|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2011 Мәдәният
Тинчурин театры яңалыкларыК.Тинчурин театры яңа ел алдыннан үзенең яраткан тамашачыларына бүләк әзерли. 15-16 нчы декабрь көннәрендә Хәй Вахитның “Кияүләр” музыкаль комедиясе тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.
Әсәрне Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә.
Әсәргә көйне мәшһүр композиторлар Сара Садыйкова һәм Рәшит Гобәйдуллин язган.
Ә инде 22-23 нче декабрьдә И. Мәхмүтова әсәре буенча куелган “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасы сәхнәгә куелачак.
И.Мәхмүтова дистәләгән авторларның әсәрләрен профессиональ сәхнәгә менгергән кеше Д.Салиховның “Яшьлек хатам – йөрәк ярам”, И.Юзеевның “Гашыйклар тавы”, Н.Гаетбайның “Аты барның дәрте бар”, Р.Сәгъдинең “Яз галәмәте” кебек драма әсәрләре дә күрде. Ул әле режиссер, актер буларак кына түгел, язучы буларак та пьесалар язып шуларны тамашачыларга җиткерә алган кеше. “Син бит минем бергенәм”, “Мәхәббәт чишмәсе” кебек әсәрләре озак еллар театрыбыз сәхнәсендә төшмичә бара.
Бу әсәрләр тамашачыларыбызның күңелләренә үтеп кереп шатландырган, көлдергән, уйландырган, елаткан әсәрләр. Аның әсәрләрендә халыкчанлык чынбарлык көчле һәм алар җыр – моңга төрелеп бара.
Ошбу әсәре белән дә актриса үзенең тамашачыларын куандырыр дигән фикердә калабыз.
Күрми калмагыз!
|
Иң күп укылган
|