поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
27.10.2011 Мәдәният

Нуриәхмәт Сафин: “Оныгым Франциянең зур кешесе булачак!”

Иҗатка чын күңелдән бирелгән кешеләрнең тормышка карашы үзгә була. Сәнгатьне алар ниндидер бер илаһи көч итеп күзаллый. Һәм башкаларны да үзләре артыннан ияртә.

Гади күзләр белән күреп җиткермәгән вакыйгаларны үзләренчә ача һәм башкаларга да тасвирлап күрсәтә белә. Андый кешеләр белән аралашканнан соң тормыштагы көндәлек мәшәкатьтләр юкка чыккандай була. Син үзеңне икенче дулкында, илаһи сәнгать дулкынында тирбәлгәндәй тоясың...

 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашчы театрының әйдәп баручы актеры, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга быел 65 яшь тула. Нуриәхмәт ага кырык биш ел гомерен театр сәнгатенә багышлаган фидакяр затларыбызның берсе. Театр белән яшәүче, татар театры дип җан атучы шәхес.

 

- Нурәхмәт абый, сәхнә кешесе өчен иң мөһиме нәрсә?

 

- Гомерен сәнгатькә багышларга уйлаган кешедә ниндидер талант чаткысы булырга тиеш. Ә аннан соң тырышлык та бик кирәкле сыйфат.

 

- Яшьләр театрында эшлисез, тирә-юнегездә гел яшьләр. Алар арасында үзегезне остаз итеп хис итә торгансыздыр?

 

- Тирә якта егерме-егерме сигез яшьлек егет, кызлар йөреп торганда, әлбәттә, үзеңне остаз итеп хис итәсең. Әсәр куйганда, роль уйнаганда киңәш сорап килсәләр, һичшиксез мин аларга ярдәм итәм. Ә икенче яктан, алтмыш биш яшьтәге артистка, бер үзеңә кукыраеп йөрергә кыенрак та. Хәер, Фәнәвил бар әле безнең, тик ул да илледән генә узды шул әле. Утырып уйлар уйлаганда да, киңәшләшкәндә дә нәрсәдер юклык сиздерә. Үз тирәңдә, үз яшеңдәге кешеләрнең, кордаш-замандашларның булмавыдыр дип беләм мин аны. Яшьләр бит яшьләрчә инде ул...

 

- Яшьләр дигәннән, аларны татар телен белмәүдә еш кына тәнкыйть утына тоталар. Сездә дә андыйлар юк түгелдер?

 

– Алай зурдан кубып гаеп тапмасак та, татар авазларын әйтүдә кимчелекләр сизелә. “Х” белән “Һ” ны бутыйлар шул. «Беләбез-беләбез, төзәтәбез», - дисәләр дә сәхнәгә чыккач еш кына онытып җибәрәләр.

 

- Дөнья классикасы булган «Лир патша»да төп образны уйнаган бәхетле актерларның берсе дә бит әле Сез. Бу әсәрне төрле милләт театрлары куйды. Һәр артист Лир патшаны үзенчә башкара. Кемдер аны тәкәббер итеп сүрәтли, кемдер аталык сыйфатларын калкурак күрсәтергә омтыла. Ә Сез Лир патшаның кайсы сыйфатларына күбрәк басым ясадыгыз?

 

- Мин аны алай тәкәббер итеп күз алдына китерә алмадым. Миндә күбесенчә бу геройның аталык сыйфатлары чагылгандыр дип уйлыйм. Менә әле бүген дә шул рольне кабатлап утыра идем. Ноябрь аенда театрыбыз әлеге спектакльне күрсәтәчәк. Аның премьерасы булганга ике ел узып китте. Ике елдан соң кабат Лир патшаны уйныйсы. Заманында көчле дәүләтне ничә еллар кулында токаннан соң, кызларына тапшыра ул. Монда инде геройны акылдан язган дип әйтсәләр дә, мин аны аек акыллы итеп аңлаттым. Байлыкка ия булып алгач, кызларымның “миңа” карашлары, мөгамәләләре үзгәрүе йөрәгемә кан булып савырлык. Монда чын тормыш тасвирлана, без дә бала үстергән кешеләр. Минем дә кызым, улым бар. Егерме елга якын күчмә театрда эшләдем. Монда эшләгәндә дә тормышның күп якларын күрдем. Ата, бала, әни, кыз проблемалары күз алдыбызда еш булгалап торды. Ялгыз калган картлар, аларны картлар йортына илтеп бирү мисаллары, барысы да минем йөрәгемә сыешкан. Мин әнә шушы материалларны кулланып, образны аталык сыйфатларына басым ясап иҗат итәргә тырыштым.

 

- Бу образдан соң шактый сүзләр дә ишетергә туры килгәндер әле?

 

- Аны мактаганнары да булды, ошатып бетермәүчеләр дә табылды. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та бу хакта язып чыккан иде. Тәнкыйть хаклы, объектив булса, мин аны кабул итәм. Артык бәйләнүгә, әлбәттә, каршымын. Үз театрларыннан уздырып «Лир патша»ны уйнавыбыз да ошап бетмәгәндер инде... Нияз фикеренчә, күмәк күренешләрдә уйнаучылар истәлекле образ калдырган, режиссер эше дә, музыка да, бизәлеш тә әйбәт. Ә ике сәгатьтән артык сәхнә тоткан төп герой - Патша алардан начар уйнаган булып чыга! Әсәрне сәхнәләштергәнгә ике ел узды дидем, спектакль «утырды», үз калыбына керде. Партнерлар белән мөгамәләләр табылды. Әле менә ролемне укып утырам да, аны моңарчы ачылып бетмәгән якларын күрәм. Хәзер инде хисләрне кыса төшеп, тавышны алып, үземне патша сымак тотуга да басым ясаячакмын.

 

- Татар драматургиясе аксый диләр, бүгенгесе бигрәк тә. Тәҗрибәле артист буларак бу хакта ни диярсез?

 

- Хәзерге драматургия турында фикер йөртсәк, бу фикер дөрестер дип беләм. Татар драматургиясе конкурслары уза. Араларыннан сайлый башласаң, алырга әйбер юк. Ә бит әле безгә балалар драматургиясе кирәк. Яшь тамашачы театры булгач, теләсә нәрсәне куеп булмый. Шуның өчен «Лир патша», «Тискәрегә авызлык» кебек әсәрләргә туктала режиссерыбыз. Бу әсәрләр мәктәптә укытыла торган программада да бар. Хәзерге заман проблемалары: үсмерләрнең тәртипсезлеге, әхлакый яктан тотрыксыз яшьләрнең асылын ачып сала торган, олыларны хөрмәтләмәү, картларны санламау, наркомания, җилбәзәклек кебек темаларны яктырткан үзәк өзгеч драма әсәрләре юк. Шунлыктан драматургия аксый дип әйтергә мөмкин. Безнең язучылар берлегендә 300 дән артык язучы исәпләнә, аларның күбесе драматургиягә бирелеп китте. Шагыйрьләре, прозаиклары да драма яза башлады бит инде. Тик менә сәхнәгә куярлык «үтергически» әсәрләре юк шул. Режиссерыбыз Ринат Хәсәнович Әюпов әсәрне сәхнәгә куярлык итеп үзеннән бик күп көч түгә-түгә эшли. Татарча әйтсәк, имгә китерә. Элегрәк әсәрләрдә сюжет линиясе көчле була торган иде. Хәзер бик гади әңгәмәләр корып, ярату, яратмау, хыянәт турында гәп сатудан ары узалмыйлар. Бездә тәрбияви характердагы әсәрләргә игътибар юнәлтелергә тиеш. Хәер, башка театрлар да бу сыйфаттан читләшмәсеннәр. Уйландыра торган әсәрләрне хәзер, нишләптер, куймаска тырышалар. Яшьләрне җәлеп итәргә дигәч, шау-шулы музыкага, биюгә корылган тамашаларга гына туктала башладылар. Баш белән уйландырырлык әсәрләр кирәк түгел дип уйлыйлар микән инде алар?!

 

- Сез югары филологик белемле актер да икәнсез әле...

 

- Мин Башкортстан университетын тәмамладым. «Башкортларга барып татарча өйрәндем» дип шаяртып йөрим. Күчмә театрда эшләгәндә югары белем алырга теләгем туды да, җитәкчебез Равил ага Тумашев: «Юк, син университетка кермисең, Мәскәүгә режиссерлыкка укытырга җибәрәм мин сине», - диде. Сәнгать буенча белем булгач, тагын ул өлкәдә укыйсым килмәде. Икенчерәк юнәлештәге белем алырга теләдем. Тел белгечлеге буенча укырга теләгем бар иде. Бер-бер хәл булып театрдан китсәм, икенче икмәгем булыр дип уйладым. Училищеда укыганда остазларыбызда нәкъ шушы фикерне башыбызга салырга тырыша иделәр. Равил ага режиссерлыкка укытырга тырышса да мин Уфага киттем. Мәктәптә укыганда миңа еш кына укытучы булачаксың дия торган иделәр.

 

- Г.Кариев театры ул яшь тамашачылар өчен иҗат итә, балалар каршында уйнавы ике мәртәбә талант һәм осталык таләп иткәнен яхшы аңлыйбыз...

 

- Дөрес. Бала күңелен яулап алу - бик авыр. Заманында мин телевидениедә балалар өчен тапшыру алып барган идем. Бу тәҗрибәм дә миңа ярдәм итми калмагандыр. Балалар белән эшләү миңа җиңел бирелде. Педагогик белемнең дә нәтиҗәсе юк түгелдер инде. Без бит әкият куярга балалар бакчаларына да йөри идек. Кечкенә генә бүлмәдә балаларга әкият күрсәтәбез, араларында елыйм-елыйм дип торучылары да очраштыра. Шул баланы елатмаска, залдан чыгып китмәслек итеп игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Менә шунда ничек булдыра, ничек кыландыра аласың, бөтен күзәнәгеңне эшкә җигәргә туры килә инде.

 

- Нурәхмәт абый, сезне берара «Әкият» курчак театрында бер кыз бала ияртеп йөргәнегезне еш күрә идем. Мөгаен, ул сезнең оныгыгыз булгандыр. Аны да кечкенәдән сәнгатькә авызландырырга уйлыйсызмы?

 

- Сәнгатькә авызландырудан бигрәк, кызым: «Әти, Лизаны Казан тамашаларына йөрт әле”, - дип куша иде. Мин шулай, дәү әти бурычын үтәп, биш-алты җиргә чыршы бәйрәменә алып барган идем. Бер көнне иртән ул миңа әйтә: «Бабам, надоели мне ваши ёлки», - ди (көлә). Үзебез куя торган балалар спектакльләренә дә алып барып күрсәткәнем бар. Түзеп, татарчаны үзенчә шәрехләп карап утыра инде ул. Әле өйгә кайткач, андагыча уйнап та күрсәтә. Быел укырга керде. Бик сәләтле кыз.

 

- Исемен Лиза дидегез кебек?

 

- Кызым французга кияүгә чыкты. «Ашан» фирмасы буенча эшләүче киявебез бер урында гына тормый. Әтисе югослав, әнисе француз. Кызым белән танышканнан соң, рус телен дә өч ай эчендә өйрәнде. Телләр өйрәнүгә бик сәләтле. Оныгыма да бу сыйфат күчкән. Французча, русча сөйләшә, монда кайтканда татарчага да өйрәтәбез. Киләчәктә аны сәхнәдә “күрсәм дә” булдыра торган кыз. Ләкин үзем сәнгатьтә кырык биш ел эшләп нәрсә алдым соң, дип куйгалыйм... Бәлки чит илдә сәнгать кешесенең хөрмәте зурдыр? Мин үзем: «Кызым, син Франциядә зур кеше булырга тиеш!» - дим инде аңа. Иншалла, шулай була күрсен!


Әңгәмәдәш – Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»