|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2011 Икътисад
Ә сез яхшы пенсия өчен ничә ел эшләргә риза?Түрәләр пенсия яшен арттыруның башка юлын уйлап тапкан. Алар СССР вакытында гамәлдә булган кагыйдәләрне үрнәк буларак тәкъдим иткән. Әйтик, хезмәт хакының 55 проценты күләмендә пенсия алу өчен хатын-кызларга – 20, ир-атларга 25 ел эш стажы тупларга кирәк иде. Эшләгәндә түләнгән акчаның 75 процентын алу өчен исә 40 һәм 45 ел тир түгәргә кирәк. Ә сез күбрәк пенсия алу өчен ничә ел эшләргә риза? Евгений Ефимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Бу бик четерекле сорау һәм аңа җавап бирүе дә кыен. Чөнки һәр очракта шартлар төрлечә булырга мөмкин. Кем кайда һәм кем булып эшли бит әле. Вәзгыять тә үзгәреп тора. Гомумән алганда, сез телгә алган тәкъдимне якларга да була. Чөнки 5 еллык стаж гына, чыннан да, аз булырга мөмкин. Бездә бит пенсия белән тәэмин итү буенча болай да проблемалар бар. Ә үземә килгәндә, әйтик, 65 яшькә кадәр эшләү күбрәккә китә. Россиядә ир-атларның уртача гомер озынлыгы болай да бик кыска. Мин, мәсәлән, 30 елдан артык эшләмәс идем. Пенсиягә чыккач яхшылап ял итәсе, сәяхәтләргә барасы килә, шәхси эшләр белән дә шөгыльләнәсе бар бит әле.
Илдус Вәлиев, эшмәкәр:
– Әгәр чыннан да яхшы пенсия буласына гарантия бирәләр икән 35 ел тир түгәргә риза мин. Ир-атның уртача 22-23 яшьтә эшли башлавын исәпкә алсак, 57-58 яшькә кадәр хәйран стаж туплана. Ләкин шушы еллар эчендә түрәләр әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга мөмкин. Тотрыклылык юк бит бездә. Шуңа күрә ышанмыйм да. Әнә шул ук СССР вакытында ялны белми эшләгән әби-бабайларның хәзер күпме пенсия алуын үзегез күреп торасыз. Ә инде 45 ел эшләүнең дәүләткә генә файдасы булачак. Чөнки ир-атлар арасында бик күпләр бер тиен дә пенсия алмый үлеп китә. Димәк, түләп торасы да юк. Шуңа күрә кайбер чит илләрдәге кебек булсын иде. Ялга чыгу белән сиңа гомер буе тупланган акчаны тоттыралар да, аны үзең теләгәнчә сарыф итәсең. Бер көндә тотып бетерәсеңме, әллә балаларыңа бирәсеңме – анысы синең эш.
Александр Долгов, КФУ студенты:
– Гомумән, хәзерге яшь буын пенсия алу турында хыялланмый, бу турыда уйламый дисәк тә ялган булмас. Чөнки совет чорында һәркем дәүләт эшендә эшләсә, хәзер шәхси оешмаларда, яңа байлар кулында хезмәт итүчеләр күп. Шулай килеп чыга: болар киләчәктә пенсия алу турында уйламый. Минемчә, очны-очка ялгаудан акчасы калган кешеләр картлык көннәренә күпмедер мая туплап бара. Бу бүгенге көндә иң отышлы юл. Инде хәзер стаж кенәгәләрен бетерү турында сүзләр йөри. Миңа калса, кеше пенсия алу өчен генә түгел, гомумән, үлгәнче эшли инде. Ул эшсез утыра алмый. Үзем бу фикерне яклыйм.
Фәнил Вакказов, “Татар радиосы” хезмәткәре:
– Без картайганчы пенсиянең бетәчәге көн кебек ачык. Шуңа күрә дәүләт авызына карап ятмыйча, картаймыш көндә кесәгә әкрен генә акча тамызып утырырлык эш булдыру зарур. Минем фикерем әнә шундый.
Зөлфәт Зиннуров, җырчы:
– Ничә ел эшләсәң дә юк инде ул бездә. Бигрәк тә “кара” хезмәт хакы белән акча алучыларга. Мин гел әйтеп киләм: пенсиягә чыгарга курыкмас өчен бердәнбер гарантия – ул балаларга тиешле тәрбия бирү. Ул чакта алар олы яшьтәге әти-әнисен ташламас.
|
Иң күп укылган
|