поиск новостей
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Март
  • Эльнар Яркәев - шоумен
  • Венера Ганиева - җырчы
  • Хәсән Сарьян (1930-1978) - язучы
  • Нурмөхәммәт Хисамов (1937-2022) - галим
  • Рамай Юлдашев - җәмәгать эшлеклесе
  • Мөхәммәт Гали (1893-1952) - язучы
  • Гарифулла Гайнуллин (1894-1984) - дин әһеле
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
21.09.2011 Милләт

«Азатлык» белән «Шәрык» бергәме, аерыммы?

Бу көннәрдә Татар Иҗтимагый үзәге (ТИҮ) бинасының чормасын гөр китереп, «Шәрык» йортында Ачык ишекләр көне булып узды. Казандагы татар яшьләренең быелгы сезоны үтә дә күңелле булырга охшап тора.

Яшьләр, яңа буынны «Шәрык» клубының 105 еллык тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырып, видео-презентация күрсәтте. Караңгы бүлмәдә музыкаль бизәлеш белән барган фотослайдларны караучылар битараф калмаганнардыр дип уйлыйм. Бу көнне алкышлар да, «шәрык»лыларга хас «афәрин» сүзләре дә бик еш яңгырады. Бердәмлегебезне һәм бәйрәм рухын куәтләп, «Шәрык» йортында күптән күренмәгән «ветераннар» – 2007-2009 елларда бирегә актив йөргән яшьләр дә килгән иде. Шуларның берсе Рания Садыйк Казанда татарча өйрәнүче ике Америка егетен дә кунакка алып килгән. Арада «шәрык»лыларның яңа өйләнешкәннәре дә, өйләнергә җыенучылары да бар. Бу исемлеккә кертеп Наил Галим белән Гөлназ, Тимер Фәхретдин, Рамил Фәхерли, Ришат Гыйбадулла, Булат Рәкыйп белән Ләйсән Гәрәй, Рифат Сәлах белән Алия, Азат Нурмөхәммәт белән Гөлнара Мөхәммәт, Миләүшә Закир кебекләрне санап китәргә була. «Шәрык»ка тиздән Миләүшәсен кияүгә бирәчәк әти, 2007 елларда җырлау һәм баянда уйнау буенча биредә үзе дә «мастер-класслар» алып баручы тамада Сәүбән Закир да килгән иде. Сүз уңаеннан, ул күптән түгел «Беренче» каналда бара торган «Давай поженимся» тапшыруында катнашып, атаклы димче Роза Сабитованы татарча сөйләштереп, барыбызны да шаккатырды. Шагыйрь Рифат Сәлах һәм җырчы Илназ Гарипов та килгән кунакларны, баянда уйнап, җыр-моңга күмделәр. Клубның бүгенге лидерлары Эльмира Бәйрәмова белән Ринат Миргаязов төп алып баручылар булды. Ринатның алып бару сәләтен быел «Ягымлы яз», «Созвездие-Йолдызлык» кебек фестивальләрдә дә югары бәяләгәннәр. Ринат һәм мин фәкыйрегез үзебез иҗат иткән шигырьләрне дә сөйләп уздык. Ә яшь композитор һәм җыр укытучысы Гөлгенә Кәлимуллина кунакка әнисен дә алып килгән иде. Гөлгенәнең җырлы-моңлы бала булуы әнисеннән күчкән икән. Гөлчәчәк апа «Шомырт чәчкәләре» җырын яшьләрне сәламләргә менгән ТИҮнең рәисе Галишан Нуриәхмәт белән бергә башкарды. Кунаклар үзләре үк алып килгән тәм-томнар белән чәй эчте, үзара танышты, тамаша карады.

 

Яңа сезонда «Шәрык»тагы үзгәрешләр, яңа проектларга килгәндә, бәхәсле мизгелләр дә юк түгел. Узган ел дүшәмбе көннәрендә, дини яшьләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатын күздә тотып, «Кәләпүш» исемле проект ачылып киткән иде. Ул бигүк даими эшчәнлек алып бара алмады. Яшьләр аңа быел яңа сулыш өрергә булган. Балага исеме килешмәсә – елый, алыштырырга кирәк, ди бит. РИУда белем алучы шәкерт Илнур Нуриев («Шәрык»тагы тәхәллүсе «Тукай») һәм димчелек белән шөгыльләнүче Ләйсән Гобәйдуллина («Архидея») проектның исемен «Иман нуры» дип үзгәртеп, бергә алып барырга булганнар.

