поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
18.10.2011 Мәгариф

Кылыч-реформалар

Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко көзге якта берничә мөһим белдерү ясады. Белдерүләр нигездә югары белем бирү системасына, төгәлрәк әйтсәк, абитуриентларны уку йортларына кайсы юнәлешләр буенча һәм ни рәвешле кабул итүгә кагыла иде.

Белдерүләр аз гына суына төште, әмма актуальлекләрен югалтмады, чөнки алар килә­чәккә юнәлтелгәннәр һәм җимешләрен ил җәмәгатьчелеге бары тик киләсе елның кө­зеннән генә җыя башлаячак әле. Андрей Александрович гадәттә проблемалар төенен чишеп азапланмыйча, кылыч белән чабып өзү тарафдары булганга күрә, аның белдерүләре бу юлы да сагайтты һәм җәмәгатьчелектә сәламәт булмаган реакция уятты. Бары тик сәяси сәхнәдә вакыйгалар тиз алышынганга күрә генә, алар бераз онытыла төште. Кылыч-реформа­тор “тө­ен­нәр”не нигездә ике юнәлештә чабарга ниятләде: беренчесе – техник вузларга кабул ителгән абитуриент­­ларның уртача баллы бик түбән булганлыктан, бу уку йортларындагы бюджет урын­на­рын киметү, икенчесе – югары уку йортлары үткәргән һәм россиякүләм олимпиадаларда җиңүчеләрнең вузга конкурссыз үтеп керү мөмкин­лекләрен чикләү.

 

Беренче “төен”, чынлап та, Россиянең авырткан урыны. Яшьләр инженер булырга атлыгып тормыйлар, һаман да икътисадчы, юрист һөнәрләрен үзләштерергә омтылалар, бер дә булмаса, табиб булу ягын каералар. Шуңа да югары баллы яшьләрнең кайсы факультетларны штурмлаячагы сер түгел. Инженер-техник белгечлекләр, педа­гоглар, авыл хуҗалыгы һө­нәр­ләрен алырга теләүчеләр исә пүчтәк баллар белән генә ки­ләләр вузга. Җитмәсә, болар акчасыз да. Акчалары булса, баллары түбән булмас иде, әлбәттә. Кайбер вузларда балларның түбәнлеге таң калдыра торган. Белгород дәүләт университетына 29,3 балл белән үтеп керүчеләр дә булган. Хурлыклы исемлектә Татар дәүләт гуманитар-педа­гогика университеты да бар: 30,6 баллы абитуриентны да кабул итәргә мәҗбүр булганнар анда. Кабул итү комиссияләрен гаепләргә ашыкмыйк. Бу бары тик яшьләрнең кайбер белгечлекләрнең аб­руен тәмам төшергән дәүләт сәясәтенә аяк белән тавыш бирүләре нәтиҗәсе генә: педагог булып та, инженер булып та, агроном булып та эшләргә җыенмый ул һөнәрләр буенча укырга кергәннәре­нең дә күбесе. Сүздә модернизация, гамәлдә нанотехнология буенча белгечлек алып чыккан яшьләр эш таба алмый, чөнки вакансияләр юк. Сүздә инжерларның абруен күтә­рергә кирәк, гамәлдә сә­нәгать предприятиеләре бөлгенлек­тә һәм лаеклы хезмәт хакы түләмиләр. Инде хәзер техник белгечлекләр буенча бюджет урыннарын да бетерсәләр, Россиянең тарих чүплегенә ташлануы тизләнәчәк кенә. Инженер кадрлары бө­тенләй булмаган ил модернизация турында сүз дә алып бара алмый инде ул. Ел саен совет чорында белем алып чыккан белгечләр катлавы юкара, нефть катламнары да саега. Россияне хәтта “банан республикасы” дип тә атап булмаячак, чөнки биредә банан да, читкә сатарлык бүтән җиләк-җимеш тә өлгерми.

 

Инде икенче “төен” – олим­пиадада җиңүчеләр мәсь­ә­лә­сенә килик. Министр­ның бу катлауны сөймәве бик үк аңлашылып җитми иде ми­ңа элегрәк. Ни дисәң дә, Россия күләмендә олимпиадада җи­ңү яисә вуз олимпиадасында уңышка ирешү зур нәрсә инде ул. Вуз олимпиадалары да үзләренең статусы белән ил­күләм олимпиададан калышмый. Әйтик, Санкт-Петер­бург университеты үз олимпиадаларына илнең барлык төбәкләрендәге өлкән класс укучыларын катнаштырырга тырыша һәм аны ике этапта үткәрә, читтән торып сайланган сәләтле укучылар вузга барып көч сынашалар. Хәрәмләшерлек юл калмый анда. Казан федераль университеты да бөтен Идел буе төбәкләреннән җыя көч сынашучы укучыларны. Мондый олимпиадада үткән ел минем улым информатика буенча җиңүгә иреште, шуңа күрә аның үткәрелү тәртибен мин яхшы беләм. Әшнәлек юк, ришвәт юк. Чыгарылыш класс укучысына уку йортына гадел юл белән конкурссыз кереп китәр өчен менә дигән плацдарм инде. Үпкәләргә урын калмый, чөнки теләгән һәр укучы үз көчен раслый ала. Россия олимпиадасына да төбәк ярышларында җиңүче­ләр бара. Монда да әшнәлек белән җиңүгә юл куелмый, чөнки түрәләр төбәк даны өчен җан аталар, алгы ярышларга үтү өчен чын җиңү­челәргә генә юл ачыла. Ниндидер тәртип бозу бары тик район олимпиадаларында гына булырга мөмкин, анда да бары тик икенче-өченче урыннарны гына ала хәрәмләшүчеләр, республика масштабында хур булырга телә­миләр. Район һәм республика олимпиадалары вузга кергәндә исәпкә дә алынмыйлар.

 

Мәгариф министрлыгы олимпиада җиңүчеләренә әлегә вузга конкурссыз керү мөмкинлеген калдырып торды, әмма чикләүләр кертте. Моның сәбәпләренең берсе итеп олимпиада җиңүчеләре­нең БДИда зур баллар җыя алмаулары күрсәтелде. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Олимпиада мәсьәләләре иҗади караш, креатив фикерләү таләп итә, БДИ исә калыплашкан хәтер һәм тренировка гына сорый. Яхшы белгеч булу, гыйльми эшчәнлек өчен беренчесе күбрәк таләп ителә. Гадәттә зур галимнәр өчен көндәлек тормышта таркаулык, хәтерсезлек, куйган әйбернең урынын оныту кебек сыйфатлар хас. Бу уңай­дан кибернетикага нигез салган Нор­берт Винер турындагы легенданы искә төшерү урынлы булыр. Гаиләсе яңа фатирга күченгәч, хатыны аның акча янчыгына яңа ад­ресны кәгазь­гә язып тыккан, чөнки белә: ире өйгә юлны онытачак. Винер эшкә баргач, башына килгән идеяне формула итеп янчыгындагы кә­газь­нең арткы ягына язып куя, әмма бераздан идеясенең ялгыш икәнен аңлап, кәгазьне ертып ташлый. Кичен өйгә, билгеле инде, иске фатирына кайта һәм анда беркем дә яшәмәвен кү­реп, аптырап, урамга чыга. Көтмәгәндә аның зиһене яктырып китә һәм урамда беренче күренгән кызга таба атлый: “Гафу итегез, бәлки, сез мине хәтерлисездер. Мин – профессор Винер һәм минем гаиләм күптән түгел генә моннан күчеп китте. Сез безнең кая күчкәнне әйтә алмыйсызмы?” – ди ул. “Әйе, әти, – ди аны тыңлап бетергән кыз, – әни сине онытыр дип уйлады да инде”. Винер турындагы мәзәкнең күпме өлеше хактыр, әмма андый шәхесләрнең игътибарларын гел бер проб­лемага юнәлтү сәбәпле, башка вак-төякне онытучанлыгы мәгъ­лүм хакыйкать. Һәм менә Мәгариф министрлыгы шундый типтагы иҗади шәхесләрнең вуз юлына боз катырырга җыена. Баксаң, моның үз сә­бәпләре, министр шәхесе инан­ган үз идеологиясе бар икән. Андрей Фурсенко 2007 елда ук бөтенроссия яшьләр форумында совет мәгариф системасын иҗади шәхес тәрбия­ләүдә гаепләп чыгыш ясаган булган. Министр фике­ренчә, хәзерге этапта иҗади шәхесләр түгел, бүтәннәр тарафыннан эшләнгәнне кулланучылар гына таләп ителә икән. Иҗади шәхесләрнең ил өчен кирәксезлеге идеясен Фурсенко 2006 елда “Беренче канал”га биргән әңгәмә вакытында да белдергән булган, соңыннан аны тагын берничә тапкыр кабатлаган. Димәк, Россиянең киләчәге бары тик читтән сатып алган сәнәгать товарлары белән генә бәйләнгән һәм бу – хәзерге хөкү­мәтнең рәсми сәясәте. Берәү дә нефть “инәсе”ннән төшәргә җыенмый булып чыга. Менә шуңа күрә иҗади сәләткә ия булган укучыларның баш очын­да реформалар кылычы эленеп торуга гаҗәпләнергә кирәкми.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 198-200 | 18.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы