поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
26.10.2011 Милләт

Идел-Урал тарихы

Шушы көннәрдә генә бер төркем галимебез Төркиянең Әнкара шәһәрендә “Идел-Урал тарихы” дигән халыкара конференциядә булып кайтты. Уртак җыелышта катнашып чыгыш ясаган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әлеге гыйльми чара хакында әңгәмә кордык.

– Төркиягә хәтле барып татар тарихы хакында фикер алышу ни дәрәҗәдә мөһим? Әллә инде бу Төркиядә безнең узмышыбызны өйрәнәләрме дигән гади кызыксыну гына булдымы?

 

– Бу симпозиум октябрь уртасында булды. Төрекләр Идел-Урал тарихы дигәндә татар тарихын күз уңында тота. Конференцияне оештырган Төрек тарих җәмгыяте – Төркиядә бик данлыклы оешма. Әлеге оешмада 1920 нче елларда Садри Максудилар эшләп, төрекләрнең хәзерге идеологиясен булдырган. Электә, хәзер дә илдә аның әһәмияте зур. Шунысы да бар: дәүләт белән бергә эшли торган рәсми оешма ул. Төркиядә бездәге кебек Фәннәр академиясе системасы юк. Бу җәмгыять беркадәр шуны алыштыра. Дәүләт органнары башка гыйльми оешмаларга, университетларга шуның аша йогынты ясый. Ул – координацияләүче үзәк грантлар, ягъни юнәлешләр бирә, конференцияләр оештыра. Әйтик, соңгы елларда Төркиядә, Госманлы империясенә ничек карарга, дигән бәхәсләр булды. Ататөрек вакытында милли дәүләт төзибез, дип хәтта Госманлыны дошманга әйләндергәннәр иде. Дингә бәйле, хәлифәт безгә кирәк түгел, диделәр. Соңрак тарихны өзеп калдырып булмавы аңлашылды. Безгә дә ТАССР тарихыннан милли тарихны өйрәнүгә күчүе җиңел булмады.

 

Төркиядә безнең тарихны өйрәнүчеләр шактый. Аларның кайберләре бездә дә укытып китте. Әйтик, Ибраһим Мараш, Исмәгыйль Төрекуглы КДУ да эшләп алды. Мәсәлән, симпозиумда катнашкан Әхмәт Калиндәрә белән мин беренче тапкыр Америкада 1993 елда очрашкан идем. Шул вакытта ук ул андагы чыганаклары буенча татар тарихын өйрәнеп йөри иде. Аерым алганда, бу җыелышта Алтын Урданы өйрәнүчеләр дә булды. Дөресен әйтик: әле моңарчы мондый форматта Татарстан тарихчылар белән Төркия тарихчыларының очрашканы юк иде. Безнең яктан – ТР Фәннәр академиясе, КФУ галимнәре, теге яктан Төркиянең профессиональ тарихчылары очрашты һәм чын гыйльми телдә сөйләште. Белгечләр очрашуы буларак, зур әһәмияткә ия бу. Шунысын да әйтү кирәктер: чараны уздыруның барча чыгымы төрекләр җилкәсенә төште, без кунаклар гына идек. Гадәттә Татарстан галимнәре шушылай кунакка йөрергә ярата. Чөнки үзебезнең кесә такыррак.

 

Инде Идел-Урал тарихы дигәндә, төрек ягы булган проблемаларны уртага салып тикшерергә ниятләгән. Мондый вакытта безнең якның әзерлеге, каршы якның дәрәҗәсе нинди икәнлеге бик тиз күренә. Эшебез секцияләргә бүленеп уздырылды. Болгар дәүләте, татар ханлыклары чоры, Русия яулап алганнан соң башланган чор, XX йөз башы... Менә шунда татар ханлыклары чоры буенча эшләүче бер төрек галиме дә булмавы күренде. Дөрес, Хәлил Инәлчәк кебек атаклы тарихчы үз вакытында Кырым ханлыгын күпмедер дәрәҗәдә өйрәнгән иде. Әмма ул гомуми планда, башка төрле чыгыш ясады. Бу хәл Төркиядә татар тарихын өйрәнгәндә кайбер чорларның төшеп калганлыгын күрсәтә. Бәлкем белгечләр булып та, конференциягә килә алмагандыр. Чөнки укыту вакыты башланды, төрек галимнәренең күбесе университетларда укыта. Безнекеләрдән дә XX йөз башы буенча сөйләргә тиешле 3 галим төрле сәбәпләр аркасында бара алмады.

