|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2011 Сәясәт
Бүген безнең татар депутатын сайларга мөмкинлегебез барСишәмбе көнне РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Сафин Кызыл Октябрь районында сайлаучылар белән очрашты. Районга сәяхәтен Зур Рбишча мәктәбеннән башлады. Биредә дөнья чемпионын ипи-тоз белән каршы алдылар. Марат укучыларны, укытучыларны сәламләп үзе белән таныштырды. Аннары, спортзалда, 8 класс укучысы Алсу Хайбуллина белән теннис уйнады. Истәлеккә, уйнаган ракеткасына язылышты, балалар белән фотога төште.
Авыл халкы белән клубта очрашты Марат. Зал шыгрым тулы. Район җитәкчеләре Халит Сөләйманов һәм Рәшит Садретдинов та килгәннәр иде. Марат Сафин биографиясе, сайлау алды программасы белән таныштырды, дөньяга карашлары белән уртаклашты.
“Бүген һәр партия үзен мактый, вәгъдәләр өләшә. Тик кайсысы илебез өчен нәрсә эшләгәне бар? Мин “Бердәм Россия” партиясе өчен. Чөнки, яхшымы-начармы, Путин вакытында илебездә бер төрле тәртип урнашты. Хезмәт хакы, пенсияләр, пособиеләр вакытында түләнә. Тормышлар җайланды.
Дәүләт Думасына сайлангач, Кызыл Октябрь районына конкрет булышырмын, чөнки нәселем моннан. Өчкүлдә йорт салып, туачак балаларымны бабаларым җирендә тәрбияләргә уйлыйм.
Яшьләрне спорт белән кызыксындыру чарасын мәктәпләрдә физкультура дәресләрен арттыруда һәм ФСКлар төзүдә күрәм. Болар барысы да сәламәт буын тәрбияләргә булышыр. Сәламәтлек, югары сыйфатлы мәгариф һәм бабаларыбыздан килгән мәдәниятка таянып кына Россиядә нык рухлы җәмгыять төзергә мөмкин. Хәзерге вакытта бу максатка “Бердәм Россия” партиясеннән башка бер партия дә ирешә алмый дип уйлыйм”, - диде.
Марат Сафинга, район һәм авыл башлыкларына сораулар да байтак булды.
Күпләрнең “Бердәм Россия” күңелләренә килмәсә дә, Марат өчен тавышларын бирергә булдылар.
Аннары Марат Уразавыл мәктәбенә килде. Биредә дә аны бик җылы каршы алдылар. Атаклы теннисчы балаларга мастер-класс үткәрде, 11 класс укучысы Руслан Мортазин һәм башлангыч класс укытучысы Рушания Каюмова белән теннис уйнады. Ахырда автографлар бирде.
Төштән соң Марат район мәдәният йортында халык белән очрашты.
Район җитәкчесе Халит Сөләйманов үз чыгышында уңай үзгәрешләрне билгеләде, алдагы планнары белән уртаклашты. Районның экономикасын күтәрү өчен бердәм булып, 4 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе өчен тавышларыбызны бирергә кирәк, дип өндәде.
Сайлаучылар кандидат М.Сафинны якларга булдылар, тик район мәдәният йортын төзек-ләндерү, мәктәпләрне саклау, медицина хезмәтен яхшырту буенча конкрет наказлар да бирделәр.
Фотода: Зур Рбишча мәктәбендә.
Р.ХАФИЗОВА, Р.СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|