|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2011 Юмор
Алмаз Хәмзин «кесә»сеннән
Ка-а-к
Вафирә Гыйззәтуллина белән иртә яз башланган гастрольләрнең көзге соңгы концерты Балтач районының Сасна авылы клубында бара. Ямьсез явымлы көннәр. Инде концертны башлар вакыт та җитте, ләкин залда тамашачы йөзгә дә тулмау сәбәпле, Вафирәнең кәефе сүлпән, концертны куярга киреләнеп маташа. Мин ишек төбендә билет ертучы булып торам. Бер аягым клубның залында, икенчесе урамда. Әле бу Саснаның иске клубы. Ишек ачык, тупсасы җиргә сеңгән. Баш очында караңгы урамны яктыртып бер лампочка яна. Шул вакыт әллә кайдан ап-ак ата каз пәйда булды. Тамак аслары салынган – пекин токымы. Бик җитди кыяфәт ясап килде-килде дә мине санга сукмыйча муенын эчкә сузып: «Ка-а-а-к» – дип куйды. «Менә ни как, – мәйтәм, – Вафирә концертны башламый». Халык көләргә тотынды. Нигә көләләр икән дип Вафирә чыкты. Менә, мәйтәм, каз килде, нишләп башламыйсыз, ди. Бу хәлдән соң Вафирәнең күңеле күтәрелеп китте, концертны башлап җибәрде. Гадәттә, ул җырлаганда мин чәк кенә ишек төбендә сакта торам да бераздан үзем дә сәхнәгә чыгарга әзерләнәм. Чират миңа. Җырлап җибәрүем булды, залда утыручы бер абзый «Ка-а-ак!» дип куймасынмы. Китте көлү: халык көлә, мин чыдый алмыйм. Булмый җырлап, башлыйм гына, теге каз искә төшә дә тагын пырхылдыйбыз. Вафирә сәхнәгә чыгып тынычландырып та карый, нишлисең, бөтен халык белән көлүгә бүселәбез дә китәбез.
– Ярый, – ди Вафирә, – үзем җырлыйм, бар, тынычлан, ди. Әйбәт кенә онытылып җырлый башлыйм, тегеннән тагын берсе «Ка-а-ак» дип куймасынмы. Зал тагын гөрселди. Мине әйткән дә юк. Ул көнне җырлап булмады. Ләкин халык: «Мондый шәп концертны әле гомер буе күргән юк иде», – диеп калды.
Оятың булмаса, җырла
Рафаэль Ильясов белән Ижауның бер зур мәдәният сараенда концерт куябыз. Рафаэль абзый җырлый да җырлый, җырлый да җырлый. Мин концертны алып баручы буларак чыгам да кулымны күтәреп: «Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов!» – дим, чыгам да аның бөек җырчы икәнен яңгыратам. Күпкә китте: инде унбишенчесен җырлый түгелме соң? Бу бит әле беренче чыгуы гына, икенче чыгасы да бар ич сәхнәгә, анда күпме җырлар? Мин инде кулымны ул сәхнәдән чыгып китмәсме дип күтәрәм. Ә ул һаман миңа: «Тагын берне җырлыйммы, Алмаз?» – ди. «Җырла!» – димичә ни дисең, «Җитәр!» – дисәң үпкәләве бар. Шулай да, түздем-түздем дә, бер чыгуымда (уналтынчы җырын җырлаганда микән): «Оятың булмаса, җырла!» – дидем. Ну көлделәр, ну көлделәр. Рафаэль абзый да үпкәләмәде: «Шәп әйттең», – диде. Хәзер концертларда җырлый-җырлый икән дә, менә шушы вакыйганы сөйләп куя икән.
Алмаз ХӘМЗИН |
Иң күп укылган
|