|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2011 Шоу-бизнес
![]() Раяз Камалда концерт куяТатар эстрадасының яшь һәм талантлы җырчысы, лирик тавыш иясе Раяз Фасыйхов яңа концерт программасын әзерләгән! Раяз Фасыйхов Г.Камал Театры бинасында 21 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә яңа концерт программасын тәкъдим итә. Тамашачы каршында ул бары тик җанлы тавышка җырларга җыена. Аның моңланганын вокаль-инструменталь ансамбль озатып барачак!
Концертта шулай ук Венера Ганиева һәм Иркәнең чыгышлары да көтелә. Ә алып баручы кабатланмас - Алмаз Хәмзин.
21 ноябрь, 2011 ел.
Үткәрү урыны: Г.Камала исмендәге Театр бинасы
Башлана: 19:00
Белешмәләр өчен телефоннар: 5196-196, 5122-535
|
Иң күп укылган
|