|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2011 Мәгариф
![]() Оптимальләштерү: нәтиҗәләр һәм перспективаОптимальләштерүле җәй үтеп китте. Мәктәпләрне ябу алдыннан бу эшкә үз теләкләре белән бармаган түрәләр авыл укучысын тотуның бюджетка кыйммәткә төшүен тәкрарлады, мәктәпләрне эреләндерүнең уңышлы яклары турында күп сөйләде. Халыкны зар елатып мәктәпләр ябылды, инде күз яшьләре кипте. Балалар да яңа мәктәпләргә ияләнә төштеләр. Зур классларга куып кертелгәч (әйтик, иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торып), белем сыйфаты артыр дип бик әллә ни өметләнергә кирәкми, билгеле, чөнки белем алу коллектив эш түгел, ул – индивидуаль эш. Оптимальләштерүнең икътисадый эффекты ничек булды? Моннан бюджет күпме отты? Бу турыда саннар юк. Балаларны йөртү өчен яңа автобуслар сатып алу, аларны эксплуатацияләү чыгымнарын кушкач, башка төрле мәшәкатьләрне дә искә алгач, отыш әллә ни зур булырга тиеш түгел дип уйларга кирәк. Киресенчә булуы да бик ихтимал. Шушы юлларны яздым да кызыксынып куйдым: чынлап та, күпме икътисадый файда булды икән соң мәктәпләрне ябудан? Оптимальләштерү зур темплар белән барган районнарның мәгариф бүлекләренә шалтыратырга тотындым. Беренче телефоннан ук миңа бу саннарның сер булуы һәм теләсә кемгә әйтергә ярамавы турында искәрттеләр. Икенче районда мәгариф бүлеге башлыгы ялда булып чыкты, баш бухгалтерга мин кызыксынган саннар билгесез, ә аларны белергә тиешле икътисадчы шулай ук урынында юк икән. Иң соңыннан шалтыраткан Биектау районы мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры мине шулай ук икътисадчыга юллады, икътисадчы исә саннарны әйтә алмавын белдерде, финанс министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты. Мине инде бер районның мәгариф бүлегеннән шул ук районның финанс-бюджет палатасына юнәлткәннәр иде. Финанс-бюджет палатасында исә ул саннарны район мәгариф бүлекләрендә белүләре турында әйттеләр. Мин инде җавапларның ничек буласын болай да чамалаган идем. Бюрократиянең сөйләшүе үк оптимальләштерүнең финанс ягы да бик үк уңышлы түгел икәнлеген аңлатып тора, монда конкрет саннарның бик әһәмияте дә юк. Оттырдылар районнар мәктәпләрне оптимальләштереп, икътисадый яктан югалтулар кичерделәр. Моны яшер, яшермә – кара акыл белән исәпләү үк чыгымнарның артуын әйтеп тора. Сүзне югалтуның күпме булуы турында алып барырга кирәк, менә шул сан билгеле түгел.
Тик башка саннар билгеле. Мәскәү гимназияләрендә, әйтик, бер укучыны тоту чыгымнары 120 мең сумнан ашып китә, кадет мәктәпләрендә бала башына 128,8 мең сум акча тотыла. Ятим балаларны тоту чыгымнары бер балага 727 мең сум тәшкил итә. Гаилә институтын бетерүгә юнәлтелгән соңгы ике дистә елның сәясәте, әхлаксызлык пропагандасы менә күпмегә төшә дәүләткә! Россия өлкәләрендәге мәктәпләрдә исә бер балага каралган чыгымнар Мәскәү гимназияләренекеннән 5-10 тапкыр кимрәк. әгәр реаль саннарны белсәк, зур түрәләр авызыннан авыл баласының алтын бәясенә төшүе турындагы сүзләр сафсата гына булып чыга. Әмма саннар болар белән генә чикләнми.
Авыл кешесе, гомумән, ил бюджетындагы акчадан бик аз файдалана. Аңа үз көнен үзе күреп яшәргә туры килә гадәттә. Бу совет чорында да шулай иде, хәзер дә дәвам итә. Сүзне мәгариф системасы чыгымнарыннан башлагач, шулар белән дәвам итик инде. Илнең бөтен мәгариф системасына 2011 елга бюджеттан каралган акча 495,8 миллиард сумга тигез. Хәзер инде чагыштырыйк: Мәскәү хөкүмәте башкаладагы “бөке”ләр белән көрәшү өчен 101 миллиард сум акча тотарга җыена һәм акчаның зур өлешен федераль бюджеттан алырга өметләнә. Мәскәү бюджетындагы акчаның болай да Себер газы, Төмән нефтеннән кергән салым акчаcы икәнен бу юлларның авторы “Бюджет каруселе” дигән язмада дәлилләгән иде.
“Бөке”ләрнең һәр эре шәһәрдә дә булуын истә тотсак, “бөке”ләр белән көрәш чыгымнарының бөтен ил мәгарифенә караганда күбрәк булачагын төшенергә булыр иде. Шәһәр урамнарындагы карны җыештыру, чүплекләрне тоту өчен күпме акча китә икән ил буенча? Авыл урамнарындагы карны көрәү өчен бюджетта күпме акча каралган икән? Коммуналь хуҗалык өчен бюджеттан каралган чыгымнар авылда күпме? Тиен дә юк. Сүзне коммуналь хуҗалык белән дәвам итеп карыйк. 2011 елның февраль башына торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен халык тарафыннан түләнмәгән акчаның гомуми суммасы 300 миллиард сумнан ашып киткән. Ничек уйлыйсыз: бу әҗәтләр авыл кешесенекеме, шәһәр кешесенекеме? Риторик сорау бу. Авылда утка-газга айныкын айга түләмәсәң, шунда ук өзеп китәләр. Әҗәт җыярга өлгереп булмый. Ярый, хуш! Әле тагын бюджеттан коммуналь хуҗалыкка каралган дотация акчасы да бар. 2011 ел бюджетында бу сан 232 миллиард сум. Бу дотациядән бер генә авыл кешесе дә файдаланмый, чөнки ул йортларга капиталь ремонт ясау өчен каралган. Билгеле инде, сүз шәһәр йортлары турында бара, авыл кешесенең ике ятып бер төшенә дә кергәне юк бушлай ремонт дигән нәрсәне. Күчемсез милеккә салым гына түли ул карусыз. Менә шул дотациянең чиреген авылга юнәлтсәң, һәр авыл баласына аерым мәктәп ачарга, аны заманча техника белән җиһазландырырга, баланы мәктәпкә бюджет хисабыннан иномаркага утыртып йөртергә җитәр иде. Ә инде әхлакны нормага салып, гаилә институтын яңадан торгызуга ирешсәң, шуңа юнәлтелгән дәүләт сәясәте алып барсаң, һәр ятим балага тотылырга тиешле миллион сумга якын акчаны кая куяр идең?!
Кешеләрне авыллардан шәһәрләргә агылырга мәҗбүр иткән дәүләт сәясәте оптималь түгел. Бу язмада мин шуны аз гына дәлилләргә теләгән идем. Зур шәһәрләрне тоту кыйммәткә төшә, ил бюджеты киләчәктә аны күтәрә алмаячак. Капиталь ремонт өчен күпме генә акча бүленмәсен, шәһәрләрдәге торак фондының 60 проценты тузган хәлдә кала бирә. Бу йортларны төзекләндереп чыгу өчен бөтен нефть һәм газ акчасын тотсаң да җитмәячәк.
Россиядә инде техноген катастрофалар эрасы башланды. Берничә елдан соң ул күпкатлы шәһәр йортларының ишелеп төшүе юнәлешендә дә дәвам итәр дип уйларга нигез бар. Кичекмәстән социаль һәм икътисадый сәясәтне үзгәртеп, бюджет акчаcын дөрес агымнарга юнәлтмәсәң, масштаблы фаҗига көтә.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|