 

Әле без – төрек һәм татар галимнәре концептуаль мәсьәләләр җәһәтендә фикер алыша алмыйбыз икән. Чөнки беренчедән, төрекләрнең үзендә дә безнең тарих буенча концептуаль карашлар юк диярлек. Үзебезнекеләр дә әллә ни әйтә алмады. Без татарлар һәм төрекләр тарихын чагыштырып та өйрәнә алыр идек. Әйтик, төрекләр XVI–XX нче гасырда ничек үскән дә, без шул чорда ничек яшәгән? Безнең тарих төрек архивларында ни дәрәҗәдә сакланган? Билгеле, төрекләр дәүләт тотучы халык булган, ә без – колониаль хәлдә калган халык. Әмма шушындый югары дәрәҗәдә чагыштырып өйрәнгән чыгышлар ишетелмәде. Алга таба моны эшләргә кирәк булачак.

 

– Күптән түгел генә үзен белгеч санаучы берәү, “Китмибез” дигән шигырьне искә төшереп, Тукай туркофоб булган, ягъни төрекләрне яратмаган, дип язып чыкты. Әгәр Тукай төрекләрне өнәтмәгән булса, аңа Төркиядә һәйкәл салынмас, урамнарга шагыйрь исеме бирелмәс иде, билгеле. Бу хәлне ничек аңлата аласыз?

 

– Монда ике нәрсәне аерып карарга кирәк. Беренчедән, солтаннар Төркиясе һәм төрекләр җәмгыяте бар. Болар – ике нәрсә. Төрекләр үзләре дә солтаннар хакимиятен кабул итмәгән: революция ясап солтанны тәхетеннән төшергән. Аннан соң Төркия башкача, милли дәүләт буларак үсә башлады. Билгеле, Россиядә мөселман булып яшәү өчен шартлар начар булгач, милләттәшләребезнең бер өлеше күчеп китәргә уйлаган. Әмма Төркиягә китеп тормышны яңадан кору да – бик зур проблема. Җир алу, тамыр җибәрү, иркен генә яшәп китү өчен, байтак еллар кирәк. “Китмибез!” шигыре – төрек милләтенә каршы чыгу түгел ул. Тукайның төрек милләтенә, әдәбиятына багышланган башка шигырьләре дә бар. Төркиягә каршы чыгучылар шагыйрьнең ул шигырьләрен белми яки белергә теләми. Төптән караганда, шагыйрь иҗатына төрек әдәбияты зур йогынты ясаган. Бу симпозиумда да Төркия белән татарлар мөнәсәбәтенә багышланган аерым секция булды. Шунда безнең галимнәр, урта гасырлардан башлап бүгенгәчә, ике арада мәдәни багланышлар булганлыгын сөйләде. Безнең мәдрәсәләрдә төрек әдәбияты өйрәнелгән, төрек авторларын да күпләп тәрҗемә итеп бастырганнар. Безнең дә төрекләргә йогынтыбыз булган.

 

– Әле бит кайберәүләр спекуляция ясап, 15 октябрь – Хәтер көне алдыннан, үз заманында Госманлы халифәте Казан ханлыгына ярдәм иткән булса, Иван Грозный гаскәре башкалабызны яулап ала алмаган булыр иде, дип язып чыкты.

