поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2008 Криминал

МЕҢ СУМЛЫК ИМТИХАН

Агымдагы елда Чаллы суды, шәһәрдәге иң абруйлы югары уку йортларының берсенә егерме елдан артык гомерен багышлаган галимне студентлардан ришвәт алуда гаепләп, 3 ел да 6 айга хөкем итте. Дөрес, шартлы рәвештә генә. Әмма, ни генә булмасын, бик күп дәүләт бүләкләренә, мактау кәгазьләренә ия булган техник фәннәр кандидатына төшемле эш урынын вакытлыча калдырып торырга туры киләчәк. Бу хәл ришвәтчелек чәчәк аткан кайбер уку йортларын азмы-күпме сискәндереп җибәрергә мөмкин.

Галим-мөгаллимнең инде системага салынган "эш тәртибе" көтмәгәндә җимерелеп төшә – институтта читтән торып укучы беренче курс студенты Айрат Гыймадиев (исемнәр үзгәртеп бирелә), имтихан бирүдә ярдәм сорап... милициягә мөрәҗәгать итә. "Укытучыбызның ришвәт алуын мин башка студентлардан ишетеп белдем", – дип күрсәтмә бирә егет тәртип сакчыларына. Баксаң, бар да бик гади – сорауларга җавап биреп тормыйча гына "3"ле куйдырасың килсә, зачет кенәгәңне (әлбәттә, мең сум акчасы белән бергә) күтәрәсе дә керәсе генә. Пароль – нибары ике сүз. Урысчалап әйтсәк: "За репетиторство". Ә иң мөһиме: мөгаллим, имештер, студентларны имтихан вакытында махсус "батырып", аларны ришвәт бирергә үзе үк этәрә.

 

Ул сүзләрдә, бәлки, хаклык та булгандыр, чөнки Айрат имтихан тапшырырга килгән көнне дә мөгаллим бу мәшәкатьле эшне тиз арада ерып чыга – 15 студентның бишесенә генә билге куя. Айрат кергәндә, аның  "имтихан алуны шул рәвешле тәмамлап", үзе генә калган чагы була. Алдан планлаштырылганча, студент зачет кенәгәсенә тыгып, мөгаллимгә мең сум акча (тамгалы биш йөзлекләр) суза. Һәм шуның өстенә әле сиздермичә генә "имтихан вакытын" видеотасмага да төшереп бара.  Артыннан бастырып ук диярлек милиция хезмәткәрләре килеп кергәндә, мөгаллимнең аудиториядән үз кабинетына чыгып, акчаларын яшерен урынга – җәймә астына урнаштырып яткан мәле була. Нәтиҗәдә аңа бер генә түгел, шуңа охшаш ун җинаятен танырга туры килә. Үзен аклау өчен мөгаллим бер генә җөмлә әйтә: "Мин начар үзләштерүче укучыларга репетиторлык хезмәте тәкъдим итеп карадым..." Янәсе, алар үзләре ришвәт юлын сайлаганнар. Институт җитәкчелеге йөзләгән фәнни хезмәтләр авторы, күп мәртәбәләр республикакүләм бәйгеләрдә җиңеп чыккан, озакламый докторлык диссертациясен якларга тиеш булган фәнни хезмәткәргә уңай характеристика бирә. Ләкин бу характеристика гына аны хөкем каршына басудан саклап кала алмый.

 

Язманы: "Безнең эчке эшләр идарәсе һәм тикшерү-прокуратура органнары коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшәләр", – дип шушы урында күтәренке рухта тәмамлап булыр иде. Тик бу әле – быел Чаллы шәһәр судында (аның Яңа шәһәргә хезмәт күрсәткән өлешендә) каралган ришвәтчелеккә кагылышлы беренче генә эш. Коррупциянең иң "ачылмый торган" җинаятьләр исемлегенә керүен исәпкә алсак, тикшерү органнарын гына гаепләү дөрес тә түгелдер. Төп сәбәп – ришвәтчелекнең җәмгыятьтә яшәп килгән система тарафыннан яклануында. Мисал өчен, шушы җинаятькә генә кире кайтсак та, студентларның күпчелеге тикшерү органнарына биргән күрсәтмәләрендә галимне ничек тә яклап калырга омтылалар. "Ул бездән акча таләп итмәде, – диләр, – үзебез  бирдек". Шаһитларның берсе, хәтта: "Аның, бәлки минем белән алга таба өстәмә шөгыльләнергә нияте булгандыр", – дип тә өсти. Моны яхшы күңеллелек дип кенә карау урынлы микән? Укып азапланмый гына имтихан тапшыру күпчелек (бигрәк тә читтән торып укучылар) өчен, бәлки, чыннан да җайлырактыр? Игътибарга лаек мәсьәлә икенче – ришвәтче-укытучыны 3 ел да 6 айга хөкем итсәләр дә, суд карарында, хөкем ите­лүче үзен яхшы  тоткан очракта, бу срокның 2 елга кадәр киметелүе каралган. Шул ике елга мөгаллимлек эше белән шөгыльләнү рөхсәт ителмәгән тугыз айны да кушыйк. Кыскасы, мөгаллимнең өч ел узмас борын ук (теге беренче курс студенты диплом алганчы) иске эш урынына кайтып утыруы бик мөмкин. Хәер, бу студентның бишенче курска кадәр барып җитүе болай да икеле. Шулай булгач, коррупциягә каршы көрәшүчеләрнең халык арасында бик аз булуына гаҗәпләнергә кирәк микән?

 

Россия Президенты Дмитрий Медведевның коррупциягә каршы илкүләм көрәш ачуы, әлбәттә, зур эш. Ул, билгеле, җәмгыятьтә уңай фикер тудырмый кал­маячак. Бүген милиция-прокуратура-суд органнарының активлыгы, гадел, принципиаль булырга омтылулары ихтирамга лаек. Тик болар, миңа калса, ярдәмче факторлар гына. Бу яман чиргә җирлек бирердәй сәбәпләрне ачыклау һәм шуларга урын калдырмау өчен бик күп эшлисе бар әле.


Ризидә ГАСЫЙМОВА
Ватаным Татарстан
№ 197 | 17.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»