|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2011 Җәмгыять
Безнең заман герое кем ул?Газетабызда көн саен Татарстанның, Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, президентның рәхмәт хатлары бирелү турында исемлек басылып тора. Кем ничектер, шәхсән үзем карап барырга тырышам аларны. Таныш фамилияләр күренсә, алар өчен чын күңелдән сөенәм. Һәм, әйтергә кирәк, кайбер җитәкчеләрнең өсте-өстенә дәүләт бүләкләре алырга яратуына игътибар бирмәгәндә, исемлектә лаек булмаган кешеләр юк диярлек. Тик араларында гади хезмәт кешеләре берән-сәрән генә күренә. Бар иде бит заманалар, мактаулы исемнәрне, орден-медальләрне гади хезмәт кешесенә – бозау караучыга, сыер савучыга, механизаторга, токарьга, экскаваторчыга, шахтерга, тегүчегә дә бирәләр иде. Алай гына да түгел, исемлектә фәлән-фәлән терлекче, эшче булсын дип өстән разнарядка да төшерәләр иде әле. Шундый ук разнарядка белән терлекчеләр, механизаторлар, завод-фабрика эшчеләре санаторий-курортларга да йөри иде. Алай ук кирәк булгандырмы-юктырмы, әмма, белүемчә, дәүләтнең югары бүләкләренә, юлламаларга лаек булучылар арасында очраклы кешеләр юк иде диярлек.
Хәзер андый хезмәт геройлары бармы соң? Кадерләрен беләләрме аларның? Хезмәт кешесе арасында мактаулы исемнәр популярмы? Гомумән, кем ул бүгенге заман герое?
Бу хакта күптән түгел ил Президенты Д.Медведев та әйтеп узды. Шуны гына көткән кебек профсоюзлар хезмәттәге казанышлар өчен дәүләт бүләкләре бирү системасын яңадан кайтару идеясен алга сөрә башладылар. Шул ук вакытта алар СССР вакытындагы бүләкләү механизмының бүгенге Россия өчен кулай булмавын да таныйлар. Чөнки, социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, халыкның бер өлеше Мактау грамоталары, Мактау тактасындагы фотосурәтләргә караганда акчалата премияне өстенрәк күрә. Ни генә дисәң дә, ул кесәне дә тулыландыра, мораль канәгатьлек тә бирә. Икенчеләр исә социализм вакытындагы бүләкләүләрне сагына һәм аны кирәк дип саный.
Хәтердә, СССРда Социалистик Хезмәт Герое исемен иң соңгы кеше булып Казахстан җырчысы Бибигөл Тулегенова алган иде. Аны бүләкләү турындагы указга 1991 елның 21 декабрендә – СССР яшәүдән туктаган көндә кул куелды. Шуннан соң мактаулы исемнәр бирү туктатылды. Статистикадан күренгәнчә, иң дәрәҗәлеләрдән саналган бу мактаулы исемгә СССРда 20605 кеше лаек булган икән. Заманында аларның исемнәре чынлап та бөтен илгә яңгырады. Маршал Климент Ворошилов, очучы Валентина Гризодубова, эшче Алексей Стаханов исемнәре хәтта мәктәп балаларына да таныш иде.
С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы токаре Галимулла Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән вакытта мин ул предприятиедә эшли идем әле. Хәтердә, бөтен завод коллективы шатланды моңа. Дөрес, арада, ул кем инде шулкадәр, ни өчен аңа, диючеләр дә булды. Чөнки аның кебек тырыш, бар яктан килгән эшчеләр заводта меңәрләгән иде. Ләкин бу сүзләр лауреат лаек булмаганга түгел, нәкъ менә аның сайлап алынуына аптыраганнан гына әйтелде.
Гомумән, ул вакытта хезмәт кешесенә игътибар зур иде. Бәйрәмнәрдә 10-50 сумлык премияләр бирү (чагыштыру өчен: бер бүлмәле фатир өчен ул вакытта 11 сум түли идек, хәзер 2 мең сумнан артык), хезмәт кенәгәсенә язып рәхмәт белдерү, бушлай туристик, санаторийларга юлламалар белән бүләкләү чаралары һәрдаим кулланыла иде. Шактый нәтиҗәле стимул иде болар тырышып эшләү өчен.
СССР таркалгач, хезмәт кешесен мактаулы исемнәр, премияләр белән бүләкләү нык кимеде. Ул вакыттагы ил җитәкчеләре Советлар Союзын таркату белән бергә “карын cуы белән бергә баланы да себереп түктеләр”. Ниһаять, җәмгыятькә иске яңалыклар кире кайта башлады башлавын. Әнә бит халык дружиналары, яшьләрнең төзү отрядлары, тимурчылар хәрәкәте берничә ел яшәп килә инде. Россия Герое, төрле ведомство һәм тармакларның мактаулы исемнәрен бирү дә, берникадәр вакыт үткәч, яңадан кайтарылды. Ләкин, инде алда әйтелгәнчә, алар күбрәк җитәкчеләргә бирелә.
Дәүләт премияләре бирү системасы да шул җөмләдән. Юристлар аны тырыш хезмәт өчен бүләкләүгә кертергәме, әллә дәүләт бүләкләренәме дип бәхәсләшсә дә, булуы яхшы. Соңгы елларда төрле бәйгеләр оештырып, “Елның иң яхшы укытучысы”н, “Елның иң яхшы табибы”н (һәм башкаларны) ачыклау системасы да начар түгел анысы. Тик, кызганыч, ул исемнәр күп очракта акча белән ныгытылмый. Шул сәбәпле мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында да, халык тарафыннан да әллә ни хуплау тапмый. Берничә ел элек “Елның иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булучы бер ханымны котлагач та, әй, шуның урынына бераз акча бирсеннәр иде лә ул, дигәнен ишетеп, баштарак аптырап калган идем. Уйлана торгач аңладым, ул исемне ипигә май итеп ягып та, балаларны укыту, киендерү өчен тотып та булмый шул.
Бу проблеманың икенче ягы да бар. Мәскәү түрәләре, төбәкләрдәге бөтен акчаны федераль казнага алып бетергән кебек, 2005 елдагы ташламаларны акчалаштыру турындагы закон нигезендә, лаеклы ялга чыккач, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бераз ташламаларга рөхсәт бирү системасын да башкалага тупладылар. Элегрәк төбәкләрдәге мактаулы исемнәр, орден-медальләр дә автомат рәвештә ташламаларга хокук бирүче “хезмәт ветераны” статусы бирсә, хәзер аларның андый дәрәҗәсе юк. Хәзер андый статуска ия булу өчен кешенең Россия бүләкләре булырга тиеш.
Тырыш хезмәт өчен бүләкләү турында югары даирәләрдә сүз башлану начар түгел-түгелен, ләкин башта алга атны куясы иде, аннары гына арбаны...
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|