|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2011 Җәмгыять
Казан кары ничә сум тора?Сәер яңгыраса да, Казанда карның үз бәясе бар һәм ул бер дә очсыз түгел. Йорт түбәләрендәге якынча 1 кв.метрдагы кар - 25-30 сум тирәсе. Җирдәгесенең 1 куб метры 200 сумнан башлана... Шәһәр хуҗалыгы бер-бер артлы җыелышлар уздырып, урамнарны кардан арындырырга омтылган арада төрле җыештыру, чистарту эшләре белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар да тик утырмый. Алар бик тиз вакыт эчендә теләсә кайсы җирне кардан чистартырга вәгъдә итеп, үз бәяләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итә. Әйтик, түбәдәге 1 квадрат метрны кардан 30 сумга арындыралар. Биеклекне, куркыныч янавын исәпкә алганда, түбәдәге карны төшерү җиңел эш түгел, шуңа күрә беренче карашка бу бәя очсыз кебек күренә. Әмма шәхси эшкуарлар заказ күләме ким дигәндә 100 кв.м булганда гына эшләргә риза. Димәк, алар өчен бер түбә кары ким дигәндә 3 мең сум керем китерәчәк.
Тагын бер төр хезмәт - арендага кар көрәүче техника биреп тору. Тышта буран уйнап, кар явып торганда, аларга ихтыяҗ чүпрә кебек кабара, билгеле. Берничә белдерү буенча шалтыраткач, шул ачыкланды: техниканы бер сәгатькә 1000 сумга бирәләр. Һәм монда да үзенә күрә бер таләп куела - тракторларны ким дигәндә дүрт сәгатькә алып торырга кирәк. Шулай итеп җирдәге карны техника белән көрәтәм яки эттерәм дисәң, кимендә 4000 сум чыгарып сал.
Ярый, түбәдән төшердең, ишегалдындагысын эттердең ди, әмма әле эш моның белән генә бетми. Ул өелгән кардан бөтенләй котылырга кирәк бит. Шәһәрдән кар чыгару 300-1000 сум тора. Шулай итеп, карның уртача бәясе сигез меңгә баса түгелме?! Карлы бизнес кора алган үткерләр буран чыгуына сөенә генә...
Әлбәттә, кардан чистартучы шәхси эшкуарларга бу табыш алай җиңел генә килә, дип нәтиҗә ясарга ярамый. Техника сатып алуга, ягулыкка киткән чыгымнарны исәпкә алырга кирәк. Җитмәсә, төннәрен йокламый эшләү ялкаулар кулыннан килми дә әле. Андый ар көрәүчеләргә иң беренче чиратта шәхси кибет, үзәк җитәкчеләре мөрәҗәгать итә икән. Шулай ук балконнарын каплаткан өске катларда торучылар, коттеджларда яшәүчеләр аларның даими клиентлары санала.
Алай да, карны бит шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җыярга тиеш, нинди шәхси бизнес корып булсын монда, диючеләр табылыр. Чыннан да, үткән кыш Казанга шәп сабак бирде, кардан арына алмаган урамнарда "бөкеләр" халыкның тәмам үзәгенә үтте. Шуңа күрә бу кышка шәһәр җитәкчеләре җиң сызганып әзерләнүләрен әйтәләр. Мәсәлән, Казан мэрының төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Лобов сүзләренә караганда, шәһәр җыештыру техника паркының дүртән бер өлеше диярлек яңартылган. Кыш өчен махсус 105 заманча техника сатып алынган. Шәһәр юлларын чистартуда барлыгы 635 техника берәмлеге эшли.
Шул ук вакытта кар бизнесыннан читкә калмаска уйлаганнарны шәһәр җитәкчеләре үзләре үк акча эшләргә чакыра. Шәһәрнең район хакимиятләрендә өстәмә кар көрәүчеләрне яллый башлаганнар. Иң беренче чиратта берникадәр акча эшләу ниятеннән студентлар кулларына көрәк алыр, дип көтәләр. Белгәнебезчә, кыш якынлаша башлауга урам җыештыручыларның саны кими. Бүгенге көндә шәһәрдә 2 меңгә якын кеше урам җыештыручы булып эшли. Әмма алар гына аз.
Кыскасы, кар яуганда түбәдә дә, җирдә дә эш һәркемгә җитә. Ә синоптиклар хәбәр итүенә караганда, бу атнада кар җомгага кадәр явачак. Бары 2 декабрьдә температураның -18 градуска кадәр төшүе көтелә. Салкынайткач, кар явуы да тукталыр.
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|