• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.10.2011 Җәмгыять

Мин үзем председатель дә, ревизор да...

Шенталы районының Денис авылындагы 100 елдан артык тарихы булган Иске мәчеттә башланган гауга һаман туктамый...

Адәм баласының гомере кыска гына булса да, аның башыннан ниләр генә узмаган: Октябрь революциясе, колхозлашу, сугыш еллары... Шул революциядән соң җимерелгән, гөрселдәтеп кисеп аударылган мәчет  манаралары тавышына әби-бабаларның елап каргаган бәддогаларын да кушсаң, андагы хәсрәтле күз яшьләре турында аңлатып бирергә теләсәң, кирәкле сүзләрне табып та бетереп булмас иде. Шул замананың торгынлык җилләре Самара өлкәсенең Денис авылын да читләтеп үтмәгән. Авылның алты мәчетенең  дүртесен ватып-туздырып бетергәч, Аллаһы йортының бишенчесен клуб итеп ясап куйганнар.

 

 Ә менә алтынчы мәхәлләне кайбер батыр җанлы ата-бабаларыбыз үз гомерләре хисабына саклап кала алганнар. Заманында имам, мөәзин булып, халыкка хезмәт күрсәткән Шәйхелислам, Минаҗетдин бабайлар:

 

- Без сезгә васыять кылабыз: Ислам динебезне ташламагыз, мәчетне саклагыз, беркайчан да ишегенә йозак элмәгез, гомерегезне биш вакыт намаз укып, гамәл кылып үткәрегез! - дип әйтеп калдырганнар.

 

Соңгы үзгәртеп кору еллары халыкка берникадәр дин иреге алып килде. Аллаһыга шөкер, бер-бер артлы мәчетләр төзелә башлады, искеләре төзәтелде.

 

 Денис авылының 41нче санлы мәхәллә мәчетендә гыйбадәтханәнең 100 еллык юбилеена әзерлек эшләре алып барылып, яңа манара  күтәрелгән, түбәсе алыштырылган, заманча пластик тәрәзәләр куелган. Әйтүләренчә, шушы эшләргә 1 миллион 450 мең сум акча тотылган.

 

2009 елның 30 маенда биредә тантаналы төстә шушы тарихи мәчетнең 100 еллык юбилее үткәрелгән иде.

 

Тик быел март аенда бирегә йөрүче берничә дин кардәшебездән “Бердәмлек” газетасына шикаять хаты килеп төште. Анда түбәндәгеләр язылган.

 

"Безнең 41нче мәхәлләгә караган 300гә якын хуҗалыкта 60 яшьтән узган 70ләп бабай бар. Шулардан беренче мәлләрдә мәчеткә иртәнге намазга - 3, өйләгә - 6-7, ахшам намазын укырга бер кеше килеп йөри иде.Ә яңа елдан соң икенде һәм ястү намазын укырга беркем дә килми башлады. Тугыз ел буена биредә мулла вазифасын башкаручы Шакир абзый Гарифуллин үзе дә мәчеткә килеп биш вакыт намазны үтәми, бары тик бер мәртәбә өйлә намазына гына килә.

 

- Мин муллалыкка алынганда тәүлегенә бары бер мәртәбә генә киләм, башкаларына бармыйм, дип әйтеп кердем, - дип сөйли ул.

 

Ә шәригать кушуы буенча, мөәзин көненә биш мәртәбә азан әйтеп, халыкны  намазга чакырырга тиеш бит. Ә хәзрәт килгән халыкка намаз укытырга тиеш. Шушы гамәлләр аңа фарыз санала бит.

 

- Нигә биш вакыт намазга йөрмисең? - дип әйтеп карадык үзенә. Тик ул безне кирәкмәгән сүзләр белән ачуланып мәчеттән куып ук чыгарды.

 

Самара региональ Диния нәзарәтеннән мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин белән Таһир бабай Мамышев килеп, бераз муллабызны үгетләп тә киттеләр. Ләкин ул беркемне дә тыңламый, тыңларга да теләми.

 

Мөфтинең киләчәген белгәч, мулла үзен яклаучыларны җыйды. Шундыйлар арасында 75 яшькә җитеп, гомерләрендә бер мәртәбә дә мәчет ишеген ачып кермәгән кешеләр дә бар иде.Кайсыберләре:

 

- Элек бабайлар өйлә намазын укырга мәчеткә килеп йөрмәделәр бит, сез дә килеп йөрмәгез, - дип безне тискәрегә өндәп карадылар.Ул сүзләрне ничек итеп телең барып әйтергә кирәк! Элек бабайлар төнлә мәчеткә килеп, мичләрен ягып (газ юк иде әле ул вакытта), иртәнге намаз укырга килүчеләргә мәчетне җылытып куялар иде. Мәчетебезне, динебезне, телебезне саклап, зинданнарда гомерләрен куючылар да булган бит!..

 

Ә бүгенге көндә 80 яшькә җитүчеләр дә шушы бабайларның рухларын пычратып таптыйлар. Торгынлык елларында да  биш вакыт намазга чакырып, мәчетебез манарасыннан азан тавышы яңгырамыйча калмаган. Хәзер дин иреге бирелсә дә, мәчетебез упкынга төшеп бара сыман тоела. Шунысы куандыра, бер урам аркылы гына салынган яңа таш мәчеттә һәр көн азан әйтелеп, биш вакыт намаз укыла. Пәйгамбәребез рухына дога кылына. Ә безнең мәхәлләдә яшәүчеләрне нигә мондый бәхеттән мәхрүм итәргә кирәктер.

 

Зур үтенеч белән, сезнең ярдәм итүегезне соралып, авыл аксакаллары исеменнән Мәүлемҗан Галимов, Минәхтәм Ихсанов, Рәис Әхмәтов”.

 

Менә шундый хәлләр. Без “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, мәсьәләне мөфти Вагыйз хәзрәт үзе дә белгәч, гауга урынына барып, тиешле кешеләр белән сөйләшкәч, хәл яхшыга үзгәрер дип өметләнгән идек, чөнки ике якны да тыңлап, уртак фикергә килү мөмкин ич.

 

Әгәр олы яшьтәге, 80гә якынлашып баручы мулла бабабыз намазларга йөрергә авырсына икән, аны яшьләр белән алыштырырга да була бит.

 

Ә Денис авылында андыйлар табылыр иде.

 

Тик хәлләрнең, редакциягә берничә тапкыр шалтыраткан хат авторларының әйтүенчә, үзгәрүенә бернинди дә ышаныч юк икән. Шуннан соң без “Бердәмлек”нең Шенталы районындагы Денис авылында яшәүче һәм эшләүче үз хәбәрчесе Нурсинә Хәкимовадан Шакир хәзрәт Гарифуллин һәм хат язучыларның үзләре белән күрешеп, үзара килеп чыккан низаг турында сөйләшеп, мәсьәләгә ачыклык кертүен үтендек.

 

Нурсинә Хәкимова “Бердәмлек”кә үзенең Шакир хәзрәт белән очрашып сөйләшүе турында һәм шул сөйләшүнең эчтәлеген язып җибәрде. Без аны тулысынча укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

 

- Шакир хәзрәт, сез хәзрәт вазифасына керешкәндә: “Мин өйлә намазына яки көнгә бер мәртәбә генә мәчеткә килеп йөриячәкмен”, - дип әйткәнсез икән. Шушы сүзләр дөресме?

 

- Әйе. Мин ул сүзләрне әйттем, чөнки мәчет минем өемә бик ерак булганлыктан, миңа көнгә биш мәртәбә анда баруы читенрәк шул. Бүгенге көндә мин әйткән сүземне үтим. Өйлә намазын мәчеткә килеп укыйм, мәетләрне шәригать кушканча гүргә иңдерәм, яшьләргә никах укыйм, ифтар, Коръән мәҗлесләрендә катнашам. Бу вазифага керешкәнче, мәхәллә рәисе булып та эшләдем.

 

- Дини китапларда, мәчет ишегендә беркайчан да йозак эленеп торырга тиеш түгел, әгәр дә бирегә егерме кеше яки ике кеше киләме, бернигә дә карамастан, хәзрәт һәр намаз саен, азан әйтеп, башлап намаз укырга тиеш, диелгән. Сез шушы сүзләр белән килешәсезме соң?

 

- Мәчет ачкычы билгеле урынга куелган, теләгән кеше килеп намаз укый ала. Анда намаз саен көндә 5 - 6 кеше генә җыела бит.

 

- Киләчәктә хәзрәт вазифасын дәвам итәргә уйлыйсызмы?

 

- Әйе. Чөнки авыл халкы мине сайлаганда, мин алда әйтеп үткәнчә, мәчеткә көненә бер мәртәбә генә килә алам, белемем дә зур түгел, дип әйттем. Авыл халкы шунда: “Әлхәм”, “Колһуаллаһы” догаларын белсәң дә ярый, әкрен генә өйрәнерсең әле, диде. Шуның өчен алдагы көндә дә бу эшемне дәвам итәрмен, дип уйлыйм. Самарадан Вагыйз хәзрәт килгәч тә: "Сабыр бул, эшләргә тырыш!" -  диде. Минем өстемнән шушы кешеләр хат язып салган булганнар икән. Рәис Әхмәтовны (хат язучыларның берсе) үзебезнең мәхәллә акчасына Самарада укытып  кайтардык. Бәлки ул үзе мулла булырга телидер, дип уйлыйм. Ләкин мин, бернигә дә карамастан, үз эшемне дәвам итәчәкмен.

 

Безнең бу сөйләшүгә хәзрәтнең хәләл җефете Саимә апа да кушылып, үз фикерен белдерде:

 

- Мин Шакир абзыегызның бу эшкә керешүенә баштан ук риза булмадым, белемле яшьләр эшләсен, дип әйттем. Авылда белемле, күңеле белән дингә бирелгән яшьләр дә  бар бит. Вагыйз хәзрәт килгәч тә:

 

- Мәдрәсә тәмамлаган кешене бирегә билгеләгез, - дип үтенгән идем. Тик мине беркем дә тыңламады.

 

Мин хәзрәт белән булган очрашудан соң, хат авторларының берсе Рәис абый Әхмәтов белән дә күрешеп, аңа  үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

 

- Рәис абый, сез һаман мәхәллә рәисе вазифасын үтисезме?

 

- Юк. Үткән кыш хәзрәт белән үзара уртак фикергә килә алмагач, мин аннан киттем.

 

- “Бердәмлек” редакциясенә тәүге хатыгызны юллаганнан соң, мәчеттә үзгәрешләр булдымы?

 

- Кызганычка каршы, әлегә бернинди үзгәрешләр дә юк. Киресенчә, үзарадагы киеренке аңлашылмаучылыклар дәвам итә. Мәчетебезгә өйлә намазына  бер яки ике кеше генә килә, калган дүрт вакыт намаз үтәлергә тиеш булган вакытларда мәчет ишегендә йозак эленеп тора. Шунысы йөрәкне авырттыра, торгынлык елларында да мондый хәл булмаган бит.

 

Хәзрәтебез олы кеше булгач, аның турыда начар сүзләр сөйлисе дә килми. Устав буенча шушы вазифада ул 5 ел гына торырга тиеш, ә ул 12 ел дәвамында безнең башыбызны катыра.Үзенең белеме дә юк.

 

- Ураза гаетендә күпме садака акчалары җыелды? - дип сорагач, безне мәчеттән үк куып чыгарды. - Бернигә дә кысылмагыз, мин үзем беләм, - дип кычкырды. Хәзер без мәчеткә йөрмибез инде, әйтеп үткәнемчә, анда бары тик 1- 2 кеше генә өйлә намазына килә.

 

- Хәзрәт яшьләргә вәгазь сөйлиме соң?

 

- Юк. Дөрес, Рамазан аенда бер намаз вакытында: Ураза тоту исәнлеккә дә файда, әҗер-савабы да күп, - дип, берничә сүз әйтте әйтүен. Бәраәт, Мигъраҗ, Кадер кичәләре, Мәүлет, Гарәфә, Гашурә, Тәшрикъ көннәре һәм башка изге көннәребез турында ул берни дә белми, шуңа искә дә алмый. Хәзерләнеп килеп, һәрберсенең мәгънәсе турында да әйтми. "Тәһарәтсез килеш каберстанга кереп, Коръән укырга ярый, дип яшьләрне “адаштыра”. Намаз укыганда да ялгыша. Ураза Гаете көнне дә иртәнге намазга килмәде, үзен сәгать 5кә кадәр көттек, соңрак килеп, сәгать сигезгә кадәр хәер җыеп утырды да, 2 рәкәгать намаз укып таралыштык. Хәзрәтлектән китәргә дә теләми. Ахыр чиктә, без авылдашларыбыз белән киңәшкәч, Уфадагы хөрмәтле дин әһелебез баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга хат аша мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәлки, ул безгә бу хәлдән чыгарга ярдәм итәр.

 

Соңгы соравымны мин мәчет карты Әсхәт Нәбиулла улы Галимовка бирдем:

 

- Әсхәт абый, сез тагын ниләр өстәп әйтер идегез?

 

- Гөнаһлы булыр өчен надан булуы да җитә бит, дип әйткән үзенең бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.с). Белемең дә, вәгазь сөйләрлек сәләтең дә булмагач, урын биләп, бәлеш ашап, садака җыеп йөрүдә ни мәгънә? Мәхәллә рәисе итеп Рәис Шәвәлиевне сайлаган идек, ул 8 ай эчендә 3 - 4 мәртәбә җомга намазында булганнан соң, бүтән күренмәде. Ревкомиссия рәисе итеп Җәүдәт Ганиевны сайлаган идек, ул да 4 - 5 мәртәбә килеп киткәчтен, ”югалды”. Агымдагы елда җәмгыять әгъзалары әлегә бер мәртәбә дә җыелганнары юк. Мөәзинебез, бер үк вакытта кассир вазифасын да үти иде, зур операция кичерде. Хәзер савыга инде. Җәй көне котельныйның түбәсен алыштырырга, тышкы стенасын капларга такта, калай сатып алынды. Шакир белән тагын бер авыл карты  Сәгыйрь беркем белән киңәшмичә, бу эшләргә ике малай-шалайны яллаганнар. 2 сентябрьдә ревкомиссия рәисеннән ремонтка күпме акча тотылды, дип сорагач, дөресен беркем дә әйтә алмады. Шакир абый бик каты тавыш чыгарып, "Мин үзем председатель дә, үзем ревизор да", - диде.

 

Боларга өстәп тагын нәрсә әйтәсең инде? Сүз дә юк, Шакир хәзрәт Гарифуллин яше белән дә, берничә ел дәвамында шундый авыр имамлык вазифасын башкарып килүе белән дә, әлбәттә, ихтирамга лаеклы кеше. Шуңа күрә Самара өлкә Диния нәзарәте җитәкчелеге дә аңа тыныч кына эшләргә тәкъдим иткәннәрдер. Тик бу ышанычны акларга да кирәк бит. Хәзерге авылларыбыз, күпме хуҗалыкларыбыз таркалып, мәктәпләребез ябылган чорда, яшьләр арасында (аларда гына түгел, картларда да) тәүфыйк, тәртип бетеп барганда, яңадан зур акчалар түгеп төзелгән, төзекләндерелгән мәчетләребезне чын рухи тәрбия учаклары итәсе иде. Мәчетләргә күбрәк яшьләрне тартырга кирәк. Ә моның өчен имам вазифасына вәгазь сөйли белүче, белемле кешеләр кирәк. Югыйсә, күп мәчетләребез ишекләрендә алга таба да йозак эленеп торырга бик мөмкин. Моны ничек тә булдырмаска иде.

 

Югарыдагы фотода Денис авылының 100 еллык тарихлы мәчетендә 12 ел имам булып торучы Шакир хәзрәт ГАРИФУЛЛИН

 

 

 

 

"Бердәмлек"кә шикаять хаты язган мәхәллә аксакаллары (сулдан уңга) Минәхтәм ИХСАНОВ, Мәүлемҗан ГАЛИМОВ, Рәис ӘХМӘТОВ.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 41 | 8.10.2011
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№27 (791869) / 08.01.2012 22:35:35

Нигэ тавыш куптарасыз юк очен?

№26 (785784) / 09.11.2011 21:23:48

Бу "аксакалларнын" шундый тавыш чыгаруларына ачу килэ.Бу проблеманы тыныч кына, читкэ чыгармыйча авыл кешелэре белэн чишэргэ була иде бит.
Мэкалэне язучы Рэфгатъ Эhлиуллинга эйтэсе килэ: биредэ язылган фикерлэрне йомгаклап, "Бердэмлек"кэ бастырсыннар иде!

№25 (785782) / 09.11.2011 21:06:47

АВЛДАШКА
сЕЗНЕН ФИКЕР БЕР ЯКТАН ДЕРЕС.эЧМЭГЭНЕ ЭЧМИ ИНДЕ АНСЫ.НО БИТ АВЫЛДА ЭЧМЭУЧЕДЭН ЭЧУЧЕСЕ КУБЭЙДЕ ХЭЗЕР.СЕМЬЯ КОРМАГАН КУПМЕ ЕГЕТЛЭР ХАРАП БУЛАЛАР,УРТА ЯШЬТЭГЕ ХАТЫННАР ЭЧЭЛЭР...КИБЕТТЭ САТМАГАНДА ШУЛ ТУРТИННАРДАН КЕН-ТЕН ТАШЫЙЛАР БИТ ТИЛЕРТЭ ТОРГАН АРАКЫНЫ.КУРЭ ТОРЫП ЯШЬЛЭР ЮККА ЧЫГА БИТ,КУПМЕ ГАИЛЭ КУЗ ЯШЕ ТУГЭ...КЕШЕДЭН ТЕГЕЛ,АЛЛАДАН ДА КУРЫКМЫЙЛАР БИТ...АВЫЛ СОВЕТЫ НИ КАРЫЙ ИКЭН?

№24 (785781) / 09.11.2011 21:06:07

\\\"Дэвам\\\"

Яшь мулла куярга дигэн фикер эйтэсез. Дорес,укып кайткан яшлэр булды.Садыков Рэискэ Алланын рэхмэте яусын. балаларны укытып догалар ойрэтте, кунеллэренэ Дингэ ошану салды.
Лэкин, Мулла узенен тормышы, узен тотышы белэн яшьлэргэ дэ, олыларга да урнэк булсын иде.

Шакир абый, Саимэ апа уллары, оныклары белэн бергэ тату яшилэр. Хэллэреннэн килгинчэ йорт эшлэрендэ, балаларына, оныкларга, аларнын балаларына булышалар.
Аларнын шулай тату яшэулэре халык очен урнэк булырлык.
Биш мэртэбэ мэчеткэ барыр очен 2 км дан да,коненэ 20 км юл узарга кирэк бит.Олылар тугел, яшьлэр дэ алай йори алмыйлар. Чонки халыкка яшэргэ, эшлэргэ кирэк бит, кубесе читкэ китеп эшлэп йорилэр.
Мэчеткэ кеше аз йору халык динсез дигэн суз тугел. Кешенен кунелендэ Алла булсын. Никах укыталар, кръэн ашлары уздыралар. Зурлап, авылдагы кешелэрне генэ тугел, читтэн алып кайткан мэетлэрне дэ зурлап озаталар.
Денис авылында яшэучелэргэ Алланын Рэхмэте яусын.
Авыр чакта ярдэм кулын ин беренче Шакир абый белэн Саимэ апа сузалар. Кирэк чакта балалары, оныклары ярдэм итэлэр.
Шакир абыйнын гаилэсе, аларнын кешелэргэ монэсэбэте, тырышлыклары, унган булулары бар кешегэ дэ урнэк булырлык.
Аларга бик зур рэхмэт! Исэн булсыннар!

№23 (785771) / 09.11.2011 19:56:57

"бу битне кузэтеп" язучыга фикерне дэвам итэм.

Денис авылны белмэгэн кешелэр уз фикерен язалар.Алар чынлыкны белмилэр бит.
Денис авылында бик эйбэт кешелэр яшилэр. Мэчеткэ йормэсэлэр дэ динне тоталар.
Кирэкле чакта бер-берсенэ ярдэм итеп яшилэр.Дорес, яшьлэр арасында эчучелэр бар. Шуна юл куймаска кирэк.Уз акылында булган кешегэ адым саен аракы сатсалар да авызларына салучы юк бит. Алмаска да, эчмэскэ дэ!
Эчуче булмаса сатучылар да булмас иде. Аракы сатучыларга да эзрэк оят кирэк, башка кирэкле эйберлэр сатсыннар, баерга телэсэлэр.
Яшлэр узлэренэ эш табып, семья корып, тэртипле яшэсеннэр иде.
Мэктэптэ балалар тырышып укысыннар. Укуларын дэвам итсеннэр. Укыган кешегэ hэр вакыт эш табыла. Эшлэп йоргэн кешенен эчеп йорергэ вакыты калмый. Эти-энилэргэ, эби-бабайларга да яшэу кунелле булыр иде.


Авылыбыз белэн, авыл халкы белэн горурланып яшисе килэ!!!

№22 (783135) / 16.10.2011 09:35:23

Минемчә, авыл кешеләре бәхәсне бик аргуметлы алып баралар. Монда язучы гуманитарийлардан аермалы буларак.
Конкрет претензияләр. Кешечә аңлаталар. Демократиягә хет шул мулла сайлауда өйрәник инде ичмасам.
Тик авыл хатынына сүзем бар. сез бернәрсә дә ялгышасыз. Бер мулла гына аракы сатуны тыя алмый. Аракы сатуны тыю өчен, менә шушы проблема өчен бөтен кеше тупланып көрәшеп кенә була. Менә мулла сайлыйбыз да, ул хәл итсен барысын түгел.Сез элек компартия "хәл иткән" нәрсәләрне хәзер муллага салмакчы буласызмы? Мулла -ул символ гына бүгенге татар исламында. Аның ни дә булса хәл итәрлек полномочиеләре юк. Бер кеше берни эшли алмый. Әгәр халык үзе катгый оешканлык күрсәтмәсә.Иң беренче чиратта шуны аңларга кирәк.Россиядә аерым-аерым хакимият кешеләре бары үз проблемаларын хәл итә.иркә

№21 (783132) / 15.10.2011 22:29:36

Читтә торучы авыл кызы., авыл эчендэ решать итэ алмаганга курэ бит инде,интернет аша халыкка житкергэнэр дорес эшлэгэннэр.Шакшыларны Татарстан белергэ тиеш.

