поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.11.2011 Милләт

Милләт каһарманы Гариф Солтан вафат

Германиядән кайгылы хәбәр килде – татар халкының милли каһарманы Гариф Солтан 88 яшендә Мюнхен шәһәрендә вафат булган...

1923 елда Башкортстанның Җиргән авылында туган, ата-анасы белән бергә кулак дип авылдан сөрелгән, Ишимбай урта мәктәбен тәмамлаган, бер ел Уфа педагогия институтынды укыган, 18 яшеннән фронтка озатылган, 19 яшендә алманнарга әсирлеккә төшкән, әсирлектә дә милләтенең бәйсезлеген кайгырткан, калган бөтен гомерен Германиядә һәм Америкада яшәгән, гомер буе татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән бөек шәхес ул – Гариф Солтан...

Ул 1948-1952 елларда Һамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый, аннан Мюнхенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый. Гариф Солтан башта 1951 елда Германиядә “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар оештыра, аннан 1953 елда “Азатлык” радиосында аерым татар-башкорт редакциясе булдыруга ирешә. Ул 1953 елдан 1989 елга кадәр “Азатлык” радиосының татар-башкорт студиясе белән җитәкчелек итә. Гариф Солтан татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, шәхесләре турында меңләгән татарча тапшырулар эшли, милләтнең хокукларын яклауны халыкара дәрәҗәгә күтәрүгә ирешә.

Гариф Солтан 1957-1968 елларда Америкада яши, “СССРны өйрәнү” институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Ул биредә беренче булып Америка татарларының җәмгыятен төзи, 1964 елда Америкада беренче тапкыр татар мәдәнияте көннәрен уздыруга ирешә. Гариф Солтан, хокук белгече буларак, дөньяның күп илләрендә уздырылган фәнни конференцияләрдә, сәяси җыеннарда катнаша, татар халкының, мөселманнарның хокукларын яклап чыгышлар, докладлар ясый. Ул СССРда төрки-мөселман халыкларының хокуклары бозылу турында 1954 елда Мюнхенда, 1956 елда Мәккәдә, 1962 елда Каһирәдә, 1962 елда Багдатта, ә 1965 елның 12 маенда, тарихта беренче татар кешесе буларак, Америка Конгрессында СССРда милли һәм дини хокуклар бозылу турында докладлар ясый, аны анда “Америка ислам ассоциациясе Президенты”, дип тәкъдим итәләр. Шушылар сәбәпле, ул Советлар Союзында тыелган кеше була, милләтен яклаган өчен, бу илнең “төп дошманына” әйләнә, аңа илгә кайту юллары ябыла...

Гариф Солтанның фәнни, сәяси хезмәтләре Германия, Төркия, Америкада аерым җыентыкларда дөнья күрә, “Азатлык” радиосы архивында ул әзерләгән дистә меңләп татарча-башкортча тапшырулар саклана. Гариф Солтан үзеннән соң дистәләгән шәкерт калдырды, әле өйрәнелмәгән тау кадәр архивын калдырды. Гариф Солтанны, чын мәгънәсендә, татарның беренче милли сәясәтчесе, хокук яклаучысы, дип әйтергә була. Татар, башкорт, алман, инглиз, рус телләрендә камил сөйләшкән, профессор дәрәҗәсенә ирешкән хокук фәннәре докторы Гариф Солтан, эмиграция шартларында да милләте өчен иң югары дәрәҗәдә көрәшә алган зыялы кеше иде...

Ул татар халкының бәйсез буласына, үз дәүләтен торгызасына ышанып яшәде, гомер буе шуның өчен көрәште, милләткә дә шуны васыять итеп калдырды…

Ул 70 ел буе туган җирләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булды, әмма милләт өчен туган җирдә яшәгәннәрдән дә күбрәк эшләде.

Ул 70 ел буе милләт турында сөйләде, милләт өчен янды, милләт өчен кыйналды, әмма милләтеннән җылы сүз ишетмичә китте...

Әле аның мирасы өйрәнелмәгән, халыкка кайтарылмаган, бу эшне без – аның варислары башкарырбыз, иншаллаһ!

Ул туган авылы Җиргәндә җирләнергә теләде, әмма ерак алман илендә ятып калды...

Татар халкының Милли Мәҗлесе Гариф Солтанның балаларының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.

Урының җәннәттә булсын, Гариф абый, без син башлаган изге эшләрне дәвам итәрбез, иншаллаһ, рухың тыныч булсын!  


Фәүзия БӘЙРӘМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»