поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.11.2011 Милләт

Мөселманга реклама белән шөгыльләнү мөмкинме?

Милләттәшләребез арасында кызыклы шәхесләр бик күп. Шундыйларның берсе - озак еллар Мәскәү каласында яшәгән, заманында “Эхо Москвы” радиосында бердәнбер татарча тапшыру оештыруга ирешкән журналист, PR һәм реклама белән шөгыльнүче Искәндәр Богданов. Кайда гына яшәсә һәм эшләсәдә, ул татар булуын онытмаган.

- Нишләп нәкъ менә Мәскәүгә китәргә булдыгыз?

 

- Чынлыкта мин Казанның медицина университетына укырга керергә тиеш идем, чөнки гаиләбездә барысы да диярлек табиблар. Тик үги әтием миңа Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына барып карарга тәкъдим итте. Үзем дә бу өлкә белән кызыксына башлаган идем инде.

 

 - Мәскәү тормышка, яшәешкә карашыңны үзгәртмәдеме?

 

- Ничек кенә үзгәртте әле. Мәскәүгә килгәч, мин нишләптер татар булуымны тагын да ачыграк сизә башладым. Ул чорда шәһәрдә татар оешмалары бик күп иде. Әллә шулар йогынты ясады, элегрәк йомылып яткан татарлыгым калкып чыкты, дин белән кызыксына, мәчеткә йөри башладым.

 

- Татар теленә мөнәсәбәтең нинди?

 

- Минем үги әтием рус кешесе. Шуңа күрәдер инде, әни миңа баштан ук “Улым, өйдә беркайчан да татарча сөйләшмик”, дип әйтеп куйды. Тик ничек кенә булмасын, миңа телне онытырга ирек бирмәделәр, һәрвакыт юлымда татар телле милләттәшләрем очрап торды.

 

- “Эхо Москвы” радиосында татарча тапшыру да алып баргансыз икән әле...

 

- Әйе, ул “Эхо Москвы” радиосында 1991-1993 елларда алып барылган  беренче һәм соңгы татарча тапшыру иде дисәм, ялгыш булмас. Тапшыру татар һәм рус телләрендә чыга иде. Ярты сәгатькә сузылган эфир вакытын татар дөньясындагы яңалыклар, төрле атаклы шәхесләр белән очрашулар аша кызыклы итеп оештырырга тырыша идек. Нәтиҗәдә, ул шулкадәр популярлашты ки, башка милләт вәкилләренең дә яныма килеп, “безгә дә шундый тапшыру кирәк иде” дип сораганнары булды.

 

- Реклама, PR дөньясына ничек кереп киттегез?

 

- Бишенче курста укыганда Россиядә иң атаклылардан саналган “Аврора” реклама компаниясенә чакырдылар. Аннары озак вакыт “Русское радио” да бренд-менеджер булып эшләдем.

 

- Реклама, PR белән шөгыльләнү синең мөселманлыгыңа тап төшермәдеме?

 

- Төрле вакытлар булды, әлбәттә. Мөселман булып, әлеге өлкәдә эшләү бик авыр, чөнки андагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Алкоголь, гомосексуаллар, фахишәләр һәм наркотиклар – менә сезгә рекламаның төзелеше. Миңа шушыларның барысы белән дә эшләргә туры килде.

 

- ???

 

- Мәсәлән, әгәр без Кремльдә “Золотой граммофон” уздырырга телибез икән, анда артистлар чакырырга, аларның барысының да теләкләрен үтәргә мәҗбүрбез. Ә аларга нәрсә кирәк?! Наркотиклар, кызлар һ.б. Сез генә ул әлеге концертны телевизордан “ай-ай, матур”, дип карап утырасыз. Чынлыкта исә, барысы да бик түбән дәрәҗәдә.

 

Берьюлы дөньякүләм танылган компания вәкилләрен кабул итәргә туры килде. Мин әлеге төркемне озатып йөрдем. Аларга фахишәләр табып бирү дә җиңел булды миңа, ләкин инде кокаин сорагач, мин бу эштән китәргә карар кылдым. Гәрчә хезмәт хакым бик тә, бик тә югары иде...

 

 - Ихтыяр көчегез зур булган инде димәк?

 

 - Мин үземнең пычраклыкка, баткаклыкка кереп барганымны аңладым. Ә инде 2005 елда Хаҗга барып кайтканнан соң, реклама белән шөгыльләнүдән тулысынча баш тарттым. Чөнки туктарга вакыт икәнен бик яхшы аңлый идем. Аннары Казанга кайттым.

 

- Димәк, чын мөселман була торып, реклама белән шөгыльләнеп булмый дигән сүз?

 

- Эшләргә мөмкин, әлбәттә. Иң мөһиме, ялганнан сакланырга, алкоголь заводларын һәм банкларны рекламалаудан баш тартырга кирәк.

 

- Реклама өлкәсендә Казанны Мәскәү белән чагыштырып буламы?

 

- Минем үземә, мәсәлән, Казанда эшләве бик авыр. Мәскәү белән чагыштырганда, монда реклама белән шөгыльләнергә шартлар бик түбән дәрәҗәдә.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»