№20 (783130) / 15.10.2011 22:22:51

Бу язманы күреп укыгач, шаккаттым!
Бу вопросны неужели авыл эчендә генә, авыл халкы белән генә решать итеп булмый идеме? Обязательно интернет аша җиткерергә идеме?

№19 (783004) / 14.10.2011 11:53:59

Мин бу язманы укыгач уз фикеремне язмый кала алмадым, ченки авыл тормышы, анда булган хэллэр мине борчый. Язманын авторына эйтэсе килэ, нигэ сез авылда яшэуче кешеларнен фикерен сорамадыгыз? хаман шул Рэис абыйнын сузларена ышанып, таянып кына нэтижэ ясап язмагызда гаепсез кешене гаеплисез!Шакир бабайны халык уважать итмэсэ, ана ышнмаса сайламаган булыр иде. Э бу хатны язучы - Рэис гомергэ шул булды!!Ничэ еллар буе халыкны алдап, талап председатель булып торды,хэзер узенэ тагын елы урын эзлап ери! Изге, чиста кунелле кешелар гена мулла була алалар, ул мэчеттэ мулла булып утырырга тиеш тугел!!! Энэ ерсен намаз укырга, халыкка эшлаган начарлыклары эчен Аллахы Тэгалэ алдындагы гэнахларын юырга!!!

№18 (782994) / 14.10.2011 10:26:48

авыл хатыны, исэнмесез! эле компьютер клавиатураларына басып эшли (компьютерны)белмэу ,ул наданлыкка керми,сезнен умный хатын икэнегез суз жомлэреннэн куренеп тора,хэрбер эйтэсе килгэн фикерегез топтэн уйланылган,дорес!Алдагы тормышыгызда унышлар сезгэ.

Ул аракы сатучыларны неужели акылга утыртып булмый инде? участковый кая карый? эллэ алар бер суздэме,райондагы полиция булегенэ хэбэр итегез.Килеп тенту уткэрсеннэр.

№17 (782986) / 14.10.2011 08:05:22

авыл хатынына
бик дерес эйтэсен инде узен,Аллахы Тэгалэ курсэтеп тэ тора узлэренэ,энэ гарип малайлары усэ бит,ну алайда белмилэр.ачулары килучелзр бик куп.кызыл этэч жибэреп туктатсак кына дилэр эчуче ирлэрнен хатыннары...

№16 (782965) / 13.10.2011 21:57:24

Әсхәт белән Халидә, дигәннән, шуны әйтәсем килә: алар саткан шайтан суын эчеп, күпме кеше һәлак булды. Авылдагы гыйбрәтле хәлләр аларны бу эшләреннән биздерә алмады инде.Алар Ислам динебез кушканча яшәргә уйламыйлар ахрысы.Күпме сабыйларның, хатын-кызларның бәддогасын алып, күз яшьләрен күтәрәләр.Тегендә баргач, кибет эшен күрсәтерләр әле! Шулай булгач,кайдан килсен шушы авылда үзара аңлашып, аралашып яшәү!!!

№15 (782953) / 13.10.2011 19:51:23

мин надан гына авыл хатыны(оныгымнан яздырам),шулай булса да уз фикеремне эйтим эле.Узлэрен аксакалга санап йоргэн адэмнэр бер генахсыз кешегэ гаеп тагып,узлэренэ генах кына жыялар инде.Рэис энем,бер генэ яхшы эшендэ булмады бит халык очен.Дин эшенэ кысылганчы энэ авылда яшерен аракы сатучыларны туктатыгыз.языгыз ослэреннэн шуларнын,аксакаллар дип исемегезне куеп,менэ халыкта шатланыр иде,рэхмэт эйтерлэр иде узегезгэ,может муллага да сайларлар иделэр узенне.Адэм страмы бит,шул турталарны(Хабиров Асхат белэн Халидэ) беркем туктата алмый.пенсионер хатыннар,яшьлэр эчеп юкка чыгалар бит...Дин очен йоргэн буласыз узегез,кечемэгэне кашып...Энэ туктатыгыз шуларны,авылнын бер очында апасы,икенче очында энесе кене-тене аракы саталар,узегезгэдэ зур савап булыр иде хоть...Без бит барыбызда моселманнар...Шундый зур динле авылыбыз ботенлэй юкка чыгачак бит...шуны эшлэгез эле хоть...

№14 (782940) / 13.10.2011 19:24:20

13, бэйлэнмэгез ана! нинди яхшы кунелле кеше икэне куренеп тора бит,гаеткэ сонрак килу ГАЕП тугел! кешедэн кер эзлэмэгез.Хэзер колхозыгызны таратып бетергэч,мэчеткэ кучтегезме?сэдаканы кесэгезгэ шуытырга исэбегездер бэлки?Авыл халкы мона нокта куя алмаган икэн,хичшиксез Аллахы Тэгалэ узе нокта куяр,хафаланмагыз,котеп кенэ торыгыз...

