|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2011 Җәмгыять
Бер бүләкне бишкә бүләекКичә Җир шарында 7 миллиардынчы бала туды. Калининградта дөньяга килгән малайга Петр дип исем кушканнар. Петропавловск-Камчатскида исә, “юбилей” бала бездә туды”, дип дәгъва кылалар. Петрның дөньяга килүен табиблардан тыш БМО вәкилләре дә күзәткән. Нәкъ алар малайның 00:02 сәгатьтә тууын теркәп куйган. Яңа туган Николаев Петр Алексеевичның әнисенә “7 миллиардынчы бала” дигән сертификат та тапшырырга тиешләр. Дөрес, Петяга әлеге “титул” өчен көрәшергә туры килмәгәе. Җиде миллиардынчы бала туган шәһәр исеменә Петропавловск-Камчатск та дәгъва кыла. 00:19 сәгатьтә дөньяга аваз салган Александрның әнисенә “7 миллиардынчы бала” дигән сертификат тапшырып өлгергәннәр инде. Баланы ЗАГСта теркәгәндә яшь ата-анага яңа төзелә торган йорттан фатир алу хокукын бирә торган сертификат та бүләк ителәчәк.
Саннар өчен көрәшкә чит илләр дә кушылган. “Җиде миллиардынчы бала бездә туды ул!” – дип белдергәннәр Филиппин утравында. Шунысы кызык: Данника Мэй Камачоның дөньяга килү вакытын шулай ук БМО вәкилләре теркәгән. Яңа туган сабыйны күрергә дип, 1999 елда алты миллиардынчы булып туган Лориз Геварра да килгән. Белоруссиядә исә алай вакланып тормаска булганнар. Илдә 31 октябрьдә туган һәр балага “7 миллиардынчы сабый” дигән сертификат тапшырылачак. Ә демографик вәзгыятьне өйрәнүче галимнәр фикеренчә, БМО белгечләре, гомумән, вакытны ашыктыра. Туучылар саны кими баруны истә тотсак, җиде миллиардынчы бала бары тик 2012 яки 2013 елда гына дөньяга килергә мөмкин, ди алар. Кемгә ышанырга да белмәссең.
P.S. Материал басмага тапшырылганда, БМОның Россия малаен түгел, ә нәкъ менә Филиппинда туган кызны җиде миллиардынчы бала итеп тануы билгеле булды.
|
Иң күп укылган
|