поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2008 Язмыш

САГЫНАБЫЗ СИНЕ, БАСЫЙР!

2007 елның 20 август төнендә Чирмешән районы Лашман авылында туып-үскән, тынгысыз, яшь журналист, йөрәге җилкенергә дә өлгермәгән дустым Нургатин Басыйр Минсабир улы 25 яшендә кинәт безне калдырып, мәңгегә арабыздан китте. 14 сентябрьдә аңа 27 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Чирмешән районы Лашман урта мәктәбендә Басыйрга багышланган “Әйдә, яшәп калыйк” исемле истәлекләр китабын тәкъдир итү һәм искә ачу кичәсе булды.

 

 

 

Ярар,зарланмыйк әле! Барысы да яхшыга.

Яшик! Вакытның артыннан йөгермик.

Килер бер көн – ул безнең арттан чабар.

(Басыйр Нургатин)

 

 

Китапның идея авторы – Басыйрның якын дусты, Лашман җирле үзидарә җитәкчесе Рифкат Фаттахов, башкаручы – төркемдәш дусты Чулпан Галиәхмәтова-Юнысова, иганәче – “Тамаша” егетләре – “Басыйр” фонды. Китапка Басыйр турында туганнарының, дусларының, сөеклесенең, практика җитәкчесе Миңназыйм Сәфәровның, фәнни җитәкчесе Васил Гарифулинның, төркемдәшләренең чын күңелдән язган истәлекләре, “Басыйр бәете”, Басыйрның студент вакытта язган көндәлегеннән юллар, фотолар кертелгән.

 

Кичәдә аның туганнары, якын дуслары, укытучылары, мәктәп укучылары җыелган иде. Һәр чыгыш ясаучы аның намуслы, игътибарлы, тугры йөрәкле, ярдәмчел, әдәпле, акыллы, нурлы, ачык йөзле, сөйкемле, тырыш, максатчан, мәрхәмәтле егет булуын искә алдылар.

 

Әти-әнисе Минсабир абый белән Миңлегөл апа әйткәнчә, артык әйбәт бала була шул ул. Мәктәпне алтын медальгә бетерә, аннан Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга керә.

 

Югары уку йортында укыганда авыл егетләрен туплап “Тамаша егетләре” дигән төркемне оештыручы да ул була. Һәр елны студентларның кышкы каникулында алар авылда зур концерт куя торган булганнар. Журналист белгечлеге алгач, ул “Интернет-Казан” порталына эшкә урнаша. Казанның меңьеллыгы уңаеннан байтак көч түгәргә туры килә аңа. Шушы эше белән беррәттән ул татар журналистикасы кафедрасына аспирантурага укырга керә, ХХ гасыр азагында татар публицистикасы буенча Васил Гарифуллин җитәкчелегендә фәнни эшен башлап җибәрә, мәкаләләр әзерли, кандидатлык имтиханнарын тапшыра, студентларга дәресләр бирә. Алар белән бергәләп өйрәнчек газета чыгаруда координатор-җитәкче буларак катнаша.

 

Басыйр катлаулы операциядән соң терелә башлаган кебек иде. Сөеклесе Айсылу белән 2007 елның декабренә туй көнен билгеләгән булалар. Тик язмыш аны безнең арадан алып китте.

 

Басыйр исеме үткер күзле, күңел күзе белән күрүче, һәр нәрсәне бик яхшы күрүче, зирәк акыллы дигәнне аңлата икән бит. Басыйр шушы сыйфатларга ия булуын күп тапкырлар исбат итте.

 

Омар Хайям: “Кемнәр килә, кемнәр китә, тормыш шулай дәвам итә”, - дип язган. Шуңа да карамастан без сине сагынабыз, Басыйр!

 

БАСЫЙР КӨНДӘЛЕГЕННӘН...

 

... Мин ышанам – минем киләчәгем тау артында түгел. Кемдер әйтер – киләчәк ул – бүген” дияр. Бу фикер белән килешеп була, ләкин тулаем түгел, чөнки киләчәк ул бүген төзелсә дә, язмыш китабында күптәннән язылган. Һәм аларга номерлап тиешенчә саннар гына сугылган...

 

... Яшибез-яшибез дә теге дөньяга китеп барабыз. “Китәбез дә барабыз” – бу сүзләрнең асылында нинди тирән мәгънә ята. 6 млрд кеше арасыннан шушы сүзләрне әйтмәгән, шушы мәгънәне тоймаган кеше бармы икән ул. Сораулар күп!