№13 (782937) / 13.10.2011 19:14:32

Мулла дигән исеме генә бар,гает көнне сәгать сигезгә генә мәчеткә килгәч.Бәлки аның өчен дә авыл сәвите гаепледер))))

№12 (782936) / 13.10.2011 18:42:48

мишэр баласы, бер ук гафу итегез мине))),жомлэ башланып бетми,икенчесе башланган,шуна курэ тошенэ алмадым!Зинхар кичер мине:)


Эйе,мин бу оч Алла бэндэсен кузаллап яздым.

№11 (782935) / 13.10.2011 18:31:45

миндэ кушыламга.

Сез мине дерес аннамагансыз,Мин бит Ахметов Рэискэ атап язган идем,сезгэ рэхмэт кенэ,кыек атып туры тидергэнсез.





















Сез мине дерес аннамагансыз,

№10 (782934) / 13.10.2011 18:12:25

мишэр баласы, энем мин гомумэн сезнен авыл кешесе тугел! Язмадан чыгып кына кузалладым,белэм кем язганын ачуын килэме?( 3 картнын берсе яза),Син мине ойрэтеп утырма,булмаган башын белэн,гэудэн дэ башын бар ну анда бушлык,уйлау сэлэте тукталган,не развивается ул синен.Минем жалобалар язганым юк,сина эле минем кебек иманлы булырга кирэк,иман йортына атнага бер тапкыр булса да сэдака итеп кайтыгыз,бер рэхмэт бер бэлэдэн коткара,сина вакыт инде балам яшен инде 60 тан арткан,йормэ кеше колдереп!Язмам кунеленэ тидеме?

№9 (782916) / 13.10.2011 14:59:43

Миндэ кушыламга
Вэт дорес эйтэсен.Гафу утенергэ сезгэ и мэчеткэ аякта бастырмаска узегезне.Эле кайчан гына дини булдыгыз сон,мэчет эшенэ кысылырга? Инде ослэреннэндэ язасыз...хотя Рэиснен канына сенгэн инде ул жалобалар язу,элеккеге ата коммунист бит ул,парторг ::sm1 купме кеше остеннэн районга чапты

№8 (782888) / 13.10.2011 09:51:31

Абаууу,мин бу язманы укыгач чэчлэрем урэ торды,кунелем бн ничектер ышанам.Шакир бабай бик яхшы кешегэ ошаган,нигэ ана тиясез сез табигатьнен ялгыш бэндэлэре???,эшлэсен рэхэтлэнеп,энэ бит авылдашларыгыз ни сойли,Шакир бабайнын оныклары,балалары да дин юлында икэн,сез ана пычрак атасыз,сезгэ Аллах йорты тугел,мулла или имам исеме кутэреп йору кирэк минемчэ.Аллах йортынын ни икэнен эз генэ булса да чамалыйлармы бу 3 адэм актыгы? китегез, авылыгыз кешелэреннэн оялмасагыз,Алладан оялыгыз ичмасам.Болай кыланып йорсэгез Ходай жэзасын бирер узегезгэ,Шакир бабайдан барып гафу сорагыз....

№7 (782883) / 13.10.2011 08:31:57

авыл акакаллары дип сезнен берегезгэдэ эйтерлек тегел бит.Рэис муллалыкка урелсэ, Асхате мэзин булырга чамалый инде, э син Ахтэм энем нигэ авторитетынны тешереп аларга иярэсен инде?Унган,булган,халык узеннне ярата,гомер буе алдынгы тракторист булдын,кешегэ бик ярдэм итэ иден,хэзер синен турыда ни уйлыйлар инде?Дин юлына кучкэч бигрэк тэ уважать итэ идек бит узенне.Урамыгызда да шул Асхат яна дин законнары чыгарып ята бит,мулла чакырмыйча мэетлэр кумэ башлагансыз...бу бит инде узе зур гонах.Эй Ходаем,авылыбыз шушы кешелэргэ каламы инде? Алла сакласын инде...

№6 (782880) / 13.10.2011 08:00:17

и-и-и бу Денислэр,хаман шул Рэисегез узегезне азар-бизэр китерэ икэн шуна управа таба алмыйсыз,инде пред.булып эшлэгэндэ дэ купме яфа чиктегез бит.шкулыгызда нэрсэлэр генэ кылынмады бит кукайлар белэн. Зинхар тагын муллалыкка кертеп мэсхэргэ калмагыэ...

