поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2011 Дин

Оренбурда “Хөсәения” мәдрәсәсен хөрмәтләделәр (ФОТО)

5 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры бинасында “Ислам мәгарифе. Тарихы, бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары. “Хөсәения” мәдрәсәсенең 120 еллыгы, гамәлдәге дини белем бирү учреждениесе “Хөсәения” мәдрәсәсенең 20 еллык эшчәнлегенә багышлап” дип исемләнгән Халыкара фәнни-дини конференция узды. Бу киң күләмле форумның оештыручылары булып Оренбург өлкәсенең мәдәният, иҗтимагый һәм тышкы бәйләнешләр буенча министрлыгы, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Оренбург өлкә Диния нәзарәте, “Хөсәения”мәдрәсәсе, “Хөсәения мәчете” дини оешмасы, Оренбург дәүләт университетының Көньяк Урал халыкларының тарихы һәм этнографиясе фәнни-тикшеренү институты чыктылар.

Оештыручыларның нинди зур эшкә алынуларына инану өчен конференциядә катнашучыларның исемлегенә гади караш ташлау гына да җитә. Күренекле дин әһелләре белән янәшә өлкәнең, шәһәрнең төрле ранг җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең, танылган галимнәрнең катнашуы чараның әһәмиятен бермә-бер арттыра.

Чара Коръән аятләре уку белән ачылып китте. Беренче булып сүз алган Үзәк Диния Нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белемнең кеше тормышындагы роленә кагылып, аннан башка иман булу мөмкин түгел, диде. Чыгыш ясаучы Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.нең бер хәдисендә китерелгән сүзләргә игътибарны юнәлтте: ”Кешеләр белемлегә, белемгә омтылучыларга, белгәннәрне тыңлачыларга бүленәләр. Калганнары – чүп.”

Бозаулык һәм Оренбург Митрополиты Валентин шәһәребездә мәдрәсә эшчәнлеге тергезелүенең христианнар семинариясеннән бик күпкә алданрак башкарылуын да әйтеп үтте. (Семинариядә әле беренче чыгарылыш та булганы юк. Ул Оренбурда эшчәнлеге туктатылган хәрби очучылыар әзерләүче училище бинасын били. Автор искәрмәсе.)

Пленар утырышта чыгыш ясаган Оренбург өлкәсенең мәдәният, мҗтимгый һәм тышкы бәйләнешләр министры Виктор Шориков конференциянең мөселман дини оешмалары җитәкчеләре һәм галимнәр арасында аралашу географиясенең киңәюенә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

- Оренбуржьеда күршеләрчә, дус мөнәсәбәттә 119 милләт вәкилләре яши. Өлкәдәге 18 конфессиягә караган 382 дини оешманың 93е мөселманнарны берләштерә, - дип дәвам итте сүзен оратор. – Оренбур сәүдәгәре Әхмәд бай Хөсәенов тарафыннан төзелгән һәм бөтен мөселман дөньясына танылган “Хөсәения” мәдрәсәсе дини тәгълиматны үстерүдә, кадрлар әзерләүдә аерым урын биләп тора.

Форумның эшләү тәртибенә килсәк, театрның тамаша залында узган пленар утырышта юбилейлар уңаеннан котлаулар яңгырады, бүләкләр ташырылды. 320 кешелек залның бары балконында гына буш урыннар бар иде. Әйтергә кирәк, шәһәребездә дини тормыш кайнап тора бит. Гамәлдәге мәчетләребез җидәү генә булса да, аларга йөрүче диндарларыбызның активлыгы соклангыч. Чыгыш ясаучылардан, чакырылган кунаклардан калган урыннарның күпчелеген, билгеле, алар тутырды.

Конференциянең халыкара статуска ия булуының сәбәпчеләре итеп күрше Казакъстаннан килгән делегацияне атап үтү кирәктер. Шунысы да аерым игътибарга лаек: котлаучы диндәшебез үз ана телендә, казакъча сөйләде, русчага махсус тәрҗемәче әйләндереп барды. Шул буладыр инде ул бәйсез илнең үз дәүләт теле турында кайгыртуы! Кунакларыбызның бүләге дә кызыгырлык иде: алар тапшырган китапта “Хөсәения” тарихына Казакъстанча караш ташлана.

Тәнәфестән соң эш секцияләрдә дәвам итте. Аларның исеме болай яңгырый: 1) Россиянең иҗтимагый киңлегендә Ислам. 2) Мөселман (дини-фәлсәфи) традициясендә белемгә караш.

Конференция материаллары аерым җыентык булып дөнья күрәчәк. Ул бүгенге көндә шәһәребез нәшриятларының берсендә бастыруга әзерләнеп ята инде. Өлкә Диния нәзарәте чыгаручы “Ислам и жизнь” журналының чираттагы саны да конференциягә багышланып чыгачак.

Ниятләрнең изгелегеннәндерме, бу көн бик бәрәкәтле булды. Кунаклар, өйлә намазын бүгенге көндә гөрләп эшләп торган “Хөсәения” мәчетендә укып чыккач, шәһәребезнең мөселман күңеленә якын булган тарихый урыннары белән дә танышырга өлгерделәр. Өлкәбез губернаторы Ю.Берг, Мәскәүдән кайтып төшү белән үк, Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны кабул да итте. Очрашуда сүз “Хөсәения” комплексын тулысы белән шәһәр мөселманнары карамагына тапшыру турында да барганлыгына шигебез юк. Конференция барышында да бу тема кызыл җеп булып узды бит.

Язмамның соңында, исән булса, быел 95 яшен тутырырга тиешле Мәдинә апа Рәхимкулова(1916-2004) исемен атамый үтә алмыйм. Совет елларында ук, беренчеләрдән булып, тарихыбызны барлап ул чапты бит. Мөхтәрәмебез китапларында тәрбияләнеп әнә күпме галим-голәма үсеп чыккан! Исемен искә алу мәрхүмәгә догабыз булып ирешсен иде!

Форумның мәртәбәле кунаклары

Тәлгать Таҗетдин чыгышы

Зал

ОШТМММ рәисе Рөстәм Маннанов урынбасары Нур Хөсәенов белән

“Хөсәения мәчете” дини оешмасы рәисе Рөстәм Маннанов Оренбург мэры Юрий Мищеряков белән

Татар эшмәкәрләре берлеге рәисе Әнвәр Искәндәров Каргалының “Кушманара” мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт белән “Оренбургский минарет” газетасының соңгы саны турында сөйләшәләр

Оренбург мөфтие Габделбарый хәзрәт интервью бирә

Язманың авторы “Алга” Оренбург татар яшьләре оешмасы активистлары Роксана Хәсәнова һәм Сәлим Борисов белән

Роксана Хәсәнова үзенең дини сайт үткәргән конкурста беренче бүләккә лаек булган хезмәте белән икенче секциядә галимнәр каршында чыгыш ясады

“Хөсәения” мәдрәсәсенең бүгенге директоры, тарихый “Хөсәения” мәчетенең имамы Габдулла хәзрәт Шәрипов конференциянең уңышына саллы өлеш кертүчеләрнең берсе

Кунаклар “Хөсәения” мәчетендә булдылар

Чорыбыз химаячесе фермер Хөсәен Хәсәнов (уңда)

Кунаклар “Салют, Җиңү!” комплексы белән дә таныштылар

“Хөсәения” тарихый комплексына куелган элмә такта – ОШТМММ тырышлыгы нәтиҗәсе

Оренбургның билгеле татар журналистлары Фәннур Гайсаров һәм Фирүзә Әбсәләмова. Аларның тырышлыгы белән милли тормышыбыз турындагы мәгълүмат татар дөньясына ирешә

Радик Әскәров фотолары.
 


Мансур СӘГЪДИЕВ, ОШТММ “Туган тел”нең җаваплы секретаре. Оренбург
Матбугат.ру
№ --- | 19.10.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»