 

Сораулар булмаса, тормыш булмаган да булыр иде бит ул. Бар нәрсәне шул билгесезлек, кызыксынучанлык, серлелек алга этәрә дә инде. Кайсысының элементлары күбәеп ала, шунысы безнең тормыш-көнкүрешебезгә тәэсир итә. Шулай түгелме соң? Чөнки тормышта шатлыклы, кызыклы, куанычлы, кайгылы, күңелсез, көттереп торучы мизгелләрдән тыш башка төрле әкәмәтстволар юк түгелме соң? Анысын киләчәк күрсәтер инде. Ни генә дисәң дә хәзер үк нәтиҗә ясарга бик иртә әле.... (3 март 2000 ел)

 

Һәр язмада диярлек вакытның узуына шаккатып язам. Бу шулай да бит. Кеше гомеренең асылын вакытта гына күрергә генә була да инде. Кешелек тормышы, яки бөтенләе белән яшәеш шушы вакыт аркасында гына барлыкка килеп, үсеп юкка чыгамы икән әллә? (3 апрель 2000 ел)

 

...Өлгермәгән әле шул мин, һаман балачактан чыгып җитә алмыйм. Хәер, үземне башкачарак тотарга тырышсам да, күңел түрендә шул ук гади, самими булып кала бирәм.

 

Шулай да вакытны ашыктырмыйк әле. Ул болай да бер кагыйдә буларак бара. Барысы да үз урынында, үзгәртергә кирәкми... (31 октябрь 2000 ел)

 

Эх, авыл тормышы! Нинди могҗизалы, кызыклы һәм шул ук вакытта серле дә бит син. Серле якларың күп булгангамы, сине аңлавы кыен. Шулай да авылга кайту үзе бер шатлык. Дуслар, туганнар төрле яклап бизәп тора. (4 ноябрь 2000 ел)

 

Тормыш безнең бергә булачак мизгелне бирергә теләмәгәндәй вакытны суза. Тагы да көттерә. Кызыклы да инде язмыш дигәнең. Шул ук вакытта янулы да, аеруча мәхәббәт. Чын мәхәббәт әллә тагын бер язмыш сынавы гына микән? Анысын белмим. Тик менә яндыра. Бусы үзен нык сиздерә шул. (4 ноябрь 2000 ел)

 

Мин бәхетле дә, шул ук вакытта киресенчә дә. Күңел моңсу, җан каядыр яңалыкка тарта. (30 декабрь 2000 ел)

 

Булганын язып барам инде. Кем белә бит, бәлки кирәге чыгар! Үземнең дөньяны язам бит. Ни уйларым, тойганым, кичерешләрем...

 

... Шунысы кызык: бәхет дигәне нәрсәне үз эченә ала икән? Әгәр бу дөньяда бәхетле яшәсәң, икенче тууыңда сиңа начар булмасмы соң? Дөрес, бәхет дигәнеңне төрле кеше төрлечә аңлый торгандыр. Мин әле аны тик исәнлеккә генә бәйләп карыйм. Бәлки мин ялгышамдыр. Әйтеп булмый. Дөнья бит бу!

 

... Барысы да үземнән торачак. Шунда ята да инде тормышның мәгънәсе. Ничек булса да начарлыкка төшмәскә, барлык кыенлыкларны үтәргә, кирәкмәгән эшчәнлек белән шөгыльләнмәскә. Бу эшләрне яныңда чын дус, яхшы иптәш, дустың булса гына башкарып була. Тормышта яшәве дә җиңел андыйлар белән. Менә сиңа ничек булса да, шушындый дус (егет булса яхшырактыр) кеше белән дуслашырга кирәктер. Авыр чакта үзенең тормышын синең өчен бирүче иптәш кирәк. (3 июль 1999 ел)

 

Югарыдагы юлларны Басыйр мәктәпне тәмамлагач яза. Университетка кергәч ул шактый дуслар таба.

 

Яңа 2007 елны каршы алгач, бәйрәм көннәрендә “Тамаша” егетләре Лашман авылында җыелыша. Басыйрның барлык дусларына әйткән сүзләре шул була: “Гомер уза, егетләр, олыгая да барабыз, аралар да ерагая. Кайсыбыз Казанда, кайсыбыз Әлмәттә, беребез Чистайда, калганнарыбыз авылда. Вакыт узган саен һәрберебезнең үз мәшәкатьләре була башлый. Шулай булса да, бер-беребезне онытмыйк егетләр, аралашып, очрашып яшик. Атнага бер булса да дусларга шалтыратуның бернинди авырлыгы да юк бит. Айга бер тапкыр яки бәйрәм ялларында очрашуның да бернәрсәсе юк. Бергә яшик егетләр, бергә булу җиңелрәк бит...”

 

Егетләр хәзер бәйрәм көннәрендә генә түгел, 20 августта, 14 сентябрьдә дә очрашалар... Искә алу кичәсе “Якын кешене җирләве авыр булды, Басыйрны онытырга хакыбыз юк, зинһар калганнарыбыз сак булыйк, дуслыкның кадерен белик, әйдәгез яшәп калыйк!..” – дип тәмамланды.

 

Безнең өчен Басыйр дускай һаман исән, тик каядыр еракка һәм озакка киткән кебек тоела. Тик бик сагындырасың үзеңне, Басыйр дускай!

 

КИЧӘДӘН КҮРЕНЕШЛӘР:

Басыйрның дуслары

Басыйрның әнисе һәм сеңлесе

Китапны тәкъдир итү

Басыйрның дуслары

 

Автор фотолары.


Гөлчәчәк САФИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 15.09.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»