№5 (782877) / 13.10.2011 07:35:59

авылым кешесе мин синен белэн килешэм. узлэрен аксакалларга санаган кеше алай кылынмый ул.Шакир мулланы халык сайлады,халык ярата,эшлэсен,эчегез пышмасын.менэ дигэн семьясы,балалары,ыныклары бетенесе дин юлында,простой кешелэр,аларны халык бик уважать итэ.дерес эйтэлэр, сина да вакыты житкэч мэчеттэ урын табылыр,кая ашыгасын...

№4 (782876) / 13.10.2011 07:26:02

Болар нинди авыл аксакаллары булсыннар инде? Ахметов бит ул преседателдэн дэ китэсе килмичэ генэ,халык анардан туйгач кудылар узен, хаман сули алмаган килеш оялмича да муллага урмэли икэн.Инде мэчеткэ кереп акча жимакчы буласынмы,Ходайдан курык,Мэчтин иркэм.

№3 (782557) / 10.10.2011 16:20:27

Зелпе, яшь имамнарга эш бик тэ кирэк, тик яшьлэргэ зар.плата юк бит, торак мэсьэлэсе дэ - хэл... менэ картларга кала инде, нишлэмэк кирэк. Авылга берэуенен дэ кызы кайтырга телэми бит...)Менэ син уз баланны бер дэ авылга кайтарасын килмидер. Э Шакир абзыйнын ботен кэгазь эшлэре тэртиптэ анын, бер айлык зар.платасы- 100сум.

№2 (782555) / 10.10.2011 16:13:32

Рэис Эхмэтовка шул гына кирэк инде менэ. Баштан сель.советта кеше башы мингетеп, \\\"кыланып\\\" йорде, инде мэчеткэ урмэли курэмсен...Адэм баласында тамчы да оят юк шул. Аллах Тэгалэбездэн аз гына да курыкмыйлар. \\\" Мин имам булыйм эле,-дигэн кешене имам итетеп куймаслар, Имамлык вазыйфасынын ниндилеген белгэн кеше, узе имам булып бармас\\\"- диелгэн.
Ботен тавыш, гау-га хаман шул акча мэсьэлэсенэ кайтып кала. Нигэ шул мэчет-мэхэллэ акчасына, кемнендер - Аллах Тэгалэбезнен ризалыгы очен,- диеп биргэн хэер-садака акчасына кызыгалар икэн. Имам килэ алмаса, менэ шушы мэкалэне язган - Мэулемжан, Минэхтэм, Рэис абзыйлар узлэре биш вакыт намазны мэчеткэ килеп укыйлармы сон???? Кеше тикшеруе бик жинел, тик узеннен авыздан чыккан сузлэр очен кыямэт конендэ жавап бирулэре хай авыр булыр. Жэмэгать. Аллах Тэгалэбездэн куркырга кирэк. Вакыты житкэчтен Шакир бабагызда узе китэр, нигэ тавышланырга анын очен????Ничэмэ еллар мэчетегезнен эшлэрен алып барган, узен купме шул имамга оеп купме намаз укыган, хэм бугенгесе конне шул ук имамга каршы шикаятьтэ язып ятасын...Сель.Советта эшлэгэндэ купме булыша алдын сон шул мэчеткэ???

№1 (782551) / 10.10.2011 15:54:35

Нигэ мәчетнең узен дә төшереп җибәрмәгәннәр инде. Күрәсе килә. Төрле җирдә төрлечә бизәлеп эшләнгән мәчетләрне карарга яратам.
Безнең илдә бер чир инде ул пенсия яшендәге җитәкчеләрнең үз постларын бирергә теләмәүләре. Теге заманнардан бирле килә. Кремль - картлар йорты иде. Брежнев үлеп кенә котылды. Инде мәчетләрдә дә шул ук хәл. Хәзер укымышлы яшҗләр бик күп. Аларның дин буенча гыйлемле булуларына сөенеп туялмыйсың. Бир юл! эшләсен.
Әле күптән түгел никахта булдык. никахны яшь мулла укыды. Соңыннан вәгазь дә сөйләп алды. Бик рәхәтләнеп тыңладык. Олы яшьтәге муллаларның саргаеп беткән китаптан карап укулары түгел бит инде. Җиренә җиткереп укыйлар бит яшьләр. Соңыннан җыелган сәдакаларны мәчеткә итеп салырга тәгүдим кертте. Бу коммуналҗ түләүләр өчен кирәк. Ә бирелгән сәдакалар бер аерым дәфтәргә язылып барыла һәм биргән кешегә җомга намазында дога кылына.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar