|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2011 Мәдәният
Үткәннәрдән хәбәр
Татар үзәк драм театры үзенең быелгы сезонының беренче баскычы итеп Фатыйх Сәйфи-Казанлының «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» дигән әсәрен куйды.
Әсәр турында шуны гына әйтәсе килә: монда сыйнфый дошман махинацияләренең байтак моменты дөрес күрсәтелгән. Сыйнфый дошман совет аппаратына да, партиягә дә кереп алган, мәктәпләргә дә керә, хуҗалык органнарын да имә, төрле махинацияләр кора. Сәйфи бу моментларны яхшы гына бирә алган. Ләкин җитешсез яклар да бар. Чит катлаудан чыгып та пролетариат партиясенә кереп үзләшкән, үзенең чыккан средасына –катлавына җирәнеп карый торган Исрафил, никтер, Зәкуан мулла тирәсендә бутала, аның белән мәҗлестәш була, шахматлар уйный, гәп сата.
Партиядән үзенең шәхси интереслары юлында файдаланучы, атасы Зәкуан мулла белән элемтә тотып, аны үз җилкәсендә яткыручы, хатын-кызларны курчак урынына йөртүче, үзенең яшь хатынының аякларына егылучы, таркалган, бозылган, үз сыйнфый катлавының идеологиясеннән ерак китмәгән Гасыйм атлаган саен «тәүбә» итә, менә ул яхшы кеше булган да, аны бозганнар, ул кеше артыннан гына барып шулай булган имеш. Бу, әлбәттә, дөрес түгел, Газыйм ул соңыннан гына бозылган. Төзәлмәгән көйгә, чит элемент булып, партиягә кергән, чит элемент булып партиядән үзенең шәхси интереслары юлында файдаланган. Ул тәүбә итә торган, үзенең эшләрен пычрак дип уйлый торган тип түгел. Шуңар күрә ул тәүбә дә итә белми, үзенең пычраклыкларына пролетариат күзлеге аша да карый алмый.
Менә шул күрсәтелгәннәрне һәм башкарак кимчелекләрне искә алмаганда, әсәр гомумән яхшы эшләнгән. Сезон башындагы беренче спектакль булганлыктан, бу турыда озынрак сөйләргә туры килә.
Инде уйнауга килик. Быел труппа составында яңа кешеләр бар. Болардан бүгенге уенда аерым рәвештә Кәтиевкә тукталып китәргә кирәк.
Кәтиев үзен сәхнәдә бик иркен тота. Шуңар күрә аның уены шома бара. Бик вак моментларны алмаганда, без Кәтиевнең Мәскәү сәхнәсендәге бу беренче уйнавында кытыршылык күрмәдек. Ул Гасыйм – бозык, эчкече, хатын-кызлар белән шаяручы, спекулянт «коммунист» ролен башыннан ахырына кадәр шома, матур бирде.
Яңалардан Сара ролендәге Ихсанова да шома уйнады. Ләкин аңар тагы да үткенрәк, кискенрәк (решительныйрак) булырга кирәк иде. Зәкуан мулланың кияве – спекулянтны Дирбишев гомумән матур, яхшы бирде. Ләкин аерым моментларда спектакльнең характерындагы «ваклыклар» ачыла алмый калдылар.
Узган елгы составтан Фәйзигә аерым тукталабыз. Фәйзи гомумән яхшы уйнаучы. Аңарда мимика, хәрәкәт яхшы. Ул бер урында тукталып тормый, көннән-көн үсә бара. Бу спектакль моны бик ачык күрсәтте. Төрле афералар атаманы Игнат ролен Фәйзи оста бирде. Игнат тибына җыелган бөтен хәйләкәрлек, аферистлык, интригантлыкның вак моментларын да гәүдәләндерә алды. Шулай итеп, бу сезонның беренче баскычында без Фәйзине узган елдагы кебек беренче сафта күрәбез.
Мәйсәрә ролендәге Айвазова квалификацияле мещанканы шома уйнады. Аның зәһәрлекләрен, «ирле фәхишәлеген» ачык, матур бирде. Аерым моментларда бераз «тозлабрак» җибәргәләү булса да, бу нәрсә аның уенының гомуми барышын бозмады.
Исрафил ролен Морской канәгатьләнерлек уйнады. Камскаяның карчыклар ролен яхшы башкаруын без күп сөйләдек инде. Ул бу сүзләрнең дөрес булуын бүген тагын бер тапкыр раслады. Маһирә ролен Агишева шома алып барды. Бу яңа күтәрелеп килә торган яшь көч тә үзенең үсә баруын күрсәтә. Ләкин аңа үз өстендә тагы да ныграк, тирәнрәк эшләргә кирәк.
Зәкуан мулла ролендәге Донской картлар ролендә үзәк урынга кереп бара. Узган сезонда без аның байтак кына уңышларын күргән идек. Ул бүген шул уңышлы позициясеннән чигенмәде.
Мәзин бер генә пәрдәдә күренә, ләкин шулай булса да бу рольне башкаручы Зәки Баязидскийның осталыгын, үзенең квалификацияле артистлыгын күрсәтә алуын әйтми китә алмыйбыз. Бөлгән спекулянт ролендәге Лаишев, бөлгән бай ролендәге иптәш, Фәрхәнә ролендәге Рәхмәтуллина үзләренең рольләрен канәгатьләнерлек үтәделәр.
Монда тагын бер фактка тукталып китәргә кирәк. Труппа составында эшчеләр арасыннан чыккан иптәшләр бар. Болар арасыннан күзгә ачык бәрелгәне Бәшәровлар. Яшь Бәшәр узган сезонда да күп кенә уңышлар бирде. Аның «Организатор»дагы Кыштыр ролен уйнавы әле күпләрнең исендә. Ул тырышып, үз бурычын аңлап эшли. Бу юлы да ул кәҗә билетлы Гайнүш ролен яхшы итеп, аның бөтен нечкәлекләрен бирә алды. Үз өстендә тагы да яхшырак эшләгәндә, ул киләчәктә тагы да үсәчәк, күтәреләчәк.
«Карт Бәшәр» (хәзерге вакытта типография эшчесе) бөкре кабакчы ролендә, үзенең любитель генә булуына карамастан, яхшы ук җаваплы рольләрне башкара алуын күрсәтте. Аңардан яхшы гына көч өмет итәргә була.
Сукыр гармунчы ролендәге Шамуновта да (сезонниклар арасыннан чыккан) артистлык таланты бар. Аңар бу юлда тагы да эшләргә, өйрәнергә кирәк.
Театр юлбашчылыгына бу яңа, түбәннән күтәрелүче көчләргә игътибар итәргә, алар арасында тәрбия эшләрен тагы да көчәйтергә кирәк.
Гомумән алганда, «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» уңышлы булды. Хәзерлекнең яхшы булуы, рольләрне җентекләп эшләү, рольләрне бүлә белү күзгә күренеп торды.
Халык театрны сагынган. Моны залның шыгрым тулы булуы ачык күрсәтә. Ләкин уен вакытында әле «театр яшенә» җитеп бетмәгән яшь буынның – балаларның сәхнә буендагы барьерга атланып караучыларга уңайсызлауларын әйтергә кирәк. Киләчәктә бу нәрсәне бетерергә кирәк.
Д.Мирза. «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» // Эшче. – 1929. – 18 октябрь
Рәйсә ШӘРӘФИЕВА тупламасы |
Иң күп укылган
|