 

Ә сишәмбе көннәрендә ТИҮ бинасында «Фикер» кичәләре уза. Аны үз вакытында Наил Галим оештырып җибәргән була. Соңрак хәзерге «Азатлык» татар яшьләре берлеге (ТЯБ) җитәкчесе Наил Нәби бу проектны үз кулына алып, тарихи-сәяси кичәләр оештыра башлый, «Фикер»не баштарак – клуб, соңрак «Азатлык» ТЯБе проекты дип игълан итә. Соңгы араларда бу кичәләрне Наил Нәби җитәкчелегендә Альбина Әгъләмҗанова алып бара башлаган иде. Ә алдагы көннәрдә төп алып баручы кем булачагы билгесез, әмма Наилнең лидер булуында шик була алмый.

 

Мин үзем ике клубның да фанаты һәм «Азатлык» ТЯБе оештырган урам чараларында да яшь шагыйрь һәм милләтемнең бер вәкиле буларак катнашучы булганлыктан, «Азатлык»ка һәм «Шәрык»ка бүленешне кабул итеп бетерә алмыйм. Соңгы арада Наил үзе дә бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен үзгәртте кебек. Ул күпчелек «шәрык»лыларның урам чараларына, бигрәк тә Хәтер көнендә ата-бабаларыбызны искә алырга чыкмауларын кискен тәнкыйтьләсә дә, быел «Шәрык»ка һәм «Азатлык»ка актив йөрүче яшь биюче Алия Әхмәтҗанова, ике арага күпер салып, җомга көннәрендә «Айлы кичтә» исемле уртак проект булдырырга тели. Ул, асылда, милли биюләрне үзләштерү буенча мастер-класслар, яшьләрне кызыксындырган төрле темаларга сөйләшүләр һәм милли уеннар белән бергә алып барылыр дип көтелә. Тик соңгы вакытларда «Шәрык» клубына үзе дә килгәләп йөри башлаган Наилне «шәрык»лыларның ачык ишекләр көне уңаеннан интервьюлар биргәндә проектны, «Азатлык» белән уртак эшебез», дип әйтмәүләре бик борчыган. Ул Алиягә хәтта, «күпчелек «азатлык»лылар соравы буенча бу мәсьәләне тавышка куячакбыз», дигән эчтәлектә хат та җибәргән. Шулай да, ничек кенә булмасын, милләткә хезмәт итү өчен «Азатлык» яки «Шәрык» исемнәрен күтәрү мөһим түгел, иң мөһиме – үз өлкәңдә профессионал булу, минемчә. Кемдер урам чаралары оештыруга оста, икенче берәү әйбәт бии һәм башкаларны да өйрәтә ала, ә кемнәрдер язу-сызу, кичә оештыру, алып бару эшләренә һәвәс-сәләтле.

 

Сүзне дәвам итеп, чәршәмбенең «Иҗат» проектына килгәндә, авторы һәм алып баручысы Рифат Сәлах, өйләнү сәбәпле, бу эшчәнлеген дәвам итүне туктатырга булган. Шулай да проект яшәячәк, аны абыйлы-энеле Ринат белән Азат Миргаязовлар һәм мин фәкыйрегез оештырыр, Алла теләсә! Ул киләчәктә дә, асылда, төрле яшьтәге иҗатчылар белән очрашып аралашу рәвешендә булыр. Пәнҗешәмбе көнне Эльмира Бәйрәмованың «Атнакич» проекты да эшеннән туктамас, теләгән кешеләр шимбә көннәрендә дә үзгәртелмәс урында очраша алыр, аралашыр, яңа дуслар, яңа парлар, яңа гаиләләр барлыкка килә торыр.


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar