|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2011 Мәдәният
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка – 65 яшь!Агымдагы елның ноябрь аенда Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 65 яшь тулу уңаеннан төрле бәйрәм чаралары узачак. 3,4 һәм 7 ноябрь көннәрендә юбиляр Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектакле белән туган якларына сәфәргә җыена. Юбилейга бәйле әлеге спектакльләр 3 ноябрьдә – Балык Бистәсе районы, 4 ноябрьдә – Яңа Арыш авылы (бу көнне юбиляр хезмәттәшләре белән яңа мәдәният йорты ачу тантанасында да катнашачак) һәм 7 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортларында булачак.
Төп бәйрәм чарасы, әлбәттә, 18 ноябрь көнне кич 18 сәгать 30 минутта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтәчәк. Котлаулардан тыш, бу көнне юбилярны кадерле кунаклары, иҗатташ дуслары, сөекле тамашачылары аның соңгы еллардагы иң уңышлы эшләреннән берсе булган “Мәхәббәт баскычы” бенефис-спектаклендәге (Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин) Нуретдин Гыйльмиханович ролендә күрәчәк.
Нуретдин Нәҗмиевнең юбилеена багышланган чаралар 12 ноябрьдә Мәскәүдә “Мәхәббәт баскычы” спектакле күрсәтелү белән тәмамланачак.
Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. Казан театр училищесының Актерлар хәзерләү бүлеген тәмамлаганнан соң, 1976 елда Республика күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Шул гомер эчендә ул бер-берсенә охшамаган 100 дән артык үзенчәлекле образлар тудырды; тамашачыларның сөекле артистына әверелде.
Төп рольләре – Гарифҗан – Т.Миннулин «Алай түгел, болай ул», Гайнетдин – И.Юзеев «Мәкәрҗәгә барган идек», Нигъмәт – К.Тинчурин «Американ», Ислам – В.Константинов, Б.Рацер «Игълан буенча өйләнү», Сафа – И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Костылев – М.Горький «Кояш төшмәгән җирдә», Азат – Л.Вәлиев «Париж егете Әлфәнис», Нуретдин Гыйльмиханович – Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Мәхәббәт баскычы» һ.б.
|
Иң күп укылган
|