен дә­вам итә. Ачышлары турындагы язмаларын чит илләрдә чыга торган фәнни журналларда бастыра. Менә берзаман аңа Чехословакиядә узачак халыкара конференциягә чакырган рәсми хат килеп тө­шә. Әмма әле ул чорда чит илгә алай җиңел генә чыгып та китә алмыйсың бит. Барлык киртәләрне үтәргә кирәк була.

 

Өйрәнү-тикшеренү­лә­ре­нең нәтиҗәсе күренү дә ил­һамландыра якташыбызны. Узган гасырның туксанынчы елларында “тимер пәр­дә” ертылып, күп илләрнең чикләре дә ачыла. Яшь галимне Чехословакиядән соң бер-бер артлы Венгриягә, Польшага, Германиягә, Бельгиягә докладлар белән чакыралар...

 

...Көннәрдән беркөнне тәҗ­­рибә-ачышларын инде күңеле белән дә ясый башлаган Фәрит Габделхак улына Польшадан хат килеп төшә. Шулай итеп аңа 1990 – 1995 елларда Польшада яшәп алыр­­­га туры килә. Эшен бер үк вакытта Казанда да дәвам иттерә. Ике ил арасында элемтә интернет аша алып барыла.

 

Вәгыйзовлар гаиләсе яңадан эшкә чума. Зәбидә укытучылык эшен, ә Фәрит эзлә­нүләрен, уйлануларын дәвам итә. Яшь галимне яңа урынга – Казан энергетика институтына доцент вазыйфасына чакыралар. Конкурс аша узып, шунда эшли башлый, бер үк вакытта Казан дәүләт универ­ситетының физика факультеты студентларына лекция укый.

 

1998 елда Фәриткә баш университетның үзе укыган факультетына кайтырга тәкъ­дим ясыйлар. Яшь галим бик теләп, шатланып риза була. Аңа физика факультетында 2000 елда халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру бурычы куела. Аның 1986 елда ук бер хезмәте СССР Фәннәр академиясенең физика өлкәсендәге мөһим казанышлар исемлегенә кертелә. Фә­рит 1993, 1994, 1995 елларда бер-бер артлы Сорос фонды грантларын яулый. Менә шундый “багаж” белән ул әлеге олы форумны уздыруга алына. Докладчыларны, кемнәрне чакырасын барлый. Уртак тырышлык нәтиҗә­сендә конференция бик оешкан төстә, эшлекле уза. Чит ил­ләрдән дә күп галимнәр катнаша.

 

Конференция тә­мамлан­гач, һич көтмәгәндә-уйла­ма­ганда, Фәрит Габделхак улына Америкадан килгән бер галим болай дип мөрәҗәгать итә: “Сезнең эшли торган юнә­леш буенча бездә бераз проблемалар, ачыклыйсы мәсьәләләр бар иде. Сез Америкага килә алмассызмы?”

 

Кыскасы, якташыбыз эзләнүләренең дәвамы була бу юнәлеш. Американнар, атом-төш нурланышының файдалы үзенчәлекләрен куллану мәсь­­­­әләләренә тирәнрәк ке­рергә телиләр икән.

 

Китә башлагач, каршылык­лар була, билгеле. Берен­чедән, ул факультетта иң яшь, иң актив фәнни хезмәткәрләрдән була. Яңа курслар, прак­­тик дәресләр гел аңа йөкләнә. Шулай булгач, кафедра мөдире Эдгар Камил улы Садыйковның ычкындырасы килми өметле һәм перспективалы татар егетен. “Безнең факультет гали­менең Америкада эшләве университет өчен дә дәрәҗә бит!“ – дип, аны ризалаталар.

 

– Шулай итеп, 2000 елның 6 декабрендә җәмәгатем Зә­бидә белән “океан артына” юл алдык. Филадельфиягә килеп төштек, – дип сүзен дә­вам итте Фәрит Габделхак улы. – Америка Кушма Штатларының беренче башкаласы булып торган искиткеч матур, чиста шәһәр икән ул, халкы тәрбияле, югары культуралы, башка халыкларны дус кү­рүчән. Мин, алга таба тикшеренү лабораториясе ачу өчен, техник җиһазларга заказлар биреп, аның базасын булдырырга тиеш икәнмен. Бер ел шунда эшләдем. Аннары Колледж-Стейшен дигән студентлар шәһәрчегенә кү­черделәр. Биредә – тимер юл станциясенә урнашкан шә­һәрдә ике йөз мең чамасы кеше яши. Ә университетында кырык тугыз мең студент белем ала. Униве­рситетның үз аэродромы, бик зур стадионы бар. Менә алга таба лаборатория үзе шушында ачылачак икән. Мондагы беренче елым оештыру эшләре белән узды. “Атом-төш” дигәнебез бик катлаулы төшенчә бит, гади генә эш түгел. Яңа тикшеренү үзәге булдыру өчен күп киртәләрне узарга кирәк булды. Бездәге санэпидстанция кебек оешмалар анда да бар. Радиоактив күренешләрне өйрәнү һәм аларны куллану күзәтчелегеннән рөхсәт тә алырга, төрле-төрле лазерларга заказлар бирергә кирәк булды. Куелган максатыбызга ирештек, Аллага шөкер. Менә хәзер ун елга якын гомерем шул лаборатория диварлары эчендә уза.

 

– Фәрит туган, сагынасызмы, кайтасыгыз килә­ме, туган җир төшкә керә­ме?

 

– Үз республикаңда яшә­гәндә, аның кадерен аңлап бетермисең. Менә читкә – самолетта унсигез сәгать очып, Төньяк Америкага барып төшкәч, туган җир­нең кыйм­мәтен аңлый тө­шәсең. Шуңа күрә кайтырга уйлыйбыз. Бу хакта андагы ху­җаларга әйт­тем. Алар да, Польшадагы кебек, алмаш әзерләргә кушалар. Яшәү шарт­­лары, климат әйбәт, әлбәттә. Җәй көне эссе. Без июль-август айларын Татарстанда үткәрергә тырышабыз. Анда шунысы да бар: мә­сәлән, авиация һәм астронавтикага багышланган экс­по­зицияләрдә җир йөзендәге беренче космонавт Юрий Гагаринны күрә ал­мыйсың. Аме­­­­рика халкының кайбер­ләре Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы җиңгәнен белми. Үзләрен җиңүче дип саный. Шулай тәрбияләнгәннәр. Ә инде АКШның сәяси ягына килгәндә, чын мәгънә­сендә демократик ил ул. Закон чыгару органы булган Сенатка кереп йөреп була. Көнкүреш мәсьәләләренә кагылсак, америкалылар әйбәт яши, хезмәт хаклары югары.

 

– Менә минем күптән би­рәсе килгән соравым шул хезмәт хакы турында иде. Сезгә күпме түлиләр, дип турыдан-туры сорап булмый бит инде, әйеме?

 

– Ничек итеп аңлатыйм соң инде, – дип ипле генә итеп сүзен дәвам итте ул. – Безнең илдәге уртача хезмәт хакы, нигездә, коммуналь хезмәтләргә, ашау-эчүгә кереп бетә яза. Ә анда мондый чыгымнарга эш хакының биштән бер өлеше җитә. Шуннан чамалап була инде. Анда яшәү очсызрак. Шуңа күрә Америкада – тән өчен, Казанда җан өчен рәхәт, диләр бит.

 

– И-и рәхәт булса да, өзелеп-өзелеп кайтасы килә шул, – дип әңгәмәгә кушылды күзләре яшь белән томаланып, җирсүе, ягъни туган илен сагынуы йөзенә чыккан Зәбидә ханым. – Җәй буе Татарстаныбызда торып китсәк тә, барып урнашып, утыз-кырык көн үтүгә, йолдызлар белән сөйләшә башлыйм. “Сез безнекеләрне – әти-әни­ләрне, балалары, оныкларны, туганнарны күрәсезме?” – дип сорыйм. Сагыш дигән нәрсә җанны кимерә. Фәрит ул – ир кеше. Лаборато­рия­сенә керә дә чума.

 

...Кышкы бер матур кичтә өйдә телефон чылтырады. Кыңгырау Америкадан ук булып чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, дөньяның ерак почмагындагы АКШтан беренче чылтырау иде ул безгә. Башта Зәбидә Мөхәммәт кызы хәл-әхвәл сорашты. Аннары әңгәмәгә Фәрит кушылды.

 

– Теге вакытта хәтердән чыгып киткән, – дип сүзен башлады ул. – Әгәр дә узган җәйдәге безнең сөйләшү матбугатта чыга калса, бер фикер өстисе калган икән. Без­нең белем бирү системасы бик тә камил, тотрыклы иде бит. Россиядән укырга килгәннәрне Америкада да хөрмәт итәләр. Без, Зәбидә белән, данлыклы Саба мәктәбенә, аның педагогик коллективына, бигрәк тә физика, математика, химия-биология, рус теле укытучылары Нурислам Фәтхелислам улы Насыйбуллинга, Елена Әһлетдин кызы Гыйла­җет­диновага (авыр туфрагы җиңел булсын), Рә­фи­дә Мансур кызы Миңне­хановага, Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиевага гомер буе рәхмәтлебез.


Тәлгат НӘҖМИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 242 | 06.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»