 

– Бу – ялган. Моны тарихны белмәүчеләр генә әйтә ала. Иван Грозный Казанны яулаганда төрек гаскәрләре Иранга каршы бик зур, авыр сугыш алып бара. Хәтта Кырым ханлыгы гаскәре дә шунда җәлеп ителгән була. Безгә ярдәм итәрлек гаскәр калмый. Дөрес, урыслар Казанны алганнан соң, Кырым ханлыгы гаскәре, Иранга каршы сугыштан бераз бушагач, булышырга тырышып Идел буена поход оештырып карый. Әмма уңышсызлыкка очрый: һава шартлары начар, гаскәр арыган була. Шуңа күрә ярдәм итәргә теләмәгәннәр дип турыдан-туры төрекләрне гаепләү ахмаклык булыр иде. Янә урыслар Казанга һөҗүм иткәнче үк, төрекләр нугайларны һәм Урта Азия ханлыкларын урысларга каршы берләштерү омтылышы ясап караган. Мондый дипломатик миссиядән калган документлар бар. Анда төрекләр турыдан-туры, безнең мөселман дөньясының дошманы – христианнар һөҗүм итә, безгә берләшергә кирәк, дип язылган була. Ярдәм кулы сузмаганнар дип төрекләр бакчасына таш атучы кеше моны белми яки белергә теләми икән, аны надан диясе генә кала. Мин андый кешене ниндидер бер заказ үтәүче дип кенә карыйм. Чөнки тарихи чыганаклар әлеге гайбәтнең киресен раслый.

 

Гомумән, безгә проблемаларга төрле яктан карарга өйрәнергә кирәк. Төрекләр татарларны һәрвакыт хуп күргән дип әйтү дә дөрес булмас. Тарихтан яхшы билгеле: үз вакытында Аксак Тимер (төрекләр аны татар дип йөрткән) Төркиягә бәреп кереп, аңа бик зур зыян салган. XIV гасыр ахырында булган бу вакыйганы төрекләр онытмаган. Халык хәтерендә мондый хәлләр озак саклана. Соңрак, тарихи хәтер буларак, мондый мәсьәләлә килеп чыга. Аны махсус күпертүчеләр дә булырга мөмкин. Гомумән алганда, төрекләрнең татарга карашы бик яхшы. Бу чыгышларда да бик яхшы күренде: татар-төрек халыклары арасындагы элемтәләр Казан ханлыгы алынгач та дәвам иткән. Әле XVII гасырда да Касыйм ханлыгыннан кайберәүләр Кырымга күчеп китә торган булган (мин моны раслаган документларны да күрдем). Әйтик, Сәет Шакулов нәселеннән булган бер сәетнең шунда күчеп китүе билгеле. Ә Кырым ханлыгы ул вакытта Төркия кул астында булган. Кырым ханлыгы аша да Төркия белән элемтәләр сакланган дигән сүз бу. Ике арада гел йөреп торулары да билгеле. Төрек солтанлыгы вакытында татарларның хакимияттә зур дәрәҗә биләгәннәре дә булган. Әйтик, XIX гасырның икенче яртысында Мәхмәт Кани-паша дигән бер милләттәшебез ике тапкыр финанс министры булып торган. Башы эшләмәсә, андый зур вазыйфада тотмаслар иде. Соңрак та зур вазыйфада булып, Төркия элитасына кергән бу шәхеснең улын бик оста рәссам булып танылган диләр. Әле без белмәгән башка фактлар да булырга мөмкин. Төрек архивлары безнең өчен гаять кызыклы. Төрек чыганакларында Алтын Урдага һәм татар ханлыкларына кагылышлы бик күп мәгълүмат бар. Алар әле өйрәнелә генә башланды. Аларны күзаллау өчен генә дә ул архивларда ким дигәндә бер ел утырырга кирәк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 210-112 | 26.10.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (784797) / 30.10.2011 10:05:49

Руки прочь от татарского языка!

Сегодня 29 октября 2011 года прошел пикет в Татарстане в городе Набережные Челны. Акция протеста организована Союзом Татарской Молодежи «Азатлык» во главе с Наилем Набиуллиным и активистами ТОЦа города Набережные Челны. Тема пикета: «В защиту татарского языка и в защиту лидеров татарского национального движения». В пикете участвовало около 35 человек.
Плакаты пикета:
1. «Кто посягает на религию Ислам и татарский язык, пусть того покарает Аллах!»
2.«1937-2011 политические репрессии продолжаются»
3. «Язык татарских ханов никогда не забудем!»
4. «Прекратить уголовные преследования Рафиса Кашапова и Зиннура Аглиуллина!».
5. «Пусть живет 1000-летний татарский язык!»
6. «7000000 татар борись за свой родной язык!»
7. «4 ноября - русский фашизм не пройдет».

Фото:
http://img585.imageshack.us/img585/1396/83764589.jpg
http://img100.imageshack.us/img100/8968/19574335.jpg
http://img89.imageshack.us/img89/2189/61183283.jpg

http://tatar-centr.blogspot.com/2011/10/blog-post_4621.html

№13 (784448) / 27.10.2011 09:13:08

Бабаң кем дисез,
- инде күбесе атасының кем икәнлеген белми.
- бездә шундый мантыйк бар булса булсын гигант булмаса бер дә булмасын, имеш Төркияне Кытайның архивын актарырга... нәрсә дисез сез? балаларга дәреслек язарга кеше юк,
- яхшы кадрлар яхшы мәктәптән галим булдыклы укытучыдан гына чыга ала, татарча дискәтүк, татар кызы конкурслары оештырырга махирлар күп мәктәп ачарга кеше юк
и саный китсәң...
-

№12 (784431) / 26.10.2011 22:49:27

Тиз чистартканнар минем язманы.Димэк эле татарнын бабасы кем булуын ачыклау очен иртэрэк, жэмгыятъ житешмэгэн булып чыкты...

№11 (784424) / 26.10.2011 22:35:12

Надир Дәүләт Идел-Урал белән шөгыльләнмимени?
Аннан соң татарның иң дөрес тарихчысы Ләбиб Каран?
Нигә бездә Ләбиб Каранны басмыйлар?
Татар тарихы буенча аннан да дөресрәк язган тарихчы юк бит.

№10 (784398) / 26.10.2011 20:18:37

Аһ татарым, аһ җаным,
Кайда булды ул шаның?
Дөньяны дер селкетеп
Йөргән батыр Чыңгыз ханың!

№9 (784394) / 26.10.2011 20:01:33

Реал харитә.
Идел-Урал.
Надир Дәүләтнең "Милләт мәҗлесе"ннән.
http://www.azatliq.org/section/millet_meclese/1329.html

№8 (784392) / 26.10.2011 19:49:27
№7 (784391) / 26.10.2011 19:38:31

Россиянең исеме дә татар, җисеме дә.
100 % төгәллек белән исбат ителгән факт.
http://www.tatar-gazeta.ru/index.php?option=com_content&view=article&
Татар заманында да бар.

№6 (784377) / 26.10.2011 18:21:24

Әйе, "кайчы урысны кыргычлап юсаң да, татар килеп чыга" ,- дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Чын (генетик яктан караганда) урысны Рәсәйдә табу - тере динозавр табу га тиң.
Чын: хохол, җәбрәй, чуаш, мари, татар, ... табу - проблем түгел.
"Мин урыс" , - дип йөрүче дистә, дистә халыклардан яралган иң явыз кавем белән тулды белән тулды рәсәй.
Сүзем башында әйтелгәннән аңлашыладыр. Явыз кавемне тәшкил итүчеләр арасында - татар каны агучылар шактый зур(бәлки, иң зур) күпчелектер?!.

№5 (784374) / 26.10.2011 17:51:43

Кем булуыбызны барыбызда чамалый икэн лэбаса.Ботен архивларны да тиз генэ колачлап булмаячак.Башлап Торекнекен хэм Кытайныкын ерып чыксалар валлахи татарланын кем булуын белэчэкбез.
Иркэ, мин дэ "Наше Рашеда" туып ускэн бэндэ, урыс булмасамда шунын законлы гражданины.Нишлэптер жаным хэм каным татар тамырларын эзли, шуна тартыла.

№4 (784366) / 26.10.2011 17:13:34

Бер төрек архивлары гына түгел.
Татар тарихына караган меңнәрчә тарихи документлар күп кенә Европа архивларында, Ватиканныкында, Кытайда, Иран, Ирак, Мисыр архивларында әлегә өйрәнелми ята.
Ә татарга болгар тарихын аны Мәскәү, шул Мәскәүгә сатылган үзебензнең надан тарихчыларыбыз язып биргән.
Татарны шул өтек Татарстан АССР кысаларына төртеп кертер өчен.

№3 (784363) / 26.10.2011 16:46:11

Әй, №2, сезне урыс малае дип әйтеп булмый бит.
Елыйсылар килә инде ул темага сөйли башласаң.90нчы елларда гына нидер эшләнде ахыры.Хәзер безнең тарих институты Болгариядә мәш килә дип ишеттем.
Ә бит чынлап, Төркия генә түгел, Кытай архивларын да өйрәнергә кирәк тә бит. Юк инде.Моның өчен үзеңне хөрмәт итәргә кирәк бит әле башта. Ә безнекеләр, безгә башлангыч белем җитә, ди.Башлангыч белемле кешегә тарих нигә? Ул шул кухнясында тозлы кыяр белән бәрәңге ашап, пиво эчеп үзен бәхетле тоярга тиеш тә, әмма шулар ук скинхедлар кебек сөйләшә башлады.
Аннан татфак бетә, журфакны сөрәләр диләр.Алар бетүнең шул скинхедлар белән тәмамланачагын прогнозлаучы гына юк.

№2 (784360) / 26.10.2011 16:23:09

Тарих фэннэре галимнэренэ зур утенеч бар, бер файдагыз тияр иде: тизрэк ойрэнегез эле Торкия архивларын, татарлар узлэренен ата-бабаларынын кемнэр булуын да белми бит.
Мисал очен Казан ханлыгынын хэтер коненэ башына "Фокие Руссия" дип язылган НАТО каскасы кигэн, узен без болгарлар дип атаган бэндэлэр митингка жыелган иде.
Белуебезчэ Болгарлар-922 елда ислам дине кабул иткэн чуаш халкы инде. Без Болгарлар дип хэтер коненэ жыелучыларны- чуаш малайлары ирек даулап Казанда йори дип нэтижэ ясап була. Димэк Иван Грозный Казан Ханлыгында чуашларны тар-мар итеп татарларга кайтарып биргэн булып чыга.
Кемнэр сон сез татарлар ? Без Чынгызхан оныклары дип эйтергэ кочегез житмимени, кемгэдер яраклашасыгыз бармы эллэ ?

№1 (784353) / 26.10.2011 15:24:26

Төркия, Госман империясе миллионлаган татарга сыену урыны биргән ил.
Аны шуның өчен булса да хөрмәт итәргә кирәк.
Төрекләрнең татарлыгы турында бер ике сүз.
Мәскәү, Рязань, Чернигов-Киев кенәзлекләреннән көньякка табан бар җирләр дә элеккеге татар җирләре.
Мәскәүлеләр көньякка таба килә башлагач, анда яшәгән татарларның бер өлеше православие кабул итеп шунда калган, казак сословиесенә күчкән, аннан соң әкренләп руслашкан. А шактый гына өлеше көньякка күченергә мәҗбүр булган. Дон, Днепр казаклары да башта, Олы урдадан качкан татарлар булган. Сары Азман, Кудияр һ.б. атаманнар җитәкчелегендә Московиягә каршы көрәш алып барганнар.
Әкренләп кысрыклана торгач Олы урда татарлары-казаклар да, етисан, буджак, кырым, нугай татарлары да иң соңгы сыену урынын Госман империясендә тапканнар.
Нугайларның Көбәндәге соңгы орышында гына да Госман империясенә күчеп китәргә мәҗбүр булган татарлар саны 700 мең.
Кырым татарлары гына да Төркиядә үз милләттәшләрен ким дигәндә 5 миллион дип исәплиләр, нугай татарлары да - шуннан бер дә ким түгел. Шул ук санда дип әйтерлек Олы урда, Әстерхан татарлары, татар-казакларны да кертеп. Үз туган җирләреннән мәхрүм ителгән етисан, буджак татарлары нәселләре дә ким дигәндә -3-4 миллион Төркиядә!
Төркиядә халыкның ким дигәндә өчтән бере - татар.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar