поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2008 Мәдәният

НИШЛӘТӘЛӘР ТИНЧУРИН ТЕАТРЫН?

"Кәрим Тинчурин исемендәге театрга – 75 яшь" дигән афишалар Казанның иң күзгә ташлана торган диварларында инде җәй башында ук пәйда булган иде. Димәк, әлеге датага багышланган зур юбилей кичәсе көтелә, дигән сүз бу. Шулаен шулай да, тик театр бинасындагы ремонт бер дә тиз генә тәмамланырга охшамаган бит әле. Яңа сезон ачылыр вакыт та җитеп килә. Башта Камал театрын "үстереп очырган", аннары тинчуринлыларны сыендырган, һәр почмагында театр рухы хөкем сөргән "җылы оя"ның спектакльләрдән гөрләп торуын тамашачы да сагынган. Еш кына: "Нишләтәләр генә икән соң ул Тинчурин театрын? Шул гомердән бирле аны биш кат ремонтлап чыгарга була иде инде!" – дигән фикерләр дә ишетелгәли башлады.

 

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән очрашкач, мин дә аңа шул сорауны бирдем: "Ниләр эшләдегез һәм тагын нишләргә җыенасыз?" Бинаны төзекләндерүгә план буенча өч ел вакыт бирелгән икән. Безгә, көткән кешегә, озак булып тоелса да, әле ике ел да үтмәгән. "Тулысынча түбәне, түшәмне алыштырдык, нигезләрне яңарттык, сүтелмичә бары ялангач стеналар гына калды. Штукатурны алгач, шактый куркыныч картина ачылды: стеналар тишкәләнеп-яргаланып беткән иде. Агачтан ясалган барлык нәрсә черегән: фойеда түшәмне сүткәндә бер тактаны гына алдылар – түшәм килеп төште. Тамашачылар барында җимерелсә, коточкыч фаҗига булуы ихтимал иде бит. Катлар арасындагы агач түшәмәләрне тимергә алмаштырып, тимер-бетон коеп ныгыттык. Барлык су, канализация, җылылык, электр челтәрләрен өр-яңадан ясадык. Сәхнә зурайды, партер идәне сәхнәдәге тамаша теләсә кайсы урыннан яхшы күренерлек итеп күтәртеп эшләнде, инвалид арбаларын куярга урыннар ясалды. Инде барлык авыр эшләр бетте, театрны "киендерәсе" генә калды. Тагын ике айдан бөтен эшләрне бетерү мөмкинлегебез бар, – диде Фәнис Наил улы, – хәзер барысы да финанслаудан тора. Ә финанслау Министрлар Кабинеты кулында. Сәхнә җиһазлары, пәрдә-утыргыч ише нәрсәләргә акча бирелде дә инде. Аларны ясау хокукы Мәдәният министрлыгы уздыра торган тендерда җиңгән оешмаларга тапшырыла. Ул яктан күңел тыныч, без театрны ачарга ниятләп торган датага – 6 ноябрьгә – алар барысын да эшләп өлгертәчәк. Тамашачыларга бик күп уңайлыклар тудырырга исәплибез: мәсәлән, машиналар кую урыны, берничә буфет, күргәзмә залы һәм башкалар. Төп бинага өстәп, киләсе елга декорацияләр саклау урыны, бутафория, кием тегү, декорация ясау цехлары, гаражлар, эш кабинетлары урнашачак янкорма төзергә дә планлаштырабыз. Төп бина бары тик тамашачы өчен генә булачак. Сезон ачылуга кил­гәндә, без аны үз вакытында, һичшиксез, ачачакбыз, чөнки коллективның, үз бинабыз булмаганда да, эштән туктап торганы юк. Без һаман юлда, гастрольдә. Республикабыз шәһәр-авылларында гына түгел, Ульян, Пермь, Башкортстан якларында да көтеп алынган кунак без. Узган сезонда хәтта татар театрлары гомердә аяк басмаган Новосибирск, Томск шәһәрләренә кадәр барып җиттек. Октябрьдә – Мәскәүгә, язга Кемеровога җыенабыз".

 

Артистларның, чыннан да, тик торырга вакытлары юк икән, баш режиссер Рәшит Заһидуллинны сөй­ләшү өчен репетициядән аерып алырга туры килде. 16 ел элек үзе үк сәхнәләштергән "Кияүләр" (Хәй Вахит әсәре) музыкаль комедиясен яңача кую белән мәшгуль Рәшит әфәнде. Спектакльнең премьерасы Түбән Кама шәһәрендә 20 сентябрьгә билгеләнгән. Туфан Миңнуллинның "Яшьлегем – юләрлегем" пьесасы буенча да эш башланырга тора. Ә яңа сезонны, театрдагы традиция буенча, узганы ябылганда чыгарылган премьера – "Бәйрәм белән, кызлар!" (авторы – Шамил Фәрхетдинов) комедиясе ачып җибәрәчәк. Рәшит Заһидуллин, театрның үз бинасы, ачылгач сәхнәләштерергә дип, шактый катлаулы зур ике тарихи әсәр әзерләп куйган. Берсе – Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр"е, икенчесе – "Йосыф – Зөләйха" шигъри романының Нурмөхәммәт Хисамов прозалаштырган варианты. Театрның 75 еллыгын ничегрәк үткәрү бинаның өлгереп җитү-җитмәвенә бәйле, диде Рәшит әфәнде: "Ремонт бетмәсә, актерлар иң күп катнаша торган берәр спектакль күрсәтербез. Ул, мөгаен, Кәрим Тинчуринның "Американ" әсәре булыр. Ачылсак, зур итеп, театрлаштырылган тантаналы кичә уздырачакбыз". Театр, шәт, соңгысын сайлар, төзекләндерү эшләрен ничек тә бетерү җаен карар, чөнки директор да, баш режиссер да, юбилей кичәсен башка бинада уздыруның мәгънәсе юк, дигән фикердә.


Фәния ФӘИЗОВА
Ватаным Татарстан
№ 192 | 10.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»